Ахметшина Айгуль Фаукатовна
учитель родного языка и литературы
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга», г.Елабуга
Дәрес тибы: катнаш дәрес
Максат:
1. Белем бирү максаты: Дуслык турында белемнәрне камилләштерү. Рөстәм Мингалимнең «Дусларың гына булсын» шигыре белән танышу.
2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, монологик сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси УУГ:
-укуга карата кызыксыну хисе;
-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив УУГ:
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркемнәрдә эшли белү
Танып-белү УУГ:
-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
Җиһазлау: рәсемнәр, компьютер, интерактив такта, презентация.
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше. Мотивлаштыру
а) Уңай эмоцианаль халәт булдыру (шигырь яки «Сәлам җыры»)
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз. Уңышлар сезгә!
II Актуальләштерү
а) Фонетик күнегү. [къ][гъ] авазларын дөрес итеп әйтү.
-Укучылар, әйдәгез әле барыбыз да игътибар белән экранга карыйбыз һәм бер шигырь укып алабыз. Ул шигырь «Кызык» дип атала. Иң беренче мин укыйм, ә сез карап барыгыз һәм игътибар белән тыңлагыз
Кызык
Бу “кызык” бигрәк кызык.
Алдан укы – ул “кызык”,
Арттан укы – ул “кызык”.
Тик әйтмә аны бозып.
– Минем арттан кабатлагыз, [къ] – кызык. Бу авазның яңгырау пары бармы? ([гъ])
б) Сәнгатьле уку. Күмәк уку
– Әйдәгез бергәләп сәнгатьле итеп укыйбыз. (уку)
– Укучылар, сез «кызык» сүзен ничек аңлыйсыз? Сез аны тормышта кулланасызмы? Кайларда кызык булырга мөмкин? (урамда, авылда, мәктәптә….)
III Дәреснең темасын ачыклау, максат һәм бурычларны билгеләү
– Укучылар, бүгенге дәресебез кызыклы булсын өчен без нишләргә тиешбез? (укырга, уйнарга, сорауларга җавап бирергә, сораулар бирергә, җырларга һ.б)
– Әйе, болардан тыш сезгә бүгенге дәрестә үзегезнең эшчәнлеккә бәя дә бирергә туры килер. Дәрес ахырында үзегезгә билге куярсыз.
Критерияләр:
5 биремдә актив катнаштым – «5» ле
4 биремдә актив катнаштым – «5» ле
3 биремдә актив катнаштым – «3» ле
а) «Дуслык» турында җыр тыңлау (Миңсылу башкара).
– Укучылар, безнең дәресебездә кызык булсын өчен мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм.
б) Әңгәмә оештыру
– Укучылар, бу җыр сезгә ошадымы? Ул нәрсә турында?
(Дуслар турында….)
–Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? ( Дуслык, дуслар турында)
– Ә нәрсә соң ул дуслык? Дуслыкны сез ничек аңлыйсыз?
(Дуслык – ул яхшылык, бербереңә ярдәм итү, бергә уйнау, бергә ял итү, бергәләп дәрес әзерләү)
– Укчылар, сез беләсезме, дуслыкның билгесе дә була. Уйлап карагыз әле хәрәкәтләр белән дуслыкны ничек күрсәтер идегез?
в) Өй эшен тикшерү. Сүзләр өйрәнергә.
IV Яңа тема өстендә эш. Рөстәм Мингалимнең «Дуслар гына булсын» шигыре белән танышу
а) сүзлек өстендә эш
җитеп була – можно дойти
ныгып була – можно окрепнуть
– Укучылар, менә бу яңа сүзләрне һәм рәсемнәрне кулланып, җөмлә төзеп карагыз әле. ( Дуслар белән бергә галәмгә кадәр җитеп була. Дуслар белән бергә имән кебек ныгып була.)
– Әйе, дуслар белән бергә бик күп эшләр эшләп була. Шул турыда шагыйрь Рөстәм Мингалим бик матур бер шигырь иҗат иткән. Рөстәм Мингалим турында беләсезме?
Рөстәм Гали улы Мингалим (1937-2014) — татар шагыйре, драматург. Ул балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Шулай ук курчак театрлары өчен әкият-пьесалар да иҗат иткән.
б) Аудиоязма тыңлау.
– Әйдәгез әле аның бер шигыре белән танышып китик:
ДУСЛАРЫҢ ГЫНА БУЛСЫН!
1. Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була —
Дусларың гына булсын!
2. Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була —
Дусларың гына булсын!
3. Күңелле яшәп була,
Үсеп һәм ныгып була,
Дошманны егып була —
Дусларың гына булсын!
в) Уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш. Төркемнәрдә һәм парларда эш.
– Укчылар, бу шигырьне бер кат эчтән укып чыгыгыз әле. (Укыйлар)
– Укучылар, бу шигырь ничә строфадан тора? (Өч)
1 нче төркем- 1 нче строфаны чылбыр буенча кычкырып сәнгатьле итеп укый;
2 нче төркем- 2 нче строфаны сәнгатьле итеп бинар укый (парларда);
3 нче төркем – 3 нче строфаны сәнгатьле итеп күмәк укырсыз.
г) Шигырьне анализлау.
– Укучылар, бу шигырь сезгә ошадымы?
– Ул кем турында? (Дуслар турында)
– Димәк, дуслар белән бергә тагын нишләп була? (….)
– Шигырь ни өчен матур яңгырап ишетелә соң? Без аны ничек укырга тиеш?
(Сәнгатьле итеп, тиешле интонация белән укырга тиешбез)
– Әйе, шигырьне бер көйгә салып укыйбыз. Көйгә салып укуны икенче төрле ничек атыйлар?
(Бу көй шигырьдә ритм дип атала)
– Хәзер шигырь юлларындагы авазларны, кушымчаларны һәм охшаш сүзләрне табыгыз әле.
(ң авазы кабатлана. Ул 2нче затны белдерә, -са/-сә, -ып/-еп кушымчалары – нишләсә?, нишләп? сорауларына җавап булган фигыльләр кабатлана)
– Бу охшашлык ничек атала?
(Бу охшашлык рифма дип атала)
V Ял минуты. Пантомима уены.
– Укучылар, әйдәгез әле бер уен уйнап алабыз. Пантомимо уены. Нәрсә ул пантомима?
1 нче төркем- 1 нче строфаны бары тик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтә;
2 нче төркем- 2 нче строфаны бары тик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтә;
3 нче төркем- 3 нче строфаны бары тик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтә.
VI Яңа белемнәрне ныгыту.
а) Мнемотехника алымы ярдәмендә шигырьне уку.
– Укучылар, экранда бирелгән бу рәсемнәр шигырьнең кайсы строфасына туры килә? (беренче строфага)
– Әйдәгез, бергәләп укып карыйк әле.
– Ә хәзер сез үзегез дә төркемнәрдә рәсемнәрне дөрес тәртиптә җыеп, шигырьне укып карагыз әле.
1 нче төркем- 3 нче строфаны рәсемнәр ярдәмендә җыеп укый;
2 – 3 нче төркемнәр- 2 нче строфаны рәсемнәр ярдәмендә җыеп укый.
б) «Койрык» уены. (Экранда уйнау)
– Укучылар, әйдәгез интерактив уен уйныйбыз. «Койрык» дип атала. Дуслык турындагы мәкальләрнең ахырын (койрыгын) табып, башына тоташтырырга кирәк булачак.
• Балык – сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
• Матурлык – бер көнлек, дуслык- гомерлек.
• Дустың үзеңнән яхшырак булсын
в) «Килешәм, килешмим» алымы
– Дустың үзеңнән яхшырак булсын, мәкалендә дус нинди булырга тиеш диелгән? (Яхшы, чын)
– Чын дус ул нинди була? Бу сорауга җавап бирү өчен мин сезгә чәчәк таҗлары өләшәм. Аларда кешедә була торган уңай һәм тискәре сыйфатлар язылган. Чын дуска туры килгән сыйфатны тактага беркетерсез, ә туры килмәсә миңа биреп барырсыз. Фикерләрегезне «Мин килешәм» яисә «Мин килешмим» дип әйтерсез.
-сугыш чукмары -туры сүзле -ярдәмел
-мәрхәмәтле – ялганчы – юмарт
-игътибарлы -намуслы -кешелекле
-тәрбияле – тупас -ярдәмчел
Карагыз уңай сыйфатлардан нинди «Дуслык чәчәге» килеп чыкты. Кәрҗин тагын да матурланды. Сезгә ошыймы?
– Ә кем үзенең чын дусты турында сөйләргә тели?
VII Рефлексия, бәяләү этабы
– Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Дуслык турында)
– Дуслык турында нәрсәләр белдегез?
(Дуслык ул- яхшылык, бер-береңә ярдәм итү, игътибарлы булу, намуслы булу
Дуслар булганда бик күп эшләр эшләп була һәм максатка ирешеп була)
Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.
– Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Дәрес кызык үттеме?
– Сез үзегезгә нинди билге куяр идегез? (Жестлар ярдәмендә билге кую)
VIII Өй эше бирү
1. «Дусларың гына булсын» шигырен сәнгатьле укырга.
2. «Дусларың гына булсын» шигырен ятларга.
3. Мәкальләр кулланып «Дуслык» темасына кечкенә хикәя төзергә.