Фасхутдинова Гульфина Алмасовна
воспитатель
МБДОУ №3 “Лейсан”
с.Сарманово РТ
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге Сарман 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы”мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Татар халык авыз иҗатына нигезләнеп эшләнгән “Тәгәри китте йомгагым” исемле сөйләм телен үстерү эшчэнлеге конспекты
Уртанчылар төркеме
Төзеде Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы
Максат:
-Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштыруны дәвам итү .
– Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя-күрә белергә өйрәтү .
– мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар аша балаларның хәтерен үстерү, кузаллау, фикерләү сәләте формалашу, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Ярдәмлекләр: Йомгак,өй эче күренеше,табышмаклар өчен рәсемнәр,Убырлы карчык өе,сандык,өлгеләргә киселгән әкият рәсемнәре,зур курчак- Гөлчәчәк.
Балалар бер-берсенә хәерле иртә телиләр:
Хәерле иртә күгемә,
Хәерле иртә җиремә
Хәерле иртә җилләргә,
Хәерле иртә кошларга,
Хәерле иртә күземә
Хәерле иртә үземә,
Хәерле иртә дусларга
Бүлмә уртасында яткан матур йомгакка игътибарларын юнәлтәм.Йомгакны кулга алып тотып карыйлар.Йомгак телгә килә:
Хәерле көн ,дусларым! Мин -Гөлчәчәкнең йомгагы. Шаярып Гөлчәчәгемнән качкан идем,кире кайта алмыйм- юлда каршылыкларга очрадым.Сез мине Гөлчәчәккә тапшыра алмассызмы икән?
Тәрбияче Гөлчәчәкнең татар халык әкиятеннән булуын балаларның исләренә төшерә,Кыскача әкият эчтэлеге буенча сораулар бирә.
-Гөлчәчәк нинди кыз?
-Аның белән нинди куркыныч хәлләр була?
-Бу авырлыкларны кыз ничек җиңә?
-Йомгак,ә син Гөлчәчәк янына кайтканда нинди кыенлыкларга очрадың?
-Ул биремнәрне үтәр өчен татар халык авыз иҗатын белергә кирәк.Мин барысын да башкарып чыга алмадым.Шуңа Гөлчәчәгем янына кайта да алмадыыым.
-Балалар,татар халык авыз иҗатына нәрсәләр керә әле?(мәкальләр,эндэшләр,әкиятләр,табышмаклар,тел көрмәкләндергечләр,такмаклар,санамышлар,җырлы биюле уеннар,бишек җырлары..) Халкыбызның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары, тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, мәзәкләре бар. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия.
Без йомгакка ярдәм итә алырбыз дип уйлыйсызмы? Ярар озакка сузмый юлга кузгалырга кирәк.Йомгак ,син безгә юлны күрсәт.(Бер бала йомгакны урый ,калганнар аның артыннан атлый)
Беренче тукталыш.Тизәйткечләр әйтү.
-Кара карга канатларын кага кага
Бара ак кардан.
-Абагага багага,бага,
Башымны бәрдем баганага.
-Сары,сары,сап-сары
Сандугачның балалары
-Җәелгән тау итәгендә
Күрше кызы Җәмилә
Җиләк җыя чиләгенә.
Җиләк,җиләк,җиләге
Тулмый икән чиләге,
Тулыр иде чиләге-
Юк икән бит җиләге.
-Алмалар алланган,
Алланган да балланган.
Бал кортлары аларны
Чәчәкләр дип алданган.
Йомгак:
-Рәхмәт дусларыыым!Юлны дәвам итәбез!
Икенче тукталыш.Әкиятләрдән күренешләр сурәтләнгән рәсем кисәкләрен берләштереп җыю
(Алда Убырлы карчык өе.Убырлының себеркесенә җеп элэккэн. Ике сандык тора.Берсе матур,яшел,икенчесе кара төстә.)
Йомгак:
Дусларым,Бу биремне үтәр өчен татар халык әкиятләрен яхшы белергә кирәк.Мин сезгә ышанам,Сез барысын да булдырасыз. Иъгтибар белән карагыз,уйлагыз һәм сез аны башкарып та чыгарсыз.
Тәрбияче:
-Балалар,Карагыз әле,бу кем өе?
-Убырлы карчык әкиятләрдә һәрвакытта да усалмы?Ул нинди кешеләрне яратмый?
-Безгә нинди биремнәр уйлады микән?Каян белергә?Бәлки сандыкларда берәр нәрсә бардыр?Кайсы сандыкны ачып карыйбыз?(Яшел сандыкны,карада елан булырга мөмкин.Сандыкны ачып конвертларны алалар)
Тәрбияче язуны алып укый.
Борын – борын заманда,
Бүре сарык көткәндә,
Тычкан олау чапканда,
Куян камыр басканда,
Идел чыккан балактан,
Әкият чыккан колактан,
Мин күрсәтәм, син кара,
Сүзне башлыйм ерактан,
Карап тор да, уйлап әйт,
Бу кайсы әкияттән?
-Балалар монда бар да буталып беткән..Әкиятләрнең рәсемнәрен тәртипкә китерергә кирәк.( төркемнәргә бүленеп эшлиләр.Соңыннан сорауларга җавап бирәләр.)
– Бу рәсем кайсы әкияттән?
-Әкият ни турында?
Йомгак:
-Афәрин! Булдырдыгыз! Бу биремне дә бик яхшы эшлэдегез. Алга ,Дусларым,тизрәк кайтып җитик Гөлчәчәгем янына.
-Өченче тукталыш- Тапкырларга табышмак,
Булдык зирәклектә көч сынашмак
Мин сезгә чиратлап табышмаклар әйтермен. Аңарчы һәрберегезгә рәсемнәр таратып чыгарбыз. Мин табышмакны укуга, табышмак җавабы туры килгән кеше “Бу – мин!” диеп алга чыгарга тиеш була
Йөртә ул озын колак,
Үзе гаҗәеп куркак.
Уйланма инде озак,
Нәрсә ул?Йә уйлап бак.(Куян)
Энэсенең күзе юк,
Тегәр өчен җебе юк.
Яшерсә башын,аягын,
Ул нәни генә бер туп.(Керпе)
Кеше түгел-оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекләр ярата,
Сызгырса урманны яңгырата.(Тиен)
Килә бер батыр атлап,
Аягы баса лап-лап,
Урманда йөри,
Умартадан бал көри.(Аю)
Кагылмый болай кәҗә,сарыкка,
Ләкин кызыга үрдәк,тавыкка.
Үзе ялагай,үзе хәйләкәр,
Ул нәрсә булыр,я әйтеп җибәр.(Төлке)
Кешенең дусты,
өйнең сакчысы.(Эт)
Иртән бик иртә тора,
матур итеп кычкыра.(Әтәч)
Үлән ашый,май ташый.(Сыер)
9. Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми.(Кәҗә)
10. Сабан туенда узыша,
Бар эшемә булыша.
Утырдым исә биленә,
Илтә кирәк җиремә.(Ат)
11. Үзе суфый,Үзе урлаша,
Тотсаң әле тырнаша.(Песи)
12. Сорыдыр туны,
Үткендер теше.
-Булдырдыгыз ,дусларым, алга,алга !
Дүртенче тукталыш.(Өй янына җитәләр)
Йомгак:
Дуслар ,менә минем Гөлчәчәгемнең өе! Дуслар өйгә кергәндә такмак әйтеп керергә кирәк.Юкса ишекне Сез такмаклар беләсезме соң? Дуслар,мин сезгә үзем өйрәтәм такмак.
Исәнмесез-саумысыз
Нигә ишек ачмысыз?
Шакый,шакый арып беттек
Нигә ишек ачмыйсыз?
Тэрбияче Зур курчак -Гөлчәчәк белән чыга:
-Исәнмесез,дусларым! Мин сезгә бик шат.Әйдәгез утырышыгыз бераз ял итеп алыгыз. Нинди юллар үттегез?Ниләр күрдегез?(Балалар җавабы)
Гөлчәчәк:
-Гел аптыратып бетергәннәр икән үзегезне.Мин дә аптыратыйммы?
– Аптырат
– Аптырат кайда?
– Кесәдә
– Кесә кайда?
– Киемдә
– Кием кайда?
– Чөйдә
– Чөй кайда?
– Өйдә
– Өй кайда ?
– Авылда
– Авыл кайда?
Давылда
-Давыл кайда?
Кырда
Кыр кайда?
Станда
Стан кайда?
Татарстанда
Такмазалар әйтеп алыгыз.Шаян шигырьләр беләсездер.Ягез,ягез оялып утырмагыз.Менә песиләрем дә сезне күзәтә.
Мич башында биш мәче.
Биш мәченең баш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.(бергә эйтэлэр,аннан 1-2 балага әйттерә)2 төрле интонация белән әйттерә.
2 бала
“ сарык юлга чыккан
Кулларында чемодан
Иреннәрен буяганнар
Тик битләрен юмаган.
3 бала
Безнең песи бигрәк уңган
Комганга су тутыра
Бозавыбыз мич башында
Оек бәйләп утыра
Гөлчәчәк
-Көлешеп тә алдык.Хәзер җырлап биеп тә алыйк.
Түгәрәк уен “Куш кулым”
-Ә хәзер үзегезне чияле тау итәгеннән җыелган җиләк белән чәй эчэргә чакырам.Табын янында юлда булган хәлләр турында сөйләрсез.
Максат:
-Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштыруны дәвам итү .
– Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя-күрә белергә өйрәтү .
– мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар аша балаларның хәтерен үстерү, кузаллау, фикерләү сәләте формалашу, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табам.. Мин үземнең эш дәверендә балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйм, ә бәлки алар белән берлектә яңа табышмаклар да уйлап чыгарырга тырышам
Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барыргаярдәмитә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар…”, “Баралар, баралар, ниһаять, барып җитәләр…” һ.б.ш. Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә. Әкиятләрне сөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулланам. Башта аудио язмаларда тыңлыйбыз, булганнарын интерактив тактада карыйбыз, сәхнәләштерәбез. Балалар әкиятләрне яхшы үзләштергәч, аерым өзекләрен хәтердән сөйлиләр, шулай ук “Бу нинди әкияттән?” уенын кулланам. Мәсәлән, интерактив тактада әкияттән сюжет, өзек куям, бала әкиятнең исемен әйтә, өзекне сөйли. Шушы ук алымны әкиятгер ойларына карата да кулланам.
Балалар фольклоры һәм әкиятләрнең әһәмияте турында ата-аналар җыелышында чыгышлар ясыйм, консультацияләр тәкъдим итәм, кабул итү бүлмәсендә ата-аналарга балалары белән өйрәнү өчен даими рәвештә төрле халык авыз иҗаты әсәрләрен куям. Әти-әниләр дә балаларының халык иҗатын өйрәтүне хуплыйлар,
Шулай ук диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр — әйтешләрне дә һәрдаим кулланам. Мәсәлән, “Аптыратыйммы?” уены барышында, балалар экспромт рәвештә тиз-тиз җавап табарга тиешләр. Бу — аларның тиз уйлаулары, зиһеннәре баю, фикер йөртү һәм тиз җавап табу өчен уңайлы тел күнекмәсе. Безнең төркем балалары бу уенны үзләре мөстакыйль рәвештә уйныйлар, телләрен шомарталар, күңел ачалар.
Әти-әниләр татар халык авыз иҗатын хуплыйлар, кулларыннан килгәнчә булышалар, бу эшне өйдә дә дәвам итәргә тырышалар. Ата-аналар белән ике арадагы элемтәне ныгыту өчен алар белән ачык дәресләр, күңел ачу чаралары оештырабыз.