Юнусова Асия Габдулхаковна
воспитатель по обучению татарскому языку МБДОУ «Детский сад «Солнышко»
Аксубаевского муниципального района
Республики Татарстан, пгт Аксубаево
Максат: балаларны татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бүләк җыю күренеше белән таныштыру, башка милләт халыкларына карата кадер-хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
1.Балаларда халык бәйрәменә карата кызыксыну уяту; татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе турында башлангыч белемнәр бирү.
2. Борынгыдан килгән төрле милләт халкының йолаларына, уеннарына карата кызыксынуны арттыру, аларның үзенчәлекләрен аера белергә өйрәтү; бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү.
3. Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларда кечкенәдән милли тәрбия бирү; төрле милләт вәкилләре арасында үзара дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: агачтан эшләнгән йорт, алмагач, эскәмия; сөлгеләр уралган ике колга, милли бизәкле ике чиләк; чигелгән сөлге.
Урам күренеше. Татар йорты, капка төбе, бакча. Йорт алдында эскәмия тора. Бакча киртәләр белән уратылып алынган. Бакчада алма, нарат агачлары үсеп утыра. Күңелле татарча көй уйный. Бер бала йөгереп керә.
1 нче бала. Малайлар, кызлар, әйдәгез уйнарга. Мондый матур җәйге көндә ничек йоклап ятып була инде. Әнә авыл балалары күпме эш эшләп өлгергән.
Дүрт бала йөгереп керә.
2 нче бала. Җәй башланды, Сабан туе кайчан булыр икән?
3 нче бала. Тиздән булачак, моның өчен бүләк җыярга кирәк.
4 нче бала. Кем белән җыябыз соң аны?
5 нче бала. Менә үзебез җыябыз. Әйдәгез, колгалар, чиләкләр алыйк та авылыбызның түбән очына йөгерик!
Барысы бергә. Әйдәгез!
1 нче бала. Әнә үзе дә килә авылыбызның иң гүзәл, уңган кызы.
Барысы бергә. Исәнмесез.
Ралина. Исәнмесез. Таныш булыйк. Мин- Ралинә. Акыллы, тырыш, уңган һәм түзем. Ачык йөзле, тәмле телле. Җырларга да, биергә дә яратам. Төрле бәйгеләрдә катнашам. Мин Татарстанның иң гүзәл, иң матур җирендә яшим. Хәсән Туфанның туган ягы Аксубай бистәсендә. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Татар телендә мультфильмнар карыйбыз, татарча китаплар укыйбыз.
5 нче бала. Бигрәк уңган кыз икән син. Җырлап та күрсәт әле безгә.
Җыр: «Синең нурың»
Кояшта тудың микән,
Йолдызда тордың микән?
Өйгә ай кергәнме дисәм,
Ул синең нурың икән.
Кигәннәрең ал икән,
Гөләп (гөлләр) белән пар икән.
Алны уңмый диләр иде,
Халык сүзе хак икән.
Керфекләрең кагасың,
Моңсу гына багасың.
Ай кояштан нурлар ала,
Ә син каян аласың?
6 нчы бала. Бигрәк матур җырлыйсың. Әйдәгез, Сабантуйга бүләк җыярга киттек.
Сәхнәдән китәләр.
Сөлгеләр уралган колгалар, чиләкләр тотып, Сабантуй турында җыр белән (халык җыры) балалар түгәрәк ясап, залны әйләнеп чыгалар һәм йорт янына тукталалар.
1 нче бала. Яшь кызлар, яшь киленнәр, әби-бабайлар, сездән Сабантуйга бүләк көтәбез.
2 нче бала. Сабантуйга диеп бүләк әзерләдегезме?
Йорт эченнән әби, бабай чыга, кулында сөлге.
Барысы бергә. Исәнме, әбекәй! Исәнме, бабакай!
4 нче бала. Сабантуйга дип әби нинди бүләк әзерләгән икән?
Әби. Исәнмесез, балалар! Мин сөлге чиккән идем. Колгага элеп куйыйм әле.
7 нче бала. Рәхмәт, әбекәй.
Бабай керә. Сабантуйга бүләк җыясыз икән. Шулаймы?
Балалар. Әйе.
Бабай. Балалар, минем дә Сабантуйга бүләгем бар.
Менә шул йомыркалар кебек бәхетләрегез түгәрәк булсын.
5 нче бала. Рәхмәт, бабакай.
1 нче бала. Әйдәгез бер җырлап алыйк әле.
Бергә: Әйдәгез, җырлыйк.
Җыр: Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе шул.
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Әби. Без дә бит бабасы яшь чакларда бик матур иттереп «Капкалы» уенын уйный идек.
Бабай. Әйе шул әбисе.
Әби.Әйдәгез, балалар сезнең белән дә «Капкалы» уенын уйнап алыйк әле.
Балалар. Әйдәгез, уйныйбыз.
«Капкалы» уены
7 нче бала. Нинди җәза бирәбез?
Балалар: Әтәч кебек кычкырсын.
5 нче бала. Нинди җәза бирәбез?
Балалар: Биетәбез.
Балалар бергәләп бииләр.
Әби. Бигрәк матур итеп биедегез. Матур итеп күңел ачасыз. Сабан туйлары мөбәрәк булсын. Ил – көннәребез тыныч булсын.
Бергә: Рәхмәт, әбекәй.
Ралина: Әйдәгез, бер җырлап алыйк әле.
«Матур булсын». Халык җыры
Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!
Илебез кояшы балкый
Якты булып көн саен;
Якты булсын, якты булсын,
Якты булсын көн саен!
Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!
1 нче бала: Әйдәгез, Сабантуйга бүләк җыярга киттек.