

Семенова Надежда Николаевна
Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна
учителя родного языка и литературы
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» ЕМР РТ
г. Елабуга
Дәрес темасы: Антонимнар һәм синонимнар
Максат: синонимик оя, доминанта сүз, парлы сүзләр турында турында төшенчә алу, аларны сөйләмдә тану тора.
Бурычлар:
1. Белем бирү бурычы: синонимик оя, доминанта сүз, парлы сүзләр турында турында мәгълүмат бирү; антонимнар һәм синонимнарны аеру, аларны сөйләмдә куллана белү.
2. Үстерү бурычы: танып-белү активлыгын, күзәтү, нәтиҗәләр ясый белүне үстерү, фикер йөртү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.
3. Тәрбияви: табигатьнең матурлыгын күрә белергә, табигатькә карата игътибарлы булырга өндәү, халык авыз иҗаты аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.
Предмет буенча
-синонимик ояда доминанта сүзне билгеләү;
-парлы сүзләрне ясый белү;
-антонимнарны һнм синонимнарны аера белү.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив УУГ:
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркемнәрдә эшли белү.
Танып-белү УУГ:
-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
– сөйләмдә үз белемеңне куллана белү;
-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
-гомумиләштерү.
Шәхси УУГ:
-укуга карата кызыксыну хисе;
-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
Дәрес тибы: катнаш дәрес
Дәрес барышы
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
а) Уңай эмоцианаль халәт булдыру
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз. Уңышлар сезгә!
II.Актуальләштерү. Мотивация.
а) Дәреснең эпиграфы белән танышу
– Мин дәреснең эпиграфы итеп Кәрим Тинчуринның сүзләрен алдым.
-Укучылар, сезнеңчә, нәрсә ул матурлык?
б) Фонетик күнегү. Күмәк уку
– Укучылар, әйдәгез әле барыбыз бу сүзләрне сәнгатьле итеп укыйбыз.
в)Дәреснең девизын билгеләү.
– Укучылар, бүгенге дәресебезгә девиз сайлап алыйк. Экранга карагыз әле, сезгә күбрәк кемнең сүзләре ошый?
г)Әңгәмә
-Тырыш һәм ялкау – болар нинди сүзләр?
-Матур, гүзәл сүзләре дә антонимнармы?
III. Уку мәсьәләсен кую.
1)Дәреснең темасын ачыклау
– Сезнең уйлавыгызча, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәнербез?
– Бүген синонимнар, антонимнар турында булган белемнәребезне тулыландырырбыз.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
1)Яңа тема өстендә эш (Кагыйдә. Синонимик оя, доминанта терминнары белән таныштыру)
– Укучылар, карагыз әле, бу нәрсә бу? Сезнеңчә, бу нәрсә оясы? Бу ояның кортлары кайда икән?
– Укучылар, болар нинди сүзләр? Алар кайда яшиләр? Димәк, бу нинди оя? /синонимик оя сүзен тактага беркетәм/ Бергәләп әйтеп карыйк.
-Укучылар, кайсы корт аерылып тора? Ни өчен? Матур корты, бу – әни-корт. Бу синонимик ояда әни корт – төп (баш) корт. “Матур” – төп сүз, баш сүз. Синонимик ояда баш сүзне доминанта дип атыйлар /тактага доминанта сүзен беркетеп куям/.
Доминанта сүз, димәк, еш кулланыла.
2) Кагыйдәне уку.
-Әйдәгез, кагыйдә белән дә танышыйк. Кем укый?
2) Синонимик оя, доминанта терминнарын куллана белүне ныгыту
– Укучылар, экранга карагыз әле, биредә синонимик оялар бирелгән. Әйдәгез, һәр оядагы сүзләрне укыйбыз һәм доминанта сүзне табабыз.
1) Кыю, батыр, йөрәкле, куркусыз.
2) Җыйнак, пөхтә, төгәл.
3) Нәни, вак, кечкенә, бәләкәй
4) Дәү, эре, зур, олы.
3) Синоним сүзләрне аера белүне тикшерү.
– Укучылар, сезнең алдыгызда үзбәя битләре ята. Һәр дөрес җавапка сез бер сары кәрәз алырсыз.
– Хәзер сезнең белән интерактив уен уйныйбыз. Бирем: синоним сүзләрне беренче төркемгә, ә калганнарын икенче төркемгә урнаштырыга кирәк. Дөрес урнаштырсагыз, үзбәя битләренә 1 кәрәз ябыштырып куясыз
4) Кагыйдә. Антоним, парлы сүзләр.
– Укучылар, икенче төркемдә язылган сүзләрне укып чыгыйк әле. Болар нинди сүзләр? /антонимнар/
5) Күнекмәләрне үстерү. Антоним сүзләр ярдәмендә парлы сүзләр ясагыз.
-Укучылар, хәзер парларда эшлибез. Һәр партада конверт бар. Конверттан сүзләрне аласыз, биремне укыйсыз һәм үтисез.
V Ял минуты. “Киресен эшлә, ягъни антонимнарын әйт һәм үтә” уены
VI Белемнәрне ныгыту.
1)”Сүзләр болыты” алымы. Төркемнәрдә эш.
– Халкыбызның теле гаять бай. Татар халкы үзенең сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мин сезгә дә берәр мәкаль һәм бирем бирәм. Бу биремне төркемнәрдә башкарабыз. Сезгә 1 минут вакыт.Әзер булгач, бергә кулларыгызны күтәрерсез.
2) “Тәгәрмәч” уены.
-Укучылар, әйдәгез интерактив уен уйныйбыз. “Тәгәрмәч” уены. Тәгәрмәчне әйләндерәбез. Чыккан рәсемдәге антонимнарны әйтәбез.
Үзбәя битләренә 1 кәрәз өстибез
VII Йомгаклау.
1) “Дөрес, ялган” алымы.
– Укучылар, хәзер кулларыгызга табличкаларны алабыз. Нинди сүзләр язылган? Алар нинди сүзләр?
Мин сезгә дөрес яки ялган фаразлар әйтәм , сез минем белән килешсәгез, бу раслаулар дөрес булса, миңа ДӨРЕС сүзен күрсәтәсез, ә килешмәсәгез, ЯЛГАН сүзен күрсәтәсез.
2)Дәрескә гомуми бәя.
-Укучылар, әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк.
2)Өй эше.
-Укучылар, хәзер өй эше алабыз.
1) 1 синонимик оя төзеп язарга;
2) антоним сүзләрдән торган 3 парлы сүз язарга;
3) синонимнар һәм антонимнар кулланып, “Матурлык” темасына кечкенә инша язарга.
3) Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве.
-Укучылар, кәрәзләрегезне карагыз әле? Сез бүген ничә кәрәз җыйдыгыз? Бәяләү критерийларына карыйсыз да, үзегезгә билге куясыз.
–Дәрестә актив катнашканыгыз, жавапларыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим.