

Галеева Р.И.
Зарипова А.А.
музыкальный руководитель
воспитатель
МБДОУ «Детский сад присмотра
и оздоровления №19 «Тамчыкай»
город Азнакаево РТ
Олылар өчен рольләр: Алып баручы, Убырлы Карчык, Кар кызы, Кыш бабай. Балалар: малайлар: Әкиятче, Карга, Кай, Төньяк Боланы, Кар малайлар – 7 малай, Юлбасарлар – 8 малай. Кызлар: Кар патшабикәсе, Боз сөңгеләре – 4 кыз, Герда, Юлбасар кыз, Сәгатьләр – 4 кыз.
4 бала чыга, бәйрәмне башлый:
1 Тагын килде безгә кыш
Нинди матурланган тыш.
Ак мамык җәйгән төсле
Бизәлгән җирнең өсте.
Ямьле бөтен тирә-як
Өй түбәләре ап-ак.
2 Саф һавага чыгып
Таудан чана шуып
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез куып.
3 Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә
Әйдәгез тауга барыйк
Чанада шуып калыйк
Бер тузан юк, саф һава
Җиргә ап-ак кар ява.
4 Ап-ак мамык кар ява
Акка төреп дөньяны
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады
Без килдек бүген монда
Яңа ел бәйрәменә
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
“Яңа ел белән ” – бию – балалар керә.
1 Тагын бер ел артта калды
Борчуы, шатлыклары.
Ак бәхетләр, уңыш теләп
Ява яңа ел кары.
2 Килеп җитте кыш та
Ай-яй салкын тышта
Өч ай торыр торса
Аның гомере кыска.
3 Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.
4 Нинди матур безнең чыршы,
Җем- җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Барысы бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Балалар әйлән – бәйлән уйнап «Чыршы- чыршыкай» җырын башкаралар.
Әкиятче: һәрвакыттагыча, Яңа елга әкият безгә кунакка килә. Тынычлык сорыйм, яктылык сүнде, тылсымлы сәгать җитә. Ишек ачыл, яктылык кабын, Әкият, безгә кунакка кил! Ишетәсезме? Нинди көй ул? Кемдер безгә кунакка ашыга. Карга йөгереп чыга.
– Кар! Кар! Кыш бабайның үзеннән телеграмма, телеграмма! Игътибар белән тыңлагыз!
– Шулай ашыктым, тирләп – пештем, агач ботагына эләгеп, капчыгым тишелде, бүләкләр чәчелде. Мин бүләкләремне җыйганчы сезгә Кар Кызымны җибәрә торам! Кадерлеләрем, карагыз, минем оныгымны бәла – казадан саклагыз!
Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Карга. Димәк, Кар Кызын көтәбез.
Әкиятче: Без Кар кызын шатланып каршы алачакбыз.Дуслар, кунаклар, әйдәгез әле, аны бергәләп чакырыйк: -Кар Кызы! Барысы бергә (өч тапкыр):
-Кар кызы!
Убырлы Карчык( йөгереп керә.)
Убырлы Карчык: Ә менә, мин! Ә менә, мин!
Алып баручы: Син кем?
Убырлы Карчык: Ничек инде кем? Мин- Кар Кызы.
Алып баручы: Ах, син, Кар Кызымени?
Убырлы Карчык: Хмм…әйе. Кар Кызын каршы алыгыз, сәламәт булыгыз!
Алып баручы: күрәсең син Кар Кызы. Ә Кыш бабай кайда?
Убырлы Карчык: Кыш бабай шулкадәр нык ашыкты, аның түмгәкләре чәчелде.
Алып баручы: Нинди түмгәкләре тагын?
Убырлы Карчык: Ничек инде нинди? Ашыгып, тирләп – пешеп йөгергәндә, агач ботагына эләгеп капчыгы тишелде, түмгәкләре чәчелде бит.
Алып баручы: Беләсеңме нәрсә? Кар кызы түгел син! Яхшылык белән әйтәм, кит моннан, ә без бәйрәмебезне дәвам итик.
Убырлы Карчык: Ләкин Кыш бабай бит: “ Кар кызымны җибәрә торам! Кадерлеләрем, карагыз, минем оныгымны бәла – казадан саклагыз!” – диде.
Алып баручы: Балалар, бәлки чынлап та бу Кар кызыдыр? ( Балалар җавап бирә)
Алып баручы: Ә кем соң ул? (Балалар җавап бирә)
Алып баручы: Мин дә Убырлы Карчык дип уйлыйм. Әйдәгез шул алдакчыны үртибез?!
Балалар: Убырлы Карчыгы – алдакчы капчыгы.
Убырлы Карчык: Әйдә – әйдә үртәгез, ә сезнең Кар кызыгыз миндә. Мин аны сезгә бирергә дә җыенмыйм. Мунча ягып торырга мәҗбүр итәм мин аны.
Алып баручы: Кар кызыбыз мунчада эричәк. Җибәр син аны, Убырлы. Алай ярамый! Балалар Кыр кызын бәйрәмгә күпме көтте!
Убырлы Карчык: Кар кызы да Кар кызы. Ә минем кайсы җирем аңардан ким? Телисезме мин сезнең белән уйныйм? Табышмаклар әйтәм?
1 Карурман эчендә, тавык тәпиләрендә аңлаешсыз бер нәрсә басып тора. Ишеге бар, тәрәзәсе юк. Нәрсә ул?
2 Балалар барысы бергә:(Убырлы Карчык йорты)
2 Бу карчык балаларны яратмый,
Себеркегә атланып оча. Кем ул?
Балалар барысы бергә: (Убырлы Карчык)
3 Бер көтү кошлар, балаларны урлап хуҗабикәләренә илтәләр. Ниниди кошлар турында сүз бара? Яле, әйтеп кара.
Балалар барысы бергә: (Казлар – аккошлар)
4 Бер карчык яши кара урманда,
Ничек курыкмый яши ул анда?
Аның үзеннән күрсәң, куркырлык!
Нинди карчык ул? Ул бит ….
Балалар барысы бергә: (Убырлы)
Алып баручы: Убырлы Карчык, син нишләп әле үзең турында гына табышмакларны әйтәсең!? Бәйрәмнән безнең сабыйларыбызны урлый күрмә тагын. Балалар, әйдәгез, Убырлыны куып җибәрик әле яхшы чакта. (Балалар кулларын чәбәклиләр, акяларын тыпырдаталар)
Убырлы Карчык колакларын каплап, үзенә урын таба алмыйча, зал буенча йөгереп йөри башлый.
Убырлы Карчык: Туктагыз, коткарыгыз, каравыл!
Алып баручы: Әәә, курыктыңмы! Җибәр безнең Кар Кызыбызны!
Убырлы Карчык: Ярар, мин барысын да аңладым, Кар Кызын да җибәрермен, ләкин минем белән соңгы тапкыр уйнап алыгызчы.
Убырлы белән музыкаль уен (урындыкларга утыралар)
Убырлы Карчык: Ярар, сезнең белән уйнау бик күңелле булды. Ә хәзер сүземдә торырга вакыт җитте. Кар Кызын җибәрермен. Сез аны чакыра торыгыз. Юлда адашмыйча сезнең тавышка килсен. (Йөгереп чыгып китә)
Алып баручы: Балалар, әйдәгез, бергәләп Кар Кызын чакырыйк әле.
Балалар бергә: Кар Кызы! Кар Кызы! Кар Кызы!
Кар Кызы керә. Балалар белән hәм кунаклар белән исәнләшә.
Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Кызлар hәм малайлар!
Исәнмесез әти – әниләр, килгән кунаклар!
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне! (Чыршыны әйләнеп карап чыга)
Кар кызы:
Бәйрәмебез әле яңа
Башланып кына китте.
Чыршы балкып торсын иде,
Ничек кабызыйк инде?! Дуслар, әйдәгез бергәләшеп, тылсымлы сүзләр ярдәмендә чыршыдагы утларны кабызыйк әле. Бер, ике, өч сихри утлар кабынсын!
(Балалар өч тапкыр кабатлый, өченчесендә әти – әниләр дә ярдәм иткәч чыршындагы утлар кабына.)
Әйлән – бәйлән “Веселы дети”
Кар кызы:
Кардан йолдызлар ясап
Җир өстенә яудырам
Каплыйм җирне кар белән Яз җиткәч тә мин эрим Елгадан агып йөрим Сезне чып – чын күңелдән Котлыйм Яңа ел белән.
Балалар, кунаклар, ә хәзер тыныч кына утырыгыз, тылсымлы әкият башлана.
Әкият: (залда ут сүнә, чыршыдагы утлар гына янган килеш кала)
Кар кызы: Яшәгән ди Кай исемле малай белән Герда исемле кыз.
Зал уртасына Кай белән Герда җитәкләшеп чыгалар.
Герда: Без синең белән күңел ачабыз!
Кай: Без беркемнән дә курыкмыйбыз.
Кар кызы: Ләкин бер вакыт…
Чыршыдагы утлар да сүнә дискошар кабына. Кар патшабикәсе керә. Зал тирәли әйләнеп чыга.
Кар патшабикәсе:
Мин салкын илнең патшабикәсе,
Кайда кояш та, яз да юк,
Кайда ел әйләнәсе буран.
Кайда ел әйләнәсе кыш! (Чыгып китә.)
Герда: Кай, кем бу?
Кай: Кар патшабикәсе бу.
Герда (куркып):Ә ул безнең янга керә алмыймы?
Кай: Кереп кенә карасын, мич өстенә утыртып эретәм мин аны!
Кар кызы: Ә Кар патшабикәсе тылсымчы булган. Ул Кайның сүзләрен ишетеп торган һәм балаларга бик ачуы чыккан…
Икенче көне балалар урамга уйнарга чыкканнар. Чаңгыда, чанада шуганнар, кардан төрле сыннар әвәләгәннәр, кар атышып уйнаганнар.
Җыр “Снежная песенка”
Кар кызы: Ләкин кинәт кенә… Кар патшабикәсе килеп чыгып Кайны чыршы артына алып кереп китә. Герда елый.
Герда: Кай, Кай, Кар патшабикәсе Кайны урлады. Миңа хәзер нишләргә? Кем миңа ярдәм итә ала? Беркемдә ярдәм итә алмый, чөнки тиздән Яңа ел җитә.
Кар кызы: Елама кечкенә Герда. Без сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз. Безнең бәйрәмгә Кар малайлары килде. Кар малайлары, чыгыгыз Гердага юлны күрсәтегезче.
Музыка астына Кар малайлары чыга.
1 Сез ясаган Кар малайга
Бөтен дөнья сөенә.
Чөнки ул чын кеше кебек
Сөйләшә – җырлый белә.
2 Чормадан сикереп төште
Чаңгылар hәм чаналар
Ак мамыктай ап- ак кышны
Сагынып көткән алар.
3 Сөенәбез, шатланабыз
Күңелле үтә кышлар
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
4 Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
5 Шундый якты, шундый нурлы –
Бөтен дөнья ак кына…
Ап – ак була белә шулай
Безнең туган як кына.
6 – Шушымы Кар малай…
Аяклары кайда?
– Кар ерып бара ул –
Аяклары карда!
Кар малайларының себерке белән биюләре.
Герда: Рәхмәт сезгә, Кар малайлар, миңа юлны чистарттыгыз.
7 Кар малай: Уңышлар сиңа, Герда! Сау бул!
Кар кызы: Ә вакыт бара да бара. Безнең Герда Яңа елга кадәр Кайны таба алырмы?
Сәгатьләр биюе.
Кар кызы: Герда ял иткәч, юлын дәвам иткән. Ай, (куркып) балалар, карагыз әле, Герданың юлына каршы юлбасарлар чыга.
Музыка астына юлбасарлар чыга.
1 Безне юлбасар диләр
Бездән куркып йөриләр.
2 Әй, кем бездән курыкмый анда?
Барысы бергә: Ха-ха, сак булыгыз!
Юлбасарлар биюе.
Юлбасар кыз: Бу кыз минем белән калсын.(Калган юлбасарларга боера)
– Ә сез урыннарыгызга утырыгыз! (юлбасарлар урыннарга утыралар)
Кар кызы:Кечкенә Герда Юлбасар кызга Кай hәм үзе белән булган вакыйганы сөйләп бирә. Герда ишарәләр белән булган вакыйганы күрсәтә. Юлбасар кыз аңа ярдәм итәргә уйлый. Ул Гердага ярдәмгә үзенең Төньяк Боланын бирә. Болан Кар патшабикәсенең кайда торганлыгын белә икән.
Төньяк Боланы Герда белән чыршы тирәли ике тапкыр әйләнә. Юлбасар кыз аларга кул болгап, озатып кала.)
Төньяк Боланы: Менә шушы җирдә безгә саубуллашырга кирәк, Герда. Миңа бүтән ул якка таба барырга ярамый. Алдагысы синнән генә тора! Сау бул!
Кар Кызы: Төньяк Боланы Герданы тиз арада Кар патшабикәсе сараена илтеп өлгерә. Кыю Герда сарайга килеп керә, анда боз катламнары белән уйнаган Кайны күрә.
Боз сөңгеләре биюе.
Герда Кай янына килә. Алар кулга – кул тотынышалар. Урталарына Кар патшабикәсе килеп баса.
Кар патшабикәсе: Син тик томалга ашыктың. Кай сине хәтерләми, чөнки мин аныдң йөрәген бозга әверелдердем.
Музыкаль этюд. Кар патшабикәсе белән Герда көрәшә. Герда җиңә hәм Кайны барып кочаклый.
Кар Кызы: Менә шулай итеп безнең Кай белән Герда очраштылар. Безнең игелек һәм Кар патшабикәсен җан җылысы җиңде. Геройларыбыз Яңа ел бәйрәменә дә өлгерде!
Әйлән – бәйлән «С Новым годом»
Чыршы артыннан Карга чыгып Кар Кызына яңа телеграмма суза.
Карга: Кар! Кар! Телеграмма! Телеграмма!
Кар Кызы: Ай, телеграмманы безгә Кыш бабай җибәргән: “ Кадерле балалар hәм кадерле кунаклар! Мин сезнең яныгызга ракетада очып киләм. Сездә ниләр булганын күреп – белеп торам! Миңа сезнең бәйрәм бик ошый. Әйлән – бәйлән уйнарга миңа да урын калдырыгызчы!” Без Кыш бабайны зур түземсезлек белән көтәбез. Яле, балалар, әйдәгез бергәләшеп Кыш бабайны чакырыйк!
Балалар бергә: Кыш Бабай! (Ике тапкыр)
Кар Кызы: Әти-әниләр, кунаклар, әйдәгез безгә ярдәм итегезче!
Барысы бергә: Кыш Бабай!
Кыш бабай керә.
Кыш бабай керә.
Исәнме, Кар кыз! Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Килдем ерак-ерактан.
Салкын, карлы төньяктан.
Көтүегезне белдем, Кар-буран алып килдем.
Кыш бабай белән әйлән – бәйлән.
Кыш бабай:Балалар, сезгә кыш ошыймы? Нәрсәсе белән ошый?
Уенлы – бию “Что нам нравится зимой”
Алып баручы: Менә Кыш бабай, син уртада калдың инде.Әйдә берәр уен уйнап алабыз.
Кыш бабай: Ай, өшетәм мин сезне хәзер!
“Өшетәм” уены уйныйлар.
Кар кызы: Балалар, бик яхшы гына уйнадык та инде. Кыш бабай арды. Ул утырып ял итсен. (Ирекле шигырьләр сөйләргә була)
Кыш бабай: Балалар, сезнең янда бик күңелле. Ләкин безгә өйгә кайтып китәргә вакыт җитте! Сау булыгыз!
Алып баручы: Кыш бабай, ничек инде китәсең? Ә бүләкләр?
Кыш бабай: Ах, бүләкләр! Кар кызы, кайда минем сихри капчыгым?
Кар кызы: Кыш бабай, ә син бернәрсә дә онытмадыңмы?
Кыш бабай: Нәрсә? Әәә… Урамда 21 нче гасыр бит. Бүләкләрне капчыктан түгел, банкоматтан өләшәләр. Хәзер – хәзер! Җил – буран чыксын, сихри банкомат биредә булсын!
Музыка астында чыршы янында банкомат барлыкка килә.
Кыш бабай: Минем бүләкләр – могҗиза! Тылсымнар чынга аша. Яңа ел теләкләре юкка гына тормышка ашмый бит.
Кыш бабай балаларны аерым – аерым үзе янына чакырып чыгарып кулларына кар бөртеге тоттыра. Балалар чиратлашып банкоматка кар бөртеген салып, бүләк алалар. Урыннарына барып утыралар. Алып баручы белән Кар кызы ярдәм итәләр.
Кыш бабай: Балалар, барыгыз да бүләк алдымы? Беркемне дә онытмадыммы?
Балалар бергә: Рәхмәт, Кыш бабай.
Кыш бабай:Балалар, безгә саубуллашырга да вакыт җитте. Сау – сәламәт булыгыз, өлкәннәрне тыңлагыз! Зур үсегез! Киләсе елга мин сезгә яңа сихри әкият алып килермен! Хушыгыз!
Кар кызы:Дуслар, сез безне онытмагыз! Киләсе елга тагын кунакка килербез. Күп бүләкләр алып килербез. Сау булып торыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!
Алып баручы: Балалар, килгән кунаклар! Сезне якынлашып килүче яңа 2023 нче ел белән тәбрик итәбез! Күк йөзләребез аяз булсын, исәнлек – саулык барчабызга да.
накайАзнакай шәһәренең 19нчы «Тамчыкай “балалар бакчасы” Муниципаль Бюджет Мәктәпкәчәбелем бирү учреждениесе шәһәренең 19нчы «Тамчыкай “балалар бакчасы” Муниципаль Бюджет Мәктәпкәчә Азнакай шәһәренең 19нчы «Тамчыкай “балалар бакчасы” Муниципаль Бюджет Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесебелем бирү учреждениесе