Сагидуллина Ляйсан Рашитовна
Талипова Наиля Накиповна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад №19 «Аленка», г. Набережные Челны

Эчтәлек
|
I |
Төп өлеш. Аңлатма язуы |
4 |
|
|
1.1. |
Программаның максаты һәм бурычлары |
6 |
|
|
1.2. |
Эчтәлекне тәэмин итү принциплары |
7 |
|
|
1.3. |
5-7 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре |
8 |
|
|
1.4. |
Көтелгән нәтиҗә |
10 |
|
|
II |
Эчтәлек өлеше |
12 |
|
|
2.1. |
Белем бирү эшчәнлеген оештыру |
12 |
|
|
2.5. |
Календарь-тематик планлаштыру |
13 |
|
|
III |
Оештыру өлеше |
26 |
|
|
3.1. |
Программаның материаль-техник торышы |
26 |
|
|
3.3. |
Методик кулланма |
26 |
|
|
Кулланылган әдәбият |
27 |
Программаны эшче төркем төзеде: югары квалификацион категорияле тәрбияче Талипова Наилә Нәкыйп кызы һәм беренче квалификацион категорияле тәрбияче Сагидуллина Ләйсән Рәшит кызы.
«Матур сөйләмгә уеннар аша» программасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү өчен шартлар тудыруга, гомуми үсешенә һәм дидактик һәм сүзле уеннар аша сөйләм культурасын формалаштыруга, мөстәкыйльлекне, активлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Программада « Аленка балалар бакчасы» педагогларының 5-7 яшьлек балалар белән эш тәҗрибәсе, методик материаллары урын алган.
Программа 5-7 яшьлек балалар өчен исәпләнгән.
Программаны мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән режим моментларында, шөгыльләр вакытында кулланырга киңәш ителә.
Тормышка ашыру срогы: 2 ел.
I. Төп өлеш
1.1. Аңлатма язуы
“Уен – ул кызыксынучанлыкны кабыза торган очкын…”
В.А.Сухомлинский
Әлеге «Матур сөйләмгә уеннар аша» өстәмә белем бирү программасы түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:
Федеральным законом «Об образовании в РФ» от 27 декабря 2012 г.;
Приказом Министерства образования и науки Российской Федерации (от 17 октября 2013 г. N 1155 г. Москва «Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования»;
Приказом Министерства просвещения Российской Федерации от 25 ноября 2022 г. №1028 «Об утверждении федеральной образовательной программы дошкольного образования».
Соңгы елларда психологларның һәм педагогларның күп санлы фәнни-тикшеренү эшләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше проблемасын өйрәнүгә багышлана. Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә чорда иҗади сәләтне үстерү, сөйләм күнекмәләрен даими камилләштерү, матур әдәби телгә ия булу киләчәктә белемлелек һәм интеллигенциянең кирәкле компонентлары санала, шуңа күрә бәйләнешле сөйләм формалаштыру, әйтелмәләрне эчтәлекле һәм логик яктан дөрес төзи белүне үстерү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сөйләм тәрбиясе бирүнең төп бурычларының берсе булып тора. Бу, иң элек, аның социаль әһәмияте һәм шәхес буларак формалашудагы роле белән аңлатыла. Нәкъ менә бәйләнешле сөйләм барышында телнең һәм сөйләмнең төп, коммуникатив функциясе тормышка ашырыла. Мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС ДО) һәм Федераль белем бирү программасы (ФОП ДО) нигезендә белем бирү өлкәләре биш төп юнәлешкә бүленә: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү үсеше, сөйләм үсеше, сәнгать-эстетик үсеш, физик үсеш тора. Сөйләм үсеше аерым белем бирү өлкәсе буларак карала.
ФГОС һәм ФОП буенча сөйләм үсеше белем бирү өлкәсе аралашу һәм культуралы сөйләм телен булдыруны; актив сүзлекне баетуны; бәйләнешле, грамматик яктан дөрес диалогик һәм монологик сөйләмне үстерүне; сөйләм иҗатын, фонематик ишетүне үстерүне; китап культурасы, балалар әдәбияты белән танышуны, балалар әдәбиятының төрле жанрларындагы текстларны ишетеп аңлауны үз эченә ала. Бары тик махсус сөйләм тәрбиясе генә баланың функциональ-мәгънәви тибы буенча тасвирлауга, хикәяләүгә, фикер йөртүгә бүленгән күп яки берничә җөмләдән торган бәйләнешле сөйләм теленә ия булуына китерә.
Баланың бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен белем бирү эшчәнлеген төрле дидактик уеннар кулланып үткәрергә кирәк.
Барлык дидактик уеннар да бала үсешенең төп бурычларының берсен – сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә: сүзлек запасы тулылана һәм активлаша, сүзләрнең дөрес әйтелеше формалаша, бәйләнешле сөйләм, үз фикереңне дөрес җиткерә белү сәләте үсә. Күп кенә дидактик уеннарның бурычлары да уен аша балаларны табигать күренешләре һәм иҗтимагый тормыш турында мөстәкыйль рәвештә хикәя төзергә өйрәтүдән гыйбарәт.
Уенда үз фикереңне дәлилләү сәләте формалаша һәм камилләшә. Дидактик уен әхлакый тәрбия чарасы буларак та киң кулланыла. Күп кенә дидактик уеннар түбәндәге бурычларны куя: әйләнә-тирә предметларда һәм күренешләрдә характерлы билгеләр табу; предметларны аерым билгеләре буенча чагыштыру, төркемләү, классификацияләү, дөрес нәтиҗә ясау, гомумиләштерү.
Бәйләнешле сөйләм үстерү проблемасы хәзерге заманда аеруча актуаль санала, чөнки бала тормышыннан сөйләм әкрен генә югала бара. Сер түгел, хәзер ата – аналар күбрәк акча табу белән мәшгуль, күпечелек буш вакыт гаджетларда үтә, шуңа күрә ата-ана һәм бала арасында көндәлек лексика өстенлек итә. Эпитетлар, чагыштырулар, образлы әйтелмәләр юк, болар барысы да сөйләмне күңелсез, бертөрле, тәэсирсез итә. Өлкәннәр күп вакытта бала сорауларын бүлдермичә сирәк тыңлыйлар. Бала белән аралашканда һәрвакытта да дөрес сөйләмне кулланмыйлар.
Актульлелек.
Хәзерге мәгълүмати технологияләргә бай заманда балаларның сөйләмен үстерү актуаль проблема булып тора. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның образлы, синонимнарга һәм тасвирлауларга бай сөйләме – бик сирәк күренеш. Бала сөйләмендә бик күп проблемаларны күзәтергә мөмкин: сөйләмнең ярлылыгы, сүзлек запасының җитәрлек булмавы, әдәби булмаган сүзләр һәм әйтелмәләр куллану, сорауны дөрес һәм аңлаешлы итеп формалаштыру, кыска яки киңәйтелгән җавап төзү күнекмәсе булмау, логик нигезләмәләрнең булмавы, сөйләм культурасы һәм аралашу культурасы күнекмәләренең булмавы. Болар барысы да, беренчедән, сөйләм аппаратының һәм аның анатомик төзелешенең җитлекмәгәнлегенә, икенчедән, балаларның бер-берсе белән һәм өлкәннәр белән аралашуы җитәрлек булмавына бәйле. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә дөрес педагогик йогынты ясау мөһим санала.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаилә тәрбиясендә китапханәләргә аз йөриләр, китап карамыйлар, картина һәм иллюстрацияләргә карап сөйли белмиләр. Үзләренең шәхси тәҗрибәләрен, хис-тойгыларын 2-3 җөмлә белән тасвирлый белү дә аларга кыенлык тудыра. Шушы проблемаларны тудырмас өчен, иң элек, бала белән тере аралашу кирәк.
Уен бала үсешендә мөһим урын алып торганлыктан, әлеге тема бүгенге көндә дә актуаль.
Элеге программа Васильева һәм Комарованың “Туганнан алып мәктәпкәчә” һәм О. С. Ушакованың “Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү” программаларына нигезләнеп төзелде.
1.1. Программаның максаты һәм бурычлары
Программаның максаты: дидактик уеннар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзара бәйләнешле сөйләмен үстерү.
Балалар бакчасы ФББП 5-7 яшьлек балаларның сөйләм үсеше белем бирү өлкәсе түбәндәге бурычларны билгели:
- Аралашу чарасы буларак дөрес сөйләмгә ия булу.
- Актив сүзлекне баету.
- Бәйләнешле, грамматик яктан дөрес диалогик һәм монологик сөйләм үсеше.
- Сөйләм иҗатының үсеше.
- Сөйләмнең аваз һәм интонацион культурасын, фонематик ишетүне үстерү.
- Балалар әдәбияты белән танышу.
- Балалар әдәбиятының төрле жанрларындагы текстларны ишетеп аңлау.
Шуларны истә тотып без Программаның бурычларын билгеләдек:
- Табигать һәм җәмгыять турында белем-күнекмәләр системасын формалаштыру;
- Акыл эшчәнлеген: фикерләү процессларын, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү;
- Кызыксынучанлык хисе тәрбияләү;
- Сөйләм телен формалаштыру: сүзлекне тулыландыру һәм активлаштыру, дөрес аваз әйтелеше тәрбияләү, бәйләнешле сөйләмне үстерү.
- Төрле ситуацияләрдә өлкәннәр һәм балалар белән аралаша белүне үстерү.
1.2. Эчтәлекне тәэмин итү принциплары
• Аңлаешлылык (доступность) һәм эзлеклелек принцибы
Белем бирү процессын гадидән катлаулыга юнәлдереп“төзүне” күздә тота.
• Фәнни нигезлелек һәм практик кулланылыш принцибы
Яшь үзенчәлекләре һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасының төп нигезләмәләренә таяну һәм шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирүне массакүләм практикада гамәлгә ашыру мөмкинлеге булу.
• Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу
Эшчәнлек эчтәлеге һәм методикасы 5-7 яшьлек балаларга юнәлдерелгән.
• Күрсәтмәлелек принцибы
Укыту-тәрбия процессын нәтиҗәлерәк итә торган күрсәтмә һәм дидактик әсбапларны, белем бирүнең техник чараларын киң куллануны тәкъдим итә.
• Теория белән практиканы бәйләү принцибы
Балалар белән эшләүдә кирәкле теоретик һәм практик белемнәрнең һәм күнекмәләрнең органик ярашуы.
• Индивидуальләштерү принцибы
Һәр баланың үзенчәлеген максималь исәпкә алу тәкъдим ителә.
• Нәтиҗәлелек принцибы
• Актуальлек принцибы
Программа эчтәлегенең балалар тормышының һәм эшчәнлегенең реаль шартларына максималь якынаюын күздә тота
• Предметара принцип
Программаның башка предметлар һәм эшчәнлек төрләре белән бәйләнеше.
1.3. 5-7 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре
Мәктәпкәчә яшьтәге чор баланың шәхес булып формалашуында әһәмиятле роль уйный Алтынчы яшьтәге балалар үзен һәм башкаларны белергә омтыла, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне аңлый башлый. Аларның сүзлекләрендә инде намуслылык, кайгыртучанлык, әдәплелек кебек сүзләр күбрәк урын ала. Балалар уенындагы мөнәсәбәтләр эчтәлек һәм интонация ягыннан алган рольгә туры килүче сөйләм белән үрелеп бара. Аларның реаль мөнәсәбәтләре вакытындагы сөйләм рольдәге сөйләмнән аерыла. Балалар социаль мөнәсәбәтләрне үзләштерә һәм олыларның төрле эшчәнлекләрендәге буйсынучанлык позициясен аңлый башлыйлар. Бер төрле рольләр аларны башкалары белән чагыштырганда күбрәк җәлеп итә.Сөйләм үсешендә мәктәпкәчә яшь ахырына актив сүзлек запасы киңәя һәм актив сөйләмдә төрле катлаулы грамматик конструкцияләрне куллану сәләте үсеш ала.
Зурлар төркемендә образлы фикер йөртү үсеше дәвам итә. Балалар күрсәтмә планда биремне чишәргә генә түгел, хәтта объектны үзгәртергә, аның нинди эзлеклелектә бер-берсе белән бәйләнешкә керү мөмкинлеген күрсәтергә һ.б. да сәләтле. Ләкин болар бары тик балалар адекват фикерләү чараларын кулланган очракта гына дөрес булачак. Бу чаралар арасыннан күрсәтмә модельләштерү процессында туучы схемалаштырылган күзаллауларны, балаларның объект билгеләре системасы турындагы күзаллауларын чагылдыручы комплекслы күзаллаулар, шулай ук төрле объект һәм күренешләрнең үзгәрү стадиясен чагылдыручы күзаллаулар, ел фасылларының, көн белән төннең алышынуы, объектларның төрле йогынты нәтиҗәсендә зураюы һәм кечерәюе, үсеше турындагы күзаллауларны һ.б.атарга мөмкин. Моннан тыш, логик сөйләмле фикерләүнеңнигезе булган гомумиләштерү сәләте камилләшә бара. Объектлар төркемнәргә үзгәрергә мөмкин булган билгеләре буенча берләштереләләр. Төркемнәрне логик берләштерү һәм тапкырлау операцияләре дә формалаша башлый.
Бу яшьтә уйлап чыгару сәләте үсү балаларга шактый оригиналь һәм эзлекле киңәйтелгән хикәяләр уйлап чыгарырга мөмкинлек бирә. Балаларның әлеге сәләте бары тик бу юнәлештә махсус эш алып барганда гына актив рәвештә үсәчәк.
Балаларның игътибар тотрыклылыгы үсә. Алар шулай ук игътибарларын кирәк юнәлешкә бора һәм башкага күчерә ала башлыйлар. Ирексез игътибардан аңлы игътибарга күчү күзәтелә.
Сөйләм, шул исәптән аның аваз ягы камилләшү дәвам итә. Балалар сызгырулы, чыңылдаулы һәм сонор авазларны дөрес әйтә башлыйлар. Шигырьләр укыганда, сюжетлы-рольле уеннар вакытында һәм көндәлек тормышта фонематик ишетү сәләте, сөйләмнең сәнгатьлелеге үсә, грамматик төзелеше камилләшә. Балалар барлык сүз төркемнәрен кулланалар, сүз уйлап чыгару белән актив шөгыльләнәләр. Сүз байлыклары арта. Синоним белән антонимнар актив кулланышка керә.Бәйләнешле сөйләм үсә. Балалар эчтәлекне дә, рәсемнәр буенча да иң мөһим генә түгел, ә детальләрне дә кертеп сөйли ала башлыйлар.
Бу яшьнең казанышлары түбәндәгеләр белән характерлана: уен эшчәнлегендә рольләр бүлешү; уен пространствосын төзи белү; югары нәтиҗәлелеге белән аерылып торган рәсем эшчәнлегенең алга таба үсеше; конструкцияләүдә үрнәкне карап гомумиләштерә белү. Зиһенгә алу объектларның катлаулы формаларын анализлау белән характерлана; фикерләү чараларын (схемалы, комплекслы күзаллаулар, цикллы үзгәрешләр турында күзаллаулар) үзләштерү белән бергә фикер йөртү сәләте дә үсә, гомумиләштерү күнекмәләре, уйлап чыгару сәләте, тотрыклы игътибар, сөйләм, Мин образы үсә.
6-7 яшьлек баланың эшчәнлегендә эмоциональлелек һәм эмоциональ реакцияләр зур әһәмияткә ия.
Баланың психик үсеше һәм бала шәхесенең мәктәпкәчә яшь ахырына формалашуы үзаң үсеше белән тыгыз бәйләнгән. 6-7 яшьлек балада үз эшчәнлегенең уңышлылы булуын аңлау, яшьтәшләренең бәяләмәләре, педагогның бәяләмәсе, өлкәннәр һәм ата – аналарның хуплавы нигезендә үзбәя формалаша. Бала үзен һәм хәзерге вакытта гаиләдә, үз яшьтәшләре коллективында тоткан урынын аңлый ала башлый.
6-7 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рефлексия формалаша, ягъни үзенең социаль «мин» образын аңлау һәм шуның нигездә эчке позицияләрнең барлыкка килүе.
6-7 яшьлек баланың психик һәм шәхес өлкәсен үстерүдә иң мөһим яңалык буларак мотивларны буйсындыру тора. «Мин тиеш», «мин булдыра алам» мотивларын аңлау әкренләп «мин телим» мотивыннан өстенлек ала башлый.
6-7 яшьлек бала җәмәгатьчелек бәяләмәсендә булган һәм төрле өлкәләрне үз эченә алган эшчәнлекләрдә үз -үзен расларга омтыла.
Үз «мин» образын аңлау һәм шуның нигезендә мәктәпкәчә яшь ахырына эчке позицияләрнең барлыкка килүе яңа ихтыяҗлар һәм омтылышлар барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә яшьтәге төп эшчәнлек булган уен мәктәпкәчә яшь ахырына баланы тулысынча канәгатьләндерә алмый.
1.4. Көтелгән нәтиҗә
Әлеге программа тормышка ашырылу дәверендә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:
1. Сөйләм культурасы күтәрелә, сүзлек баетыла. Балаларның коллектив әңгәмәдә катнашу теләге арта: сораулар бирәләр, җавапны дәлилләп җавап бирәләр; әңгәмәдәшләргә эзлекле һәм логик аңлаешлы итеп вакыйга, күренеш турында сөйлиләр. Өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән әдәплеле аралашалар.
2. Сөйләмнең төгәллеге, бәйләнешлелеге һәм сәнгатьлелеге арта. Бала сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше белән тәкъдимнәрне дөрес төзи башлый. Логик фикерләү үсеш ала.
3. Бала сүздәге авазларның анализы, төп сыйфат характеристикаларын билгели (сузык — тартык, каты — йомшак, басымлы — басымсыз сузык), сүздәге авазның урынын билгели. «Аваз», «иҗек», «сүз», «җөмлә» төшенчәләрен аера.
4. Бала түбәндәгеләрне үзләштерә:
– предметларны анализлау, синтезлау, чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү; иң мөһим фактларны сайлап, хикәя төзү;
– билгеле бер сыйфатларны аерып күрсәтү максатында предметны тасвирлау өчен сүзләр сайлап алу;
– синонимнарны, сүз ясалышын сайлый белү;
– текстны тәрбияче сорауларыннан башка сәнгатьле итеп сөйләү;
– билгеләмәләр (сыйфатлар, гамәлләрне (фигыльләрне) атау;
– сүзләрне табигый интонация белән ачык әйтү.
II. Эчтәлек өлеше
2.1. Белем бирү эшчәнлеген оештыру
Программа 5-7 яшьлек балалар өчен исәпләнгән.
Программаны гамәлгә ашыру этаплары:
|
Төркем |
Эшчәнлек дәвамлылыгы |
1 елга эшчәнлек саны |
|
Зурлар төркеме |
25 минут |
28 |
|
Мәктәпкә әзерлек төркеме |
30 минут |
28 |
Һәр эшчәнлекнең структурасында акыл һәм физик киеренкелекне бетерү өчен 1-3 минутлык тәнәфес каралган. Бу динамик күнегү яки физминутка, күз өчен күнегүләр яисә релакс күнегүләре булырга мөмкин. һәр эшчәнлек ахырында йомгак ясала.
Белем бирүнең барлык алымнарын, методларын, формаларын комплекслы куллану төп бурычларның берсен – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәчәк.
Методлар һәм алымнар.
Күрсәтмә методлар: уенчыклар, картиналар, фотографияләрне карау, картиналар һәм уенчыкларны тасвирлау һәм алар буенча сөйләү.
Сүз методлары: әдәби әсәрләрне уку һәм сөйләү, яттан өйрәнү, сөйләү, гомумиләштерү әңгәмәсе, күрсәтмә материалга таянмыйча сөйләү.
Практик методлар: дидактик уеннар, уен-драматизация, инсценировка, дидактик күнегүләр.
2.2. Календарь-тематик планнаштыру
|
Ай |
Диадктик уен исеме |
Максат |
Эчтәлек |
|
Октябрь |
1. “Матур сөйләшик” |
– балаларга сөйләмнең кешеләргә фикер һәм хисләре белән алмашу өчен аралашуның мөһим чарасы булуын аңлату; -дөрес сулыш алу өчен комплекслы күнегүләр өйрәнү; -тизәйткеч һәм тел көрмәкләндергечләр әйтеп артикуляцияне камилләштерү; – бирелгән тема буенча балаларны актив аралашуга җәлеп итү, бер-береңне игътибар белән тыңларга өйрәтү. |
1. «Невидимка» хикәясе. 2. Сөйләм разминкасы. 3. «Киресенчә әйт» туп белән уен. 4. Уен ситуациясе “Балалар бакчасына Буратинодан хат килде”. 5. Сулыш алу гимнастикасы. 6. Мәкальләр белән разминка. |
|
2. “Тылсымлы сүз” |
-матур сөйләмнең тормышта әһәмияте турында күзаллау формалаштыру, тавышны сакларга, кайгыртырга кирәклеген аңлату; – сөйләм сулышын камилләштерү буенча эшчәнлекне дәвам итү; -балаларны гафу үтенергә һәм үтенүгә җавап бирергә өйрәтү; -матур сүзгә кызыксыну уяту; -балаларда игътибарлылык тәрбияләү, әңгәмәдәшне тыңлый белү күнекмәсен формалаштыру. |
1. Артикуляцион гимнастика. 2. Сөйләмдә тизәйткечләр куллану. 3. Әңгәмә-диалог “Безнең тавыш-ул музыка коралы”. 4. “Буратино” физкультминуткасы. 5. Дидактик уен “Әкиятләр сөйләшә” 6. “Аралашу әлифбасы” уены. |
|
|
3. “Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы” |
-сөйләмнең фикерләү, хис һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышына йогынты ясау чарасы булганлыгы турында күзаллау формалаштыру; -дикцион чисталыкка ирешү, әңгәмәдәшнең мөрәҗәгатенә дөрес җавап бирергә өйрәтү; – проблемалы ситуация аша сөйләм культурасын үстерү; -вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм аша аралашу, эңгәмәдәшнең эмоциональ халәтен билгеләү, үз хисләреңне белдерә белү күнекмәләрен үстерү. |
1.Артикуляцион гимнастика, сулыш алу гимнастика; 2. Әңгәмә-диалог “Сүз юата, кисәтә, уйларга мәҗбүр итә…”; 3. Физкультминутка “Чикерткәләр”; 4. Әңгәмә-диалог “Ә сүзсез сөйләп буламы?” |
|
|
4. “Бит күрке күз, тел күрке сүз” |
-балаларның мимика, ишарә турында күзаллауларын киңәйтү; -сөйләм тизәйткечләр ярдәмендә грациоз һәм “җиңел сөйләм йөрешенә” өйрәтү; -сөйләмнең йогынты ясау чарасы булганын аңлату; -балаларны төрле сөйләм ситуацияләреннән җиңел чыга белергә өйрәтү. |
1. Тиз сөйләшүләр минуты, 2. Сулыш алу гимнастикасы; 3. Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен уку; 4. Физкультминутка 5. Э.Мөэминованың “Җавап бир” шигырен уку; 6. Уен “Шатлыкны күрсәт”. |
|
|
Ноябрь |
5. “Тел ташны эретә” |
-дөрес сөйләм сулышын үстерү; -ситуациягә карап төрле сәламләү һәм саубуллашу формаларын кулланырга өйрәтү; -балаларга тормышта һәркемгә дә кирәкле коммуникатив күнекмәләр тәрбияләү; -балаларда кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү, аралашу теләге уяту. |
1. Артикуляцион гимнастика; 2. “Әдәплелек иленә сәяхәт” ситуатив уены; 3. Уен-ярыш “Кем җылырак, ихласрак сәлами”; 4. Сүзсез уен “Сурәтлә”; 5. Конкрет сөйләм ситуацияләрен модельләштерү. |
|
6. “Хәерле көн” |
-интонацияләрне дөрес кулланырга өйрәтү, аларны ишарәләр белән яраштыру; – көндәлек ситуацияләр мисалында сәламләү формаларны куллануны үстерү; -аралашу вакытында әңгәмәдәшнең коммуникатив ниятен билгели белергә өйрәтү; -балаларны үз фикерләрен белдерергә өйрәтү. |
1. Сулыш алу гимнастикасы; 2. Артикуляцион гимнастика; 3. “Сәламләү” темасы буенча әңгәмә-диалог; 4. Сөйләм ситуацияләренә анализ; 5. Уен “Без кайда булдык әйтмибез, ләкин нәрсә эшләгәнне күрсәтербез”; 6. “Исәнмесез” сүзе белән уен-күнегегү. |
|
|
7. “Гаебең булса – гафу сора…” |
-әңгәмәдәш сүзләренә дөрес реакциягә өйрәтү; -аңлы рәвештә сораулар бирергә һәм аларга җавап бирергә өйрәтү; – гафу үтенүнең төрле формаларын кулланырга өйрәтү; -балаларны этикет саклап диалогка керергә өйрәтү; -логик яктан төгәл җөмлә төзергә өйрәтү; – вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм аша аралашу, эңгәмәдәшнең эмоциональ халәтен билгеләү, үз хисләреңне белдерә белү күнекмәләрен үстерү. |
1. Артикуляцион гимнастика; 2. Әңгәмә-диалог “Гади сүз “Гафу итегез”; 3. Физкультминутка “Әгәр сиңа ошый икән”; 4. Дидактик уен “Ни өчен”; 5. Сөйләм ситуациясе. |
|
|
8. “Иң татлы тел — туган тел, Анаң сөйләп торган тел” |
-үтенеч белән мөрәҗәгать итүнең формаларын дөрес кулланырга өйрәтү; -сөйләмне синонимнар белән баетү; -балаларны әйләнә-тирәдәгеләргә комплиментлар әйтергә өйрәтү; – балаларның фантазиясен, күзаллауларын үстерү; – вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм аша аралашу, эңгәмәдәшнең эмоциональ халәтен билгеләү, үз хисләреңне белдерә белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. |
1. Фонопедик күнегү; 2. Әңгәмә-диалог “Тылсымлы сүз”; 3. Сөйләм ситуацияләрен модельләштерү; 4. Физкультминутка “Рәхмәт”; 5. Дидактик уен “Әкиятне искә төшер”; 6. “Интервью” уены. |
|
|
Декабрь |
9. “Әдәп башы – тел” |
-балаларда чит кеше сөйләменә карата сакчыл караш тәрбияләү; – әңгәмәдәшкә карата дустанә мөнәсәбәт, тыңлау һәм ишетү теләге булуны тәрбияләү; -балаларны үз фикерләреңне ачык белдерү, сорауларны дөрес куярга, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү; – әңгәмәдәштә яхшы кәеф булдыру теләге тәрбияләү; -бер-береңә ышаныч, җаваплылык хисе тәрбияләү. |
1. Тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр әйтү; 2. Шигырьне сәнгатьле уку һәм сөйләү; 3. “Ләкләк һәм сандугач” үзбәк әкиятен сөйләү; 4. Презентация карау “Гафу үтенәбез”; 5. Мнемотаблица (әкият буенча) «Әдәпле куян»; 6. Физкультминутка “Тегермән”; 7. “Кем күбрәк әйтә” дидактик уены; 8. “Кәефеңне сүрәтлә” күнегүе. |
|
10. “Татлы тел тимер капканы ачар” |
-төрле халыкларның әдәплелек кагыйдәләре белән танышә; – балаларда сөйләм барышында мөстәкыйльлек, иҗади активлыкны үстерү; -балаларда татар теленә кызыксыну хисе уяту. |
1. Сөйләм уеннары; 2. Әңгәмә-диалог “Төрле халыкларның әдәплелек формасы”; 3. Физкультминутка “Чебеш”; 4. Сөйләм ситуацияләрен модельләштерү; 5. Дидактик уен “Кем нәрсә эшли?”; 6. “Китапханәдә” уены |
|
|
11. “Әдәплелектән кыйммәт нәрсә юк” |
-матур сүзгә игътибар җәлеп итү; -туган телгә кызыксыну уяту; -әдәби сүзләр кулланып сөйләм әдәбенең төрле формаларын куллану; -артикуляция белән эшләүне дәвам итү; – балаларның сөйләмен төгәл образлы аңлатмалар – фразеологизм белән баету. |
1 Тизәйткечләр өйрәнү; 2. Б.Рахимованың “Бәхәс” шигырен уку; 3. Сөйләм ситуацияләрен модельләштерү; 4. Мексикан әкияте “Әдәпле куян”; 5. Мәкаль “Сүз чыпчык түгел – булмый кайтарып”; 6. Сюжетлы-рольле уен “Кибет”. |
|
|
12. “Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый” |
-әңгәмә вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләр белән танышу; – фонацион сулыш күнегүләре эшләү; – сүзлек запасын баету һәм үстерү; -балаларны төрле ситуациягә карап телефоннан сөйләшүне дөрес башларга өйрәтү; -балаларны фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү; -үз карашыңны корректлы якларга өйрәтү. |
1. Артикуляцион гимнастика, 2. Тизәйткечләр өйрәнү; 3. Сулыш алу гимнастика; 4. Әңгәмә-диалог “Аралашу барышында үзеңне ничек тотарга”; 5. Сөйләм ситуацияләре модельләштерү; 6. “Сөйләм ярдәмчеләре -мимика һәм ишарә” күнегүе; 7. Дидактик уен “Нинди сүзләр була?”. |
|
|
Гыйнвар |
13. “Телеңне тезгендә тот, этеңнечылбырда тот” |
– телефон аша аралашу кагыйдәләре белән танышу, диалог барышында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү; – фонематик ишетү һәм кабул итүне үстерү; -тизәйткечләрне ачык һәм тиз әйтергә күнегүләр ясау; -балаларны телефон шалтырауга әдәпле җавап бирергә өйрәтү; – фразеологизмнар куллану аша телдән сөйләмне камилләштерү. |
1. Сөйләм сулышы гимнастикасы; 2. Артикуляцион сулыш гимнастика; 3. Дидактик уен “Кем икәнне бел”; 4. Әңгәмә-диалог “Телефон аша сөйләм”; 5. Сөйләм ситуацияләре модельләштерү; 6. Мөҗәһитнең “Туган телгә өйрәттек” шигырен уку. |
|
14. “Теле татлының дусты күп” |
– театрда, кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу; -тизәйткечләр ярдәмендә дөрес дикция үзләштерү; – артикуляция өстендә эшне дәвам иттерү; -балаларны тавышсыз-тынсыз һаваны эчкә алырга һәм чыгарырга өйрәтү. |
1. Артикуляцион гимнастика, 2. Табышмаклар чишү; 3. Уен “Ихтирамлылык дәресе”; 4. Физкультминутка “Нәрсә әйтергә”; 5. Сөйләм ситуацияләре модельләштерү; 6. Дидактик уен “Кунаклар көтәбез”. |
|
|
15. “Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер” |
-ситуациягә һәм әйтелмәнең эчтәлегенә карап тавышны үзгәртү сәләтен үстерү; -әңгәмәдәшкә хөрмәт тәрбияләү: бүлдермичә игътибар белән тыңларга, сорауларга әдәпле җавап бирергә; -гәүдәне мөстәкыйль рәвештә контрольдә тотып сулыш алу күнегүләрен сыйфатлы башкаруга ирешү; -балаларның фикерләү сәләтен, фантазиясен үстерү; -ишетеп кабул итү сәләтен үстерү. |
1. Сулыш гимнастикасы 2. Сөйләм гимнастикасы; 3. Эчтәлегенә карап тизәйткечне тавышны һәм темпны үзгәртеп әйтергә өйрәтү; 4. Н.Мадъяровның “Үрдәк белән сөйләшү” шигырен уку; 5. “Эхо” уены; 6. Физкультминутка “Тегермән”; 7. Сөйләм ситуацияләре модельләштерү; 8. Дидактик уен “Больницада”. |
|
|
16. “Тел күңелнең көзгесе” |
– сөйләмнең темп кебек үзенчәлекле ягы турында күзаллауларын формалаштыру; – аралашу ситуациясенә карап сөйләм темпын үзгәртә белү күнекмәсен камилләштерү; -сүзлек запасын киңәйтү, күзәтүчәнлекне үстерү; – логик фикерләү сәләтен үстерү. |
1. Сөйләм гимнастикасы; 2. Тизәйткечләр әйтү; 3. Темп турында әңгәмә-диалог; 4. “Чыпчыклар һәм каргалар” уены; 5. Тизәйткечләр ятлау; 6. Уен “Дустың кем?” 7. Музыкаль уен “Дуслык хороводы”. |
|
|
Февраль |
17. “Матур сөйләм серләре” |
-балаларның игътибарын матур сүз белән җәлеп итү, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында туган телгә кызыксыну хисе уяту; – балаларны бер командада эшләргә өйрәтү: яшьтәшләре өчен борчылырга, уңышларына сөенергә; -теләктәшлек хисе тәрбияләү. |
1. Уен – ярыш “Иң кызыгы шигырь”; 2. Лексик күнегү “Башкача әйт”; 3. Физкультминутка “Сәгать”; 4. Әңгәмә-диалог “Тавыш бизәлеше (тембр)”; 5. Уен “Тавыштан бел”; 6. Әңгәмәнең дәвамы. |
|
18. “Ни өчен бездә ике колак һәм бер тел?” |
-иҗади продуктив сөйләм булдыруга шартлар тудыру; – әңгәмәдәшне игътибар белән тыңларга өйрәнү; – сәнгатьле, тәэсирле, эмоциональ сөйләм теле тәрбияләү; -балаларны мөрәҗәгатькә дөрес әдәпле итеп җавап бирергә өйрәтү; – игътибарны җәлеп итүгә дөрес реакция тәрбияләү; -аралашу теләген формалаштыру. |
1. Г.Юнысованың “Кызык китап” шигырен сәнгатьле уку; 2. Сөйләм гимнастика; 3. Уен-ярыш “Кем таныш тизәйткечне тиз темпта сөйли?”; 4. Әңгәмә-диалог “Телдән сөйләм серләре” 5. “Кошны коткар” уены. |
|
|
19. “Яхшы сүз – ярты эш” |
-балаларны әкиятләр сөйләгәндә туган телдә матур, төгәл сүзләр сайларга өйрәтү; -балаларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, “чүп сүз” төшенчәсе белән таныштыру; -балаларны чиста, дөрес, интонациялесөйләргә өйрәтү: мимика, ишарәләр, пантомимика; -татар һәм рус теленә кызыксыну тәрбияләү. |
1. Сулыш гимнастикасы; 2. Сөйләм гимнастикасы; 3. Иҗади продуктив сөйләм эшчәнлеге; 4. Сөйләм ситуациясенә анализ “Дустыңны туган көне белән котла”; 5. Уен “Сорау-шаяру”; 6. Уен “Кем дөньяда иң матуры?” |
|
|
20. “Ягымлы сүз йомшак пәрәмәчтән яхшырак” |
-сорауларны дөрес формалаштырырга өйрәтү; – тыңлаучының игътибарын җәлеп итү максатыннан ачык, эмоциональ, сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү; -балаларда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру; -танышу вакытында сөйләм кагыйдәләрен үзләштерүдә ярдәм итү; – әйткән сүзнең төп идеясен бүлеп чыгару осталыгын формалаштыру. |
1. Артикуляцион гимнастика; 2. Санамыш өйрәнү 3. “Синең исемең ничек?” сүзле уены; 4. Иҗади продуктив эшчәнлек “Тема буенча сочинение-миниатюралар”; 5. Дидактик уены “Бу предметлар нәрсәгә кирәк?” |
|
|
Март |
21. “Теле чибәрнең үзе чибәр” |
-әйтелгән авазны “бизәү” осталыгын үстерү; – хикәяне эчтәлегенә якын итеп сөйләргә өйрәтү; -балалар белән сүзләр – синонимнар сайлап алуга күнегүләр эшләү, сүзлекне баетү, активлаштыру; -балаларда этикет турында аңлатмалар, сөйләшү әдәбе кагыйдәләре турында күзаллау формалаштыру; – этикет кагыйдәләрен үтәп торырга кирәклеген аңлату; – төп мәгънәне саклап әйтелгәнне үзгәртеп корырга өйрәтү. |
1. Сөйләм разминкасы “Телнең сәяхәте”; 2. Мәгънәви биремле күнегүләр; 3. Уен “Сондык”; 4. Презентация “Рәхмәт сүзләре”; 5. Парлап иҗади продуктив эшчәнлек; 6. Ситуацияне модельләштерү “Судья”. |
|
22. “Дөрес тонда сөйләшик” |
-сөйләм эшчәнлегенең активлашуы, аралашү теләге формалаштыру; -сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; -балаларда сүз һәм аваз төшенчәләренә кызыксыну уяту; – сүзләрне аларның билгеләнешенә туры китереп дөрес кулланырга өйрәтү; -балаларның коммуникатив сәләтен үстерү. |
1. Сөйләм гимнастикасы 2. Сулыш гимнастикасы 3. Фонопедия күнегүе “Тыныч, кычкырып”; 4. Мәгънәви биремле күнегү; 5. Уен “Дустым белән сәяхәт”; 6. Уен “Иртә-кич” 7. С.Сөләйманованың “Алма” түгел, “алам” шигырен уку. |
|
|
23. “Фантазияләр илендә” |
-образлы кабул итүне активлашу; -артикуляция күнекмәләрен формалаштыру; -балаларның игътибарын сүзгә юнәлдерү; – балалар ягымлы була белү хисе тәрбияләү, сөйләмендә назлы, ягымлы сүзләрне активлаштыру; -балаларга суффикслар яңа сүзләр булдырырга өйрәтү. |
1. Тизәйткечләр әйтү; 2. Сулыш алу гимнастикасы; 3. Г.Юнысованың «Хаталарны төзәт»шигырен уку; 4. Уен «Күрсәтеп кара әле»; 5. Мастер-класс «Сәхнә сөйләме»; 6. Сюжетлы-рольле уен “Кафеда”. |
|
|
24. “Татар теленең байлыгы” |
-авторның фикерләрен төгәл һәм сәнгатьле итеп тапшыра белергә өйрәтү; -сүз тарихына тирәнрәк кереп балаларны уйларга, логик яктан фикерләргә, чагыштырырга өйрәтү; – сүзләрне аларның билгеләнешенә туры китереп дөрес кулланырга өйрәтү; -балаларны бер-берсе белән үзара хезмәттәшлек итәргә, шуннан сөенеч алырга өйрәтү. |
1. «Тел көрмәкләнлдергечләрне төрле итонация белән сөйлә»; 2. Артикуляцион гимнастика; 3. Сулыш гимнастикасы 4. Уен “Дүртенчесе артык” Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә өйрәтүне дәвам итү; 5. Уен “Фигураны яса”. |
|
|
Апрельрт |
25. “Риторика – матур сөйләм һәм язу” |
-балаларның риториканы фән буларак күзаллауларын киңәйтү; -сүзлек запасын баету (риторика, ритор); -фонацион сулауны эшләр өчен күнегүләр комплексы төзү; – тизәйткечләр әйтеп арткуляцияне үстерү; – бирелгән тема буенча балаларны актив сөйләмгә җәлеп итү, бер-берсен игътибар белән тыңларга өйрәтү. |
1. Сулыш гимнастикасы 2. Сөйләм гимнастикасы; 3. Тел көрмәкләндергечне тавыш югарылыгын һәм темпны үзгәртеп кабтлау; 4. Мөҗәһитнең “Тел белү авыр түгел” шигырен уку; 5. Уен “Кайтваз”; 6. Физкультминутка “Тегермән”; 7. Сөйләм ситуацияләрен модельләштерү; 8. Дидактик уен «Хастаханәдә». |
|
26. “Татлы тел тәхет или” |
-сөйләм сулышын куюны дәвам итү; -балаларны гафу үтенергә һәм гафу үтенүгә җавап бирергә өйрәтү; -матур сүзгә кызыксыну, соклану хисе уяту; -балаларда игътибарлылык, әңгәмәдәшне тыңлый белүне тәрбияләү. |
1. Тизәйткечләр әйтү; 2. Сулыш алу гимнастикасы; 3. Әңгәмә-диалог “Ишектә звонок шалтырый…”, сөйләм ситуациясен уйнау, 4. Уен «Уч төбендә сүз» 5. Лингвистик күнегү, 6. “Бу нинди һөнәр иясе?” Максат: Балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү. Җиһазлау: Төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар. Уен барышы: Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче зур рәсемне тактага элеп, “Бу нинди һөнәр иясе” – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: “Бу тегүче. Ул киемнәр тегә” – дип җавап бирә. |
|
|
27. “Матур сүз күңелне эретә” |
-фонацион сулыш өстендә эшне дәвам итү; -балаларга «рәхмәт» сүзенең мәгънәсен, лексиконда мөһимлеген аңлату; -балаларны рәхмәт белдерергә һәм аңа җавап бирә белергә өйрәтү; -балаларны бер-берсен игътибар белән тыңларга, сорауларга җавап бирергә өйрәтү; -әңгәмәдәшкә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү; -балаларда метоморфик фикерләү сәләтен үстерү; – вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм аша аралашу, эңгәмәдәшнең эмоциональ халәтен билгеләү, үз хисләреңне белдерә белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. |
1. Бармак гимнастикасы 2. Сулыш гимнастикасы 3. Дидактик уен “Телефон”, 4. Әңгәмә-диалог “Эш телефонына шалтыратулар кабул итү” 5. Дидактик уен “Әйдәгез, бер-беребезгә комплиментлар әйтик” 6. “Ягымлы сүзләр” Максат: Ягымлы сүзләрне искә төшерү, өйрәнү, ныгыту. Сүзлек байлыгын арттыру,игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү, ягымлы итеп сөйләшкән кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбия-ләү; иптәшләрең белән ягымлы итеп ара-лашырга өйрәнү. Җиһазлау: татар милли киеменнән киенгән курчаклар. Уен барышы: Тәрбияче: -Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле. -Исәнмесез! -Балалар, менә бу сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр.Тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез? – Хәерле көн! -Сау булыгыз! -Зур рәхмәт! -Зинһар өчен! -Рәхим итегез! Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр. Уенның кагыйдәләре: Тәрбияче һәр сүзнең мәгънәсен аңлата. |
|
|
28. Ата-аналар өчен йомгаклау эшчәнлеге. Еллык үзләштергән белем-күнекмәләрне күрсәтү. |
|||
III. Оештыру өлеше
3.1. Программаның материаль-техник торышы
Белем бирү эшчәнлеген оештыру шартлары:
Эшчәнлек режим моментларында, шөгыль барышында төркем бүлмәсендә яисә прогулка вакытында саф һавада үткәрелә.
Тавыш үткәрмәүчәнлек.
Шөгыльләр вакытында кабинет ишегенә «Шөгыль бара, комачауламаганыгыз өчен рәхмәт» дигән кисәтү эленеп тора.
Яктылык.
Кабинетта кимендә 6 данә яктырту элементы булырга итеш.
Кабинетта ачык төскә буялган стеналар, төп стенада урман һәм урман хайваннары сурәтләнгән булырга мөмкин. Кабинет тулаем тигез яктыртыла.
Бинада табигый яшеллек күп.
3.2. Методик кулланма
исемнәре үзара рифмалана торган предметлар сурәтләнгән карточкалар җыелмасы
берлек һәм күплек санда предметлар сурәтләнгән күрсәтмә-дидактик әсбаплар, парлы карточкалар җыелмасы
исемнәре суффикслар, приставкалар һәм сүз төркемнәре ярдәмендә барлыкка килгән предметлар сурәтләре булган күрсәтмә-дидактик пособиеләр
монологик әйтелмәләр куллану, әкият сөйләү өчен төрле биремнәр бирелгән җөмләләр төзер өчен сюжетлы картиналар һәм карточкалар җыелмасы
сорауларны ничек дөрес бирергә кирәклегенә өйрәтү өчен карточкалар җыелмасы
методик эшләнмәләр: «Ел фасыллары», «Социаль-коммуникатив күнекмәләр үстерү»
сөйләм эшчәнлеген үстерү буенча презентацияләр.
ата-аналар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча онлайн-уеннар картасы.
Кулланылган әдәбият
1. А.А. Акишина «Русский речевой этикет» -М. «Просвещение», 2008г.
2. О.Ю. Безгина «Речевой этикет старших дошкольников. Методическое пособие». М., 2011.
3. З.И. Курцева Ты-словечко, я – словечко…(варианты занятий по дошкольной риторике с теоретическим комментарием). Методические рекомендации для воспитателей, учителей и родителей / З.И. Курцева [Текст] – М.: «Баласс», 2002.
4. О.М. Ельцова Риторика для дошкольников. Программа и методические рекомендации. Издательство «ТЦ СФЕРА»
5. По дороге к Азбуке методические рекомендации для воспитателей, учителей и родителей к ч 1 и 2 Т.Р. Кислова
6. По дороге к Азбуке методические рекомендации для воспитателей, учителей и родителей к ч 3 и 4 Т.Р. Кислова
7. По дороге к Азбуке методические рекомендации для воспитателей, учителей и родителей «Лесные истории» Т.Р. Кислова
8. О.С. Ушакова Развитие речи и творчества дошкольников М., Сфера, 2008
9. О.С. Ушакова Придумая слово – М., Сфера, 2009
10. О.С. Ушакова Знакомим с литературой детей 3-5 лет – М., Сфера, 2009
11. О.С. Ушакова Знакомим с литературой детей 5-7 лет – М., Сфера, 2009
11. Г.Я. Затулина Конспекты занятий по развитию речи первая младшая группа – Москва, Центр педагогического образования, 2008
12. Г.Я. Затулина Конспекты занятий по развитию речи средняя группа – Москва, Центр педагогического образования, 2008
13. О.М. Ельцова Риторика для воспитателей дошкольных учреждений – Новосибирск, 2007
14. О.М. Ельцова Организация полноценной речевой деятельности в детском саду – С-П., Детство-Пресс, 2008
15. О.М. Ельцова Подготовка дошкольников к обучению грамоте – Новосибирск, НИПКиПРО, 2014
16. О.М. Ельцова Развитие речевой и коммуникативной деятельности у старших дошкольников первый год обучения – С-П, Детство-Пресс, 2014
17. О.М. Ельцова Развитие речевой и коммуникативной деятельности у старших дошкольников второй год обучения – С-П, Детство-Пресс, 2014
18. Н.А. Кнушевицкая Стихи и речевые упражнения по теме «Космос» – М., Гном, 2011
19. Н.А. Кнушевицкая Стихи и речевые упражнения по теме «Дикие животные» – М., Гном, 2011
20. Н.А. Кнушевицкая Стихи и речевые упражнения по теме «Грибы» – М., 2008
21. Н.А. Кнушевицкая Стихи и речевые упражнения по теме «Профессии» – М., 2009
22. Н.А. Кнушевицкая Стихи и речевые упражнения по теме «Фрукты» – М., 2010
23. Н.А. Кнушевицкая Стихи и речевые упражнения по теме «Птицы» – М., 2009
24. Закирова К.В., Гаффарова С.М. «Әткәм-әнкәмнең теле». Казан «Мәгариф», 1997.
25. Балалар өчен хрестоматияләр: «Гөлбакча», «Раушан көзге», «Балачак аланы» Казан: РИЦ, 2011.
26. Закирова К.В. «Уйный-уйный үсәбез» Казан «Мәгариф», 2005.
27. Закирова К.В. «Әй уйныйбыз, уйныйбыз…» Казан, 2013.
28. Закирова К.В., Кадыйрова Р.Ә., Сафиуллина Г.М. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» Казан, 2013.
29. Журналлар: «Мәгариф», «Күчтәнәч», «Салават күпере», «Тылсымлы куллар».