

Салихова Эндже Асхатовна
Галиева Альфия Хаккыевна
воспитатели
(по обучению детей родному языку)
МБДОУ «Детский сад
комбинированного вида №6 «Незабудка»,
МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №84 «Серебряное копытце»,
г. Набережные Челны
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерү иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә генә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителә. Шуннан чыгып мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүенә, ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.
Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган фатирына, туган шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
“Туган җирем, Татарстан” почмагы таләпләре буенча кечкенәләр төркеменнән (2-4 яшь) башлап, туган шәһәребез турында балаларга мәгълүмат бирә башлыйбыз (3-4 иллюстрация). Уртанчылар төркемендә туган шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштыруны да алып барабыз. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә туган шәһәребез турында мәгълүмат бирүне тагында баетабыз. Открыткалар, иллюстрацияләр карыйбыз, китаплар күрсәтәбез, матур әдәбият белән танышабыз.
Без, балалар бакчасында туган як, туган шәһәребез белән таныштырганда төрле методик алымнар, ысуллар кулланабыз. Балалар белән китаплар, открыткалар, альбомнар, презентацияләр карыйбыз, дидактик уеннар уйныйбыз, җырлар, шигырьләр өйрәнәбез. Балалар бигрәк тә үз куллары белән тотып уйнауны яраталар. Уеннар вакытында балаларның фикер йөртү сәләтләре, күз алдында истә калдыру, хәтерләре яхшыра, вак кул моторикасы ныгый. Шуларны исәптә тотып , без “Яр Чаллы шәһәре буйлап сәяхәт”, “Туган җирем – Татарстан” уеннарын ясадык.
Уеннар үз эченә: символика, татар халык ризыклары, киемнәре, истәлекле урыннар белән таныштыруны ала.
“Яр Чаллы шәһәре буйлап сәяхәт”
Максат: Балаларда туган шәһәргә карата патриотик хисләр тәрбияләү, хөрмәт уяту, горурлык хисләре тудыру, аның белән кызыксыну теләген арттыру.
Бурычлар:
– Туган шәһәребезнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү;
– балаларның туган шәһәребез турында күзаллауларын формалаштыру;
– туган як турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү
– балаларның сөйләм телен , иҗади фикерләү сәләтен үстерү
“Туган җирем – Татарстан!”
Максат: Балаларның туган җиребез – Татарстан Республикасы турында белемнәрен системалаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү, горурлык хисләре тудыру, кызыксыну теләген арттыру.
Бурычлар:
– Татарстан Республикасының символикалары, татар халык киемнәре, ризыклары һәм истәлекле уеннары турындагы белемнәрен ныгыту;
– логик фикерләү сәләтен, вак кул моторикасын үстерү;
– балаларның туган җиребез Татарстан Республикасында яшәүләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Шулай ук , символикалар белән таныштырганда- пазлы уеннар ясадык. “Татарстан Республикасының герб, флагын җый”, “Яр Чаллы шәһәренең символикасын җый”.
Без, ГЭС бистәсендәге бакчаларда эшләүче тәрбиячеләргә һәм анда йөрүче балаларга уңайлы, чөнки безгә “Муса Җәлил” мемориаль комплексы, “Ватан Ана” һәйкәле якын. Ел саен анда барып , сугышта корбан булучыларны искә алабыз. 2023 елның җәендә шундый матур иттереп йорт диварына М.Җәлилнең портретын ясап куйдылар. Шулай ук “Тарихый туган якны өйрәнү” музее бар. Балалар әти-әниләре белән музейга барып танышып кайталар.
Яр Чаллы шәһәре быел КамАЗ заводының төзелүенә 55 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар үткәрәбез. Бәйрәм чарасын карарга КамАЗ дан вәкилләр дә килде. Без балалар белән бакчабызда да төрле күргәзмәләр оештырдык, рәсемнәр, КамАЗ машинасының макетларын ясадык. Педагоглар КамАЗ заводы белән бәйле булган дидактик уеннар ясадык. Балаларны кечкенәдән шәһәребез, андагы истәлекле урыннар белән таныштырганда гына балаларда патриотик тәрбия бирелә. Балаларда туган шәһәребезгә һәм шәһәребездә яшәгән төрле милләт халкына хөрмәт тәрбияләнә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, эстетик, экологик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып карарга ярамый. Алар барысы бергә комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.