
Мухутдинова Гульназ Раилевна
МБОУ «Староильдеряковская СОШ», Аксубаевский район, Село Старое Иьдеряково
Сыйныф:3
Тема: Минем мавыгуларым дөньясы бүлеген кабатлау дәресе (кышкы уеннар)
Дәреснең максатлары: 1. Элек өйрәнелгән сүзләрне сөйләм телендә активлаштыру, алган белемнәрен гомумиләштерү hәм ныгыту.
2. Сүзлек байлыгын үстерү. Интуитив фикер йөртергә, логик эзлеклелеккә өйрәтү.
3. Татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиhазлау: чыршы, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы уенчыклары, хайваннар рәсемнәре; үзбәя карточкалары; кроссворд; бүләкләр; карточкалар; шигырь.
Эш төре: Фронталь, индивидуаль, парлы эш.
Дәрес тибы: үткәннәрне кабатлау ныгыту.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
- Укучылар белән исәнләшү;
Уңай хәләт тудыру.
Хәерле иртә миңа.
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә сезгә.
Хәерле иртә безгә!
- Дежур укучы белән әңгәмә.
- фонетик күнегү. ә хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп уку: әтәч, әни, әти, әби, дәфтәр, мәктәп, кәбестә, бәйрәм, тәрәзә.
II. Актуальләштерү.
-Укучылар, бүген безгә дәрескә кунаклар килгән. Карагыз әле, алар кемнәр?
– Кыш бабай белән Кар кызы.
– Ә алар безгә нинди бәйрәмгә киләләр соң?
– Яңа ел бәйрәменә.
– Әйе, тиздән яңа ел бәйрәме була. Әйтегез әле, кайчан була соң ул?
– Декабрьдә.
– Укучылар, яңа ел бәйрәме матур булсын өчен нәрсә кирәк?
– …
– Ә чыршы матур булсын өчен?
– Уенчыклар, бүләкләр.
– Әйе, бүген безгә дәрескә Кыш бабай белән Кар кызы килгәннәр. Алар безгә уенчыклар, бүләкләр, чыршы алып килгәннәр. Хәзер без сезнең белән бу чыршыны бизәргә тиешбез. Уечыклар артында биремнәр язылган. Без аларны үтәп уенчыкларны чыршыга элә барабыз.
– Бүген дәрестә сез үз- үзегезгә билгелеләр куясыз. Мин хәзер сезгә үзбәя кую карточкаларын таратам.
число | кем? нәрсә? сораул. (вопросы) | тәрҗемә итү (перевод) | кушымч кую (окончания) | кроссворд | Күрмә диктант | билге |
III. Төп өлеш.
- Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.(Переведите на русский язык.) Парларда эшләү.
Бу сыйныф бүлмәсе. Сыйныф бүлмәсе – чиста hәм матур. Бүлмәдә 3 тәрәзә, такта, сигез парта бар. Сыйныф бүлмәсендә 7 малай, 8 кыз утыра. Алар язалар, укыйлар, рәсем ясыйлар. (бергә тикшерәбез, чиратлашып укыйлар)
- Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп языгыз. (Спишите предложения, вставляя нужные окончания).
Бу укучы (кая?) мәктәп…. бара.
Малайның дәфтәре ( кайда?) өстәл… .
Укытучы тактага (кемне?) малай… чакыра.
Китапны (кайдан?) сумка… алдым.
(Тактада эленгән плакаттан дәфтәрләрне алышынып тикшерү)
3. Кроссворд чишү. (Разгадайте кроссворд).
с | а | р | ы | к | ||
ф | и | л | ||||
к | ә | җ | ә | |||
а | р | ы | с | л | а | н |
т | и | е | н | |||
к | у | я | н | |||
(Хайваннар рәсемнәрен күрсәтәм, татарча атамаларын әйтергә тиешләр).
– Нинди сүз килеп чыкты?
– Укучылар безгә бу кроссвордны чишү нәрсә өчен кирәк иде?
– Хайваннар исемнәрен искә төшердек.
4. Физкультминутка
5. Күрмә диктант. (Зрительный диктант).
Карга әйтә: “Кар,кар,
Җирдә чеби бар,бар.
Берсен генә алыр идем –
Саклаучысы бар, бар.”
6. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне ике баганага бүлеп языгыз.
( Данные слова, отвечающие на вопросы кто? что? напишите в два столбика).
Укучы, дәфтәр, алма, бабай, аю, куян, әни, китап, апа, малай, мәктәп, кыз, арыслан, укытучы, өстәл.
(Тактада эленгән сүзләрне укучылар чиратлашып чыгып кем? нәрсә? сораулары астына магнит белән эләктереп кую, тикшерү)
- Укучылар бу күнегүне эшләү безгә ни өчен кирәк иде.
IV. Рефлексия.
- -Дәрестә ниләр эшләдек?
- -Кайсы эш аеруча ошады?
- Ни өчен ошады?
- Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
- Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
- Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
- Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
V. Өй эше бирү.
1. Кыш турында рәсем ясарга, кечкенә хикәя язарга.
2. Җөмләләр төзергә
3. Кроссворд төзергә.
V. Билгеләр кую.Үзбәя карточкаларындагы билгеләрне журналга кую, бүләкләр тапшыру.
- Татарчадан русчага тәрҗемә итегез. (Переведите на русский язык.)
Бу сыйныф бүлмәсе. Сыйныф бүлмәсе – чиста hәм матур. Бүлмәдә 3 тәрәзә, такта, сигез парта бар. Сыйныф бүлмәсендә 7 малай, 8 кыз утыра. Алар язалар, укыйлар, рәсем ясыйлар
(Сыйныф бүлмәсе- кабинет)
- Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп языгыз. (Спишите предложения, вставляя нужные окончания).
Бу укучы (кая?) мәктәп…. бара.
Малайның дәфтәре ( кайда?) өстәл… .
Укытучы тактага (кемне?) малай… чакыра.
Китапны (кайдан?) сумка… алдым.
число | кем? нәрсә? сораул. (вопросы) | тәрҗемә итү (перевод) | кушымч кую (окончания) | кроссворд | Күрмә диктант | билге |
Бу укучы (кая?) мәктәпкә бара.
Малайның дәфтәре
( кайда?) өстәлдә.
Укытучы тактага (кемне?) малайны чакыра.
Китапны (кайдан?) сумкадан алдым.
Карга әйтә:”Кар,кар,
Җирдә чеби бар,бар.
Берсен генә алыр идем –
Саклаучысы бар,бар”
Укучы дәфтәр алма бабай аю куян әни китап апа малай мәктәп кыз арыслан укытучы өстәл