Сальманова Резида Зайнетдиновна
Халиуллина Гузелия Асхатовна
воспитатели
МАДОУ «Центр развития ребенка – детский сад № 1 «Шатлык», город Набережные Челны

Хәзерге заман балаларының үсеш үзенчәлекләре аларның узган гасыр яшьтәшләреннән аерылып торуын, тәрбия һәм үсештә заманча алымнарны таләп итүен раслый. Аларны кызыксындыру, укуны аңлы итү өчен стандарт булмаган алымнар, шәхси үсеш программалары, яңа технологияләр куллану кирәк. Әле егерме ел элек кенә “акыллы ручка” дигән сүзтезмә әкият жанры контекстында гына кабул ителә иде. Бүгенге көндә “акыллы ручка” күп кенә ата-аналарга таныш җайланма, ул баланы укыту һәм белем алу процессын мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирә.
Россия җитештерүчесе — «Знаток» компаниясеннән әлеге “акыллы ручка” ярдәмендә балалар исәпкә,санарга, укырга һәм инде инглиз теленә дә өйрәнә, планетабызның үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы, үз-үзеңне тоту нигезләре, кагыйдәләре белән дә таныша алалар.
Үзебезнен эшчәнлегебездә төркемдә тәрбияләнүчеләрне грамотага өйрәтүгә әзерләү буенча «Знаток» акыллы ручкасын кулланабыз. Аның мөмкинлекләре зур: ручка балаларның уртак һәм ирекле эшчәнлеген кызыклы, үтемле, куркынычсыз, вариатив, эчтәлекле итә. Димәк, ФОП таләпләрен тулы күләмдә үти.
Куллану өлкәләре дә күп төрле: мәсәлән, төркем белән яисә индивидуаль, уртак яисә ирекле эшчәнлек барышы, уен ситуацияләрендә кулдан файдалана алалар.
Балаларны укырга, язарга өйрәткәндә “акыллы ручканы” уңышлы кулланабыз, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеш үзенчәлекләрен тулы күләмдә исәпкә ала.
Безнен күзәтүләребез түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: «Знаток» ручкасы кулланган уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда түбәндәге процессларны һәм күнекмәләрне формалаштыра:
* игътибар һәм хәтер үстерү эффектын бирә;
* фонематик процесслар үстерелә;
* уку һәм язуны иртәрәк үзләштерә;
* сүзлек запасын актив тулыландыра;
* вак моторика үстерелә;
* максатчанлык һәм җыйнаклылыкны тәрбияли.
Эш барышында “акыллы ручка” ярдәмендә яңа уеннар булдыру зарурлыгы туа, шуңа күрә педагогның үзенең креатив сыйфатлары даими рәвештә үсә һәм камилләшә, һөнәри компетентлыгыбызның дәрәҗәсе үсә. Әмма шуны да билгеләп үтәсе килә, ручканы куллану гадәти алымнарны һәм технологияләрне алмаштырмый, үзгәртми, киресенчә, өстәмә, рациональ һәм уңайлы мәгълүмат чыганагы булып тора, уңай эмоциональ кәеф тудыра, баланы да, аның остазын да мотивацияли; эштәге уңай нәтиҗәләргә ирешү процессын тизләтә.
Күп функцияле интерактив уеннар кулланмасы ярдәмендә “Знаток” ручкасын кулланып, түбәндәге уеннар мисалларын китерәбез.
1. Дидактик уен «Ике күңелле паровоз”.
Балалар өстәл янына киләләр, анда “Ү” һәм “У” хәрефләре язылган карточкалар, әлеге карточкалардагы рәсемнәр шушы хәрефләрдән башлана, ике карточка паровоз төшкән рәсем белән урнаштырыла. Тәрбияче паровозлы ике карточканы күрсәтә: “Балалар, безнең Авазлар шәһәренең үз поездлары да бар хәтта. Тик көтелмәгән бәла килеп чыгып, станциядә барлык вагоннар да ялгыш буталганнар һәм хәзер алар нинди паровозга тагылырга кирәклеген белмиләр. Балалар, вагоннарга булышыйкмы? Исегездә тотыгыз: Беренче паровозда контролер – “Ү” хәрефе, икенчесендә – “У” хәрефе, ә вагоннар – гади генә сүзләр. Уйлап карагыз әле, нинди сүзләр икән алар һәм нинди хәрефкә башлана икән? Беренче паровозда вагоннар “Ү” хәрефеннән башланган сүзләрдән, ә икенчесендә “У” хәрефеннән башланган сүзләрдән генә торачак”. Ике бала паровозлы карточканы алалар, калганнары сүз һәм хәрефләр язылган рәсемнәр сайлый. Балалар ике колоннага төзелеп, ике тагылма төзиләр. Тәрбияче: “Күңелле паровозлар әзер. Ә сөйләшүче ручка безгә барлык сүзләрдә дөрес үз урыннарына урнашу,урнашмавын тикшерергә ярдәм итәр”.
2. «Үз парыңны тап» дидактик уены.Тәрбияче: “Яшәгән ди хәрефләр, алар үзара бик тату яшәгәннәр.. тик аларның кайберләре бик шук булганнар һәм төрле сүрәтләргә әверелгәннәр.Уйлап карагыз әле,нинди хәрефләр булды икән алар? (хәреф-сүрәт) ә хәзер сезнең һәркайсыгыз үзегез теләгән контейнердан берәр карточка аласыз һәм хәрефләр белән бергә ял итәргә барырсыз, ә сигнал буенча парыгызны (хәреф һәм хәреф-сурәтен) табарга кирәк булачак”.
Балалар карточкаларны алып, төркем буенча таралалар, тиешле хәрәкәтләрне башкаралар, тәрбияче аңлата:
«Хәрефләр йөрергә һәм саф һава суларга чыктылар.
Сукмак буйлап йөгерделәр, кулларын күтәрделәр.
Өскә сикер, тагын сикер!
Ял итәргә дустым вакыт!
Хәрефләр йокламагыз-
Үз парыгызны табыгыз!»
Балалар үзләренең парларын табалар, бергә басалар. Тәрбияче: “Нинди тату, дус парлар барлыкка килде! Ә безнең “акыллы ручка” биремне яхшы үтәдекме яисә юкмы икәнлеген белергә ярдәм итәчәк”. Һәр пар үзләренең хәрефләрен һәм хәреф-сүрәтен атый, һәм ахырдан чират буенча сөйләшүче ручка белән карточкага кагылып, дөреслеген тикшерә.
3. «Беренче сүзләр»комплекты белән эшләү.Тәрбияче балаларны кыска сүзләр (өч хәрефтән торган) беркетелгән такта янына чакыра, “Балалар монда сүзләр яши, әйдәгез, алар белән танышыйк!”. Бер баланы үзе янына чакыра, бала сүзне укый, һәм сүзнең дөрес укылышын, әйтелешен “акыллы ручка” ярдәмендә тикшерә, ахырдан барысы да дөрес сүзне кабатлыйлар.
“Знаток” ручкасы күпсанлы сүзләрне истә калдырырга, интонацияне үзгәртугә, җөмләләрнең дөрес төзелешен үзләштерергә һәм инглиз теленең асылын тоярга мөмкинлек бирә.
Без инглиз-татар төркемендә эшлибез. Без, тәрбиячеләр, чит тел белгечләре түгел, инглиз телен камил белмибез, әмма ручканы диктофон һәм плеер буларак куллану мөмкинлеге инглиз телендәге төрле сүзләрне дөрес аудитлау һәм белем бирү эшчәнлекләрен уңышлы үткәрергә, авазларны дөрес итеп әйтү мөмкинчелеген бирә.
Чыгышыбызны төгәлләп шуны билгеләп үтәсе килә, төрле инновацион методлар һәм алымнар кулланып, максатчан системалы эш алып бару- балаларның сөйләм үсешен камилләштерә, бугенге көндә акыллы ручка – иң уңышлы алымнарның берсе буларак кулланыла.
КУШЫМТА:
Дидактик Уен “Ике күңелле паровоз”


ДИДАКТИК УЕН “ҮЗ ПАРЫҢНЫ ТАП”


“БЕРЕНЧЕ СҮЗЛӘР”
комплекты белән эшләү

