
Кашипова Рамиля Наилевна
воспитатель
МБДОУ «Шугуровский детский сад
общеразвивающего вида «Тургай» МО «ЛМР» РТ Лениногорский район
с.Шугурово
Тәрбияче: Исәнмесез балалар. Бүген безнең бакчага бер хат килде. Әйдәгез әле бергәләп хатны укыйк әле. Кем язган икән безгә бу хатны?
(Тәрбияче хатны укый)
Исәнмесез балалар. Сезгә бу хатны якын дустыгыз Акбай яза. Сез миңа шуның кадәр нык ошыйсыз. Шуңа күрә мин сезгә сандык белән бүләк әзерләдем. Биремнәрне үтәр өчен, схема да җибәрдем. Схемага карап, тиешле тукталышларга барып төрле милләт кешеләре белән танышырсыз. Алар кушкан биремнәрне үтәсәгез, сезгә кисмә рәсемнәр бирерләр.Шул рәсемнәрне җыеп, сандыкның кайда икәнен табарсыз. Уңышлар сезгә!
Тәрбияче: Балалар, Акбай безгә сандык белән бүләк әзерләгән. Сез сандыкны эзләргә, биремнәрне үтәргә әзерме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче:Әйдәгез Акбай җибәргән схеманы карыйк әле. Беренче тукталышыбыз кайда булыр икән? (Схемада 1 саны кырыена шар рәсеме ясалагн. Балалар бүлмәдә эленеп торган шарны табып, 1 тукталышка киләләр)
1 тукталышта музыка җитәкчесе Мәдинә Кадеровна балаларны каршы ала.
Музыка җитәкчесе:Исәнмесез балалар. Хәлләрегез ничек?
Балалар: Исәнмесез! Яхшы, әйбәт рәхмәт.
Музыка җитәкчесе: Балалар, сез кая барасыз?
Балалар: Без сандык эзләргә барабыз.
Музыка җитәкчесе: Әгәр дә сез минем биремемне үтәсәгез, мин сезгә сандыкны табарга булышырмын. Сез әзерме?
Балалар: Әйе.
Музыка җитәкчесе: Минем биремем шундый. Сез миңа хәерле көн теләп, берәр җыр җырлап күрсәтегез.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез бергәләшеп хәерле көн теләп, матур җырыбызны башкарыйк.
Җыр: “Хәерле көн”
Музыка җитәкчесе: Рәхмәт сезгә балалар. Минем биремемне бик әйбәт башкардыгыз. Бик матур итеп җырладыгыз. Моңың өчен мин сезгә кисмә рәсем бирәм. Кисмә рәсемне югалтмагыз!
Балалар: Рәхмәт! Сау булыгыз!
Тәрбияче: Балалар, алга таба сәяхәтебезне дәвам итәбез. Карта-схемага карап, икенче тукталышыбызның кайда икәнлеген ачыклыйк. (Схемада 2 саны кырыена кояш рәсеме ясалагн. Балалар бүлмәдә эленеп торган кояшны табып, 2 тукталышка киләләр. 2 тукталышта мари халык киеменнән тәрбияче балаларны каршы ала.) Балалар, бу тукталышта кемнәр яши икән?
Бал
Мари кызы: Салам лийже!
Балалар: Салам лийже!
Мари кызы: Балалар сез нәрсә эшләп йөрисез?
Балалар: Без Акбай әзерләгән сандыкны эзлибез.
Мари кызы: Әзгәр дә минем белән мари уенын уйнасагыз, мин сезгә сандыкны табарга булышырмын. Уен “Яулыкны ал” дип атала. Сез уенны уйнарга әзерме?
Балалар: Әйе.
Уен: “Яулыкны ал”
Балалар түгәрәк ясап басалар һәм марича җырлыйлар:
Икыт, кокыт, кандаш, ду (бер, ике, сигез дуга)
Шовычетым мылам пу. (Яулыкны бир син миңа)
(Мари кызы түгәрәк эчендә яулык тотып, балалар кырыеннан йөри. Җырның сүзләре беткәч, яулыгын 2 бала арасына куя һәм мондый сүзләр әйтә):
-Шовычым нал (Яулыкны ал)
(2 бала ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче килеп яулыкны ала, шул бала уенны яңадан уйната)
Мари кызы: Бик кызык уйнадыгыз, минем биремемне үтәдегез. Моның өчен мин сезгә кисмә рәсем бирәм. Сау булыгыз!
Балалар: Саубулыгыз.
Тәрбияче: Балалар, алга таба сәяхәтебезне дәвам итәбез. Карта-схемага карап, өченче тукталышыбызның кайда икәнлеген карыйк (Схемада 3 саны кырыена яулык рәсеме ясалагн. Балалар бүлмәдән яулыкны табып, 3 тукталышка киләләр. 3 тукталышта башкорт халык киеменнән тәрбияче балаларны каршы ала.) Балалар, бу тукталышта кемнәр яши икән?
Балалар: Башкортлар.
Башкорт кызы: Һаумысыз балалар!
Балалар: Һаумысыз!
Башкорт кызы:Балалар сез кая юл тоттыгыз??
Балалар: Без Акбай әзерләгән сандыкны эзлибез.
Башкорт кызы: Әгәр дә минем биремемне үтәсәгез, мин сезгә сандыкны табарга булышырмын. Минем биремем шундый. “Тирмә” дип аталган башкорт халык уенын миңа уйнап күрсәтегез.
Тәрбияче: Балалар, сез биремне үтәргә әзерме? Әйдәгез башкорт кызына “Тирмә” уенын уйнап күрсәтәбез.
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
Кечкенә түгәрәкләрдән
Ясыйбыз зур түгәрәк. (4-5 җиргә урындык, урындык өстенә яулык куела. Һәрбер урындык янында 4 бала бергә тотынып, кечкенә түгәрәк ясап, урындык тирәли җырлап йөриләр. Җырлап бетергәч, зур түгәрәк ясап, биеп йөриләр. Урында туктап, куллары белән һәрәкәт ясыйлар. Анннан соң музыка туктагач,һәрберсе үз урындыгы янына барып, өй “тирмә” ясый. )
Башкорт кызы: Сез “Тирмә” дип аталган башкорт халык уенын бик яхшы беләсез икән. Минем биремемне бик әйбәт үтәдегез. Шуның өчен мин сезгә кисмә рәсем бирәм. Уңышлар сезгә!
Тәрбияче: Балалар, алга таба юлыбызны дәвам итәбез. Карта-схемага карап, алдагы тукталышны билгелик.
(Схемада 4 саны кырыена каен агачы рәсеме ясалагн. Балалар бүлмәдән каен агачларын табып, 4 тукталышка киләләр. 4 тукталышта рус халык киеменнән тәрбияче балаларны каршы ала.) Балалар, бу тукталышта кемнәр яши икән?
Балалар: Руслар
Рус кызы: Здравствуйте ребята!
Балалар: Здравствуйте!
Рус кызы: Ребята, куда вы идете?
Балалар: Акбай нам приготовил подарок, мы ищем сундук.
Рус кызы: Ребята, я помогу вам найти сундук. Но у меня есть одно условие. С русским радушием вас встречаю, в старинную народную игру приглашаю. Я хочу поиграть с вами русскую народную игру, которая называется “Плетень”.
Уен: “Читән” (Плетень)
Рус кызы: Мне понравилось, как вы справились с заданием. Я вам благодарна за ваше настроение. Вы выполнили мое условие. Поэтомиу я даю вам разрезную картину.
Балалар: Спасибо!
Тәрбияче: Балалар, алга таба юлыбызны дәвам итәбез. Карта-схемага карап, соңгы тукталышыбызны билгелик.
(Схемада 5 саны кырыена түбәтәй рәсеме ясалагн. Балалар бүлмәдән түбәтәйне табып 5 тукталышка киләләр. 5 тукталышта татар халык киеменнән тәрбияче балаларны каршы ала.) Балалар, бу тукталышта кемнәр яши икән?
Балалар: Татарлар
Татар кызы: Исәнмесз матур малайлар һәм кызлар!
Балалар: Исәнмесез!
Татар кызы: Ә сез нәрсә эшләп йөрисез?
Балалар: Без Акбай әзерләгән сандыкны эзлибез.
Татар кызы: Балалар мин сезгә сандыкны табарга булышырмын. Ләкин минем бер шартым бар. Мин татар халкының бик матур бер уенын беләм. Сезне дә шул уенны уйнарга чакырам. Бу уен “Ачык авыз” дип атала.
Уен “Ачык авыз”
Татар кызы: Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Минем шартымны үтәдегез. Моның өчен мин сезгә кисмә рәсем бирәм.
Балалар: Рәхмәт. Саубулыгыз”
Татар кызы: Уңышлар сезгә!
Алып баручы: Балалар, әйдәгез кисмә рәсемнәрне җыеп карыйк әле. Нинди рәсем килеп чыгар икән? (Балалар рәсемне җыя, имән агачы рәсеме килеп чыга)
Балалар: Имән агачы килеп чыкты.
Тәрбияче: Балалар, Акбай әзерләгән сандык кая яшерелгән икән?
Балалар: Имән агачы янында. (Балалар имән агачын табып, сандыкны алалар )
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез сандыкны ачып карыйк әле.
(Сандык ачыла, аның эченнән балалар өчен күчтәнәчләр килеп чыга)
