Шаймухаметова Рания Рустамовна
воспитатель
МБДОУ «Балтасинский детский сад №5 комбинированного вида», Республика Татарстан, пгт Балтаси
Тема: Фликерлар- безнең дуслар
Этабы:ныгыту
Максат:уеннар аша балаларның ут кайтаргыч элементлар турында белемнәрен ныгыту, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнү,тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.
Үстерү бурычы: Уйлау-фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, хәтерне эмоциональ уңайлыклар тудыру, кәефне үстерү.
Тәрбияви бурычы: Тәртипле, кагыйдәләрне саклаучы, уяу җәяүлене тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: ут кайтаргыч элементлар турында өйрәтү эшен алып бару, махсус эшләүче хезмәткәләренең кием формасындагы ут кайтаргыч элементлары белән таныштыру, ут кайтаргычларны, өй шартларында куллана торган эшләнмәләрдән кулдан ясап булуын төшендерү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү үсеше,социаль -коммуникатив үсеш, иҗади – эстетик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар:уен мизгеле,сорау,аңлату,әңгемә
Җиһазлау: ут кайтаргыч элементлар-фликерлар,фонарь,”тоннель”, махсус эшчеләрнең киемнәре рәсемнәре
Сүзлек өстендә эш:фликер
Алдан үткәрелгән эш:балалар белән юл билгеләре турында сөйләшү.
Уен-эшчәнлекнең төзелеше:
I.Кереш өлеш
1.Кәеф күтәрү уены.
II.Төп өлеш
1. “Серле беләзекләр”не уң кулга киеп хәрәкәт итү
2. Махсус эшчеләрнең киемнәре белән танышу
3. Остаханәдә хат белән танышу
4. Мөстәкыйль эшчәнлек
5. Уткайтаргыч элементлар: брелок, значок, наклейка, браслет белән танышу
6. Ут кайтаргыч элемент белән уен
III.Йомгаклау өлеше
Уен-эшчәнлекнең баарышы
I. Кереш өлеш
1. Күңелле көй астына , тәрбияче балалар белән төркемгә керә.
Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт.
Тәрбияче: Мин сезгә үземнең балаларымнан, яхшы кәеф алып килдем. Бер-беребезгә бүләк итик әле. Аның өчен миңа карап шушы хәрәкәтне эшләргә кирәк. ( кул бн хәрәкәт күрсәтү) Бергәләп эшләп карыйк әле. Бик шәп.
Балалар: Бик шәп.
Сез сәяхәтләр яратасызмы? Бүген мин сезне остаханәмә чакырам.
Тәрбияче: Анда эләгер өчен безгә тоннель аша үтәргә кирәк. Караңгыдан курыкмыйсызмы?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Караңгыда югалмас өчен менә шушы “серле беләзекләр”не уң кулга киеп куегыз әле. Барыгызда уң кулыгызны иптәшегезнең җилкәсенә куегыз. Ә хәзер бер-беребезне ычкындырмыйча, дус тату булып тоннельга керәбез.
II.Төп өлеш
1.Тәрбияче: Балалар, караңгыда нәрсә күрәсез?
Балалар: Бер нәрсә дә күренми.
Тәрбияче: Юлны табыр өчен, фонарьны кабызыйм әле.
Ут яктысында безгә куркыныч булмас. Ой, балалар беләзекләребез нәрсә эшләде?
Балалар: Кулдагы беләзекләр яналар. ( Тоннельдан чыгалар)
Тәрбияче: Әфәрин, дөрес. Менә бит беләзекләрнең сере нәрсәдә икән. Чыгу юлын да таптык. Әйдәгез хәзер Остаханәгә керик. Балалар. беләзекләр безгә ничек ярдәм итте.
Балалар: караңгыда ук яктысында беленер өчен.
Тәрбияче: Дөрес. Ә сез уткайтаргычларны кемнәрдә күргәнегез бар?
Балалар: уз фикерләрен әйтәләр.
2.Тәрбияче: Бу уткайтаргычлар махсус эшчеләрнең киемнәрендә була. Бу киемнәр минем Остаханәмдә дә бар. Әйдәгез килеп карагыз әле. Мәсәлән, ут сундерүчеләр, газ, ашыгыч ярдәм, ЮХИДИ хезмәткәрләренең киемнәрендә ут кайтаргычлар лента рәвешендә тегелгән булалар.
Ни өчен ул аларга кирәк икән?
Балалар: фикерләр
Тәрбияче: Әйе, ут кайтаргыч ленталар аларның киемен яктыртып караңгыда аларны ерактан танырга ярдәм итә. Аларга тәүлекнең караңгы вакытында мөһим эшләрен башкарырга ярдәм итә.
3.Балалар, бүген Минем остаханәмә хат килеп иреште бит әле. Сезнең янга ашыгып, онытып җибәргәнмен. Почта ящигын ачып карыйк әле. Кемнән икәнен белер өчен игътибар белән тыңларга кирәк. Шамил исемле малай бездән ярдәм сорый.
Әнисе аңа кич урамга чыкканда, уткайтаргычларны ябыштырырга кушкан.
4. Ә ул аларны кайда ябыштырасын оныткан. Әйдәгез без аңа ярдәм итик. Хат белән үзенең фотосурәтен җибәргән. Гәүдәнең кайсы өлешендә, бу ут кайтаргычлар булырга тиеш. Уйлап карагыз, дөрес итеп ябыштырыгыз.
Эшләгән эшләрне Шамилгә җибәрик.
Икенче өстәлләргә утырышыйк.
Сез уткайтаргычның нинди төрләрен беләсез?
5.Балалар: Уткайтаргыч элементлар: брелок, значок, наклейка, браслет.
Тәрбияче: Бик дөрес фикерләр әйттегез. Ә мин сезгә уткайтаргычның муенга асып куя торганын ясарга тәкьдим итәм. (Балаларның эше) Эшләрен бер-берсенә күсәтәләр.
Тәрбияче: Ут кайтаргычларны муенга асып куегыз. Ни өчен кирәк ут кайтаргыч?
Балалар: караңгыда ут яктысында куренер өчен. Юл хәләкәтләре булмасын өчен…..
6. Тәрбияче: әйе, ут кайтаргыч элементлар бик кирәк тормышта, алар ярдәмендә без үзебезнең тормышны саклап кала алабыз. Хәзер әйдәгез торыгыз,арып киттек, физкультминут ясап алабыз: тәннең кайсы өлешенә ут кайтаргычларны куерга кирәклеген беләсез, ә без аны хәрәкәт белән күрсәтербез , мин күрсәтәм ә сез минем арттан кабатларсыз, аннары хәрәкәтләрне тизләтербез (тәрбияче ике аягын тубыктан тота, аннары тезләр өстен, кул беләзекләрен тота, аннан күкрәк өстен, аннан арканы – җилкә өсте, аннан башны) Ут кайтаргычны алдым
Башлыкка тагып куйдым
Эләктердем аркага, ябыштырдым күкрәккә
Кулларга, аякларга.
(уен 2-3 тапкыр кабатлана, темп тизәйтелә)
III.Йомгаклау.
Тәрбияче: Без нинди яхшылык эшләдек?
Нинди файдалы әйбер ясадык?
Балалар: үз фикерләрен җиткерәләр.
Тәрбияче: Ә хәзер өйрәгәннәрегезне иптәшләрегезгә сөйләргә ашыгыйк. Рәхмәт сезгә.