Гарайшина Ильфира Талгатовна
воспитатель
ГБООУ «Новокашировская санаторная
школа-интернат», Альметьевский район
село Новое Каширово
Бик күптәннән инде әтием
Син алмыйсың кулга гармуныңны.
Эчтән генә көйләп йөрисеңме,
әллә инде
Оныттыңмы икән моңнарыңны?
Мин генәме шулай сагынаммы
Җыелганны бергә, бала чакны-
Чытыр-чытыр килеп, җылы биргән
Мич эчендә янган зур учакны?…
Учак кызуында алсуланган
Әниемнең чыра телүләрен.
Җан өргәндәй, самавырга өреп,
Күмер салып, җылы бирүләрен.
Нигә икән кабат-кабат килеп
Искә төшә кире кайтмас чаклар?!
Үлән үскән сукмаклардан, бәлки,
Мөмкин булыр әле тагын атлап.
Алчы, әти,әйдә, гармуныңны,
Телләрендә йөгерт бармакларың.
Син дә, әни, моңлы җырың белән
Төшер әле искә яшь чакларың…
Сезнең моңга кушылып, язгы җилдәй,
Үләнгә чык төшкән иртәләрдә-
Без дә кайтыйк әле балачакка
Бәбкә үләннәрен иркәләргә…