Губайдуллина Олеся Марселевна
учитель
МБОУ «КПСОШ №1» НМР РТ
Камские Поляны
Нәрсә соң ул бәхет? Һәр кеше бу төшенчәне үзенчә аңлыйдыр, мөгаен. Кем өчендер ул йорт мәшәкатьләре белән вакытны әрәм итмичә, узе яраткан эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Ә икенчеләр өчен – байлык, муллык, тәмле ашау, зур йортларда яшәү, матур киенү. Ә кем өчендер ул – спорт белән шөгыльләнү. Минемчә, иң зур бәхет – ул әти – әниең, балаларың, туганнарың исән – сау булу, яхшы белем алу, матур гаилә кору. Әей, һәркем үзенең мөмкинлегеннән чыгып, бәхетне үзе сорый. Тик ул көткән чакта килми.
Дус кызым беркөнне миннән: “Син бәхетлеме?” – дип сорагач, мин һич икеләнүсез: “Әлбәттә, бәхетле!” – дип җавап бирдем. Яраткан эшем белән шөгыльләнү, җырлау да миңа бәхет китерә. Ә минем олы бәхетем – кызларымда. Өч кызым булу – ул өчләтә бәхет дигән сүз бит!
Үзе әни булу шатлыгын татымаган кеше бәхетнең нәрсәдә икәнен аңламаска да мөмкин. Үземнең бала көтүемне белү белән мине шатлык хисләре биләп алды. Шул көннән алып бәхет төшенчәсе икенче төрле юнәлешкә күчте! Беренче кызымның исән – сау аваз салуы, чап – чоп килеп күкрәк сөтемне имүеннән дә зуррак бәхет юк иде!
Беренче тешләре чыгуын, тәпи китүен күзәтү дә әйтеп бетергесез бәхет китерде. Балалар бакчасыннан безне сагынып кайтуын, мәктәптә уку елларын башка бер генә әйбергә дә алыштырып булмый.
Мин икенче, өченче кызымны да шундый ук бәхет хисе белән үстердем. Аларның дус – тату булуы да минем өчен бәхет. Минем кызларым – кызкайларым инде зурлар! Беренче кызым инде Түбән Кама педагогия коллиятенең тәрбиячеләр әзерләү бүлегендә укуын дәвам иттерә, икенче кызым җиденче сыйныфта, өченче кызым дүртенчедә укый. Мин кызларымны җырларга, кул эшләренә өйрәтәм. Тугач ук бишек җырлары тыңлаган балаларым хәзер үзләре дә сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, кул эшләре белән төрле бәйгеләрдә катнашалар. Әлбәттә, минем кызкайларымны тәрбияләүдә сөекле әнием дә булыша. Ул аларга төрле ризыклар пешерегә өйрәтә, үзләреннән дә камыр ашлары әзерләтә. Әниемнең мин яшәгән бистәдә исән – сау яшәве узе олы бәхет! Ул – минем таянычым. Әле дә булса ул мине “кызым – бәбекәем” дип кочагына ала. Әнием янында яшәвем, кызларым белән булышуым аның өчен олы бәхет! Әниемнең олыгайган көннәрендә үзен бәхетле итеп тоюы да миңа әйтеп бетергесез бәхет китерә. Укыткан укучыларымның мине хөрмәтләве, яратуы да минем өчен бәхет! Татар халкында “Анасы барның бәхете бар” дигән мәкальне юкка гына әйтмиләр бит. Кызы булган әни дә бик бәхетле әни.
Бу иншаны язган вакытта радиодан бер җырчының “Кызларым – кызкайларым” җырын тапшырдылар да, күңелем тулып китте, ул анда “очар кошкайларым” дип җырлый. Минем кызларым да үсеп – буй җитәрләр, яраткан ярлары белән гаилә корырлар,бәбиләр табарлар, үзләрен бик бәхетле итеп хис итәрләр дип уйлыйм!