

Семенова Надежда Николаевна
Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна
учителя родного (татарского) языка и литературы
МАОУ «Полилингвальный комплекс «Адымнар-Алабуг», г. Елабуга
Дәрес темасы: Җөмлә. Җөмлә кисәкләре
Максат: җөмлә кисәкләре, ия, хәбәр турында төшенчә бирү.
Бурычлар:
1. Белем бирү бурычы: җөмлә турындагы белемнәрне искә төшерү, тулыландыру; җөмлә кисәкләре, ия, хәбәр төшенчәләре белән таныштыру; аларны аеру, аларны җөмләдә билгели белү.
2. Үстерү бурычы: танып-белү активлыгын, күзәтү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясый белүне үстерү, уку грамоталылыгын үстерү өчен шартлар тудыру.
3. Тәрбияви: табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, сакларга өндәү.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.
Предмет буенча
-җөмлә кисәкләре төшенчәсен аңлау, җөмләнең баш сүзләре ия белән хәбәрне билгели белү.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Танып-белү УУГ:
-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
– сөйләмдә үз белемеңне куллана белү;
-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
-гомумиләштерү.
Регулятив УУГ:
-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив УУГ:
-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-әңгәмәдәшең белән уртак бер фикергә килү;
-парларда,төркемнәрдә эшли белү.
Шәхси УУГ:
-укуга карата кызыксыну хисе;
-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе
Җиһазлау: умарта оясы, бал кортлары, компьютер, интерактив такта, презентация, дәреслек, таратма материал.
Дәрес барышы
I Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
а) Уңай эмоцианаль халәт булдыру
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
– Сез яңа белемнәр алырга, фән серләрен ачарга әзерме?
II Белемнәрне актуальләштерү. Мотивация.
а) Аудиоязма тыңлау.
-Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле. Бу нәрсә тавышы?
– Бал кортлары ничек безелдиләр?
б) Фонетик күнегү. Күмәк уку
– Телебезне шомартып алыйк, бергәләп укып чыгыйк.
Бызззз, бызззз, бызззз – чәчәктән бал җыябыз.
Ыш, ыш – бал кортлары бик тырыш
-Без дә дәрестә бал кортлары кебек тырышып эшлик. Килештекме?
III Уку мәсьәләсен кую
1)Җөмлә терминын кабатлау.
– Укучылар, ә сез беләсезме, бал кортлары кайда яши? (умартада)
– Умарталар кайда тора? (бакчада, авылда, урманда)
– Бал кортларын кем карый ? (умартачы)
– Бал кортлары нәрсә җыялар? (бал)
– Алар балны кая җыялар? (кәрәзгә)
– Бүген без дә дәрестә белем кәрәзләрен җыярбыз. Безгә умарта һәм бал кортлары ярдәм итәр.
– Укучылар, карагыз әле, мин сезгә Алабуга урманыннан умарта оясы алып килдем.
– Бу гади генә умарта түгел. Исеме дә бар. Тик мин укый алмыйм. Иҗекләре буталган. Ярдәм итегез әле. (ләҗөм)
– Умартабызның исеме ҖӨМЛӘ (ябыштырып куям).
– Сезнеңчә, бүген нәрсә турында сөйләшербез? (җөмлә). Тактага беркетәм.
– Бал кортлары ни өчендер юк. Сез аларны күрмәдегезме?
-Кулларыгызга алыгыз әле. Аларның да исемнәре бар. Безнең арада ҖӨМ исемле бал корты бар. Ул кемдә? Алып чык әле.
ЛӘ, КИ, СӘК, ЛӘ, РЕ
– Бергәләп укыйк әле, нинди сүзләр чыкты? (җөмлә кисәкләре).
– Бөтен кортлар да кайтып бетмәгән әле. Кемнәрдә калды? Исемен әйтеп, алып килегез әле. (ИЯ, ХӘБӘР)
– Алар кайда яшиләр?
– Укучылар, сезнең җөмлә кисәкләре, ия, хәбәр турында ишеткәнегез бармы?
– Димәк, дәрестә нәрсәләр турында белербез (җөмлә кисәкләре, ия, хәбәр)
IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү
- Җөмлә темасын кабатлау.
-Әйе, укучылар, дәресебезнең темасы “Җөмлә. Җөмлә кисәкләре” дип атала.
– Искә төшереп китик әле.
– Җөмлә нәрсәне белдерә?
– Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?
– Җөмләнең беренче сүзе ничек языла?
– Җөмлә ахырында нәрсә куела?
-Сез җөмлә турында бик күп беләсез! Афәрин!
2)Җөмлә кисәкләре терминын кертү
– Әйдәгез, парларда тиз генә бирелгән сүзләрдән җөмлә төзегез әле. Тактага алып чыгып беркетегез һәм укыгыз.
Ямьле яз килде. Күктә кояш елмая. Язгы эшләр башлана. Балалар шатлана.
-Монда ничә җөмлә булды?
-Беренче җөмлә ничә сүздән тора?
-Икенче җөмлә ничә сүздән тора?
-Өченче җөмлә ничә сүздән тора?
-Дүртенче җөмлә ничә сүздән тора?
– Җөмләдәге сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала. (кагыйдә тактада)
2)Ия, хәбәр терминнарын кертү.
Ямьле яз килде. Күктә кояш елмая. Язгы эшләр башлана. Балалар шатлана.
-Беренче җөмләне укы әле. Беренче җөмләдә ничә җөмлә кисәге бар?
– Беренче җөмләдә сүз нәрсә турында бара? (яз) Аның астына 1 сызык сызабыз. Яз нишләде? (килде). Аның астына ике сызык сызабыз. (2)
(Бөтен җөмләләрне тикшереп чыгабыз)
– Бу сүзләрне беренче сыйныфта ничек (баш сүзләр) атаган идек?
– Баш сүзләрнең исемнәре бар. Аларны безгә бал кортлары алып килде.
– Димәк, җөмләнең баш сүзләрен (ия белән хәбәр) ничек атыйлар?
-Игътибар итегез әле, җөмләдә ия белән хәбәрдән тыш башка сүзләр дә бар. Аларны сез алдагы дәресләрдә өйрәнерсез.
3) Ия турындагы кагыйдә белән танышу (66нчы бит)
-Укучылар, ия белән хәбәр турындагы белемнәрне ныгыту өчен кагыйдә белән танышыйк әле. 66нчы битне ачыгыз, игътибар белән эчтән кагыйдәне укып чыгыгыз.
Ия эш үтәүчене белдерә. Ул кем? яки нәрсә? сорауларына җавап булып килә. Җөмләдә ия астына бер сызык сызыла.
-Кагыйдә аңлашылдымы?
-Ия нәрсәне белдерә? (эшне үтәүчене белдерә)
-Ия нинди сорауларга җавап булып килә? (Кем? Нәрсә? тактага беркетәм)
-Җөмләдә ия астына ничә сызык сызыла? (тактага беркетәм)
4) Хәбәр турындагы кагыйдә белән танышу (67нче бит)
-Укучылар, хәбәрне ничек табабыз?
– 67нче биттәге кагыйдәне табыгыз әле. Алсу, син укы, башкалар карап барыгыз.
Хәбәр иянең эшен белдерә, аның турында хәбәр итә. Иядән хәбәргә нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сораулары куела. Җөмләдә хәбәр астына ике сызык сызыла.
-Хәбәр нәрсәне белдерә? (иянең эшен белдерә)
-Иядән хәбәргә нинди сораулар куела? (тактага беркетәм)
-Җөмләдә хәбәр астына ничә сызык сызыла? (тактага беркетәм)
5) Физминутка.
– Укучылар, ял итеп алыйк. Бал корты безне ял итәргә чакыра. Матур итеп басыгыз. Хәрәкәтләрне кабатлыйбыз һәм кушылып җырлыйбыз.
1) Беренчел ныгыту. Индивидуаль эш.
– Укучылар, сезнең алдыгызда сары төстәге кәрәзләр ята. Алар белемнәрне бәяләргә ярдәм итәрләр. Биремне дөрес эшләсәгез, 1 кәрәз беркетәсез. “5”ле алу өчен сезгә 3 кәрәз җыярга кирәк. Килештекме?
– Сезнең алда җөмлә язылган карточка бар. Алыгыз әле. Җөмләне игътибар белән укыгыз һәм ияне һәм хәбәрне табыгыз, астына сызыгыз.
Агачларда бөреләр уянды.
-Җавапларны тикшерик. Һәр укучы партадашының эшен тикшерә. Эшләр белән алмашыгыз. Дөрес җавап экранда. Иптәшегез дөрес эшләсә, бармакларны өскә күтәреп күрсәтәбез.
– Укучылар, җавапларыгыз дөрес, берәр кәрәз беркетеп куегыз
2) “Кем тизрәк уйлап яза” уены. Парларда эш
-Укучылар, хәзер сез парларда эшләп алырсыз. Сезнең алда җөмләләр бирелгән. Аларның иясе юк. Сез рәсемгә игътибар белән карагыз да җөмләнең иясен язып куегыз.
Сезгә 1 минут вакыт.
1нче пар
Бакчада умарта тора.
Умартада бар кортлары яши.
2нче пар.
Бал кортлары бал җыя.
Умартачы бал кортларын карый.
3нче пар.
Кәрәз бал белән тула.
Бал тәмле һәм файдалы була.
4нче пар.
Балалар балны ярата.
Бал кортлары файда китерә.
-Димәк, укучылар, бал кортларын сакларга кирәк.
– Укучылар, җавапларыгыз дөрес, берәр кәрәз беркетеп куегыз 3)“Тәгәрмәч” уены. Хәбәрен тап.
-Укучылар, әйдәгез интерактив уен уйныйбыз. “Тәгәрмәч” уены. Хәбәрен тап дип атала. Тәгәрмәчне әйләндерәбез. Җөмләнең хәбәрен әйтеп бетерәбез.
Тамчы (нишли?)
Кояш (нишли?)
Кар (нишләде?)
Яз (нишләде?)
Кошлар (нишлиләр?)
Бал кортлары (нишлиләр?)
Гөрләвекләр (нишли?)
Агачлар (нишләр?)
– Укучылар, җавапларыгыз дөрес, берәр кәрәз беркетеп куегыз
VI Рефлексия. Дәрескә нәтиҗә ясау
1) “Кәрәз җыю” алымы. Төркемнәрдә эш. Алган белемнәрне модельләштерү.
-Укучылар, бүген җөмләдә нәрсәләрне табарга өйрәндек?
-Укучылар, хәзер төркемнәрдә эшлисез. Һәр партада конверт бар. Конверттан сүзләрне алып, беркетегез һәм сөйләргә әзерләнегез. Һәр укучы да катнашырга тиеш. Сезгә 1 минут вакыт.
Беренче төркемгә: Ия. Кем? Нәрсә? Эш үтәүчене белдерә.______ Кемнәр? Нәрсәләр?
Икенче төркемгә: Хәбәр. Иянең эшен белдерә. Нишли? Нишләде? Нишләр?
– Эшләрегезне тактага беркетегез. Эшегез буенча сөйләгез.
2) Өй эше.
3) Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве.
– Кәрәзләрегезне карагыз әле? Ничә кәрәз җыйдыгыз? Бәяләү критерийларына карагыз да, үзегезгә билге куегыз.
-Укучылар, сез бүген бал кортлары кебек тырышып эшләдегез! Афәрин! Бал кортлары да шатлана, мин дә бик шат.
– Укучылар, дәрестә актив катнашканыгыз, жавапларыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим. Сау булыгыз!