
Данилова Анастасия Николаевна
учитель родного языка и литературы
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар -Алабуга» ЕМР РТ г.Елабуга
Аңлатма язуы
Укучыларның җәйге ялын күңелле ,мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздыру һәр тәрбияче-укытучының изге бурычы.
Төрле яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелгән бу программа остаханә эшчәнлегендә ярдәмче булып торачак.
Хәзерге көндәлек тормышта баланың күп вакыты төрле гаджетларда уйнау белән бәйләнгән.Остаханәнең эш программасы 35-40 минут эчендә күмәк уйнау алымнарын күрсәтеп, хәрәкәтле уеннар аша балаларны татар теленә өйрәтү, хәрәкәтле уенга тарту.
Мәктәп алды лагерьларында татар телен өйрәнергә омтылучы балалар ял итә.Шуны күздә тотып тиз хәтердә кала торган шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, санамышлар, сүзле хәрәкәтле уеннар сайланылды. Бу ел буе өйрәнгән лексиканы ныгыту өчен эшләнелде.
Уеннарга замана төсмерләре дә өстәргә була. Ләкин фольклор алымы уеннарның нигезендә ятарга тиеш.Шулай ук төрле атрибутлар куллану балаларны уенга тартырга ярдәм итәчәк.
Программаның бурычлары:
– балаларны татар телен өйрәнүгә этәрү, кызыксындыру;
-балалар тормышында фольклор, халык-авыз иҗатын яңарту;
– туган якка , гореф-гадәтләргә карата уңай йогынты ясау
Программаның эчтәлеге
1.Хәрәкәтле уеннар
Хәрәкәтле уеннар балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия. Алар укучыларда физик сыйфатлар, барыннан да бигрәк, җитезлек, өлгерлек тәрбияли. Уйнаганда, төрле хәрәкәтләр башкарганда, мускуллар ныгый, бу исә хәрәкәт итү органнарының дөрес формалашуына уңай йогынты ясый. Ярыш шартлары балалардан зур физик киеренкелек, игътибар таләп итә. Уеннар вакытында эш күләменең үзгәреп торуы, катлаулы хәрәкәтләрнең җиңелрәкләре белән чиратлашуы кан өйләнеше һәм сулыш органнарының эшчәнлеген яхшырта.
Уеннарны башка төр физик күнегүләр белән чиратлаштырганда, билгеле бер система буенча уздырганда, укучының холкы үсеш-үзгәреш кичерә, камилләшә. Халык уеннарын уздыру буенча методик киңәшләр дә, уен үрнәкләре дә күп китапта чагылыш тапкан. Ә менә татар халык уеннары, бигрәк тә хуҗалык-көнкүрешне чагылдыра торганнары, милли образлар әлегә чагыштырмача аз өйрәнелгән.
Татар халык уеннарының үзенчәлекле яклары шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уенда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичереш
ләргә этәрә. Бер үк уенны кабат-кабат уйнасаң да, ул һәрвакыт яңача кабул ителә, уенда катнашучыларның хәрәкәтләре һәр очракта төрлечә булырга мөмкин.
Ак, димә, кара, димә…
Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:
— Синең күлмәгең нинди, акмы?
— Кызыл.
— Синең аягыңда туфлимы?
— Итекләр.
— Сөтнең төсе нинди? һ. б.
Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:
«Ак», димә, «кара», димә,
Башыңны түбән имә.
«Әйе», димә, «юк», димә,
Көлмә, елмайма.
Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:
Әйе-юкны әйтмәскә,
Ак-карага тимәскә,
Өч миллион акчаң булса
Нишләр идең?
Песи белән тычканнар
Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.
Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.
Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.
Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:
Мияу-мияу мышнаган,
Мич башында кышлаган,
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде йоклаган.
Песи-песи поскан,
Ике күзен кыскан,
Кысса безне тоталмый,
Тотар иде, җиталмый…
Шулай дип җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.
Казлар-аккошлар
Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм к, г авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.
Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне».
Буш урын — «болын».
— Казлар, казлар!
— Га-га-га!
— Ашыйсыгыз киләме?
— Бик килә шул, бик килә!
— Алай булса кайтыгыз!
— Без бит кайта алмыйбыз,
Тау астында бүре бар,
Ул безне тотып ашар.
— Сезнең бар канатыгыз —
Очып кына кайтыгыз.
«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.
Ватык телефон
Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә, ә ул — күршесенә… Шулай итеп, бу сүз, колактан-колакка әйтелеп, теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан:
«Нинди сүз?» — дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне бозган бала артка барып утыра, һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы үзе артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.
Мияу-мияу, нинди төс?
Балалар санамыш ярдәмендә бер «песи» сайлап куялар.
Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм «Мияу-мияу!» ди. Балалар: «Нинди төс?» — дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар тизрәк якын-тирәдәге сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган бала тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тиеш. Тота алса, тотылучы песи булып, тота алмаса, үз урынында калып, уен шулай дәвам итә.
2. Юл йөрү кагыйдәләре
Максат. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәнү. Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда урамда йөргәндә игътибарлылык, тыйнаклылык; транспортка утырып йөргәндә тәртиплелек тәрбияләү. Зурларга карата итәгатълелек тәрбияләү. Тапкырлык, зирәклек, сәләтен үстерү.
Ярдәмлек: уенчык светофор, уенчык машина
Дәрес барышы: Акбай керә, исәнләшә. Балаларга табышмаклар әйтә.
1.Ике көпчәкле арба,
Атсыз да алга бара.(Велосипед).
2.Барам, барам очы юк. (Юл).
3. Җәен, көзен, яз, кышын,
Иртән, кичен, көндезен,
Ача, йома өч күзен.
Телсез әйтәдер сүзен,
Бик тиз аңлыйлар үзен. (Светофор).
4.Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утырып чаба
Теләсә кая. (Трамвай).
5. Ике аяклы үгез
Маңгаенда күп мөгез. (Троллейбус).
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән матур шәһәрдә яшибез. Шәһәр буенча бик күп җиңел һәм йөк машиналары, трамвай,автобуслар хәрәкәт итә. Алар бик зур тизлек белән йөриләр. Күзләрегезне йомыгыз да урамдагы шау-шуны тыңлагыз әле.
Урам һәм юлларның бик кырыс законы бар. “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Урамда кагыйдәләрне үтәмичә, теләсә ничек йөргән җәяүлеләрне ул аеруча кичерми. Бу закон кешеләрне хәвеф-хәтәрдән дә саклый. Әлеге кагыйдәләрне үтәгәндә генә, курыкмыйча юлны аркылы чыгарга мөмкин.
Юл билгеләре бик мөһим.
Балалар, сак булыгыз!
Ярый һәм ярамыйны
Исегездә тотыгыз!
Билге кушкан боерыкка
Һәрвакыт буйсыныгыз!
Бүген без сезнең белән урамнарда һәм юлларда үзеңне хәвефсез тотуның төп кагыйдәләрен кабатларбыз. Светофор сигналларының нәрсә аңлатканын искә төшерербез.
3.Сабантуй бәйрәме
Максат. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй турында белешмә бирү.
Ял итү, бәйрәмне күңелле итеп үткәрү. Дуслык, бердәмлек хисе
тәрбияләү.
Җиһазлау. Бәйрәмгә багышлап чыгарылган рәсемнәр, ярышлар өчен кирәк-
яраклар, магнитофон һәм язмалар.
Әзерлек эше. Җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү.
1 укучы: – Саумы, кояш, саумы көн?
Кунакларыбыз, хәерле көн!
Телибез сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
2 укучы: – Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә очкан кошлардан,
Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,
Сәлам сезгә якын дуслардан.
3 укучы: Бүген бездә Сабантуй –
Эшләреңне барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
4 укучы: Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
5 укучы: Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә
Көрәшик тә, узышыйк та:
Сабантуй бүген бездә.
6 укучы: Сабан туе, сабан туе, –
Халык белән мәйдан тулы.
Җырлый урам, гөрли урман,
Бие, җырла – шундый заман.
4.Театр уйныйбыз.
Театраль чара аша балалар яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.
Безнен төп максатыбыз:театр эшчәнлеге аша балаларда чиста сөйләм культурасы тәрбияләү.
Сәхнәләштерү эшчәнлеге үз алдына түбәндәге бурычларны куя:
-сәхнәләштерү эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын үстерү;
-Дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү
-сүзлек запасын баету;
-диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;
-театр эшчәнлегендә үз- үзләрен иркен тотарга, хәрәкәтне сәнгатьле итеп һәм сөйләм белән яраклаштырып башкара алу сәләтләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм культурасы тәрбияләү;
– әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;
-балаларда әхлакый сыйфатлар (бер- береңә ярдәм итү, дус –тату булу) тәрбияләү.
5.“Күнелләрдә халкым бизәкләре”Кул эшләре күргәзмәсе.
Халыкның тормышын, көнкүрешен. Тагын да ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын анлату, шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Элек- электән татар гаиләсендә булган нәфис кул сәнгате, матур традиция саклансын иде. Кызларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша хезмәт тәрбиясе бирү- бүгенге көндә актуаль булып кала.
Ата- бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк. Безнең милли сәнгатебезне дәвам итүчеләр ишәйгәннән ишәя барсын, шулай булганда ул гореф- гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар.
6.Әкиятләр иленә сәяхәт.
Балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү. Уй- фикерләү сәләтләрен үстерү.
Балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белергә, хезмәтне сөяргә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү.
Логик фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, 4-5 сүздән торган җөмләләр төзүләрен, монологик сөйләмнәрен камилләштерү. Сүзләрне дөрес кулланып нәтиҗә ясый белергә күнектерү.
Әкият һәм аның нинди мәгънә белдерү турында белемнәрен тирәнәйтү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше
7. “Хыяллар “ тормышка аша.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар – Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесенең ”Хыял” исемендәге җәйге балалар лагеренда алган кичерешләр буенча йомгаклау рәсем конкурсы. Конкурсың максатлары:рәсем ясау аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу,уңай хис-кичерешләрен үстерү; яңа танышкан дуслар белән уй-кичерешләрне бүлешү; балаларда иҗади эшкә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү һәм конкурсларда катнашу теләге уяту.
“Бәхетле бала”мастерскоеның календарь тематик планы
Тәртип саны |
Чараның исемнәре |
Үткәрү вакыты |
1.Кояшлы балачак |
||
1 |
Ямьле җәй, күңелле җәй. |
|
2 |
Танышу.Мин яңа дуслар эзлим? |
|
3 |
Күңелле балачак җырын өйрәнү |
|
4 |
“Җәйге хыяллар”рәсемнәр ясау |
|
2.Хәрәкәттә-бәрәкәт |
||
5 |
Такмак,такмаза, тел шомарткычлар “Ватык телефон”уены |
|
6 |
Дөрес әйт!уен “Песи белән-тычканнар” |
|
7 |
Агач, агачкай исемең ничек? “Мияу-мияу,нинди төс”уены |
|
8 |
Туган ягым кошлары “Казлар-аккошлар”уены |
|
9 |
Салават күпере җырын өйрәнү. “Ак., димә,кара,димә”уены |
|
2.Сабантуй бәйрәме |
||
10 |
Нәрсә ул “Сабантуй”? |
|
11 |
Сабантуйга бүләк эзерләү |
|
12 |
Сабантуйда катнашу өчен номерлар эзерләү |
|
3. Юл йөрү кагыйдәләре |
||
13 |
Төсләр нәрсә сөйли? |
|
14 |
Юлда сакланып йөр?(табышмаклар) |
|
4.Әкиятләр иленә сәяхәт .Театр уйныйбыз |
||
15 |
А.Алиш “Бик яхшы сабак алды Ябалак” ( уку, рольләр билгеләү) |
|
16 |
“Бик яхшы сабак алды Ябалак” (сәхнәләштерү) |
|
5.Күңелләрдә халкым бизәкләре |
||
17 |
Әбиемнең сандыгы(күргәзмә оештыру) |
|
18 |
Йөзек кемдә-йөгереп чык! Уен өйрәнү |
|
19 |
Җырлы-уен “Зәкәрия”не өйрәнү |
|
20 |
“Татар халык ашлары”-уен |
|
7.”Хыяллар”- тормышка аша |
||
21 |
“Онытылмас мизгелләр”-рәсем ясау |
|
22 |
“Дуслыкта –көч”йомгаклау шөгыле |
Кулланылган әдәбият:
1. “Татар халык иҗаты”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1993 г.
2. “Балалар фольклоры”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1993 г.
3. “Борынгы фольклор”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1994 г.
4. “Татар халык уеннары”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1986 г.