Мугтасимова Разина Идрисовна
воспитатель
МБДОУ «ДС №4 «Экият», г.Мамадыш, г. Мамадыш
Мәктәпкә әзерлек төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге.
Максат һәм бурычлар:
- Татар халык уеннары уйнау, дус-тату уйнауга ирешү.
- Балаларда рухи һәм әхлак тәрбиясе күнекмәләре булдыру.
- Балаларны татар халкының милли уен коралы – гармун белән таныштыру, аларда кызыксыну уяту.
- Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.
Җиһазлау: Халкыбызның милли уен коралы – гармун, сандык, милли орнаментлар җыелмасы.
“Милли моңнар”
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары) Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк әле.
– Балалар сезгә бер сорау бирәсем килә. Туган як, туган җир дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә? (Баларның җаваплары тыңлап үтелә)
– Туган якны аның милли традицияләре, гореф-гадәтләре, йолаларыннан башка куз алдына да китереп булмый. Безнең рухи байлыгыбыз нәкъ менә шул йолалар, гореф-гадәтләр хисабына ныгый бара. Туган якны өйрәнү тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Һәр халыкның да үз арасында яшәгән урынын, табигатен, үткәнен, хәзергесен, авыз иҗатын белгән һәм хәтерләгән кешеләр булган. Алар үзләре белгәннәрне бурыннан буынга җиткереп, тапшырып бара торган булганнар.
– Эх, яшь чакларым искә төшеп китте әле. Без яшь вакытта чишмәгә суга бара идек, кич белән кичке уенда Гөлбану, йөзек салыш уеннарын уйный идек. Әйдәгез, балалар, “Гөлбану” уенын бергәләп уйнап алыйк әле. (Балалар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада бер бала кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:
Син уртада, без кырыйда
Әйләнәбез, Гөлбану.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Шуны эшләргә могу.
Җыр туктагач, уртадагы бала берәр төрле бию хәрәкәте ясый. Ә түгәрәктәгеләр шуны кабатларга тиеш булалар. Әгәр бу хәрәкәтне дөрес ясамаучылар булса, аңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә)
– Булдырдыгыз, балалар!
Тәрбияче: Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай булган. Ул үзенең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән уртаклашкан, җыр аша иң тирән тойгыларын чагылдырган. Мондый кораллардан тальян гармун, кубыз, курай, сорнай, саз, гөслә һ.б. барысы да сезгә таныштыр дип уйлыйм. (Булмә уртасында торган сандыктан гармун тавышы ишетелә башлый)
Тәрбияче: Балалар, сез дә бу тавышны ишетәсезме? Нәрсә тавышы бу? Кайдан килә бу тавыш? (Балалар бер-бер артлы: гармун тавышы, сандыктан ишетелә бу тавыш. Тәрбияче балалар бн бергәләп сандыкны ача. Гармунны кулына ала. Балалар белән бергәләп гармунны як яклап карап чыгалар, телләренә баскалап карыйлар)
Тәрбияче: Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш, көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Бүген без нәкъ менә халык музыка коралы – гармун турында суз алып барырбыз. Гармунның халыкны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүдә тоткан урынын ачыкларга тырышырбыз.
Тәрбияче: Йөрәкләргә рәхәт тула,
Гармунда бер уйнасаң,
Телгәли ул йөрәкләрне,
Уйный белеп уйнасаң.
Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына.
Кемнәр генә гашыйк түгел
Туган як моңнарына.
Тәрбияче: Балалар, гармунны сезнен мона кадәр кайда кургәнегез бар иде? (Бәйрәмнәрдә, концертларда, конкурсларда, туйларда, музейларда)
– Бик дөрес, балалар. Хәзер без гармуннарны төрле бәйрәмнәрдә, конкурсларда, музейларда гына курә алабыз. Ә элек алай булмаган. Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре гармун булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул гармун моңына бәйле булган. Аның моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.
Эх, булган бит заманалар!.. Авыл. Кич. Күктә йолдызлар. Түгәрәк өстәл өстендә самовар гөҗли. Олы яктан гармун моңы агыла(Салмак кына гармун көе кушыла). Үзе дә сизмәстән гармун тавышына берәү кушылып җырлый башлый, өй стеналарына сыеша алмыйча җыр моңы, гармун тавышы, ташкын кебек, тышка агыла. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Иң авыр да, иң караңгы көннәр дә халыкны гармуннан аера алмады. Ә хәзерге көннәрдә өйдә гармуннары булган кешеләр санарлык кына, аларның да күбесе гармунда уйный белми.
– Әйдәгез әле, балалар, без дә сезнең бн гармун коенә кушылып бер биеп алыйк әле. (Татар халык бию көе кушыла. Балалар парлап бию кунегуләре башкаралар)
– Әфәрин! Булдырдыгыз, балалар!
Тәрбияче: Гармунда уйный белгән кеше татар халкында элек-электән кадер-хөрмәткә лаек. Төрле мәҗлесләрдә аның урыны түрдә торган. Фәкать соңгы елларда гына гармунчының абруе бераз кимеде кебек, чөнки тирләп-пешеп бию көе уйнаган, бармаклары талганчы вальс яңгыраткан музыкантны магнитофон тасмалары, дисклар, караокэлар кысрыклады. Кызганычка каршы, матур традицияләр онытыла бара, милли уен коралларына да иътибар бетте. Ләкин без аларны бөтенләй хәтеребездән сызып ташлый алмыйбыз. Гармуннарда уйналган татар көйләре аларның үзләренә генә хас үзәк өзгеч моңга, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәрткә, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкка ия. Татар халык моңнары белән безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез тәрбияләнгән. Димәк алар – безнең каныбызда.
– Балалар, игътибар белән өстәлдәге рәсемнәргә карагыз әле. Нәрсәгә ошаган икән бу рәсемнәр. (Өстәлдә кәгазь битенә төшерелгән гармун рәсемнәре)
– Әйе, балалар, бу гармун рәсеме. Әммә безнең бу гармуннын бизәкләре каядыр юкка чыккан бит. Әйдәгез әле бергәләп гармуныбызга матур бизәкләр төшерик әле. (Балалар һәрберсе уз алдына гармун рәсеме алып, аңа краска ярдәмендә төрле бизәкләр ясыйлар)
– Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, безнең гармун хәзер ничек матур бизәкле булды. Балалар бу рәсемнәрне һәрберебез өйләребезгә алып кайтып әби-бабай, әти-әниләребезгә күрсәтик әле. Шушы рәсемнәргә карап, алар да татар халкының милли уен коралы – гармун турында исләренә бер төшереп алсыннар әле. Ә бәлкем, гармун белән бергә халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре дә исләренә төшәр. Шулай эшлибезме, балалар? (Балаларның җаваплары)
– Балалар, әйдәгез әле әби-бабайларыбыз яратып уйнаган тагын бер уенны – “Йөзек салыш” уенын да уйнап алыйк инде. Бу уен барчагызга да таныштыр. (Санамыш санап йөзек салучыны билгеләнә, “Йөзек салыш” уены уйнала. Балалар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә)
Тәрбияче: Ә теләгем бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде. Мин татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки җырга, моңга бай булган халкыбыз үзенең барлык хасиятләрен гармун, курай, кубыз кебек милли уен кораллары аша гына төгәл чагылдыра белә. Туган халкыңның гореф- гадәтләрен онытмаска, аларны сакларга һәм үзеңнән соң килгән буынга тапшырсак иде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Балалар, ата-бабаларыбызның изге традицияләрен онытмагыз, алар белән чын күңелдән кызыксыныгыз, киң күңелле булыгыз. Бер –беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телим.