
Усманова Амина Анасовна
воспитатель по обучению татарскому языку Дошкольное отделение
МБОУ «Лицей №186 – «Перспектива»
Приволжского района г. Казани
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телгә өйрәтү мәгариф учреждениеләренең мөһим бурычы булып тора, бигрәк тә күпмилләтле дәүләт шартларында. Татар теле Татарстан Республикасы халыкларының милли үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итүче уникаль мәдәни феномен булып тора. Заманча педагогик технологияләр актив рәвештә инновацион алымнарны кертәләр, алар арасында нейропсихология принципларына нигезләнгән методикаларга аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә балалар арасында нерв процессларының тотрыксызлыгы, гомуми моториканың егәрсезлеге, игьтибар, хәтер, гомуми эшчәнлек сәләтенең түбәнәюе, хәрәкәтләрдә гиперактивлык яки сүлпәнлек, пространство күзаллавын формалаштыруда, сөйләм процессларында, язу һәм укырга өйрәнүдә, математиканы үзләштерүдә авырлыклар көннән – көн ешрак очрый.
Нейропсихологик уеннар һәм күнегүләр баланың когнетив фукнцияләрен, шул исәптән хәтерен, игътибарын, фикерләвен һәм сөйләмен үстерергә ярдәм итә, тел материалын нәтиҗәле үзләштерүне тәэмин итә
Әлеге комплекс балалар бакчасында татар телен өйрәтүне нәтиҗәлерәк итәр өчен махсус адаптацияләнгән һәм өй шартларында куллану өчен ата – аналарга да тәкъдим ителә. Биредә 5-7 яшьлек балалар өчен нейроуеннар һәм эшләмәләр тупланган. Бу уеннар түбәндәге проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә:
- игътибарсызлык һәм түбән концентрация;
- тиз аручанлык һәм түбән эшчәнлек;
- хәтер, логик фикер йөртү һәм гомумиләштерү белән кыенлыклар;
- вак моторика һәм пространство күзаллавы формалашмау;
- сөйләм үсеше һәм яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклар.
Практик блок.
|
№ |
Уенның исеме |
Кирәкле әсбаплар |
Уенның барышы һәм татар телендә сөйләм компонентлары |
Нәрсәне үстерә |
|
1 |
“Бармаклар исәнләшә” |
– |
Балалар һәр бармакка нинди дә булса җәнлек яисә предмет исеме бирәләр (Мәсәлән: аю, куян, песи, эт, керпе). Һәр ике кулның пар бармакларын тоташтырып предмет исемнәрен әйтеп исәнләшеп баралар.( Исәнме аю, исәнме куян,исщнме песи…) |
Хәрәкәт һәм кинезиологик күнегү, хәтерне яхшырту. |
|
2 |
“Бармак уены” |
– |
Беренче позиция: куллар күкрәк турысында, бармаклар учка йомарланган, баш бармак өскә карый – бу бармак бабай. Икенче позиция – учлар капма -каршы, бармаклар өскә юнәлгән. Имән бармак баш бармак белән кушылып боҗра ясый – бу бармак әби. Урта бармак баш бармак белән кушылып боҗра ясый – бу бармак әти. Атсыз бармак баш бармак белән кушылып боҗра ясый – бу бармак әни. Чәнти бармак баш бармак белән кушылып боҗра ясый – бу бармак бәби. Бу күнегүне бер яисә ике кул белән бер юлы эшләргә мөмкин. |
Хәрәкәт һәм кинезиологик күнегү, баш миенең ике ярымшар арасындагы бәйләнешне ныгыту, вак моториканы үстерү. |
|
3 |
“Сәламләү” |
– |
Балалар түгәрәктә. – Хәерле иртә күзләр, (учлары белән күзләрен уалар) – Хәерле иртә колаклар, (колак яфракларын уалар) – Хәерле иртә куллар,(учларын бер-берсенә уалар) – Хәерле иртә аяклар, (алга иелеп аякларын уалар) – Хәерле иртә дуслар! (кулларын як-якка сузалар) |
Хәрәкәт һәм кинезиологик күнегүләр, пространство күзаллавын һәм эшчәнлекнең дәвамлылыгын формалаштыр. |
|
4 |
“ Предметны күзәтү” |
Кечкенә уенчыклар: аю,куян,песи… |
Бала сузылган кулында ачык төстә кечкенә уенчыкны тота. Әкренләп әйберне уңга, сулга, өскә, аска, борынга һәм борыннан кул сузымы ераклыгына күчереп, аны бары тик күзләре белән күзәтеп бара. Күнегү башта туры кул белән, аннары терсәктә бөгелеп башкарыла. |
Күрү кырын киңәйтүгә һәм үзләштерүгә ярдәм итә. Күнегүне башкарганда баш хәрәкәтсез калуы мөһим. Уенчыкларның исемен, (уңга,сулга,аска,өскә”төшенчәләрен татар телендә истә калдыру. |
|
5 |
«Әйт һәм күрсәт”. |
Карточканың ике як-ягына төрле төстәге түгәрәкләр ябыштырылган (6-7 төс). Ике баганада төсләрнең урнаштырылу тәртибе төрлечә булырга тиеш. |
Балага берүк вакытта ике кулы белән ике баганадан бер үк төсне табарга һәм әйтергә тәкъдим ителә . |
Баш миенең ике ярымшар арасындагы бәйләнешне ныгыту , төсләрне ныгыту һәм истә калдыру. |
|
6 |
“ Предметны тап” |
Бер үк рәсемнәр төрлечә урнаштырылган ике карточка |
Тәрбияче бер предметны атый, бала кабатлый һәм бер үк вакытта ике кулы белән ике карточкадан әлеге предметны күрсәтә. |
Баш миенең ике ярымшар арасындагы бәйләнешне ныгыту, предметларның исемнәрен ныгыту |
|
7 |
“ Бизәкне кабатла” |
Ике өлешкә бүленгән кәгазь битендә параллель рәвештә татар орнаментлары ясалган: ләлә, өчяфрак, бәбкә чәчәге,кыңгырау |
Бала ике кулы белән бер үк вакытта шул фигураларны контур буенча симметрик рәвештә карандаш белән йөртә |
Баш миенең ике ярымшар арасындагы бәйләнешне ныгыту, татар орнаментларын тану һәм истә калдыру. |
|
8 |
“Һавадагы сурәт” |
– |
Бала ике кулының имән бармаклары белән, капма-каршы юнәлештә һавада тәрбияче әйткән рәсемне тасфирлый һәм кабатлый: түгәрәк, шакмак, өчпочмак. |
Баш миенең ике ярымшар арасындагы бәйләнешен ныгыту, пространство күзаллавын формалаштыру геометрик фигуралар исемен истә калдыру |
|
9 |
“Өрү уеннары” |
Коктейль торбачыклары, стакан, мамык, кәгазьдән киселгән яфраклар, җеп |
1) Балалар стакандагы суга коктейль торбачыгы аша өрә. 2) Кечкенә мамык кисәген өстәл өстеннән өреп төшерергә тәкъдим ителә. 3) Балалар җепкә бәйләнгән кәгазь яфракны үзалларында күтәреп тоталар. Башта әкрен генә, аннан көчлерәк яфракка өрәләр. |
Сулыш юлларын ныгыту |
|
10 |
“ Сулыйбыз” |
10га кадәр саннар язылган кәгазь бите |
Балалар 10 га кадәр саныйлар. 10 санын әйткәндә “у” авазын мөмкин кадәр озагырак сузалар |
Сулыш юлларын ныгыту ,хәтерне яхшырту, ихтибарны үстерү, |
|
11 |
“Минем гаиләм” |
Өй рәвешендә келәм һәм гаилә әгъзалары рәсемнәре белән карточкалар |
1.Тәрбияче: “әти”, “әни”, “әби”, “бабай”, “кыз”, “малай”. Бала тәрбияче артыннан сүзләрне кабатлый һәм учы белән әйтелгән рәсемне каплый. 2. Бала ике кулы белән ике карточкана алып, гаилә әгъзаларын өйгә чакыра:”Әни кил монда!”… |
Пространство күзаллавын формалаштыру, эшчәнлекнең дәвамлылыгы, “ Гаилә” темасына нигез сүзлекне ныгыту. |
|
12 |
“ Кошларны сыйла” |
Төсле түгәрәкләр белән ике төсле тәлинкә |
Бала уң кулы белән яшел “ яшел”, сул кулы белән кызыл “кызыл” түгәрәкләрне бер үк вакытта тиешле төстәге тәлинкәләргә җыя |
Сенсомотор координация, игьтибар, каршы юнәлешле хәрәкәтләр башкару сәләтен үстерү,сүзлекне ныгыту |
|
13 |
“Төсле кыстыргычлар” |
Кызыл, яшел, сары, зәңгәр төстәге кыстыргычлар, төссез предмет рәсемнәре |
Балалар түгәрәк ясап басалар яки утыралар.Һәр бала үзе теләгән төстә кыстыргыч сайлап ала. Тәрбияче кулында кәгазьдән киселгән төссез предмет сурәте (туп, машина,алма, помидор…) Бала рәсемне кыстыргычка эләктереп ала, үзендәге кыстыргыч төсен һәм предмет исемен атап, икенче балага суза( кызыл туп). Күршедәге бала үзенең кыстыргычы белән шул ук алымны куллана (яшел туп). Рәсем түгәрәк буенча тапшырыла. Уенны дәвам итеп икенче әйләнешкә яңа рәсем тәкъдим ителә. |
Хәрәкәт һәм кинезиологик күнегү, вак моториканы үстерү, төс һәм предмет исемнәрен истә калдыру |
|
14 |
“ Әнигә муенса”. |
5-6 өлешкә киселгән коктейль торбачыклары |
Балалар торбачыкларны шнурга кидерәләр. Тәрбияче нинди төсне алырга кирәген үзе әйтергә мөмкин. Мәсәлән: ике кызыл торбачык, бер яшел, өч сары торбачык. Соңыннан шнурның баш-башын бәйләп муенса ясала. |
Вак моториканы үстерү, төс һәм саннарны истә калдыру |
|
15 |
“Төсләр һәм фигуралар” |
Коктейль торбачыклары |
Коктейль торбачыкларын аралап, балага билгеле бер төсне эзләп табарга сорала яки бала үзе сайлап төсне әйтә (кызыл,сары,зәңгәр,яшел) Тәрбияче торбачыклардан геометрик фигура төзи, бала төсен һәм нинди фигура булуын әйтә(кызыл шакмак, яшел түгәрәк). Шулай ук бала үзе теләгән төстә фигура төзи ала. |
Вак моториканы үстерү, төс һәм геометрик фигураларны истә калдыру |
Кулланган әдәбият:
- Колганова В.С., Пивоварова Е.В. Нейропсихологические занятия с детьми. Практическое пособие. – М.:Айрис-пресс, 2023
- Семенович А.В. Введение в нейропсихологию детского возраста. – М.:Генезис, 2008
- Семенович А.В. Нейропсихологическая коррекция в детском возрасте. Метод замещенного онтагенеза. – М.: Генезис, 2010
- Трясорукова Т.П. Развитие межполушарного взаимодействия у детей: нейропсихологические игры: рабочая тетрадь. – Ростов н/Д: Феникс, 2020




