Билалова Гульназ Мазитовна
учитель родного языка и литературы
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №9 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан имени Капитолины Андреевны Сидоркиной, г. Бугульма
Менә шундый ул рәхмәт…
“Ләйләнең туган көненә
Без пешердек ак калач”,- дип,
Җырладык без дәрестә.
Дима шуннан классташына
Бүләк итте бер чәчәк.
Куанды инде кызчык
Бик ошады бүләге.
Шундый матур чәчкәләрне
Кем бирер иде әле?
“Спасибо, Дима!” – диеп
Әйтеп куйды Ләйләбез.
Кызчык белән бергәләшеп
Без куанып көләбез.
Бу сүзләрне ишеткәчтен,
Безнең “егет” үзгәрде.
Кашларын ул җыерды да,
Ләйләгә үпкәләде.
Әллә, Ләйлә, белмисеңме,
Дима – тырыш укучы.
Гел “бишле”ләр куеп тора
Аңа безнең укытучы.
Татарча ул матур итеп,
Җырлый, сөйләшә белә.
Татар теле дәресләрен
Түземсезләнеп көтә.
Дәфтәрләре чиста, пөхтә –
Кызларныкы диярсең.
“Спасибо, Ләйлә!” – дигәч,
Син дә бит үпкәләрсең.
“Рәхмәт, дустым, Дима”,- диеп,
Әйтергә кирәк иде.
Бу сүзләрне әйтер ул дип,
Синнән бит көткән иде.
“Гафу ит, Дима”, – диде ул, –
Бүтән алай эшләмәм.
Сез, дусларым, белән бергә
Мин татарча сөйләшәм.
“Ләйләнең туган көненә,
Без пешердек ак калач”, – дип,
Җырлыйбыз без дәрестә.
Үпкәләвен Дима онытты
Кызчык рәхмәт әйткәч тә.
Гөлназ Билалова
Бөгелмә шәһәре