Саитова Файруза Раисовна
воспитатель по обучению татарскому языку МБДОУ «Детский сад № 5 «Бэлэкэч»
Бавлинского муниципального района РТ город Бавлы
Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштерү.
5 – 6 яшьлек балалар өчен.
Максат: 1. Матур әдәбият шөгылләрендә алган белемнәрен ныгыту, Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтүдә социаль – коммуникатив сыйфатларын үстерү. Татар телен өйрәнүне дәвам итү. Балаларга мимика, эмоциональ тавыш , жестлар ярдәмендә ролләрне башкарырга ярдәм итү.
2. Хәтерләрен, сөйләм телләрен, игътибарлыкларын үстерү, сүзлек запасын баету. Коллектив бердәмлеген булдыру.
3. Үз – үзеңә ышаныч, коюлык хисләрен тәрбияләү. Коммуникация һәм сөйләм телен үстерү ярдәмендә балаларда креатив, иҗади шәхес сыйфатларын тәрбияләү. Әкияткә карата кызыксыну уяту.
Катнашалар:
- Әни
- Гали
- Акбай
- Былтыр
- Күбәләк
- Су анасы
Атрибутлар:
Агачлар , өй, эскәмия, кармак, алтын тарак, күл, күпер.
Театр барышы:
Өй күренеше. Әкрен генә татар көе ишетелә.
(Сәхнәгә Гали белэн Акбай уйный-уйный йөгереп чыгалар)
Гали:
Әйдәле, Акбай,өйрән син.
Арт аягын белән тор.
Аума, аума,туп-туры тор,
Төз утыр,яхшы утыр.
Акбай:
Ник газаплыйсың болай син
Мин әле бик кечкенә
Мин туганга тик ике айлап булыр,я өч кенә.
Юк,кирәкми,мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
Гали:
Ах,җүләр маэмай
Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул
Картаеп каткач буыннар
Эш белү уңайсыз ул.
Ялкауланырга ярамый, тырыш,көчле булырга кирәк.
(кәҗә кычкырган тавыш ишетелә)
Әни чыга
Әни:
Улым, Гали, кәҗә кычкыра, син буген аны ашаттыңмы?.
Гали:
Юк эле әнием, хэзер ашатам!.
(әни карап тора, Гали кәҗәне ашата)
“ Гали белән кәҗә” шигырен сәхнәләштерү.
Әни:
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән
Әнә кәҗә карап тора тәрәзәдән
Гали аны чирәм белән кунак итә
Кәҗә рәхмәт әйтә,сакалын селкетә.
Әфәрин улым, бар эшкә дә җитешәсен!
(кармак тотып Былтыр килеп керә)
Былтыр:
Исәнмесез!
Гали, әйдә балыкка барабыз!
Гали:
( Кармагын ала, җилкәсенә куеп)
Әни, мин күл буена балыкка барам. Кайткач мина балык ашы пешерерсең.
Әни:
Сак бул улым, урманнан шүрәле чыкмасын.
(Гали белән Былтыр урман ягына китәләр. Алар агачны урап чыкканда каршыларына бии-бии күбәләк «очып» чыга. Сокланып күбәләккә карап торалар.)
“ Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.
Былтыр:
Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче, тезеп табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда, Болында, урманда.
Уйныймын, очамын. Якты көн булганда.
Тик гомерем бик кыска бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә, Һәм тимә син миңа.
(күбәләк агачларны күчерә, очып чыгып китә)
Күл буе. Басмада су анасы чәчен тарап утыра.
Гали белән Былтыр агач артыннан карап тора. Су анасы таракны басмада калдырып суга чума.
Гали барып таракны ала.
Гали:
Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.
Берзаман әйләнеп баккан идем артка таба,–
Аһ, харап эш!—Су анасы да минем арттан чаба.
(Гали белән Былтыр әкрен генә өй ягына йөгерәләр).
Су анасы:
“Качма, качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны,-ул бит минем алтын тарак!”
(Гали белән Былтыр йөгереп кайтып өйгэ кереп качалар. Әнисе өйдэ. Су аанасы ишек шакый)
Әни:
Ни кирәк? Кем бу?
Су анасы:
Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!
(Тарак тотып Гали чыга.)
Гали:
Гафу ит, Су анасы. Мин уйнап кына алган идем, миңа ул
кирәк тә түгел, мин зур ялгышлык эшләдем. Мә, ал тарагыңны.
Су анасы:
(Таракны ала)
Рәхмәт, Гали. Яңадан кеше әйберенә тимә!
Рольларны башкаручылар сәхнә алдына чыгып басалар.
Әни:
Габдулла Тукай әкиятләре безне туган телебезне яратырга
Акбай:
тырыш булырга,ялкауланмаска,
Күбәләк:
матурлыкны курә белергә өйрәтте.
Гали:
Рольләрне башкардылар:———