Максудова Алсу Маннафовна
учитель начальных классов
МБОУ «Бакрчинская СОШ»
Республика Татарстан, Тетюшский район, Бакрчи
Тема : “Халкым уеннары -күңелем түрендә”
Маскат: – татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру;заманча укыту технологияләрен кулланып,укыту һәм тәрбияләүдә сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү.
Бурычлар: – татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү.
Кулланылган җиһазлар: компьютер,карточкалар,иллюстрацияләр,татар халык киемнәре,сүзлек,музыка,”Милли киемнәр”күргәзмәсе
Пространство оештыру: төркемнәрдә һәм парларда эш,индивидуаль эш.
Предметара бәйләнеш : музыка,математика,татар теле
Беренче баскыч – татар милли уеннарын өйрәнү,кагыйдәләре белән танышу.
Икенче баскыч- уеннарны башкару эзлеклелеген саклау.
Өченче баскыч- милли уеннарны дөрес башкаруга ирешү,хәрәкәтләрен саклау,җыр-биюгә осталык.
Шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләре
Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, сәхнәдә үзеңне дөрес тота белүгә өйрәнү, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру;
матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Регулятив универсаль гамәлләре
- максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;
- план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;
- ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;
Танып-белү универсаль гамәлләре
- эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
- нәтиҗә чыгару;
- охшашлыклар урнаштыру;
- проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;
Коммуникатив универсаль гамәлләр
- катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
- дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
- проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.
Предмет буенча нәтиҗәләр :
– уеннарның асылына төшенү,әһәмияте буенча үз фикереңне җиткерә белү.
Барышы:
1.Оештыру.Укытучы.(Ерактан кычкыра.Әби-бабайларыбыз әйткән сүзләритеп.)Балалар,халкыбызның уеннары-безнең байлыгыбыз.Милли хәзинәбез.Уеннар безне яхшылыкка өйрәтәәәә.Уйнагыз..Саклагыз..Васыять итеп әйтәм.
Укытучы. Укучылар, ишеттегезме?Васыять ,ди.
Укучы. (тиз генә компьютердан сүзнең мәгънәсен таба)
Азат. Васыять ул -…..
2. Актуальләштерү.
Шул арада Чуаш малае килеп керә.
Чуаш малае ДЕНИС. Юлдан таптым.Бик матур.(татарча сөйли)(кулында кәләпүш)
Арада бер малай . Минем кәләпүш ич бу!Елга буена печән тияргә килгәч онытып калдырганмын.
Укытучы. ИИ Юсуф,син ачык авыз җебегән икәнсең бит!
Әйдәгез тезелик әле,балалар!Уен уйнап алыйк әле.Дөрестән дә Юсуф ачык авыз микән?
Уен “Ачык авыз,җебегән”
Денис. Мә,Юсуф,кәләпүшең бик матур икән.
АЗАТ КәЛәПүШ турында сөйли. Бу – түбәтәй. Ир-атлар кия торган традицион баш киеме. Түбәтәйне бисер белән матур итеп бизиләр, төрле төстәге җепләр белән чигәләр. Безнең түбәтәйдә дә матур татар бизәкләре (орнаментлары) чигелгән.
3. Танып-белү эшчәнлеге.
ЮСУФ Кәләпүш бик матур. Аңа багышланган уен да бар бит.Әйдәгез,”Түбәтәй”уены уйныйбыз.
“Түбәтәй” уены
Менә кемдә тукталды! (түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә: биергә, шигырь сөйләргә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)
Укытучы. Халкыбызның уеннары безне яхшы балалр итеп тәрбияли.Сез игътибарлы микән?Тикшереп карыйкмы?
Уен «Утыр, утыр, Мәликә!” дип атала.
Уен кагыйдәләре: балалар түгәрәк ясап басалар, уртага бер бала чыга, аның күзләрен яулык белән бәйлиләр. Балалар түгәрәк буенча әйләнеп, җырлыйлар:
Утыр, утыр, Мәликә, алмагачы төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Түгәрәктәге бер бала күзе бәйләнгән бала каршына килеп утыра, күзе бәйләнгән бала аңа кагылып, кем икәнен белергә тиеш. Әгәр дә кем икәнен әйтә алмаса, аңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
Укытучы.БЕЗ БЕЗ идек…Халкыбызның уеннары белән тәрбияләндек.
Укучы. Без әдәби уку дәресендә менә шул сүзләрне өйрәндек ич.(әйтеп карый)
Укытучы. “Без без без идек..”уены .Безгә Данис булышыр.Аның өчен санамыш әйтү кирәк.Кем оста санамыш әйтә?
ДАНИС. Без дәрестә өйрәнгән идек.Миңа бик ошады.Әйдәгез,дусларым,бергәләп кабатлыйбыз.(кабатлыйлар)
Чираттагы уенны уйнаганда,санамыш белэн көлдеручене сайларбыз.
Уен.«Без-без, без идек»
Укытучы.(җырлый башлый).Җырлы-биюле уеннары да бар бит халкыбызның.“Көймә генә килә генә”уенын өйрәнәбез,укучылар.
“Көймә генә килә генә…”уенын өйрәнү.
Чуаш малае Денис. Мин дә татар халык уеннарын беләм.Миңа бик ошады.Уеннар безгә яхшы тәрбия бирә.Безгә физзарядка!
4.Рефлекция
Укытучы. Кластер төзик әле,укучылар.(уртада “Милли уеннар” дип язылган.Уеннар язылган кәгазь битләрен ябыштыралар.
Кластерда укучыларның күпме уеннар белүе ачыклана.
Синквейн.Бишьюллык.
Уен турында шигырь иҗат итү.
Шулвакыт ишек шакыйлар.Ишек төбендә ХАТ.
“Кадерле балалар! Халкыбызның уеннарын югалтмавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.Сезгә ЧАКЫРУ билеты тапшырабыз.Иртәгә клубка МИЛЛи бәйрәмгә килегез.Көтеп калабыз.”
Укытучы.Бәйрәмгә ничек киенеп барасыз?
Укучы. Милли бәйрәмгә милли киемнән барырга.(милли киемнәр күргәзмәсе ясала)
Балалар бер рәткә тезелеп басалар.Һәр укучы” Мин шуны тойдым…дип сүзләрне кабатлыйлар.
Азат . ТУГАН ТЕЛЕ БАРНЫҢ-
Юсуф . МИЛЛИ ЮЛЫ БАР,
Данис. МИЛЛИ ЙӨЗЕ БАР.
Арина. ШӘХЕС БУЛАРАК ҮЗЕ БАР
Ралина . КАДЕР-БӘЯСЕ .ХӨРМӘТЕ БАР,
БЕРГӘ. ҖЫРЛЫ-БИЮЛЕ,ХӘРӘКӘТЛЕ МАТУР УЕННАРЫ БАР!