
Газизова Гузелия Фирдависовна
учитель начальных классов
МБОУ «Муртыш-Тамакская ООШ»
Сармановского муниципального района РТ, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Муртыш-Тамак
Әти-әниләр җыелышы (психологик тренинг, уен формасында)
Темасы: «Көндәлек кайгырту: вакыт, игътибар, гади эшләр»
Җыелышнең максаты — ата-аналарны баланы аңлау, аның эмоциональ халәтен тою һәм практик проблемаларны чишү ысулларына өйрәтү.
Белем бирү максатлары (ата‑ана нәрсәне беләргә тиеш)
- Баланың кичерешләре — сигнал: алар нинди кирәк‑яракны (иҗтимагый кабул итү, куркынычсызлык, игътибар) күрсәтүен аңлату. Мәсәлән, «ачулану» — бу бары тик «начарлык» түгел, ә баланың үзенең көчен җибәрү ысулы.
- Кайгыртуның төрле формаларын аерып белү: «тыңлау», «физик якынлык», «сүз белән хуплау», «практик ярдәм» арасындагы аерманы күрсәтү.
- «Дөрес» һәм «кире эффектлы» ярдәмне чагыштыру: «Бу берни түгел» кебек сүзләрнең баланы кимсетүен, «Син хәзер бик авыр хис итәсең» дигән эмпатик җавапның аңлашу китерүен аңлату.
- Яшь үзенчәлекләренә карап якынлашу: 5–7 яшьтә «кул тотарга рөхсәт сорау» мөһим, 11–14 яшьтә «мөстәкыйльлекне саклап тыңлау» кирәк.
Үткәрү урыны һәм шартлары
- Урын: зал яки класс — атмосфера уңай булырга тиеш.
- Җиһазлар: урындыкларны түгәрәк итеп кую
- Күрсәтмә материал: такта, маркерлар, ручкалар, проектор/экран (видео яки слайдлар өчен).
- Практика өчен: төсле карточкалар, стикерлар, чек‑листлар.
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Сезне безнең җыелышта күрүемә бик шатмын. Бүген сезнең белән балаларны кайгырту һәм аларга ярдәм итү турында сөйләшербез. Балага җинел булмаганны ничек күрергэ һәм аңа стрессны җиңәргә ничек ярдәм итәргә? Очрашуыбызны икенче төрле форматта үткәрергә булдым. Бүген без сезнең белән лекция тыңламаячакбыз, бергәләшеп практик эш башкарырбыз: төрле уеннар, күнегүләр, биремнәр эшләрбез. Безнең максат – гади, эшче идеяләр туплау. Сезнең барыгызның да актив катнашуыгыз кирәк булачак. Ә хәзер барыгызны да “түгәрәк өстәл” ебез артына чакырам. Рәхим итегез!
1 нче бирем. “Иң яхшы сыйфат”. Әти-әниләр түгәрәк ясап басалар. Чират буенча бер-берсенэ туп биргәндә, яхшы әти-әни булыр өчен булыша торган иң әйбәт бер сыйфатын әйтергэ тиеш. Мәсәлән, мин сабыр.
2 нче бирем. “Минем ярдәм”. Уен түгәрәктә дәвам итә. Чират буенча бер-берсенә туп биргәндә, әти-әни түбәндәге сорауга җавап бирэ: “Мин балама ярдәм итәсе килгәндә, аны кайгыртканда нишлим? Мәсәлән, өстенә җылы киенгәнлеген барлыйм яки икебез генә утырып көннең ничек үткәнен сөйләшәбез, һ.б.
3 нче бирем. “Ярдәм сүзләреннэн йөрәк”. Зур биткә йөрәк ясалган була. Ә хәзер шушы әйткән ярдәм сүзләрен стикерларга языйк та шушы йөрэккә ябештереп куйыйк. Менә бит без сезнең белән нинди ярдәм киңәшләре тупладык.
4 нче бирем. Оригами йөрәк”. 10*10 яки 15*15 кызыл кәгазьләр, ручка кирәк була. Оригами йөрәк ясыйлар. Оригами ясауның гади схемасы: 1.Квадратны ромб формасында почмагы белән өскә таба каратып куясы. 2. Астан өскә икегә бөклисе, өчпочмак ясыйсы. 3.Аскы почмакларын уртага таба бөклисе, ромб барлыкка килә. 4.Әйләндерергә һәм өске почмакны аска таба бөклисе-йөрәк формасы килеп чыга. Алып баручы ничек ясалганын күрсәтә, булыша. Ясалган йөрәккә узенә бер вәгьдә, сүз яза. Мәсәлән, бу атнада мин баламны начар билге алган өчен ачуланмаячакмын яки бу атнада мин балам белән утырып үткэн көне турында сөйләшәчәкмен, һ.б.
5 нче бирем. “Тынычлык түгәрәге” дигэн аппликация. Ватманга зур түгәрәк ясала. Һәрбер ата-анага төрле төстәге кисәк бирелә, пицца кисәге кебек. Алар шул кисәккә тынычланыр өчен нишләргә кирәклеген яза. Мәсәлән, песине сыйпарга, тирән сулыш алып куярга, һ.б. Барысын бергә җыеп тугәрәккә ябештерәләр. Алып баручы укып чыга.
6 нчы бирем. Ә хәзер контроль эш алдыннан, балалар бик нык киеренкелек кичергәндә кулланыла торган бер күнегү эшләп алыйк әле. Ул “Күбәләкне җылытыйк” дип атала. Бала үч төбендэ күбәләк бар дип күз алдына китерә. Авыз аша озын итеп сулап, аны җылыта. Аннан соң тирән сулыш алып, озын сулыш белэн очыртып җибәрә.
Хөрмәтле әти-әниләр, без еш кына кайгыртуны ниндидер зур әйбер дип уйлыйбыз, ә чынлыкта ул даими вак-төяклэрдэн тора: вакытында әйтелгэн йомшак сүз, киңэш белән ярдәм итү, уртага салып сөйлэшу, һ.б. Нәкъ менэ шушы әйберлэр балага стресны җиңәргә, мәктәптә һәм өйдә ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә. Актив катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!