Адиля Зуфаровна Тимергалиева
воспитатель
Ямашурминский детский сад «Йолдыз»
ВЫСОКОГОРСКИЙ РАЙОН, с. ЯМАШУРМА
Татар халкының милли уеннары.
Максат:Балаларны халык уеннары,аларның үзенчәлекләре белән таныштыру.Туган илгә,милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
- “Капчык киеп йөгерү”. Уен 5-6 бала белән уйналына.Уен барышында балалар капчыкны киеп билгеләнгән урыннан йөгереп килергә тиешләр.Кем беренче килә шул җиңүче була.
- “Су ташу”.Уен 5-6 бала белән уйналына.Уен барышында егетләр,кызлар су тутырылган чиләкләрне иң башларына куеп билгеләнгән урыннан йөгереп килергә тиешләр.Беренче килгән бала җиңүче итеп билгеләнә.
Рус халкының милли уеннары.
Максат:Балаларда өлгерлек,тапкырлык,күмәклек,ярдәмләшү,шулай ук кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияли.
- “Золотые ворота”Уен 10 пар бала белән уйналына.Балалар кулларны тытышып басалар.Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга ардан бер үзе теләгән капкага керә,алар урынына баса,әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
Мари халкының милли уеннары.
1 “Соңгыра тел”.Уен барышында балалар түгәрәк ясап утыралар.Тәрбияче бер сүз әйтә бер баланың колагына,балалар берсеннән берсенә әйтеп түгәрәк буенча баралар.Соңыннан тәрбиячегә сүзне җиткерәләр.Балалар сүзне ничек ишеткән шулай әйтергә тиеш булалар.
- “Ушто кырен”.Уен 5-6 бала белән уйналына.Түгәрәкккә басалар.Түгәрәк буенча берсе түгәрәк кечкенә боҗра йөртә.Көй уйнауга боҗраны берсеннән-берсенә йөртәләр,боҗра кемдә туктый шул балага җәза бирәбез.
Чуваш халкының милли уеннары.
Максат: Балаларның сөйләмнәрен,җитезлекләрен,уйлау сәләтләрен,уенга кысыксынучанлыкларын тәрбияли.
“Сара”уены.Уен барышында балалар бер рәткә тезелеп утыралар.Уч төпләрен алларына куеп төймә салганны көтәләр.Уенчы төймәне кемгә төшерә,шул уенчы тиз арада сикереп чыгарга тиеш була.Әгәрдә уенчы сикереп чыгарга өлгермәсә,иптәшләре аңа җәза бирә.
1.“Кускурла”уены.Түгәрәк ясап балалар басалар.Санамыш ярдәмендә бер баланы сайлыйлар.Шул баланың күзен бәйлиләр дә иптәшләре тавыш чыгармыйча басып торалар.Күз бәйләгән бала иптәшен танырга тиеш була.Әгәрдә таныса урыннарын алышалар,әгәрдә юк икән уенны шул бала таныганчы дәвам итә.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Төрле милләт уеннары”.
5-7 яшьлек балалар өчен.
Төзеде тәрбияче:
Тимергалиева Әдилә
Зөфәр кызы.