
Гурьянова Роза Ивановна
учитель
ГБОУ «Верхнечелнинская школа-интернат для детей с ОВЗ», Республика Татарстан
Нижнекамский район с. Красная Кадка
Туган телем-иркә гөлем.
(рус телле балалар өчен класстан тыш чара)
Максат: Укучыларда туган телгәкарата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту.
Бурычлар: Мөстәкыйль рәвештә логик фикерләргә өйрәтү; Программада каралган белемнәрне үзләштерүне тикшерү; Катнашучыларны уенны уздыру турындагы катгый күрсәтмәләр шартларында эш итәргә өйрәтү.
Җиһаз: Бүлмә уртасында уенчылар өчен 2 өстәл һәм урындыклар куела. “Лото” уены бочкалары.
-Кадерле укучылар, татар халкында “Теле барның- иле бар” дигән мәкаль бар. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен безгә үзебезнең тарихыбызны белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйгебез зирәк укучыларны билгеләргә ярдәм итәр. Уңышлар!
Исәнмесез, газиз кунаклар!
Бәйгегә сез рәхим итегез!
Татар телебез- тере тарих,
Тарих түрләренә рәхим итегез!
Бәйгедә ике команда катнаша:
“Сөембикә оныклары” командасы:
Унышлар, сәлам юллыйбыз
“Тукай варислары”на!
Ышанабыз, бирешмичә
Җиңү яулауларына.
“Тукай варислары” командасы:
“Сөембикә оныклары”
Сезгә иң изге теләк:
“Тукай варислары” кала
Кыюлык, җиңү теләп.
Укытучы: Бәйгене башлыйбыз.
1 нче гейм: Разминка
“Сөембикә оныклары”на
- Татарларнын милли бәйрәме. (Сабантуй)
- Сан да, хәреф тә (0)
- Үлән ашый, май ташый. (Сыер)
- Хәрефләрнен рәт белән тезелүе. (Алфавит)
- Кышын да, җәен дә бер төстәге агач. (Чыршы)
- М.Җәлилнен туган елы.(15 февраль, 1906 ел)
- М.Җәлилнен “Бакчачы” шигырендәге картка ничә яшь? (90)
- М.Җәлилнен әтисе кем исемле? ( Мостафа)
- Республика флагында нинди төсләр бар? (яшел, ак, кызыл)
- “Шүрәле”нен авторы кем? (Г.Тукай)
- Атнада ничә көн бар? (7)
- Сыер, сарык, дунгыз- болар нәрсәләр? (йорт хайваннары)
- М.Җәлилнен пленда чакта язылган шигырҗләр җыентыгы ничек атала? (“Моабит дәфтәре”)
“Тукай варислары”
- Мөселман календаре буенча яна ел ничек атала? (Нәүрүз)
- Республикабызнын башкаласы (Казан)
- Республика гербында нинди җәнлек сүрәтләнгән? (барс)
- Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (кыяр)
- Ашны нәрсә белән ашыйлар? (кашык)
- Г. Тукай кайчан туган? (26 апрель, 1886 ел)
- Г. Тукай нинди авылда туган (Кушлавыч)
- Атнанын беренче коне (дүшәмбе)
- “Су анасы” әсәренен авторы(Г.Тукай)
- Татарстаннын рәисе кем? (Миннеханов)
- Төлке, аю, бүре- болар нәрсә? (кыргый хайваннар)
- Г. Тукайнын әтисе кем булган?(мулла)
- “Шүрәле” әкиятендә сүрәтләнгән авылнын исеме (Кырлай)
2 нче гейм. «Син мина-мин сина»
«Сөембикә оныклары”
- Түбән Кама шәһәре кайсы ягы белән данлыклы (химиклар шәһәре)
- Татар теленен үзенә генә хас ничә хәреф бар? (6)
«Тукай варислары»на
- М. Җәлил исемен йөрткән театр (опера һәм балет театры)
- Сүзләрне юлдан-юлга ничек кучерергә ярый (иҗекләп)
3 нче гейм. Капитаннар ярышы.
“Сөембикә оныклары” капитанына:
Г.Тукайнын ничә баласы булган? (булмаган).
“Тукай варислары” капитанына:
Г. Тукай ничә ел яшәгән? (27)
4 нче гейм. Криптограмма чишәргә
|
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
7 |
8 |
9 |
10 |
|
А |
Ә |
Б |
В |
Г |
Д |
Е |
Ё |
Ж |
Җ |
|
11 |
12 |
13 |
14 |
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
|
З |
И |
Й |
К |
Л |
М |
Н |
Ң |
О |
Ө |
|
21 |
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
29 |
30 |
|
П |
Р |
С |
Т |
У |
Ү |
Ф |
Х |
Һ |
Ц |
|
31 |
32 |
33 |
34 |
35 |
36 |
37 |
38 |
39 |
|
|
Ч |
Ш |
Щ |
Ъ |
Ы |
Ь |
Э |
Ю |
Я |
3 7 15 2 5 7 38 1 17-
3 7 22 27 7 7 5 1 22,
3 7 15 7 16 7 3 25 15 5 1 7-
16 7 18 17 7 7 5 1 22.
( Беләге юан -берне егар, белеме булган -меңне егар.)
5 нче гейм. Караңгы ат. (ике командага да)
Г.Тукайның кайсы шигыре мәкаль белән әйтелгән ( “Эш беткәч уйнарга ярый”)
6 нчы гейм. “Алга, алга”
(1 минут вакыт бирелә, шул вакыт аралыгында кем кубрәк сорауга җавап бирә).
“Сөембикә оныклары”
- Татар алфавитында ничә хәреф бар (39)
- О,Ө хәрефләре сүзнен кайсы иҗегендә языла? (беренче)
- Кеше исемнәре ничек языла? (Зур хәрефтән)
- Фигылҗ нәрсәне белдерә ? (предметның эшен)
- -ка, -кә, -га, -гә кайсы килеш кушымчалары? (юнәлеш килеше)
- Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? (4)
- Казан уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)
- “Шүрәле”нен авторы кем? (Г. Тукай)
- Бер күл- күл, ике күл-….. (күлләр)
- Татар халкының җәйге милли бәйрәме (сабантуй)
- Кыштан соң килә …. (яз)
- Безнең район ……(Түбән Кама)
- Ул Шүрәленең бармагын кыскан …. (Былтыр)
- Кем ул- аксакал? (хөрмәткә лаек өлкән кеше)
- Нәрсә ул -никах ? (туй йоласы)
“Тукай варислары”
- Татар теленен үзенә генә хас ничә авзы бар?(6)
- Бер иҗектә ничә сузык була? (1)
- Авыл, шәһәр, урам исемнәре ничек языла? (баш хәрефтән)
- -дан,-дән,-тан,-тән кайсы килеш кушымчалары? (чыгыш килеш)
- Алмагач сузендә ничә иҗек бар? (3)
- Исем нәрсәне белдерә? (предметны)
- Татарстаннын иң зур елгаларын атагыз (Идел, Кама)
- “Шүрәле” әсәрендә автор кайсы авылны искә ала? (Кырлай)
- Г.Тукай әкиятләрендәге уйдырма геройлар (Су анасы, Шүрәле)
- Тарихи байлыклар саклана торган урын (музей)
- Иң озын каникул (җәйге)
- Җиде кат үлчә- (бер кат кис)
- Малай Су анасынын нәрсәсен урлый? (тарак)
- Җиде катлы манара (Сөембикә)
- Кәләш өчен түләнүче калым (мәхер)
Жюри нәтиҗә ясый, урыннар билгели.
Укытучы: Кадерле кунаклар, үзебезнең бәйгене минем түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:
Татарча да яхшы бел,
Русчада яхшы бел.
Икесе лә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел!