
Ашрапова Энзе Табрисовна
учитель начальных классов
МБОУ «Тимяшевская СОШ»
село Тимяшево, Лениногорский район
(Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.)
Катнашалар:
Тычкан
Бака
Куяннар
Төлке
Бүре
Аю
Саескан
Эт
Кышкы урман күренеше.Алан уртасында зур гына бияләй ята. Йөгереп Тычкан керә.
Тычкан. Урман кыш көне бигрәк матур, бөтен җир ап-ак, ләкин суык. Берәр кайда җылынып чыгасы иде.(Бияләйне күреп ала) Карале, бу нәрсә икән? Бияләйгә охшаган үзе, кешеләрнең кулында күргәнем бар.Кемнеке икән? (Бияләйнең эченә кереп карый). Бигрәк җылы, йомшак бит бу. Булмаса шунда җылынып алыйм әле. (Бияләй эченә кереп китә.)
(Аланга бакылдап Бака килеп чыга.)
Бака. Нинди була икән ул Чыршы бәйрәме? Нәрсә ул Яңа ел? Минем аны бер дә күргәнем юк. Нишлиләр анда, кемнәр була? Салкын дип тормадым әле, бәйрәм күрергә килдем.(Бияләйне күреп ала). Бу нәрсә икән? Минем мондый әйберне бер дә күргәнем юк. Эченә кереп карыйм әле? Бәлки кем дә булса яшидер анда. Әй, кем бар биредә?
Тычкан. Мин Тычкан-чиелдык. Ә син кем?
Бака. Мин Бака-бакылдык.
Тычкан. Кыш көне урманда нинди бака тавышы ишетелә дип торам, син икәнсең. Мондый салкында нишләп йөрисең?
Бака. Мин сәяхәт итәргә яратам, бөтен җирне күрәсе килә. Менә Яңа ел бәйрәме турында ишеттем дә, сазлыгымны калдырып, урманга килдем. Кыш көне урман бигрәк матур икән, агачлар да ап-ак. Ләкин көн суык, үзеңнең яныңа кертмәссеңме икән?
Тычкан. Әйдә кер, Бака. Яңа елны бергәләп каршыларбыз.(Бияләй эченә кереп китәләр).
Сукмактан җырлый-җырлый куяннар килеп чыгалар.
Куяннар. Бөтен дөнья ак кына,
Күрик әле чак кына,
Ап-ак карга кем икән
Ап-ак эз салып үткән?
Ап-ак каен башына
Ап-ак түбәтәй кигән.
Җем-җем җемелдәп тора,
Түбәтәе бер дигән.
1 нче Куян. Карале, дускаем, нинди матур алан.
2 нче Куян. Чынлап та , бигрәк матур биредә. Кара әле, дускаем, ниндидер бияләй ята монда. Кем дә булса төшереп калдыргандыр аны. (Бияләй эченә кермәкче була, ләкин куркып кире йөгереп чыга). Анда кемдер бар?
1 нче Куян. Бигрәк куркак инде син. Хәзер кемнәр икәнен белербез.Әй, кемнәр бар бияләй эчендә?
Бака. Мин Бака-бакылдык.
Тычкан. Мин Тычкан-чиелдык. Ә сез кемнәр?
Куяннар. Ә без Куяннар- йомшаккайлар.
Тычкан. Әйдәгез, керегез. Бергәләп Яңа елны каршыларбыз.
Иснәнә-иснәнә Төлке керә.
Төлке. Куян исе килә. Бик яратам шул куянны. Ләкин бүгенге көн башка көннәрдән аерыла, бүгенге көн изге көн, һәммәсе өчен дә. Яңа елда беркемне дә рәнҗетергә ярамый. Бүген җырларга, биергә, шигырләр сөйләргә ярый, куянны кыерсытырга ярамый. Яңа ел турында бер шигырь өйрәнгән идем, сөйләп күрсәтим әле.
Һәммәсенең телендә
“Яңа ел” да “Яңа ел”,
Көтә-көтә ардым инде,
Килерме икән ул быел?
Яңа елда өр-яңа
Кыш бабай килә, диләр.
Безгә матур-матур
Бүләкләр бирә, диләр.
Шуңа бигрәк көтәм аны,
Ул кайчан килер икән?
Минем үземә ул нинди
Бүләк китерер икән?
Шәп шигырь, шулай бит! Кыш бабай безне бүләксез калдырмас ул. Карале, нинди зур бияләй ята монда. Куян исе дә шуннан килә. Биядәй-бияләй, синдә кемнәр бар?
Бака. Мин Бака-бакылдык.
Тычкан. Мин Тычкан-чиелдык.
Куяннар. Ә без Куяннар- йомшаккайлар. Ә син кем?
Төлке. Мин Төлке-Хәйләбай.
Тычкан. Әйдә кер, Төлке. Бергәләп Яңа елны каршыларбыз. (Төлке бияләй эченә керә.)
Аландагы эзләрне карый-карый Бүре керә.
Бүре. Ниндидер эзләр бөтен сукмакны чуарлап бетергән. Монысы куян эзе, монысы төлкенеке. Тагын әллә нинди таныш түгел эзләр дә бар. Минем куян яратканны белгәннәр, мине эзләп үзләре аланга килгәннәр. Ә төлке биредә нишләп йөри? Минем куяннардан авыз итмәкче буламы? (Тирә ягына карана).Әллә бүген берәр җирдә бәйрәмме икән? Ниндидер матур бияләй ята сукмакта. Мондый бияләйне кемдәдер күргәнем бар бит минем. (Уйланып тора). Ах бу склерозны, көчкә исемә төшердем! Кыш Бабай бияләе бит бу! (Иснәнә) Бияләйдән куян исе белән төлке исләре килә. Әллә шунда яшиләр инде?
Әй, бияләй! Кемнәр яши биредә?
Бака. Мин Бака-бакылдык.
Тычкан. Мин Тычкан-чиелдык.
Куяннар. Ә без Куяннар- йомшаккайлар.
Төлке. Мин Төлке-Хәйләбай. Ә син кем?
Бүре. Ә мин – Бүре.
Тычкан. Әйдә кер, Бүре. Бергәләп Яңа елны каршыларбыз. (Бүре бияләй эченә керә.)
Аланга Аю килеп чыга.
Аю. Бу урманга ни булган?
Дөньяларга нур тулган!
Кыш бабай бар агачларга
Ак мамык ябып куйган.
Җил дә юк, тавыш та юк,
Тукран гына тук та тук,
Агачны тукылдата.
Урман ак мамык эчендә,
Җылы җәй күреп төшендә,
Татлы йокыда ята…
Урмандагы җәнлекләр кая китеп бетте икән? Карале, юлда нинди матур бияләй ята. Үзе кыймылдый, әллә эчендә берәрсе бар микән? Бияләй, бияләй, кемнәр яши биредә?
Бака. Мин Бака-бакылдык.
Тычкан. Мин Тычкан-чиелдык.
Куяннар. Ә без Куяннар- йомшаккайлар.
Төлке. Мин Төлке-Хәйләбай.
Бүре. Ә мин – Бүре. Ә син кем?
Аю. Мин Аю -Тәмлетамак.
Тычкан. Әйдә кер, Аю, бергәләп Яңа елны каршыларбыз.
Аю. Әйдәгез, дусларым, үзегез чыгыгыз. Мин бит яңа елны каршыларга дип йокымнан уяндым, сезнең янга килдем.(Бияләй эченнән Бака, Тычкан, Куяннар, Төлке, Бүре чыгалар)
Аю. Әйдәгез, яңа елны каршыларга кунаклар чакырабыз.
Барысы бергә. Әйдәгез!
1 нче Куян. Мин Саесканга шалтыратам, ул кунакларны җыяр. (телефоннан шалтырата). Алло! Алло! Саескан , синме бу? Барсына да хәбәр ит, бүген бездә чыршы бәйрәме! Юлыңда кемнәр очрый безгә килсеннәр. Ишеттеңме? Безгә бәйрәмгә килсеннәр!
Бака. Бәйрәмгә тагын кемнәр килә?
Тычкан. Иң зур кунакларыбыз әлбәттә – Кыш бабабыз һәм Кар кызы.
Эт белән Песи керә.
Эт. Кайда ул бәйрәм? Исәнмесез. Сез чакырдыгызмы бәйрәмгә?
Кар бөртекләре. Исәнмесез! Без дә бәйрәмгә килдек.
Клоуннар керә.
Клоун. Сез чакырдыгызмы? Безгә керергә ярыймы? Без сезнең кәефегезне күтәрербез, төрле уеннар уйнатырбыз.
Тычкан. Рәхим итегез, түрдән үтегез.
Алып баручы. Хәерле көн, балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар1 Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Ә хәзер Чыршы бәйрәмен үзебезнең яраткан җырыбыз белән башлап җибәрик.
Җыр “Чыршы”
1нче бала. Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
2 нче бала. Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
3 нче бала. Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4 нче бала. Син килдең бүген киенеп,
Бизәнеп , матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа,
Күңелле җырлар алып.
Алып баручы. Әйе, балалар. Яшел чыршы безгә кунак булып килгән. Минемчә, аңа нәрсәдер җитми. Сез ничек уйлыйсыз? Дөрес, утлары кабынмаган. Ә Яңа ел килеп тә җитәр. Ничек кабызырбыз икән? Әйдәгез, барыбыз бергә тылсымлы сүзләр әйтик:
Әй, чыршы, чыршы,
Безнең күңелне күрче,
Утларыңны кабызчы!
(Чыршы утлары кабына, балалар кул чабалар.)
Алып баручы. Әйдәгез, яшел дустыбызга җырлап та күрсәтик.
(Яңа ел турында җыр башкарыла.)
Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмдә тагын кемнәр юк соң?
Балалар. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел.
Алып баручы. Дөрес, балалар, Кыш бабайсыз ничек Яңа ел булсын инде. Әйдәгез,аларны бергәләп чакырыйк.
Балалар. Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Алып баручы. Кыш бабай күренми әле. Адашып йөриме әллә? Әйдәгез әле, тагын чакырыйк.
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай!
(Саескан керә.)
Саескан. Исәнмесез! Мөмкинме!
Алып баручы. Рәхим ит, Саескан.
Саескан .Мин сезгә Кыш бабайның телеграммасын алып килдем.
Алып баручы. Телеграммада ниләр язылган икән, укып карыйк әле.
Телеграмма . Исәнмесез, кадерле дусларыбыз. Сезгә Кыш бабай белән Кар кызы яза. Сезнең янга тиз генә килербез дигән идек, ләкин бәлага очрадык. Кыш бабай урманда бияләен югалтты. Ул гади бияләй түгел, ә тылсымлы бияләй, арысаң көч кертә, өшесәң җылыта. Бәлки, дуслар, сез безгә ярдәм итәрсез.
Алып баручы. Ягез, дусларым, ярдәм итәбезме?
Куяннар. Без беләбез бияләйнең кайда икәнен, хәзер табабыз аны.
Эт. Мин дә сезнең белән барам, бергә күңеллерәк булыр. (Чыгып китәләр).
Алып баручы. Ә без, дусларым, Кыш бабайны көткән арада җырлап-биеп алыйк.(җырлы-биюле берәр уен уйнау)
(Ерактан кыңгырау тавышы ишетелә. Бүлмәгә Кыш бабай, Кар кызы,Эт, Куяннар керәләр).
Алып баручы. Карагыз, кара,дусларым,
Безгә Кыш бабай килә.
Кар кызы да бар янында,
Үзе елмая, көлә.
Кыш бабай. Саумысез, балалар!
Мин сезне сәламлим.
Китердем сезләргә
Иң матур бәйрәм мин.
5 нче бала. Исәнме, Кыш бабай,
Исәнме, Кар кызы!
Сез кышкы дөньяның
Иң якты йолдызы.
Алып баручы. Кыш бабай, без сезне бик озак көттек. Юлда берәр күңелсез хәл булдымы әллә?
Кыш бабай. Урмандагы сукмаклар бик бормалы икән, ашыгып килгәндә бияләем төшеп калган. Миңа аны югалтырга ярамый, ул тылсымлы бияләй. Аны кигән кешенең кулы беркайчан да өшеми, ул зурая да кечерәя дә ала. Урмандагы җәнлекләр аны өй итеп тә файдаланганнар. Минем таягым да тылсымлы, аны да Убырлы урларга маташып карады. Ләкин сез дусларым ярдәмендә тиз табылды. Рәхмәт сезгә!
Алып баручы .Ә хәзер, дусларым, бәйрәмне дәвам итик. Кыш бабайга үзебенең шигырьләребезне сөйлик.
6 нчы бала. Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре, керфекләре?
7 нче бала. Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә?
8 нче бала. Чаңгы – чанада шуарга
Булды шома тавыбыз.
Кем безгә аны ясаган,
Кем икән ул, табыгыз?
(Җыр. “Кыш бабай турында җыр”)
9 нчы бала. Кыш бабай, кыш бабай
Кунакка килгән.
Килмәс иде, безнең белән
Биисе килгән.
Кыш бабай. Әйдә, алайса, булмаса, бер биеп тә алыйм әле. Күптән биегән дә юк. (Кыш бабай бии.)
10 нчы бала. Кыш бабай белән бергә
Кызы да килгән.
Ап-ак бәсле бик тә матур
Күлмәген кигән.
Кар кызы. Мин- Кар чәчәк, дусларым,
Кыш бабайның оныгы.
Күп минем сердәшләрем,
Энҗе кар бөртекләрем.
Котлы булсын Яңа ел!
Бәйрәмнәр матур булсын!
Дусларым, кар бөртекләрем, бире килегез, биеп китегез. (Кар бөртекләре биюе)
Кыш бабай. Рәхмәт сезгә, кар бөртекләре. Сез биегәч бүлмә суынып китте, җылынып алыйк, әйдәгез. Минем тылсымлы бияләем уеннар да белә бит. Без сезнең белән “Кем җитез? ” дигән уен уйнап алырбыз. Хәзер сез барыгыз да түгәрәккә басыгыз, кулларыгызны алга сузыгыз. Музыка башлану белән, минем бияләйне кулдан кулга җибәрегез. Музыка туктаганда бияләй кем кулында кала, шул бала җәзага тартыла. Уенны башладык. (“Кем җитез?” уены уйнала. Уен вакытында клоуннар балаларга бияләйне кулга алырга комачаулап йөриләр, я бияләйне алып качалар.). Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бик җитез булып чыктыгыз.
Алып баручы. Кыш бабай, безнең балалар син килешкә дип бик матур җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләделәр. Арып та киткәнсеңдер, әзрәк ял итеп алырсың.
(Аерым номерлар башкарыла. Клоуннар акробатик күнегүләр күрсәтәләр.)
11 нче бала. Кыш бабай, Кыш бабай,
Безне бик ярата,
Ул безгә Яңа ел
Бүләге тарата.
Алып баручы. Кыш бабай, безгә дигән бүләкләр кайда? Яңа елны каршыларга безнең янга урман җәнлекләре дә килгән, алар да бүләк көтәләр.
Кыш бабай. Менә, дусларым, сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез-
Шул минем теләкләрем.
(Кыш бабай янына Бака белән Төлке, Аю, Куяннар, Тычкан киләләр)
Бака. Кыш бабай, менә син нинди икәнсең? Сине күрергә ерак сазлыктан килдем. Сине бик юмарт диләр. Мин сәяхәт итәргә яратам, үрдәкләрем мине калдырып, еракка очтылар. Аларны куып җитәсем бар. Миңа очкыч бүләк итмәссең микән?
Кыш бабай. Менә, Бака, сиңа минем бүләгем. (Капчыгыннан вертолет алып бирә)
Бака. Рәхмәт, Кыш бабай.
Төлке. Мин куян яратам.
(Кыш бабай Төлкегә йомшак куян уенчыгы бирә)
Төлке. Рәхмәт,Кыш бабай.
Аю. Мин бал яратам.
(Кыш бабай Аюга кечкенә тәпән белән бал бирә)
Аю. Рәхмәт,Кыш бабай.
Бүре. Мин футбол уйнарга яратам.
(Кыш бабай Бүрегә туп бирә)
Бүре. Рәхмәт,Кыш бабай.
(Кыш бабай башка балаларга да бүләкләрен таратып чыга. Балалар рәхмәт әйтеп, бүләкләрне.алалар.)
Кыш бабай. Кадерле балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, дус, тату яшәгез. Әти-әниегезне тыңлагыз. Хушыгыз!
Балалар. Хуш, Кыш бабай!
Хуш,кар кызы!
(Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)
12 нче бала. Ак чәчәк кебек кар ява
Урманнарга, кырларга.
Тынычлык алып, Яңа ел
Килсен бөтен дөньяга.
(Яңа ел керә)
Яңа ел. Минем исемем- Яңа ел.
Мин бәхет таратучы.
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Җир йөзендә күпме изге теләк-
Телим сезгә барын-барын да,
Кар бөртеге булып бәхет яусын
Яңа елның тәүге таңында.
Кадерле дусларым! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!
(“Яңа ел” дигән җыр белән кичә тәмамлана)
Төзеде : Ашрапова Энҗе Тәбрис кызы, Тимәш гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


