
Туктарова Роза Салимовна
воспитатель
Муниципальное бюджетное
дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №15 «Алсу»
г. Нурлат, Республика Татарстан
Тема :Кыш белән очрашу
Максат: Балаларның кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту
Бурычлары:
Белем бирү.Табигатьтәге ел фасыллары үзгәрешләре турындагы белемнәрне ныгыту;
Балаларның кышның үзенчәлекле билгеләре турындагы белемнәрен системалаштыру;
Кар һәм боз турында балаларның күзаллауларын ачыклау һәм киңәйтү;
Эксперимент ясауга кызыксынуны һәм осталыкны үстерү;
Үстерү.Логик фикерләүне үстерү, фантазияне, хәтерне, сөйләмне үстерүгә ярдәм итү;
Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрә алу сәләтен үстерү;«Кыш» темасы буенча балаларның сүз байлыгын баету һәм активлаштыру.
Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата сакчыл караш , экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү. кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү .
Методик алымнар һәм чаралар:
ысуллар – уен, сүзле, күрсәтмә; музыка тыңлау, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз.
Материаллар:
Сөйләм үстерү эшчәнлеге: УМК “Туган телдә сөйләшәбез” 6-7 яшьлекләр өчен ,картина “Кышкы уеннар”, аудиоязмалар.
Сүзлек өстендә эш. чана, чаңгы , тимераяк, шугалак.
Алдан үткәрелгән эшләр: Табигатьтә кышкы күренешләрне күзәтү. Кышкы пейзажларны сурәтләгән картиналар репродукцияләрен карау; кыш темасына багышланган музыкаль әсәрләрне тыңлау. Кыш турында шигырьләр уку, эчтәлеге турында сөйләшү, аңлашылмаган сүзләрне аңлату. Кыш турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр уку.
Эшчәнлекнең төзелеше:
Эмоциональ халәт тудыру. Кереш мизгеле.
Фикер алышу. Кыш турында әңгәмә.
Социо-уен” Тылсымлы кар бөртеге”
Күзәтү
Рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү “Кышкы уеннар”
Табышмак уйлау. Сүзләргә сыйфатлар табу.
Игътибарлылыкны ныгыту максатыннан Дидактик уен “Кайсы артык?.”
Физкультминут
Командага бүленеп эшләү
Рәсем ясау, бабашкалар белән эш
Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
Оештыру моменты.
«Дустыңа елмаю бүләк ит!»
Исәнме, зәңгәр күк! (кулларны өскә күтәрү)
Исәнме, алтын кояш! (кулларны алга сузу)
Исәнме, Җир ана! (кулларны төшерү)
Исәнмесез, дусларым! (кулларын як-якка җәю)
-Менә сез елмайгач ,бүлмәбез нурланып китте.
Фикер алышу:
-Урамда нинди ел фасылы?(кыш)
– Кыш икәнен кайдан беләбез? (кар ява)
-Кар нинди ?(кар салкын,карны тотсаң кулны өшетә,кар ак төстә карагыз әле кардан нәрсә ясап була? Кар йомарламнары һ.б
Тәрбияче: Балалар кар нәрсәдән тора?
Балалар: кар бөртекләреннән.
Тәрбияче: алар нәрсәгә охшаганнар?
Балалар: йолдызларга.
Тәрбияче: Салкын көннәрдә кар ни өчен шыгырдаганын кем белә?
Балалар: кар бөртегенең нурлары сынганга күрә.
Тәрбияче: кар нәрсәгә охшаган ? Балалар: мамыкка, шикәргә. (Кар һәм мамыкны чагыштыру)
Тәрбияче:Балалар, хәзер мин сезгә кышкы әкият сөйләрмен. Яшәгән ди Җил бабай Аның зур, матур һәм бик йомшак шәле булган ди, бу шәл бик матур кар бөртекләре белән бизәлгән. Төнлә матур кар бөртекләре бабайның шәленә кунып ял итәләр икән. Иртән Җил бабай уянгач үзенең гаҗәеп шәлен селки һәм шулчак кар бөртекләре бөтен җиргә оча, алар җирне җылы, йомшак ,ак юрган белән белән каплый. Шул гаҗәеп кар бөртекләре безгә дә килеп җиттеләр. Менә балалар, бу тылсымлы кар бөртеге.(балаларга матур кар бөртеге күрсәтелә)
Социо- уен “Тылсымлы кар бөртеге”
Тәрбияче:-Балалар менә бу тылсымлы кар бөртеген кулдан кулга биреп кыш билгеләрен әйтербез.
Балалар : кыш көне салкын,җил исә,буран туздыра,кояш җылытмый, бөтен җир кар белән капланган, юлларда кар көртләре,кар бабай ясап була, чанада шуып була, тимераякта шуалар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз! Балалар ,сез кыш билгеләрен бик дөрес атадыгыз.
Тәрәзәдән урамны күзәтү.
Тәрбияче:Балалар, әйдәгез тәрәзә янына килегез ,урамга күз салыйк һәм бергә кыш турында табышмак уйлыйк. Урамда нәрсәләр күрәсез?Агачларга кар кунган,бөтен җир ап-ак кар белән капланган.
Салкын , урам карлы .
Буран җир өстен каплаган, елгалар бозга каткан
Бу кайчак була? (Кыш)
Кар яуган , битне чеметтерә , үзе эшеттерә, чана,чаңгы шуабыз. Бу кайчак була? (Кыш)Һ.б(балалар уйлый,тәрбияче булыша)
“Артык сүзне тап” уенын уйнау.
(Тәрбияче 4 сүз әйтә, балалар артыгын сайлап алалар һәм ни өчен икәнен аңлаталар)
Җәй, көз , дүшәмбе, кыш (атна көне, калганнары – ел фасыллары);
Кар, суык , буран, яңгыр (көзнең билгесе, калганнары – кышныкы);
Чыпчык, песнәк, сыерчык, күгәрчен (күчмә кош, калганнары – кышлаучы);
Тун, бүрек , бияләй, коену костюмы;
Чана, чаңгы, велосипед,тимер аяк.
“Кышкы уеннар” рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү.
Тәрбияче:Әйдәгез, башка балалар кышны ничек үткәрәләр икән, шуны карыйк?
(Экранда “Кышкы күңел ачулар” картинасын карау һәм аның буенча әңгәмә.)
Тәрбияче: Күп кенә язучылар һәм рәссамнар үз әсәрләрендә кышны сурәтләгәннәр. Безнең картиналар галереясендә дә кыш турында картина бар. (Тәрбияче балаларның игътибарын “Кышкы күңел ачулар” картинасына юнәлтә)
Тәрбияче: Беләсезме, чын картиналар галереясендә экскурсовод була, ул картиналар турында кызыклы итеп сөйли. Ә сез экскурсовод булып картина буенча хикәя төзеп сөйләргә телисезме? (Әйе)
Тәрбияче:Әйтегез әле,картинада кемне күрәсез?
Балалар:Без балаларны күрәбез.
Тәрбияче:Балалар кая чыкканнар?
Балалар:Балалар саф һавага чыкканнар.
Тәрбияче:Картинада нинди ел фасылы сурәтләнгән? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Балалар:-Картинада кыш, чөнки кар ява. Кар җирдә, агачларда ята.
Тәрбияче:-Картинада нинди агачлар күрәсез?
Балалар:Картинада без каеннарны күрәбез.
Тәрбияче:Саф һавада балалар нәрсә эшлиләр?
Балалар:Балалар кардан кар бөртекләре ясыйлар.
Тәрбияче:Балаларның кәефләре нинди? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Балалар:Балаларга күңелле, аларның йөзләре шат, алар елмаялар.
Тәрбияче:Картинага нинди исем бирер идегез? Картина буенча берничә бала сөйли.
Магнитафон тасмасыннан җил искән ,буран улаган тавыш ишетелә
Ыж-ж-у-у-у.
Тәрбияче :Балалар,бу нинди тавыш?Нәрсә шулай итеп улый?
Бу җил улый,буран ыжгыра.
Балалар,көчле җил ,буран кайчан була?
Балалар:Кыш көне.
Тәрбияче:Балалар сез үсегез дә кышкы буранны күрсәтә аласыз.
Эксперемент (Бутылка эченә салынган пенопласт, балалар эрәләр пенопласт оча, балалар буран булдыралар)
Уен “Кар ява”
Кар,кар,кар ява бураннарны туздыра
Кулларга төшеп эри,үзе бик тиз туңдыра.
Йомшак карны алабыз,аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,бик күңелле яшибез.
Социо- уен кулланып ике төркемгү бүленү. “Тылсымлы капчык” уены
Тәрбияче :Балалар килегез әле , әйдәгез менә бу тылсымлы сандыкны ачабыз анда нәрсәләр бар?(кар бөртеге һәм кар бабай рәсеме төшкән медальләр) аларны алыйп муеннарга тагып куябыз . Аннары төркемнәргә бүленәбез, кемдә кар бөртеге – бер төркемгә, кемдә кар бабай – икенче төркемгә . Менә ике команда барлыкка килде.Һәр командадан да иң озын буйлы кыз минем янга килә. Балаларга биремле карточкалар бирелә.(Тәрбияче биремне озын буйлы кызларга аңлата , алар үз командасындагы балалаларга аңлаталар.)
“Нәрсә артык” -уенын уйнап алырга кушыла(һәр карточкада кыш билгеләре ясалган рәсемнәр сүрәтләнгән, шул рәсемнәрнең берсе кыш ел фасылына туры килми, балалар фишка белән шул рәсемне табып томалыйлар.)
Тәрбияче: Балалар , менә монда кар салынган тәлинкә бар. Сез ничек уйлыйсыз, карны ашарга ярыймы?
Балалар: Юк, без кар ашамаячакбыз. Ул салкын, пычрак, салкын, салкын тидерергә һәм авырырга мөмкин.
Тәрбияче : Дөрес, балалар (Эрегән кардан нинди пычрак су барлыкка килүен карарга тәкъдим итә).
Тәрбияче:Балалар без бүген сезнең белән кар бөртекләрен ясарбыз.(Иҗади эш)
1)Кар бабайлар командасы ,бабашкалардан кар бөртеге төзи
2)Кар бөртекләре командасы,кар бөртеген буяулар ярдәмендә ясый (рәсем ясау)
Йомгаклау.
Тәрбияче : Балалар килегез әле минем яныма,әйдәгез, бергәләп утырып ял итәбез. Балалар ,бүгенге сәяхәт сезгә ошадымы? Сезнең исегездә нәрсә калды , кайларда булдыгыз? Кайсы биремне үтәргә сезгә авыр булды? Әминә, син кемгә булыштың?Сезгә бер –берегезгә ярдәм итү ошадымы?


