Шангараева Алсу Тагировна
Шарафутдинова Гульнара Рамазановна
воспитатели
МБДОУ №34 «Чебурашка», г. Альметьевск
ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА
Рабочая программа кружковой деятельности «Нǝни артистлар» для старшего, подготовительного дошкольного возраста составлена на основании следующих нормативно-правовых документов:
- Закона Российской Федерации «Об образовании» от 01 сентября 2013 г.,
- Федерального закона от 07.02.1992 №2300-1 «О защите прав потребителей»,
- Федерального закона от 24.07.1998 №124-ФЗ «Об основных гарантиях прав ребенка в Российской Федерации»,
- Федерального закона от 11.08.1995 №135-ФЗ «О благотворительной деятельности и благотворительных организациях»,
- Гражданского кодекса Российской Федерации от 30.11.1994г. №51-ФЗ – часть 1 (глава 27-29),
- «Об утверждении Правил оказания платных образовательных услуг» Постановление Правительства Российской Федерации от 15 августа 2013г. № 706
- Примерная форма договора об оказании платных дополнительных образовательных услуг государственными и муниципальными общеобразовательными учреждениями, утвержденная приказом Министерства образования РФ от 10 июля 2003 г. № 2994 (Приложение 5),
- Письмо Министерства образования Российской Федерации от 01.10.2002 №31ю-31нн-40/31-09 «Методические рекомендации по заключению договоров для оказания платных образовательных услуг в сфере образования»,
- СанПиН от 28.09.2020 года N 28 СП 2.4.3648-20; от 28.01.2021 г. № 2 СанПиН 1.2.3685-21
- «Положение об оказании платных услуг и формировании дополнительных (внебюджетных) источников финансирования по учреждениям УО АМР РТ», утвержденное руководителем исполнительного комитета Альметьевского муниципального района от « » 20___ года
- Устава МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» АМР РТ
- Регламент о порядке оказания платных услуг, предоставляемых муниципальным бюджетным дошкольным образовательным учреждением «Детский сад комбинированного вида № 34 «Чебурашка»
Новизна.
Дошкольный возраст- это период активного усвоения ребенком разговорного языка, становление и развитие всех речевых возможностей. Полноценное владение родным языком в дошкольном периоде является необходимым условием решения задач умственного, эстетического, нравственного воспитания детей.
.Балаларда ǝхлакый хислǝр тǝрбиялǝү-бүгенге кɵндǝ иң актуаль мǝсǝлǝ, чɵнки мǝктǝпкǝчǝ яшь баланың гомуми үсеше ɵчен старт булып тора. Бу чорда бала күңеленǝ сǝңдерелгǝн сыйфатлар гына аның килǝчǝктǝ нинди кеше булып формалашуына бǝйле.
Актуальность.
В настоящее время концепция воспитания сильно изменилась: то, что прививалось детям 60—80-х гг., работает плохо. Нужно действовать другими способами и другими методами, учитывающими индивидуальность ребенка. И в мире современного детства должны хорошо ориентироваться как педагоги, так и родители. Попробуйте сегодня поиграть с детьми в советский театр. Нельзя не упомянуть и о том, насколько от советских игрушек отличаются их современные аналоги. Поэтому спорить по поводу того, нужно ли дошкольников учить играть в театр, вспомнить традиции и обычии своего народа, бессмысленно, тем более, что в школе дети будут часто сталкиваться с этими проблемами. Потому необходимо как можно раньше научить ребенка культуре своего народа, с детства привить любовь культуре своего народа.
Педагогическая целесообразность
В дошкольном возрасте ведущей деятельностью является игра. Игра – естественный для ребенка вид деятельности. Среди многочисленных игр особой любовью детей пользуется театр, драматизация, в основу которых положены сюжеты хорошо известных сказок, рассказов или театральных пьес. Зрелешность театрализованных игр вызывает у детей радость, а сказочность усиливает привлекательность, значение театрализованной игры для развития личности дошкольника трудно переоценить. В процессе создания и воплощения художественного образа ребенок осваивает и осмысляет окружаюшую действительность, творит, открывает что- то новое в себе и для себя, учится взаимодействовать со взрослыми и сверстниками, работать в команде.
Основной целью театрализованных игр является обучение малыша обращаться со своими сверстниками, умение высказывать свои мысли, от этого завис зависит его настроение, успехи в познавательном развитии. Театрализованные игры необходимы для совершенствования внимания, памяти, речи,мышления.
Действуя от имени разных персонажей сказок, дети учатся незаметно для себя передавать характер (походку, текст), характерный для данного персонажа. Главный методический прием в использовании игр, драматизации сказок – их повторение. К пяти годам у ребенка формируется правильное произношение звуков. Именно в этом возрасте необходимо научить детей речевому дыханию. Все упражнения и дыхательную гимнастику необходимо делать на каждом занятии, это необходимое условие правильной и четкой дикции.
В ходе театрализованных игр совершенствуется звуковая культура речи, развивается внимание и интерес к слову, к его эмоциональной окраске.
Театрализованные игры должны быть различны по своему содержанию, и поэтому очень важно правильно отобрать художественные произведения. Прежде всего, они должны соответствовать возрастным и индивидуальным возможностям детей, способствовать формированию личности ребенка, пробуждать его чувства, активизировать работу мышления и творческого воображения. Только такой комплексный подход к подбору художественных текст текстов и организации театрализованной деятельности обеспечит ее развивающий характер.
Цель и задачи :
Цель. Развитие творческих возможностей, творческой самостоятельности, эстетического вкуса, воспитание любви к театру и
театральной деятельности, формирование у детей коммуникативных умений через театрализованную деятельность.
Задачи:
- Учить проявлять эмоционально- эстетическое отношение к культуре и произведениям татарского народного творчества.
- Развивать в театральной деятельности артистические способности детей, эмоциональное воплощение, взятое на себя роли, проникновение чувствами,
- Переживаниями героев произведении.
- Вызвать интерес к народному фольклору, заучивать небольшие колыбельные песенки, рассказывать татарские народные сказки и инсценировать их,
- Обучить начальным навыкам театрализованной деятельности.
- Принимать активное и осмысленное участие в национальных праздниках.
- Совершенствовать артистические навыки детей в плане переживания и воплошение образа.
- Формировать у детей простейшие образно- выразительные умения, учить имитировать характерные движения сказочных животных.
Максат: Мǝктǝпкǝчǝ яшьтǝге балаларның сɵйлǝм телен үстерүдǝ халык авыз иҗатын куллану.
Бурычлар:
-балаларны Татарстан республикасында яшәүче татар халкының милли мәдәниятенә, рухи традицияләренә якынайту,
-аларда милли культура һәм милли үзаң формалаштыру.
– һәр балага үз анна телендә, үз милли мәдәнияте базасындатәрбия һәм белем алу хокукы бирү,
-халык традицияләренә, гореф- гадәт, йолаларга, милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә нигезләнеп, әхлакый сыйфатлар булдыру,
-халык традицияләренә нигезләнеп, балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
-татар халкының моңлы, биюле, уен- көлкене яратучы җор халык икәнлеген аңлату;
-халык авыз иҗатындагы жанрлар белән таныштыру; милли бәйрәмнәр турында төшенчә бирү.
-зирәк акыллы, җор теле талкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, мәкальләр, моңлы бишек җырларын, әкиятләрне балаларга өйрәтү,
-фольклор мирасын ана телендә актив куллануларына ирешү.
-ǝкиятләрне сәхнәләштереп балаларның сәләтен ачу,
– кеше алдында үз-үзен тотарга өйрәтү,
-характерын формалаштыру.
-татар балалар әдипләренең әсәрләре аркылы балаларга эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү,
– сөйләм телен үстерү,
– сүз байлыгын арттыру.
Планируемые результаты обучения
К концу года обучения ребенок:
Должен знать:
-преобладание хорошего настроения,
-положительных форм общения со взрослыми и сверстниками.
-активность и все большая самостоятельность.
-обеспечение необходимого базового уровня знаний,
Должен уметь:
-умений, навыков, которые помогут в дальнейшем.
– умение владеть простейшими правилами поведения на сцене.
Формы результативности работы кружка
– итоговые занятия для родителей;
-выступления на родительских собраниях
– выступление на утренниках, на развлечениях
– участие на конкурсах «театральная деятельность»
– фото отчет о деятельности кружка на официальном сайте ДОУ;
РЕЖИМ ЗАНЯТИЙ
для старшей группы
|
Продолжительность занятия |
Периодичность в неделю |
Кол-во часов в неделю |
Количество часов в год |
|
1 ак. час |
1 раз |
1 час |
36 часов |
для подготовительной к школе группы
|
Продолжительность занятия |
Периодичность в неделю |
Кол-во часов в неделю |
Количество часов в год |
|
1 ак. час |
1 раз |
1 час |
36 часов |
УЧЕБНО-ТЕМАТИЧЕСКИЙ ПЛАН
Месяц |
Тема |
Кол-во занятий |
|
СЕНТЯБРЬ |
Балалар белән танышу Аваз культурасы өстендә эшләү. Б.Рәхмәтнең «Кошлар киткәндә» шигыре белән таныштыру. Тизәйткечләр кабатлау |
1 |
|
Ф.Яруллин биографиясе белән таныштыру. «Чыпчык» шигырен уку. «Ч» авазы өстендә эшләү. |
1 |
|
|
«Төлке белән торна» әкияте белән таныштыру. «А-Ә», «У-Ү» авазлары өстендә эшләү. «Кунак ашы – кара каршы» дигән татар халык мәкале белән таныштыру. «Чүлмәк сатыш» уенын уйнау. |
1 |
|
|
Әкиятне бармаклар ярдәмендә уйнау. Тизәйткечләр кабатлау. Шигырьләрне искә төшерү. |
1 |
|
|
ОКТЯБРЬ |
«Тавык, тычкан һәм көртлек» әкияте белән таныштыру. Әкиятнең геройларын ачыклау, аларның характерларын билгеләү. «Кем эшләми, шул ашамый» мәкаленең мәгънәсен аңлату, бергәләп.кабатлау |
1 |
|
Әкиятне рольләргә бүлү. «Ө» сузыгы өстендә эшләү. Әңгәмә оештыру. |
1 |
|
|
«Кем эшләми, шул ашамый» дигән мәкальне ничек аңлауларын ачыклау. Халык мәкальләре белән таныштыруны дәвам итү. «Күмәч» уенын уйнау |
1 |
|
|
Халык иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Табышмаклар өйрәнү. Тизәйткечләр кабатлау. Санамыш өйрәнү. |
1 |
|
|
НОЯБРЬ |
«Тавык, тычкан һәм көртлек» әкиятен уйнап карау. Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү. «Ай, зилем,зиләле» уены белән таныштыру. Санамышлар өйрәнү. |
1 |
|
«Тавык, тычкан һәм көртлек» әкиятен уйнап карау. Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү. «Ай, зилем,зиләле» уены белән таныштыру. Санамышлар өйрәнү. |
1 |
|
|
Уеннар белән таныштыруны дәвам итү. «Без, без, без идек» уенын өйрәнү. Санамышларны кабатлау. Әкиятне сәхнәләштерергә әзерлек эшләре |
1 |
|
|
«Аюның туган кɵне» әкиятен уку. Рольләргә бүлеп уйнап карау. Балаларны җанвар авазлары чыгарырга өйрәтү. |
1 |
|
|
ДЕКАБРЬ |
Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү. Репетиция. Уеннарны кабактлау |
1 |
|
Кыш турында шигырьләр өйрәнү. «К» авазы өстендә эшләү. Бармак уеннары белән таныштыру. Татар халык җырларын тыңлау |
1 |
|
|
Бармак уеннары белән таныштыруны дәвам итү. Җыр – такмазалар тыңлау, аларны нинди очракларда кулланулары турында төшенчә бирү. «Күгәрчен гөрлидер» җырын тыңлау. |
1 |
|
|
«Күгәрчен гөрлидер» җырын тыңлау, сүзләрен өйрәнү. Шигырьләрне кабатлау. Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү. Өйрәнгән уеннарны кабатлау. |
1 |
|
|
ЯНВАРЬ |
А.Алишның «Койрыклар» әкиятен уку. Курчак театры белән танышу. Әкиятне рольләргә бүлү. Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү. |
1 |
|
Әкиятне курчаклар ярдәмендә уйнап карау. Табышмаклар өйрәнүне дәвам итү. Мәкальләр кабатлау. Уеннар уйнау. |
1 |
|
|
Татар халык җыры «Былбылым» язмасын тыңлау. Сүзләрен кабатлау. Дикция һәм темп өстендә эшләү. Әкиятне уйнап карау. |
1 |
|
|
Табышмаклар өйрәнүне дәвам итү. Татар халык җырларын тыңлау. Уеннар уйнау. Санамышлар өйрәнүне дәвам итү. |
1 |
|
|
ФЕВРАЛЬ |
Шигырьләр, җырлар өйрәнү. «Кич утыру» кичәсенә әзерлек эшләре. |
1 |
|
А.Алишның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Укылган, өйрәнелгән әкиятләрне искә төшерү. Әңгәмә кору. |
1 |
|
|
А. Алишның «Сертотмас үрдǝк» әкиятен уку. Дикция өстендә эшләү. Әкиятне рольләргә бүлү |
1 |
|
|
Әкият өстендә эшләү. Рольләргә бүлеп уйнау. Мимика күнегүләрен кабатлау. |
1 |
|
|
МАРТ |
Р. Миңнуллин иҗаты белән таныштыру. Өйрәнелгән шигырьләрне искә төшерү. Р. Миңнуллин сүзләренә язган «Әни кирәк» җырын тыңлау. |
1 |
|
Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрлар турында балаларга мәгълүмәт бирү. Артистларның портретларын карау. Әкият уйнау. |
1 |
|
|
«Салават күпере», «Сабыйга» журналларында бастырылган такмак, такмазаларны уку һәм өйрәнү. Г.Тукайның «Туган тел» җырын тыңлау. |
1 |
|
|
Тел турында мәкальләр, әйтемнәр өйрәнү. Татар халык уеннарын уйнау. |
1 |
|
|
АПРЕЛЬ |
Таныш әкиятләрнең геройларын бергә очраштырып, алар арасында диологик сөйләм төзү. «Сертотмас үрдәк», «Тавык, тычкан һәм көртлек», «Аюның туган кɵне» |
1 |
|
Татар халкының көнкүреш әйберләре белән таныштыру. Бирелгән рәсемнәргә карап кечкенә хикәяләр төзергә өйрәтү. «Тукмак әйләндерү» уенын уйнау. |
1 |
|
|
Г.Тукай бөек шагыйрь булуын балаларга төшендерү. Г.Тукайның таныш шигырьләрен уку, өйрәнү. «Су анасы» әкиятен тыңлау. Әкиятнең эчтәлеген ачыклау. |
1 |
|
|
Балаларга Г.Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән кичә күрсәтү. Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерү. |
1 |
|
|
МАЙ |
«Ә» авазы өстендә эшләү. «Дүрт дус» әкиятен уку, эчтәлеген аңлауларын ачыклау. |
1 |
|
Әкиятне рольләргә бүлеп уйнау. Әкиятләр өчен атрибутлар әзерләү турында сөйләшү. |
1 |
|
|
Балалар башкаруындагы ансамбльләрнең язмаларын тыңлау. Музыканы тыңлап нинди хәрәкәтләр ясап булуларын ачыклау. Музыка уен коралларында уйнау хәрәкәтләрен өйрәнү (гармунда, балалайкада, курайда) |
1 |
|
|
Үз төбәгебездә яшәүче композиторлар турында мәгълүмәт бирү. Аларның язмаларын тыңлау. Татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү. Бөтенхалык һәм дини бәйрәмнәрне аера белергә өйрәтү |
1 |
Всего: 36 занятийКалендарно-тематическое планирование
в старшей группе
|
Тема |
Кол-во занятий |
Номер занятия |
Содержание темы; методические приемы |
Дидактический материал |
|---|---|---|---|---|
|
Балалар белән танышу Аваз культурасы өстендә эшләү. Б.Рәхмәтнең «Кошлар киткәндә» шигыре белән таныштыру. Тизәйткечләр кабатлау |
1 |
1 |
Балалар белән танышу, аларның татар телен белүләрен ачыклау Татар телендә чыга торган гәҗит, журналлар белән таныштыру. Аваз культурасы өстендә эшләү. «Ә» һәм «Ө» авазларын ишетеп аеру күнекмәләрен ныгыту. Тизәйткечләрне кабатлау, аларны өйрәнү. Б. Рәхмәтнең «Кошлар киткәндә» дигән шигыре белән таныштыру. Шигырь яңгыраганда аның эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү. Тәрбияченең гади сорауларына җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Мимика өстендә эшләү. |
«Салават күпере», «Сабыйга», «Тылсымлы куллар» журналлары. «Иң матур сүз», татар халык ǝкиятлǝре. |
|
Ф.Яруллин биографиясе белән таныштыру. «Чыпчык» шигырен уку. «Ч» авазы өстендә эшләү |
1 |
2 |
Ф. Яруллин биографиясе белән таныштыру. Аның кем булуын ачыклау. Китаплары белән таныштыру. «Чыпчык» шигырен уку. Шигырне игътибар белән тыңлап эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына җавап бирергә өйрәтү. Шигырьдә очраган туган телнең барлык авазларын ишетеп аера белү күнекмәләрен камилләштерү. Дикция һәм темп өстендә эш, игътибарлык тәрбияләү. Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. «Ч» авазы өстендә эшләү. Артикуляциясе буенча авазны тану, дөрес әйтелешен ныгыту. |
«Гɵлбакча», Ф.Яруллин китаплары, портреты, рǝсемнǝр, ярыммаскалар. |
|
«Төлке белән торна» әкияте белән таныштыру. «А-Ә», «У-Ү» авазлары өстендә эшләү. «Кунак ашы – кара каршы» дигән татар халык мәкале белән таныштыру. «Чүлмәк сатыш» уенын уйнау. |
1 |
3 |
«Төлке һәм торна» әкияте белән таныштыру. Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү. Әкият аша авыр чакта бер – береңә ярдәм итү, бер- береңне ташлап китмәү кебек сыйфатлар турында төшенчә бирү. балаларда бер –беренә иптәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү. «А-Ә», «У-Ү» сузыкларын ачык тавыш белән дөрес итеп әйтә белүләренә ирешү. Балаларның әкият буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү, әсәрнең төп идеясен аңларга өйрәтү. Диологларны эмоциональ җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү. Балаларда рухи күтәренкелек тәрбияләү. |
Татар халык ǝкиятлǝре, ярыммаскалар, иллюстрациялǝр, рǝсемнǝр. «Кǝеф ǝлифбасы» |
|
Әкиятне бармаклар ярдәмендә уйнау. Тизәйткечләр кабатлау. Шигырьләрне искә төшерү. |
1 |
4 |
Әкиятнең эчтәлеген аңларга булышу, геройларның кылган гамәлләренә карата үз фикерләреңне белдерергә өйрәтү. Әкият аша балаларда кешелеклелек, сүз тыңлаучанлык, бердәмлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Әкиятне бармаклар ярдәмендә уйнап карау. |
Бармак театры,ярыммаскалар, татар халык ǝкиятлǝре, «Гɵлбакча» |
|
«Тавык, тычкан һәм көртлек» әкияте белән таныштыру. Әкиятнең геройларын ачыклау, аларның характерларын билгеләү. «Кем эшләми, шул ашамый» мәкаленең мәгънәсен аңлату, бергәләп.кабатлау |
1 |
5 |
Татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү. Халык авыз иҗаты аша балаларда кызыксыну үстерү. Әкиятнең эчтәлеге буенча тәрбияче биргән сорауларга дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен, фикер сәләтен үстерү Аларда яманлык – кешелеклелек сыйфатлары берсе икенсесенә каршы куелуын, тормышта тискәреләр көлке хәлгә тҗшүен аңлату. Балаларда әкият аша әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. |
Татар халык ǝкиятлǝре, ярыммаскалар, «Кǝеф ǝлифбасы», мǝкальлǝр буенча рǝсемнǝр, иллюстрациялǝр. |
|
Әкиятне рольләргә бүлү. «Ө» сузыгы өстендә эшләү. Әңгәмә оештыру. |
1 |
6 |
Әкият эчтәлеге буенча бирелгән гади сорауларга җавап бирә белү сәләтен үстерү, үзләре сөйләргә теләүләрен булдыру. «Ө» сузыгын кабатлау. |
Татар халык ǝкиятлǝре, ярыммаскалар, рǝсемнǝр. |
|
«Кем эшләми, шул ашамый» дигән мәкальне ничек аңлауларын ачыклау. Халык мәкальләре белән таныштыруны дәвам итү. «Күмәч» уенын уйнау |
7 |
Рәсемнәргә карап, әкиятләрнең исемен, андагы геройларны һәм эчтәлеген искә төшерүгә ирешү өстендә эшләү. Балаларда бер- берсенә иптәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү. Дуслык турында мәгълүмәтләрен тулыландыру. Кире һәм начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү. Балаларны халык мәкальләре белән таныштыру, мәгънәләрен аңлату. Балаларга ялган һәм гаделсезлекнең иң начар күренеш икәнен аңлату. Намуслык, гаделлек, яхшы күңеллелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. |
Рǝсемнǝр, иллюстрациялǝр, татар халык мǝкальлǝре, ярыммаскалар, татар халык ǝкиятлǝре, «Гɵлбакча» |
|
|
Халык иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Табышмаклар өйрәнү. Тизәйткечләр кабатлау. Санамыш өйрәнү. |
1 |
8 |
Эзлекле фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Балаларда игътибарлылык, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Уен балаларда нинди дә булса яхшылык эшләү омтылышын үстерә. Бу омтылыш кешеләргә гуманлы караш тәрбияләү өчен нигез булып торуын төшендерү. Уен аша балаларда җаваплылык, фикерләү сәләтен үстерү. |
Уен ɵчен атрибутлар: кулъяулык, ярыммаскалар. «Гɵлбакча», табышмаклар, изǝйткечлǝр, санамышлар. |
|
«Тавык, тычкан һәм көртлек» әкиятен уйнап карау. Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү. «Ай, зилем, зиләле» уены белән таныштыру. |
1 |
9 |
Балаларны татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү. Бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларның әкият буенча уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әкияттәге хайваннарны үз – үзләрен тотышларын тасвирлап уйнарга, оста, матур сүзләр кулланып уйнау теләге тәрбияләү. |
Татар халык ǝкиятлǝре, ярыммаскалар, «Кǝеф ǝлифбасы», рǝсемнǝр, иллюстрациялǝр. |
|
«Тавык, тычкан һәм көртлек» әкиятен уйнап карау. Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү. «Ай, зилем,зиләле» уены белән таныштыру. Санамышлар өйрәнү. |
1 |
10 |
Балаларны татар халкының мили бәйрәмнәре белән таныштыру. Күркәм гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтүне дәвам итү. Кунакчылык, кешелеклелек, чисталык, пакълек кебек матур сыйфатларга ихтирам тәрбияләү. Милли киемнәрнең үзләренә генә хас билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Татар халык бизәкләре турында белемнәрен арттыру, системага салу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. Бизәкләрнең симметриялелеген, төрлелеген, матурлыгын күрә белергә өйрәтү, сүзлек байлыгын арттыру. |
Татар халык бизǝклǝре, рǝсемнǝр, иллюстрациялǝр, ярыммаскалар, уен ɵчен атрибутлар. Милли киемнǝр рǝсемнǝре. |
|
Уеннар белән таныштыруны дәвам итү. «Без, без, без идек» уенын өйрәнү. Санамышларны кабатлау. Әкиятне сәхнәләштерергә әзерлек эшләре |
11 |
Татар халык уеннарын өйрәтүне дәвам итү, аларны оештыруда, шулай ук әхлак нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүдә мөстәкыйльлекләрен, иҗади сәләтләрен үстерү. Уеннарның әхәмиятен аңлату. Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру. Уеннар аша бердәмлелек, дуслык хисләре, халкыбыз уеннарына хөрмәт, кызыксыну тәрбияләү. |
Уен ɵчен атрибутлар, татар халык уеннары, ярыммаскалар, санамышлар. |
|
|
«Аюның туган кɵне» әкиятен уку. Рольләргә бүлеп уйнап карау. Балаларны җанвар авазлары чыгарырга өйрәтү. |
1 |
12 |
Балаларны әсәр эчтәлегенең төп мәгънәсен үзләре аңлатып бирә алырга мәҗбүр итү. Геройның тискәре яки уңай сыйфатларын күрә белергә өйрәтү һәм сыйфатларны җәенке җөмләләр кулланып сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Татар халык әдәби әсәрләре белән кызыксынуларын һәм аларны ярату хисләре тәрбияләүне дәвам итү. |
Əкиятнең эчтǝлеге. Ярыммаскалар, рǝсемнǝр. «Кǝеф ǝлифбасы» |
|
Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү. Репетиция. Уеннарны кабактлау |
1 |
13 |
Балаларны әкиятнең төп идеясен өйрәтү, диологларны эмоциональ җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү. Диологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту, авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. |
Ярыммаскалар, ǝкият ɵчен атрибутлар, уен ɵчен атрибутлар. |
|
Кыш турында шигырьләр өйрәнү. «К» авазы өстендә эшләү. Бармак уеннары белән таныштыру. Татар халык җырларын тыңлау |
1 |
14 |
Г.Зәйнәшованың «Кыш килде» шигырен ятлау. Шигырьгә кызыксыну уяту, ятлый белү теләге тудыру. Эчтәлеге тулаем яки аерым кыен сүзләрне аңларга өйрәтү. Сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү. Шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү. «К» авазын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү; бу авазны аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү; тел һәм дикция өстендә эшләү; игътибарлык тәрбияләү. |
«Гɵлбакча», бармак уеннары, аудиоязма, ярыммаскалар. |
|
Бармак уеннары белән таныштыруны дәвам итү. Җыр – такмазалар тыңлау, аларны нинди очракларда кулланулары турында төшенчә бирү. «Күгәрчен гөрлидер» җырын тыңлау. |
1 |
15 |
Балаларны бармак уеннары белән таныштыру. Халык авыз иҗатындагы бик күп җыр – такмазаларны бармак уеннары вакытында кулланырга мөмкин булуы турында төшенчә бирү. Балаларның сөйләм телен ныгыту. Иптәшләре сөйләгәнне игътибар белән сабыр тыңлау сыйфатлары тәрбияләү. |
Бармак уеннары. Аудиоязма, такмазалар, ярыммаскалар. |
|
«Күгәрчен гөрлидер» җырын тыңлау, сүзләрен өйрәнү. Шигырьләрне кабатлау. Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү. . |
1 |
16 |
Җырның эчтәлеген, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлау. Җырның сүзләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, балаларның игътибарлылыгын, хәтер сәләтен үстерү. Җырның тылсымлы юллары аша әниләргә карата чиксез мәхәббәт тәрбияләү. Аның изге, кадерле, бердәм кеше булуын төшендерү. |
Аудиоязма, ярыммаскалар, «Гɵлбакча», уен ɵчен атрибутлар. |
|
А.Алишның «Койрыклар» әкиятен уку. Курчак театры белән танышу. Әкиятне рольләргә бүлү. |
1 |
17 |
А.Алиш китаплары һәм иллюстрацияләре аша әкиятне искә төшерү, өйрәтү. Әкиятләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерү, сорауларга җавап бирергә күнектерү эшен ныгыту. А.Алиш әсәрләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. |
А.Алиш ǝкиятлǝр китабы, театр ɵчен курчаклар, ярыммаскалар, рǝсемнǝр, иллюстрациялǝр. |
|
Әкиятне курчаклар ярдәмендә уйнап карау. Табышмаклар өйрәнүне дәвам итү. Мәкальләр кабатлау. Уеннар уйнау. |
1 |
18 |
Тәрбиячене игътибар белән тыңлау. Бирелгән сорауларга төгәл җавап бирү, куелган бурычларны мөстәкыйль башкарып чыгу күнекмәләрен бирү. Диологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Әкияттәге җǝнлеклǝрне үз – үзләрен тотышларын тасвирлап уйнарга, матур сүзләр кулланып уйнау теләген тәрбияләү |
А.Алиш ǝкиятлǝр китабы, курчак театры ɵчен атрибутлар, ярыммаскалар, уен ɵчен атрибутлар. |
|
Татар халык җыры «Былбылым» язмасын тыңлау. Сүзләрен кабатлау. Дикция һәм темп өстендә эшләү. Әкиятне уйнап карау. |
1 |
19 |
Татар халык җыры «Былбылым» язмасын игътибар белән тыңлау. Эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына җавап бирергә өйрәтү. Җырда очраган, туган телнең барлык авазларын ишетеп аера белү күнекмәләрен камилләштерү. Дикция һәм темп өстендә эш, игътибарлылык тәрбияләү. |
Аудиоязма, ǝкият ɵчен ярыммаскалар. |
|
Табышмаклар өйрәнүне дәвам итү. Татар халык җырларын тыңлау. Уеннар уйнау. Санамышлар өйрәнүне дәвам итү. |
1 |
20 |
Балаларны татар халкының төрле жанрлары белән таныштыру эшен дәвам итү. Уен барышында, санамыш кулланып, балаларның логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү. Татар халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын һәм аларны ярату хисләре тәрбияләүне дәвам итү. |
Табышмаклар, уен ɵчен атрибутлар, аудиоязма, санамышлар. |
|
Шигырьләр, җырлар өйрәнү. «Кич утыру» кичәсенә әзерлек эшләре. |
1 |
21 |
Балаларны татар халык иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Ел фасыллары турында табышмаклар әйтү һәм ел фасылларының үзенчәлекләрен аера белергә өйрәтү, ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту. Балаларның дөрес фикерләү сәләтен үстерү. Шигырьләр, җырлар өйрәнү. Шагыйрьләрнең, композиторларның иҗатына карата кызыксыну уяту, аларга карата ихтирам тәрбияләү. |
Аудиоязма, рǝсемнǝр, портретлар, «Гɵлбакча», уеннар ɵчен атрибутлар. |
|
А.Алишның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Укылган, өйрәнелгән әкиятләрне искә төшерү. Әңгәмә кору. |
1 |
22 |
А.Алишның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. Әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә, әкиятнең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә өйрәтү, сөйләмдә әсәрнең ачык чагылышлы, тәэсирле алымнарын кулану, фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү. А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, бердәмлек һәм дуслык сыйфатлары тәрбияләү. |
А.Алиш ǝкиятлǝр китабы, рǝсемнǝр, иллюстрациялǝр, ярыммаскалар. |
|
А. Алишның «Сертотмас» әкиятен уку. Дикция өстендә эшләү. Әкиятне рольләргә бүлү |
1 |
23 |
Балаларны әкиятнең төп идеясен аңларга өйрәтү. Диологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту, авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Дикция өстендә эшләү. |
А.Алиш ǝкиятлǝр китабы, ярыммаскалар, «Кǝеф ǝлифбасы». |
|
Әкият өстендә эшләү. Рольләргә бүлеп уйнау. Мимика күнегүләрен кабатлау. |
1 |
24 |
Балаларның сәхнәләштерелгән уеннар оештыруда, куелачак спектакльгә кирәкле атрибутлар һәм дикорацияләр әзерләүдә, рольләрне бүлешүдә мөстәкыйльлекләрен үстерү. Тел сәләтен камилләштерү, диологик сөйләм телен үстерү. Жест һәм мимика төрләрен өйрәтү. Балаларда җаваплылык хисләре, төрле ситуацияләрдән чыга белү күнекмәләрен тәрбияләү. |
Иллюстрациялǝр, ярыммаскалар, ǝкиятлǝр китабы. |
|
Р. Миңнуллин иҗаты белән таныштыру. Өйрәнелгән шигырьләрне искә төшерү. Р. Миңнуллин«Әни кирәк» җырын тыңлау. |
1 |
25 |
Р.Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку, эчтәлегенә бәйле рәвештә әңгәмә уздыру. шигырьдә аерата еш ишетелгән авазны танып белергә өйрәтү. «Әни кирәк» җырын тыңлау, истә калдырырга ярдәм итү, хәтер сәләтен үстерү. Матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү. |
Р.Миңнуллин портреты, аның китаплары, рǝсемнǝр, аудиоязма. |
|
Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрлар турында балаларга мәгълүмәт бирү. Артистларның портретларын карау. Әкият уйнау. |
1 |
26 |
Театрда үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту. Театр бинасының матурлыгына соклану, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Театр тормышы белән таныштыру, аның белән кызыксыну хисләре уяту, театр карарга омтылыш тәрбияләү. Артистлар турында мәгълүмәт бирү, аларга ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. |
Г.Камал театрының рǝсемнǝре, К.Тичурин театры рǝсемнǝре, артистларның портретлары, ярыммаскалар, аудиоязма. |
|
«Салават күпере», «Сабыйга» журналларында бастырылган такмак, такмазаларны уку һәм өйрәнү. Г.Тукайның «Туган тел» җырын тыңлау. |
1 |
27 |
Балалар белән гәҗит, журналлар карау. Такмак, такмазалар уку. Аларның эчтәлеген аңларга һәм ятларга булышу. Тавышның тоны, тембры буенча телне сиземләргә өйрәтү. Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү. Матур әдәбияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. |
«Салават күпере», «Сабыйга» журналлары, такмак-такмазалар, Г.Тукай портреты, аудиоязма. |
|
Тел турында мәкальләр, әйтемнәр өйрәнү. Татар халык уеннарын уйнау. |
1 |
28 |
Тел турында мәкаль, әйтемнәр өйрәнү. Балаларның логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү, аларны аңларга булышу. Татар халык мәкальләре аркылы дикция һәм темп өстендә эшләү, игътибарлылык, анна теленә мәхәббәт тәрбияләү. |
Халык авыз иҗаты, уеннар ɵчен атрибутлар,ярыммаскалар. |
|
«Сертотмас үрдәк», «Тавык, тычкан һәм көртлек», “Аюның туган кɵне» әкиятен сәхнәләштерү |
1 |
29 |
Таныш әкиятләрнең геройлары бергә очрашып алар арасында диолог сөйләм төзү. Әкиятләрнең эчтәлегенә карата биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруны булдыру; балаларга дуслыкның көче турында төшендерү, аларда бер-беренә иптәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү. |
Ярыммаскалар, ǝкиятлǝр ɵчен атрибутлар. |
|
Татар халкының көнкүреш әйберләре белән таныштыру. Бирелгән рәсемнәргә карап кечкенә хикәяләр төзергә өйрәтү. «Тукмак әйләндерү» уенын уйнау. |
1 |
30 |
Балаларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм аларны өйрәнүгә игътибарны арттыру. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү. Балаларда татар сәнгатенең, мәдәниятенең бай тарихына мәхәббәт тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү. |
Альбомнар, иллюстрациялǝр, рǝсемнǝр, уен ɵчен атрибутлар. |
|
Г.Тукай бөек шагыйрь булуын балаларга төшендерү. Г.Тукайның таныш шигырьләрен уку, өйрәнү. «Су анасы» әкиятен тыңлау. Әкиятнең эчтәлеген ачыклау. |
1 |
31 |
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү, аның иҗатына кызыксыну уяту. Г.Тукай шигырьләренең төп идеясен аңларга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Г.Тукайның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. |
Г.Тукай портреты, китаплары, иллюстрациялǝр, ǝкият буенча рǝсемнǝр, ярыммаскалар. |
|
Балаларга Г.Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән кичә күрсәтү. Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерү |
1 |
32 |
Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм аларны бәйрәм кичәсендә кулану. Кичә барышында әхлак нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүдә мөстәкыйльлекләрен, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. Г.Тукайның бөек шагыйрь икәнен тану һәм аның иҗатына ихтирам, хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү |
Г.Тукай китаплары, аудиоязма, ярыммаскалар. |
|
«Ә» авазы өстендә эшләү. «Дүрт дус» әкиятен уку, эчтәлеген аңлауларын ачыклау. |
1 |
33 |
Балаларга төрле әсәрләрне тыңларга өйрәтү, гади сорауларга җавап бирә белү сәләтен үстерү. «Ә» авазын ныгыту. Шатлану һәм кайгыру, елау хисләрен йөздә чагылдырырга өйрәтү. Балаларга әкиятнең эчтәлеген аңларга булышу; төп фикерен аңлату, батырлык турында мәкальләрне искә төшерү; сорауларга дөрес итеп җавап бирүләрен булдыру; татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. |
«Кǝеф ǝлифбасы», ǝкиятлǝр китабы, «Дүрт дус», рǝсемнǝр, ярыммаскалар. |
|
Әкиятне рольләргә бүлеп уйнау. Әкиятләр өчен атрибутлар әзерләү турында сөйләшү. |
1 |
34 |
Балаларның сүз байлыкларын үстерү, батырлык, тапкырлык хисләре тәрбияләү. Артикуляция аппаратына күнегүләр эшләүне дәвам иттерү, һәр авазны ачык һәм дөрес итеп әйтә алуларына ирешү. Әкиятне рольләргә бүлеп уйнау |
Əкият ɵчен атрибутлар, ярыммаскалар, аудиоязма. |
|
Музыка уен коралларында уйнау хәрәкәтләрен өйрәнү (гармунда, балалайкада, курайда) |
1 |
35 |
Музыка язучы хезмәте белән таныштыру. Аларның хезмәтенә хөрмәт, алар язган җырларга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Төрле композиторларның язмаларын тыңлау һәм музыканы тыңлап нинди хәрәкәтләр ясап булуын ачыклау. |
Аудиоязмалар, уен кораллары сүрǝрлǝнгǝн рǝсемнǝр, ярыммаскалар. |
|
Үз төбәгебездә яшәүче композиторлар турында мәгълүмәт бирү. Аларның язмаларын тыңлау. Татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү. Бөтенхалык һәм дини бәйрәмнәрне аера белергә өйрәтү |
1 |
36 |
Үз төбәгебездә яшәп иҗат итүче композиторлар турында мәгълүмәт бирү. Аларның язмаларын тыңлау. Җырларны истә калдыру теләге тудыру. Балаларда туган җирне яратырга, туган төбәктә яшәүче күренекле кешеләрне хөрмәт итәргә, аларның иҗатына кызыксыну сыйфатлары тәрбияләү |
Композиторларның портретлары, рǝсемнǝр, аудиоязмалар, бǝйрǝмнǝр сүрǝтлǝнгǝн рǝсемнǝр. |
Печатные, электронные и информационные ресурсы
- «Иң татлы тел- туган тел» М.Ф.Кашапова Мәгариф нәшрияте. Казан 2004 ел.
- «Әткәм- әнкәмнең теле» К.В. Закирова, С.М. Гафарова, Мәгариф нәшрияте Казан 1997 ел.
- «Туган телем – бөек аннам теле» З.М.Зарипова җитәкчелегендәге иҗади төркем. Яр-Чалы 2004 ел.
- «Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе» К.Ф. Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Р.А.Низамов Мәгариф нәшрияте 1999 ел.
- «Балаларны татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру» Ф.Н. Мурланова Барда 2002 ел.
6. «Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник» Р.Ф.Харрасова Хәтер 1997 ел.
7. «Үз илемдә, үз телемдә» Ф.М. Зиннурова Мәгариф нәшрияте Казан 2009 ел.
8. «Теллǝр белгǝн ил ачар» М.Ф.Кашапова Хǝтер 2011 Казан