Архипова Венера Алексеевна
воспитатель
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида № 49» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан, г. Нижнекамск
Мин Архипова Венера Алексей кызы Түбән Кама шәһәренең 49 нчы балалар бакчасында тэрбияче булып эшлим. Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тәрбия бирү тора.
Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән үк башлана. Балалар бакчасында моңа нигез салына. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә.
Бу бурычлар тагында уңышлырак үтәлсен өчен мин « Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Татарстанның кызыл китабы” дап исемләнгән методик эшкәртмә өстендә эшлим.
Бу методик эшкәтмәдә – методик рекомендацияләре, максаты, структурасы күрсәтелгән комплекслы – тематик планлаштыру; төрле төрләр белән танышу өчен якынча әдәби материал; күрсәтмә материал; якынча балаларның Татарстанның Кызыл китабы турындагы белем дәрәҗәләре күрсәткечләрен билгеләү диагностикасы тәкъдим ителә. Табигать дөньясы тереклекләре белән таныштыру ел фасыллары үзгәрешләрен исәпкә тотып төрле эш формаларыннан төзелгән.
Таныштыруның төп эчтәлеге ТР “Кызыл китабы”материаллары буенча, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, темалап: уртанчылар, өлкәннәр, мәктәпкә әзерлек төркемнәре, һәм Т.А.Шорыгинаның «Путешествие в мир природы. Развитие речи» сериясе күрсәтелмә материаллары, әсбапларына нигезләнеп бүленгән. Эш төрләренең икенче, өченче өлешләре темага туры килгән уеннардан тора. Уеннарны яңа технологик алымнар калланып төзергә тырыштым. Бу исә баланың кызыксынуларын тагында арттыра.
Уеннарны төзегәнче үз алдымда максат куйдым. Максаттан чыгып бурычлар билгеләдем. Кирәкле материал тупладым һәм яшь үзенчәлекләренә туры китереп уеннарның эчтәлекләрен төзедем.
Кызыл китапка кертелгән тереклекләр турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, уеннар ярдәмендә нәрсә белән тукланулары, дошманнардан ничек сакланулары, табигатькә ничек җайлашуларын ачыклау, схемалар кулланып ЛЕГО констукторлар белән төрле уен сюжетлары тудырдык. Халкыбызның нәфис сәнгате сәйлән белән эшләүдәндә читтә калмадык. Эшчәнлек уңышлы эзләр калдырсын өчен мин матур әдәбият әсәрләре, компьютер технологиясеннән файдалану нәтиҗәле дип уйлыйм. Шуңа күрә иннавацион технологияләр кулланудан да читтә калмаска тырышам.
Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар кулланып эшләү балаларда иҗади эшчәнлек ихтияҗы тудыра һәм формалаштыра. Иҗади фикерләүләрен , истә калдыру сәләтен активлаштыра.
Заман таләпләренә туры китереп инноваицон технологияләр белән эшләүдә уңышлар телим сезгә.