Яруллина Лейсан Рашатовна
Шакурова Алина Владиславовна
Рахимова Гульфия Ильдусовна
воспитатели,
инструктор по физической культуре
МБДОУ «ДС4 «Экият»
г. Мамадыш
Юлда йөрсәң бул өлгер,
Юлның кагыйдәләрен бел.
Светофорның хәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел!
Проектның темасы: «Йөк автомобиле»
Яшь үзенчәлекләре: кечкенәләр төркеме.
Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы, атналык.
Проектның төре: практик, ачык, иҗади.
Проектта катнашучылар: кечкенәләр төркеме балалары, ата-аналар, тәрбиячеләр, өлкән тәрбияче, ЮХИДИ инспекторы.
Теманың актуальлеге:
Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Балалар бакчаларында нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, юл аркылы кайдан һәм ничек чыгарга, һ.б. турында ныклы белем бирелә.
Әлеге проект нәниләргә юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларның юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру максатыннын чыгып төзелде. Балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотылды.
Проектның проблемасы:
Нинди ысуллар аша кечкенәләр төркеме балаларын йөк автомобиле белән таныштырып була.
Максат:
Йөк автомобиле белән таныштыру. Йөк һәм җиңел автомобильләрен аерырга өйрәтү.
Бурычлар:
1. Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү. Автомобильның нинди өлешләрдән торуын (руль, тәгәрмәч, кабина, арба) әйтә белергә, зур һәм кечкенә, җиңел һәм йөк автомобиле дигән сүзләрне кулланырга, автомобильләрнең төрле булуларын күрсәтеп, бертөсле автомобильләрне таба белергә өйрәтү.
2. Балаларда игътибарлылык, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, автомобиль йөртүче һөнәренә ихтирамлылык хисе тәрбияләү.
3. Транспорт чараларын белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыкларын үстерү.
4. Яшел, кызыл төсләрне ныгыту.
Эшнең уңай нәтиҗәсе:
1.Балаларның транспорт төрләре буенча белемнәре камилләшә.
2.Йөк автомобиле турында күзаллаулары формалаша.
3.Юл йөрү кагыйдәләре турында гомуми белемнәре арта.
Җиһазлар:
– Тема буенча рәсемнәр
– Стенгазета
– “Йөк автомобиле” исемле видеоролик
– Балалар бакчасы урнашкан урам макеты
– Проектның презентациясе
– Дидактик уеннар
– Фотоаппарат.
– Методик әсбаплар.
Проектны тормышка ашыру этаплары:
I этап: Эзерлек.
(Тәрбияче һәм балалар)
Эчтәлек:
– балаларны тема буенча матур әдәбият белән таныштыру.
– ата-аналар белән тест үткәрү “Иң акыллы җәяүле”.
– юл йөрү кагыйдәләре буенча шигырьләр, табышмаклар әзерләү.
– уен почмакларын җиһазландыру.
– юл йөрү кагыйдәләре буенча дидактик уеннар эшләү.
II этап: Төп өлеш.
Эшчәнлек төрләре:
- Тәрбияче, балалар һәм ЮХИДИ инспекторы.
– юл йөрү кагыйдәләре буенча шигырьләр ятлау.
– юл йөрү кагыйдәләре буенча видеороликлар, мультфильмнар, кинофильм өзекләре карау.
– сюжетлы рәсемнәр карау.
– дидактик уеннар: “Автомобиль төрләрен аер”, “Охшашын тап”, “Үз төсенә куй”, пазллар төзү.
– хәрәкәтле уеннар:“Кем тизрәк”, “Автомобильне җыеп бетер”.
– “Зур автомобиль” рәсем күргәзмәсен оештыру.
– “Шофер булам” исемле җырны өйрәнү.
– ЮХИДИ инспекторы белән очрашу.
– кардан автогараж, автомобиль юлы төзеп уенчык автомобильләр белән шул “шәһәрчек”тә уйнау.
– балаларны “Курчак театр”ына алып бару.
2. Ата-аналар һәм балалар.
– тема буенча әңгәмәләр: “Минем әтием оста автомобиль йөртүче”.
– ата-аналарның балаларга йөк автомобиле турында сөйләве.
– тема буенча матур әдәбият уку.
3. Тәрбияче һәм ата-ана.
– ата-анарларга юл йөрү кагыйдәләре буенча брошюралар төзеп тарату, стенгазеталар чыгару.
– ата-аналар өчен анкета әзерләү.
– “Без акыллы җәяүле” темасына җыелыш үткәрү.
4. Тәрбияче, ата-ана һәм бала.
– ата-аналарга “Йөк автомобиле белән таныштыру” шөгылен күрсәтү.
III этап: Йомгаклау.
– Проектны презентацияләү.
– Йөк автомобиле буенча балаларның белемнәрен тикшерү.
Кечкенәләр төркеме балалары өчен
юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план
|
Белем бирү эшчәнлеге, режимнан тыш чаралар |
Тема |
Максат |
Җиһазлар |
Үткәрү вакыты |
|
1.Экскурсия |
1.“Юллар-да ниләр бар?” |
1. Балаларның юл, тротуар, җиңел һәм йөк автомобильләре турында белемнәрен ныгыту, тулыландыру. |
1. Балаларга фликерлар, фотоаппарат, “Автомобиль һәм чыпчыклар” уены өчен атрибутлар |
|
|
2. Матур әдәбият белән таныштыру эшчәнлеге |
2. “Мин шофер булам” шигырен ятлау |
2.Балаларның сөйләм телләрен үстерү. Автомобиль, автомобиль йөртүче сүзләрен кулланып җөмләләр төзетү. |
2.«Иң матур сүз», 58 б., Зәкия Туфайлова |
|
|
Әвәләү эшчәнлеге |
“Тәгәрмәч” |
Пластилинны уч төбен-дә кысып тәгәрмәч эш-ләргә өйрәтү. Эшкә ахырына җиткерү теләге уяту. |
Пластилин, үрнәк эш, уенчык авто-мобильләр |
|
|
Прогулка |
“Күңелле шәһәрчек” |
Балаларны ориентла-шырга өйрәтү. Матур-лыкка соклану хисе тәрбияләү. |
Кар, кечкенә көрәк-ләр, уенчык авто-мобильләр |
|
|
Рәсем эшчәнлеге |
“Зур авто-мобиль” рәсем күр-гәзмзәсен оештыру |
Балаларда автомобиль ясарга кызыксыну хисе уяту.Өлкәннәр хезмә-тенә хөрмәт тәрбияләү. |
Пумала, альбом, гуашь, салфетка |
|
|
Ата-аналарга ачык шөгыль күрсәтү |
“Йөк авто-мобиле” |
Балаларны йөк автомо-билен һәм аның өлеш-ләрен танырга, исем-нәрен әйтергэ өйрәту; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру. |
Уенчык автомо-бильләр һәм проек-тор |