Тәрбияче |
Абдулвәлиева Л. Ә. |
Тема |
Кына гөле |
Белем бирү өлкәсе |
Сөйләм телен үстерү |
Максат |
Сөйләм телен үстерү, игътибарларын үстерү |
Тәрбияви бурыч |
Бүлмә гөлләренә карата кызыксынучанлык, аларны карау теләге тәрбияләү өчен шартлар тудыру. |
Белем бирүче бурыч |
Балаларны бүлмә гөле – кына һәм аның өлешләре белән таныштыру; яфрак, чәчәк сүзләре хисабына сүзлекләрен активлаштыру өчен шартлар тудыру; |
Үстерелешле бурыч |
Балаларның зурлар белән аралашуына, аларны аңлауларына ирешү; күзәтүчәнлекләрен, игътибарлыкларын үстерү өчен шартлар тудыру; физик активлыгын үстеръү |
Балаларның эшчәнлеген төрләрен оештыру |
-баланың өлкәннәр белән аралашу – баланың яшьтәшләре белән аралашу |
Көтелгән нәтиҗә |
Балаларның коллективта тәрбияче һәм яшьтәшләре белән яхшы мөнәсәбәттә һәм актив катнашулары,билгеләнгән вакытка сыешу. |
Оешкан белем бирү эшчәнлеген сыйфатлы үткәрү өчен кирәкле булган җиһазлар һәм материаллар |
Кына гөле (бальзамин), төбен йомшарту өчен таякчыклар, сусипкеч; кояш, болыт рәсемнәре. |
Сүзлек эше |
яфрак, чәчәк |
Алдан эшләнгән эш |
Гөлләр карау |
Белем бирү эшчәнлегенең барышы:
Эш урынын булдыру |
Тәрбияче эшчәнлеге |
Балалар эшчәнлеге |
Социаль ситуациләрнең үсеш шарты |
Кереш (Оештыру һәм мотивлаштыру) |
|||
Тәрбияче кулында курчак тотып тора, балалар белән курчак исеменнән исәнләшә |
– Исәнмесез, балалар! |
– Исәнме, Алсу
|
Мөстәкыйльлекне инициативаны үстерү шартлары |
Тәрбияче балаларга курчак исеменнән шигырь сөйли |
– Мин сезгә бер шигырь укыйм: Бик зур үстем инде мин, Әниемә булышам: Гөлләренә су сибәм. Тәрәз төбендә гөлем Ал чәчәккә күмелгән! |
Балалар шигырьне тыңлыйлар |
Сөйләү активлыгын булдыру өчен шартлар тудыру |
Тәрәзә төбендә кына гөле үсеп утыра |
Балалар, әйдәгез әле, тәрәзә төбендә үсеп утыра торган матур чәчәкле гөлне карыйк. Кызыл чәчәкле гөлне күрсәтегез әле. Булдырдыгыз. |
Балалар гөлне күрсәтә. |
Уйлау һәм сөйләү активлыгын булдыру өчен шартлар тудыру |
Төп өлеш |
|||
Тәрбияче кызыл чәчәкле кына гөлен, тәрәзә төбеннән алып, өстәлгә куя |
– Балалар, карагыз әле, нинди матур гөл! – Балалар, бу гөлнең исеме – кына. – Минем белән әйтик – Богдан, гөлнең исеме ничек? – Кына гөленең яфраклары һәм чәчәкләре бар. – Менә бу – чәчәк (Күрсәтә) – Ләйсән, чәчәкне күрсәт. – Меня бу – яшел яфрак. – Дима, бу нәрсә? – Роман, гөлнең чәчәген күрсәт әле. |
(Кына.) Кына.
(Күрсәтә) (Күрсәтә) Яфрак (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) |
Сөйләү активлыгын булдыру өчен шартлар тудыру |
Өстәлдә таякчыклар кояш белән болыт рәсемнәре ята. Физминут уен «Кояш һәм болытлар». |
Безнең гөл бик кояш ярата. Әйдәгез әле уен уйнап алабыз. Уен «Кояш һәм болытлар» дип атала. Мин сезгә кояш рәсемен күрсәткәч, сез йөрисез, уйныйсыз, ә болыт рәсемен күрсәткәч, йөгереп барып, келәмгә утырасыз. |
Кояш рәсемен күрсәткәч балалар йөри , уйныйлар.
|
Физик активлыгын очөн шартлар тудыру |
Өстәлдә таякчыклар ята Өстәлдә сусипкеч тора |
– Балалар, гөл матур булып үссен өчен, аның төбен менә мондый таякчык белән йомшарталар (күрсәтә) – Менә сезгә таякчыклар. Айгөл, кил әле, гөлнең төбен син йомшартып кара. – Син нәрсә эшлисең? (Әлеге йомышны тәрбияче берничә балага куша) – Роман, гөлнең исеме ничек? – Балалар, гөл матур булып үссен өчен, аңа су сибәләр. Суны сусипкечтән сибәргә кирәк. Балалар, карагыз әле, мин гөлгә су сибәм. Әйдәгез, кабатлыйк әле: «Гөлгә су сибәм». |
Йомшартам. (Активлаштыру) Кына.(Активлаштыру) «Гөлгә су сибәм». (Активлаштыру.) |
Сөйләү активлыгын булдыру өчен шартлар тудыру |
Йомгаклау |
|||
Тәрбияче балаларга курчак исеменнән сөйли |
– Балалар, гөлнең төбен йомшарттык, аңа су сиптек, ул бик сөенде. Матур булып үссен өчен, аңа тагын кояш яктысы кирәк. Шуңа күрә гөлне тәрәзә төбенә куябыз. Балалар, гөл безгә рәхмәт әйтә. – Ә хәзер миңа өйгә кайтырга кирәк, үземнең гөлләргә су сибәргә. Саубулыгыз, балалар |
– Саубул |
Сөйләү активлыгын булдыру өчен шартлар тудыру
|