Магсумзянова Фирдания Наиловна
учитель родного языка и литературы
МБОУ «Средняя общеобразовательная
школа №60»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Татар теленнән мастер-класс
«Яр Чаллыдан чыккан танылган кешеләр»
Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.
Бурычлар:
- Катнашучыларны мастер –классның планы белән таныштыру;
- УУГ формалаштыручы алымнар аша мастер-классның эчтәлеген ачу;
- Укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.
Җиһазлар: интерактив такта, презентация, карточкалар,
Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар УУГ формалаштыруның төрле алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана алалар.
Мастер-классның барышы:
I .Оештыру.
- Исәнмесез,укучылар!
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт,яхшы.
- Утырыгыз.
Бүген бездә кунаклар. (кунаклар белән исәнләшәләр)Без бүген дәрестә ике төркемдә эшләрбез. Һәрбер төркемдә 7 укучы. Дәресне Яр Чаллы турындагы шигырь белән башлап китик.-
II.Мотивлаштыру
Мин – яңа гасыр баласы.
Яр Чаллыда туганмын.
Кайчан гына бик кечкенә,
Бигрәк нәни булганмын.
Мул сулы Чулман буенда
Урнашкан минем калам.
Шушы кала урамыннан
Мин киләчәккә барам
1.- Укучылар, сез Яр Чаллы шәһәре турында нәрсә беләсез? Белемнәрегезне ти
кшереп алыйк. Без сезгә сораулар бирербез, ә сез әйе/юк дип җавап бирерсез.( Җавапларны чиратлашып бирәләр.)-.
А)Яр Чаллы шәһәре Чулман елгасы янында урнашкан (әйе).
Б) Яр Чаллы –Татарстанның башкаласы. (Юк)-
В) Яр Чаллыда ике проспект бар. ( Юк)
Г) Яр Чаллы мэры- Наил Мәһдиев (Әйе)
Д) Яр Чаллыда урманнар юк ( Юк)
Е) 30 нчы августта Чәчәкләр бәйрәме үткәрәләр. ( Әйе) –
Җ) Яр Чаллының үз гербы, гимны, флагы бар ( Әйе)
И) Яр Чаллыда Габдулла Тукай һәйкәле юк (Юк)
К) Яр Чаллыда Г.Камал театры бар. ( Юк)
Л) Яр Чаллыда июнь аенда Сабантуе бәйрәме үткәрәләр. (Әйе)
2.- Афәрин,укучылар! Шәһәребез турында бик яхшы беләсез икән.-
– Ә хәзер игътибарны экранга юнәлтәбез. Сез кемнәрне күрәсез, алар турында нәрсә әйтә аласыз? ( слайдларда Яр Чаллы шәһәрендә туган күренекле кешеләрнең фотосурәтләре күрсәтелә: Гөлнара Галкина-Самитова, Руслан Кираметдинов, Илнур Закарин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Надежда Кибардина, Гөлназ Закирова, Мухина Татьяна, Прохор Дубравин, Галимова Эльмира, Сергей Рудзевич)
-Әйе, алар арасында артистлар да, спортчылар да, композиторлар да, җырчылар да бар.-
-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Дәреснең темасы нинди? ( Шәһәребезнең күренекле кешеләре турында)
– Әйе, дәреснең темасы “Яр Чаллы шәһәренең күренекле кешеләре”. Шәһәребездә туып үскән Россия күләмендә билгеле булган кешеләре турында сөйләшербез.
3. Һәр төркемдә ике текст бар. Дүрт минут эчендә текстлар белән танышып, сул якта күрсәтелгән шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп барасыз.
+ белә идем (знал)
- белми идем (не знал)
! – гаҗәпләндем (удивлен)
? – соравым бар (вопрос)
4. Текст өстендә эш.
– Укучылар, сезгә бу текстлар буенча нинди информация (мәгълүмат) таныш булды?
- Нәрсә гаҗәпләндерде?
- Сорауларыгыз юкмы?
- Ә хәзер сорауларыгызга җавап бирер өчен, текстлар белән якынрак танышырбыз.
(Тактада ЧТЕНИЕ В КРУЖОК– ТҮГӘРӘКЛӘП УКУ). Текстны сайлап алу ( укучылар текстны тартып алалар)
Беренче абзацны бер укучы укый – башка укучылар сораулар бирәләр. Дәвам итү.
2 нче текстка күчү. бер укучы дәвам итә, башкалар сораулар бирәләр.
5. Музыкаль тукталыш.
– Рәхмәт укучылар. Сез укыган текстта җырчылар,композиторлар кебек иҗади кешеләр бар. Алар безнең шәһәребез турында җырлар язганнар.Шуның берсен хәзер искә төшереп алырбыз. (җыр җырлыйлар “Матур икән Чаллыбыз”)
6.Таблица белән эш.
– Утырыгыз. һәр өстәлдә төркемгә бер карточка бирәбез. Тутыргач эшләрегезне алышасыз. Сез танылган шәхесләрнең исем фамилияләрен һөнәрләре (профессия) белән туры китереп тоташтырырга кирәк
- Аннан соң слайдларда тикшереп үтәбез.
Критерийлар: “5”-хатасыз эш
“4”– 1-2 хата
“3”– 3-4 хата
“2”– 5 хатадан күбрәк
- Молодцы, булдырдыгыз, әфәрин!
7. Укучылар, әгәр сез бу танылган кешеләрне Чаллы урамында очратсагыз, нинди кызыклы сораулар бирер идегез, ничек интервью алыр идегез? (минимум-3 сорау, максимум– 5 сорау)Аерым битләрдә эшлиләр.
8. “Дәвам ит” алымы (җөмләләрне дәвам итәләр. Карточкаларда язылган җөмләләрнең дәвамын эзлиләр)Беренче төркем җөмләнең башын укый, икенче җөркем дәвам итә.
1 төркем:
А) Шәһәрдә Муса Җәлилнең һәм Рәис Беляевның бюстлары,…..( Габдулла Тукай һәйкәле, КамАЗ төзүчеләргә һәм Әфганстан сугышында катнашканнарга һәйкәл бар).
Б) Галимова Эльмира әдәбият-сәнгать институтында…( аспирантурада укый, диссертация яза,композитор).
В) Шәһәрдә тагын гидроэлектростанция,… ( ит, сөт, икмәк комбинатлары, картон-кәгазь комбинаты бар).
Г) Яр Чаллы шәһәре белән күп танылган…( спортчылар, җырчылар тормышы бәйләнгән)
Д) Ул 2014 нче елда “Татар җыры” фестивалендә ..(номинациядә җиңүче булды)
9.Рефлексия .
–Һәрберегезнең өстәлендә смайликлар бар. Һәрберсе нәрсәдә булса аңлата. Сезнең бүгенге дәрескә карата нинди хис уянды? Смайликларның берсен сайлап алыгыз һәм тактадагы агачка ябыштырып куегыз. Безнең барлыкка килгән агачыбыз бик шат, димәк дәреснең темасын сез аңладыгыз.
Барысын да аңладым, башкаларга аңлата алам –
Барысын да аңладым, ләкин аңлата алмыйм-
Минем кайбер сорауларым калды-