Идрисова Айгуль Разифовна
учитель начальных классов
МБОУ «Минняровская основная
общеобразовательная школа»
Актанышского муниципального района
Республики Татарстан, д. Миннярово
Эчтәлек
КЕРЕШ……………………………………………………………………………………………………………..
ТӨП ӨЛЕШ
I. БҮЛЕК Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллану- заман таләбе………………………………………………………………………………………..
II.БҮЛЕК Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мультфильмнарны куллану…….
2.1.Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә мультфильмнар..…………………………
III. ЙОМГАК…………………………………………………………………………………………………………..
IV.ӘДӘБИЯТ ……………………………………………………………………………………………………
КЕРЕШ
Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү-дәресләрнең төп максаты булып тора. Ә башлангыч класслар укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту технологияләрен файдалану тора. Алар арасында елдан-ел уңышлырак кулланылганы – мәгълүмати технологияләр.
Белем һәм тәрбия бирүдә мәгълүмати технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә.
Эзләнү эшемнең темасын “Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мультфильмнарның әхлакый тәрбия бирүдә әһәмияте” дип исемләдем.
Максаты: башлангыч сыйныфларының татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар мультфильмнары аша укучының аңын, хәтерләү сәләтен, шәхси сыйфатларын үстерү, укучыларда әхлакый, эстетик тәрбия бирүдә мультфильмнарның әһәмиятен ачыклау.
Бурычлар:
- Федераль дәүләт белем стандартлары буенча укучылар эшчәнлеген оештыруның таләпләрен өйрәнү;
- Татар мультфильмнары аша укучыларда кешелек сыйфатлары, ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү;
- Татар теленә өйрәнү, төрле мультфильмнарны иҗади яктан якын килеп аңлау нәтиҗәсенә ирешү.
Теманың актуальлеге:
Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнарны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультфильм геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең үсүе сөендерә. Татар мультфильмнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллануның нинди файдасы бар? Шуңа күрә дәресләрдә мультфильмнарны куллану мөмкинлеген һәм балаларга ни дәрәҗәдә рухи – әхлакый тәрбия бирүе тикшерелде.
ТӨП ӨЛЕШ
I БҮЛЕК. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллану – заман таләбе
Татар теле дәрес буларак укытыла башлаганнан бирле һәр чор укытучылары һәм методистлары укытуны камилләштерү ысул һәм алымнарын булдырырга тырышканнар. 21 нче гасырда укытучы һәм укучы арасындагы уңай эмоциональ халәт, укучыларда белем алуга мотивация булдыру, балаларга төпле теоретик белем бирү белән беррәттән аларның сөйләм телен үстерүгә дә урын бирүне үз эченә ала. Бүгенге информацион технологияләр үсеше һәм техника алгарышы заманында исә башлангыч класслар укытучысы алдына укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтү максаты да килеп баса.
Ә.З.Рәхимовның “Укучыларның иҗади фикерләүне үстерү технологиясе”нә, Ф.Г.Казыйханова, В.С.Казыйхановларның “Иҗади үстерелешле технология”ләренә нигезләнеп, гомуми эрудицияне киңәйтү татар теле дәресенең коммуникатив һәм тәрбияви максатларын тормышка ашыру белән бергә үрелеп барырга, шул ук вакытта бирелгән теоретик белемне ныгытуга да хезмәт итәргә тиешлеге күз уңында тотыла.
Дәрестә әлеге төр мәгълүматны бирүне системалы итеп оештырырга була. Әйтик, кечкенә сыйныф укучыларына күбрәк рәсемнәр кулланылган, җиңел формадагы мәгълүмат бирү кулайрак, шул ук вакытта уен элементлары белән аралаштыру да укучыларның мәгълүматны кабул итү һәм белем алуга мотивация булдыру файдасына.
II БҮЛЕК. татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мультфильмнарның кулланылышы
Тел һәм әдәбият дәресләрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итә торган, намуслылык, кешелеклелек, тормыш чынбарлыгы турында уйландыра торган әсәрләр дәреслекләргә күп кертелгән. Тормышта матурлык белән ямьсезлек, мәрхәмәт белән явызлык, шәфкатьлелек белән шәфкатьсезлек янәшә йөри. Мәрхәмәт хисенең көчен, яшәү мәгънәсенең асылын аңлата торган әсәрләр дә байтак. Башлангыч сыйныфларда әдәби әсәрләргә, әсәр геройларына бәя бирү, хәзерге чынбарлык белән чагыштыру укучыларга тормыш тәҗрибәсе бирә.
Балаларда туган телгә кызыксыну уяту өчен, төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар куллану отышлы. Укытучыларга ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән “БАЛА” дип аталган мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.
Башлангыч класслар укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.
“Бала” китапханәсе татар телен читтән торып өйрәнү өчен дә нәтиҗәле чыганак. Китапханәгә илебезнең һәр төбәгеннән генә түгел, хәтта чит илдә торып та кереп була. Хәзерге вакытта “Бала” сайтында барлыгы 33 мультфильм урнашкан. Шуларның 17се Г.Тукай, 6 сы А.Алиш, 7се татар халык әкиятләре һәм 1се Зәкәрия Әхмәровныкы. Дәрдмәнд, М.Гафури кебек язучыларның иҗатларына да урын бирелгән. Күренгәнчә, татар мультфильмнарының күпчелеге бөек шагыйрь Г.Тукай шигырь һәм әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән.“Татармультфильм”ның иң дәрәҗәле эше – Габдулла Тукай әсәре нигезендә эшләнгән “Кисекбаш” мультипликацион фильмы. “Кисекбаш” – беренче милли тулы метражлы анимацион мюзикл. Димәк, башлангыч классларда Г.Тукай иҗатын өйрәнгәнлектән, бу мультфильмнарны рәхәтләнеп кулланырга була. Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мултьфильмнарда без табигатьне җанландырып сурәтләү аша табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл караш кебек сыйфатлар күрәбез. Әкият геройлары балаларда хезмәткә, белемгә омтылыш уята, бер-береңне, кешеләрне хөрмәт итәргә чакыра.
Һәр сыйныфта татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр бирелә. Бу сәгатьләрдә дә мультфильмнарны файдаланырга була. Халык авыз иҗатында борынгы бабаларыбызның әйтергә теләгән фикерләре, хикмәтле сүзләре төрле әкият геройлары аша бирелгән. Укучы әкият геройларының гамәлләреннән чыгып, нәтиҗәләр ясый, аны мәкальләр белән ныгытып куя. Бу әсәрләр яхшылыкны яманлыктан, дөресне ялганнан, гаделлекне икейөзлелектән аерырга өйрәтә.
“Татармультфильм”, “Tatarcartoon” төшергән мультфильмнарны Интернет челтәре аша табарга мөмкин. Мультипликаторлар геройларны татар, урыс һәм инглиз телләрендә сөйләштерә. Укучылар теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләр, мультфильмнарны яратып карый. Бу – бик зәвыклы һәм һәркемгә дә тансык күчтәнәч.
2.1. Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә мультфильмнар
Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати – комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФДББС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтә.
Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, мультфильмнарны куллану укучының игътибарын җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.
Татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш, М.Гафури, Дәрдмәнднең әсәрләре, татар халык әкиятләре аша укучылар үзләренә таныш булган вакыйгаларны, геройларны мультфильмнарда бөтенләй башка яктан күрә: алар халкыбызга хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, татар әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатебезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә юл ачыла. Әйтик, “Өч кыз”, А.Алишның “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк”, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнарда халкыбызның хайваннарга, табигатькә, җиргә булган мөнәсәбәте, ә “Ана бәйрәме”ндә ата-анага, туган илгә, җиргә хөрмәте чагыла. “Кисекбаш”, “Ак барс” кебек мультфильмнар шәһре Казанга, үткәннәребезгә юл ача, олы шәхесләр белән таныштыра. Әсәрдәге вакыйгаларга аваздаш булган милли көйләр күренешләрне тагын да җанлы итә.
Мультфильмнарны төрле темалар үткәндә, дәреснең төрле этапларында күрсәтергә була. Әйтик “Ак барс” мультфильмын ялгызлык, уртаклык исемнәрне, фигыльләрнең төрләре белән танышканда куллану яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук лексика бүлеген өйрәнгәндә, морфологиядә сыйфат дәрәҗәләрен, алмашлык төркемчәләрен мультфильмнардан табарга була. Сайттагы “ял бүлмәсе”нә кереп, әкиятләр буенча башваткычлар да чишәргә, рәсемнәр буярга мөмкин.
4 нче сыйныфларда “тавышландыру” методын куллану отышлы. Мәсәлән, хайваннар, дуслык турында темасына әңгәмәләр үткәргәндә мультфильмдагы геройларның ролен укучылар башкара. Мондый метод куллану балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерә, сәхнә культурасы тәрбияли, әхлак тәрбиясе дә бирә, дәресләр дә кызыклы үтә. Укучылар үзләре төрле рольләргә кереп, бик җанлы рәвештә мультфильмнарга “яңа сулыш” өстиләр. Иң мөһиме, укучылар пассив тамашачы түгел, ә актив катнашучыларга әйләнә.
Әдәби татар теле үрнәге, актёрларның сәнгатьле укуы, образларның чын милли йөзле, ә сюжетларның кызыклы һәм мавыктыргыч булуы баланың рухи һәм аң үсешенә уңай тәэсир итә дип уйлыйм. Эчтәлеге аңлаешлы булган бу мультфильмнардагы гади генә вакыйгалар да балаларның фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – бала күңеленә тәрбия орлыклары сала.
III. ЙОМГАК
Балаларга белем һәм тәрбия бирү барышын файдалы, кызыклы итеп, заманча технологияләр кулланып оештырганда гына программа материалын үзләштерүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Димәк, заман үзеннән – үзе яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне өйрәнүне һәм аларны эш барышында максатчан файдалануны таләп итә. XXI гасыр укучысы − компьютерлашкан заман баласы. Хәзер инде сөйләп, яисә материалны китаптан укытып кына белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаганлыгы көн кебек ачык. Иң башта балада укуга кызыксыну уятырга, белем алуның мөһимлегенә үзлектән төшенүенә ирешергә кирәк. Гомумән, укучыга сыйфатлы белем бирү өчен, укытуның эчтәлеге, формасы замана ихтыяҗларына җавап бирерлек булырга тиеш. Яңа белем бирү стандартлары моны катгый таләп итә.
Мультфильмнарны дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш та куллану мөһим. Ә “Бала” китапханәсе татар интернеты безгә зур ярдәмче.
Заманнар үзгәрә, кеше күңеле кырыслана, яшьләр бозыла, дибез. Әйе, шулайдыр да. Ләкин әхлак кагыйдәләре булган, бар һәм булачак, әхлаксызлык күренешләрен заманга сылтап калдыру – әхлаксызлык өчен сәбәп эзләү генә ул. Менә шундый шартларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мультфильмнар куллану яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур.Татар мультфильмы – милләтне коткаручы бер могҗиза ул.
әдәбият
1. Җәләлиев Ш. Акыл яшьтә түгел – башта. //Мәгариф. -2004. -№9
2.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. //Школа. Казан. 2009.
3. Тәрбия теориясе һәм методикасы. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
4. Хуҗиәхмәтов Ә. Әхлак тәрбиясе. //Мәгариф.-2005.-№1.
Электрон ресурслар
1. Аудио-китап “Татар әкиятләре”, 20012
2. http://www.eor.edu.ru/ – Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов.
3. www.бала.рф
4. http://balachak.ru/
5. http://tatarcartoon.ru
6. http://tatarmultfilm.ru