Ханафиева Сюмбеля Каримовна
педагог дополнительного образования
МБУ ДО «Новокинерский Дом детского творчества», РТ, Арский район, с. Новый Кинер
“Әнием – күз нурым”
(Әниләр бәйрәменә сценария)
(Таң ата. Әтәч кычкыра)
(Музыка)
(Сәхнәгә Камилә чыга)
Камилә:Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
( Сәхнә артыннан кычкыралар)
-Камиләәәәүүүүү, әйдә инде мәктәпкә соңга калабыз бит
- Хәзер, хәзер Йосыф чыгам
( Данил керә)
- Камилә дим бүген иртәрәк барырга сөйләшкән идек бит
- Әйе, әйе Йосыф хәтерлим концерт кабатлыйсы бар
- Шулай булгач ашык инде
- Тукта Йосыф мәктәпкә киткәнче әниемә дип әзерләгән җырымны кабатлап кына алыйм әле. Син тынлап тор
- Сабирова Камилә 1.җыр________________________________________
- Ай, яй матур җырлыйсың инде син Камилә. Әйдә көтәләрдер киттек
(кереп китәләр)
Икенче яктан Г.Алинә бн Н.Раниль чыга)
- Алина кара әле бу Камилә апай белән Йосыф абый концерт кабатлыйбыз дигәннәр иде күренмәделәр бугай
- Әйе Раниль миндә күрмәдем шул аларны
- Әйдә алар килгәнче син үзеннең шигыренне сөйләп кара әле. Мин тыңлап торам
( Г.Алинә әниләргә багышланган шигырь)
Алинә:Тал бишекләрдә тирбәтеп
Кем ул көйләр көйләгән?
Әниләр бит, әниләр бит
Кызык әкият сөйләгән.
Безгә бөтен көчен биреп
Назлап-сөеп үстергән.
Давылларда адашмаслык,
Һич бетмәслек көч биргән.
Менә шуңа иң изге сүз
Әни сүзе була ул!
Иң кадерле кеше җирдә
Әни үзе була ул
- Абау матур шигырь ятлагансын Алинә
- Әйдә эзләп керик әле шуларны
(Чыгып китәләр)(Ралия белән керәләр)
– Кая китеп югалды инде болар
– Монда гына торыгыз хәзер киләбез диделәр.
– әәәә әнә башлангычлары күренә
( Раниль бн Алинә керәләр)
- Исәнмесез абыйлар, апайлар
- Ярар алай бик зурайтма әле безне
- Сез бит безгә караганда зурраклар
- Әйдәгез концертны кабатлап карыйк инде
- Тукта без бит тулы составта түгел әле
( Йосыф бн Камилә керә)
- Менә кайда икәнсез сез
- Ә без эзләп йорибез
- Әниләргә багышланган коцертны кабатлый башлыйбызмы, юкмы
- Беренче мин башлыйм
Камилә:Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган әниләргә багышланган “Әниемнең җылы кочагы” дип аталган бәйрәм концертыбызны башлыйбыз.
Данил:Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
Раниль:Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Ралия:Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит.
Ана сүзе шуңа бик бөек!
Алинә:Әниләрнең көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире, күге ул!
Йосыф:Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен. Бары тик йөрәктән әйтелгән сүзләр генә йөрәккә барып ирешә. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
2.Җыр______________________________________________
( Раниль бн Алинә)
Раниль:Һәр кешегә әни кирәк,
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк.
Алинә:Борчыйсым килми әнине
Елмаеп, көлеп торсын.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Раниль: Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Алинә: Тырыш булырмын, әни,
Әйбәт булырмын, әни.
Сине мин бик яратам,
Күп итеп рәхмәт әйтәм.
1.1 класс укучылары һәм әниләре башкаруында вальс
( Йосыф бн Ралия чыга)
- Йосыф дим Йосыф
- Кем тия Ралия
- Тимииии кара әле
- Карап торам бит Камилә
- Әлмәндәр карт булдын инде
- Әйт сүзеңне Камиләүүүү
- Җитте сина “Алтын алмалар” спектаклен кабатлап карарга уйлыйлармы ул?
- Уйлыйлар әнә бит әзерләнеп яталар
( кереп китәләр)
“Алтын алмалар” куренеш
( Раниль бн Алинә)
Раниль :Эни. Нинди зур сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Аңа шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә.Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Алинә: Кадерле әниләр!
Хэр конегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын!
Үзебез зурлап чакырдык
Кадерле әниләрне
Күрсеннәр әле бер, дидек
Безнең матур бәйрәмне.
3.Җыр_____________________________________________
Йосыф :Эни куллары – ин мэрхэмэтле hэм назлаучы куллар, алар барын да эшли алалар. Эни йорэге – ин тугрылыклы hэм сизгер йорэк. 5 яшьме? 50 яшьме – купме генэ булмасын – безгэ hэрвакыт эни кирэк, анын иркэлэве, ягымлы карашы кирэк.
Камилә:Җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче – әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез!
Йосыф: Зәңгәр күктә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе.
Гел көлеп кенә торсын.
4.Җыр:_______________________
Ралия:Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр – бишек җырлары,
Без узасы юлда маяк булып,
Гомер буе балкып торадыр.
Данил: Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
Ралия: Әни күзләре… алар шундый мөлаем һәм ягымлы!
Данил: Бүген – әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
5.Җыр:______________________________
Йосыф: Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.
Камилә:Әнкәй сүзләре… Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы!
Йосыф: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
Камилә: Бүген – әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Йосыф: Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
2.Бию:_________________________________
Камилә: . Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Йосыф:Әниләр бәйрәме бүген.
Безнең өйдә зур бәйрәм.
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә бер бәйләм.
Идәннәрне юды, аннан
Сулар сипте гөлләргә.
Бүгенге көн охшамаган
Бер дә башка көннәргә.
Камилә:Әниләрне котлыйм бүген
Әниләр көне белән!
Әни булу бәхете ул –
Иң олы бәхет, беләм!
6.Җыр: ________________________
Ралия :Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән мәктәпкә диеп,
Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,
Озатып кала сөеп?
Данил:Йә кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагы?
Шулай ярата белә бит
Әнием генә бары.
Ралия:Мәктәптән арып кайтканда
Кем ул каршыма килеп,
Кочагына ала сөеп:
-Кайттыңмы , балам,?- диеп.
Данил:Кем булсын соң, кемнән шулай
Ямьләнә дөнья тагы?
Күңелемнең сүнмәс нуры
Әнием генә бар
7.Җыр:____________________________
Раниль:Гомер буе безне озата бара
Әниләрнең күңел аклыгы.
Тирә-юньгә якты нурлар сибә
Әниләрнең күңел сафлыгы.
Алинә:Җир йөзендә оҗмак ясый ала
Әниләрнең җылы кочагы.
Бары әни, һәрчак сүндермичә,
Саклап тора гаилә учагын.
Раниль:“Сәләт” театр түгәрәге артистлары “Без 41 ел балалары” исемле әсәрдән өзек күрсәтәләр
Камилә:Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Данил:Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Камилә:Бәхетле була әниләр,
Баласы тәртипле булса,
Үз юлын тапса тормышта,
Яраткан эше булса.
Данил:Бәхетле була әниләр,
Балалар хәлен белсә.
Яннарына вакыт табып,
Җай табып, кайтып килсә.
Камилә:Бала кайгысын күрмәсә,
Бәхетле була ана!
Чын күңелдән бәхет телим
Бүген һәрбер анага!
8 Җыр:___________________________
Алинә:Ягымлы бер сүз белән
Елмайтыйм әле сезне.
Мин яраткан ул сүзне-
Иң кадерле зур сүзне.
Сез дә аны беләсез,
Мөмкин түгел белмәскә!
Әниеңә сыенып
“Әни, әнкәй” димәскә.
Раниль:Әнием гел балкып тора
Күктәге йолдыз кебек.
Мин дә тырышам булырга
Газиз әнием кебек!
Өйрәтәсең һәр нәрсәгә
Зур сабырлыклар белән.
Рәхмәт әйтеп тәбриклим.
Әниләр көне белә
3.Бию_________________________
Ралия: Әни кулы!Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Данил:Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Ралия:Әни, дибез, авыр булган чакта,
Әни, дибез, килсә кайгылар.
Тик әнидә генә, тик әнидә
Юату сүзе безгә табыла.
Данил:Борчымаска күпме тырышсак та,
Әнкәй белми диеп йөрмәле.
Ара ераклыгы киртә түгел,
Барыбер сизә ана йөрәге.
Ралия:«Әнкәй, рәхмәт» дигән сүз дә җитә
Әнкәйләрнең җанын эретергә.
Әнкәй догалары – изге сакчы
Исән-имин юлда йөрергә.
Безнең мәктәптә бик күп төрле түгәрәкләр эшләп килә. Хәзер гимнастика түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр
Раниль:Әни сүзе җылыта суыкларда,
Әни сүзе – җанга бер дәва.
Әни үзе изгеләрдән-изге,
Аңа тиңдәш зат юк дөньяда.
Алинә: Әнкәйләрнең белик кадерләрен,
Соңга кала күрмик – өлгерик.
Кирәк түгел байлык, асылташлар,
Бары яратуны белдерик.
9.Җыр:_______________________
Йосыф:Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.
Камилә: Сиңа әйтер изге теләкләрем
Мәрҗән булып, әнкәй, тезелгән.
Без бит җиргәяшәү көче алып,
Бәгыреңнән синең өзелгән.
Кояш кебек җылы карашыңнан
Күңел түгел, бозлар эрерлек.
Синең әйткән йомшак сүзләреңнән
Сырхау җаннар китә терелеп.
Бер-бер артлы очып үткән еллар
Чәчләреңә көмеш сибәли.
Кояш җылысына сусагандай,
Җыелабыз синең тирәли.
Балачактагыдай кочагыңа
Иркәләче алып кабаттан.
10 Җыр:______________________________________________
Ралия:Өйдә якты, тыныч, рәхәт,
Ул янәшә булганда.
Без рәхмәтле әниләргә
Бу дөньяга туганга.
Данил:Әни – безнең күңел күзе,
Әни безнең юл башы.
Әни – безнең терәгебез,
Әни – өйнең кояшы.
Ралия:Ул кояштан җылырак,
Якты нурдан яктырак.
Теле балдан татлырак,
Йомшак җилдән назлырак.
Данил:Һәркем өчен борчыла,
Җаны әрни, ут йота.
Бүгенгесен, иртәгесен,
Киләчәген кайгырта.
Ралия:Аның өчен киртәләр юк –
Бөтен җиргә өлгерә.
Кәеф китеп торган чакта,
Кызык табып көлдерә.
Мичтән чыккан бәлеш исе
Янәшәдә әни булса,
Бөтен тормыш түгәрәк.
Сәламәтлек, озын гомер –
Миннән аңа шул теләк.
4.Бию____________________________
.
Йосыф:Җыерчыклы йөзле әниләр,
Сөялләнгән куллы әниләр!
Сезгә, фәкать сезгә тиешле
Дан-хөрмәтнең иң-иң олысы.
Олы җанлы безнең әниләр,
Фәрештәдәй изге әниләр!
Сезгә, бары сезгә тиешле
Мәхәббәтнең иң-иң кайнары.
Камилә:Гүзәлләрдән гүзәл әниләр,
Газизәрдән газиз әниләр!
Сезгә, бары сезгә тиешле
Чәчәкләрнең күркәм бәйләме.
Сабыр җанлы безнең әниләр.
Нурлы йөзле безнең әниләр!
Сезгә, фәкать сезгә тиешле
Җыр-моңнарның иң-иң назлысы.
Сезнең алда башым иямен,
Сөюемнән келәм җәямен.
Иң олы, изге хисләремне
Җырга салып бүләк итәмен.
11 Җыр:_________________________________
Камилә:Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Данил:Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Алинә: Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
Ралия: Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Раниль:Җир йөзендә барлык әниләр
Бәхетле яшәсен дип телик
Балалары куандырып торсын
Китерсеннәр бары игелек.
Йосыф:Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул — канаты.
Канатларны Раббым каермасын,
Сау-сәламәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына,
Тыныч яшәр җирдә аналар.
Бала бит ул, җаның кебек газиз,
Алар өчен йөрәк өзелә.
Бала хәсрәтләре күрми генә
Җитсәк иде гомер көзенә!!!
Алинә: – Миңа гомер биргән өчен,
Раниль: – Кадерләп үстергән өчен,
Ралия: – Назлы карашлары өчен,
Данил: – Пешергән ашлары өчен,
Камилә: – Йөрәк җылылары өчен,
Ралия: – Шәфкатьле куллары өчен,
Йосыф: – Барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, сөенечем,
Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!