

Уразаева Гузалия Шамильевна,
Халиуллина Алсу Фаритовна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад №3 «Эллюки»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Тәрбияче: Исәнмесез. Балалар бүген безгә Гөлчәчәкшигырь укып китә.
“Туган ил”.
Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда – нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр
Туган туфрак, үскән нигезләр
Туган илдә – барабыз бертуган
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
(Зәкия Туфайлова)
Тәрбияче: Шигырьдә нәрсәләр турында сүз бара?(Шигырь туган тел турында бара)
Тәрбияче:Гөлчәчәк нинди телдә сөйләде? ( Татарча сөйләде)
Тәрбияче:Ә ни өчен сез татарча сөйләшәсез?(Чөнки без татарлар)
Тәрбияче:Сез кайсы төркемгә йорисез? (Татар төркемгә йорибез)
Тәрбияче:Ә безнең Республика ничек атала? ( Безнең республика Татарстан)
Тәрбияче:Безнең Республика бикзур, анда авыллар, зур һәм кечкенә шәһәрләр бик күп.
Тәрбияче: Ә Татарстанда нинди төп шәһәр? (Казан)
Тәрбияче:Президентыбызның кем икәнен кем белә? (РөстәмМиңнеханов)
Тәрбияче:Балалар һәр дәүләтнен үз президенты бар. Мин сезгә хәзер бер ничә президентны күрсәтәм,ә сез шулар арасыннан безнең президентны табыгыз.
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз президентның төп бурч нинди? ( Безнең республикадаа барлык халкылар да тыныч һәм тату яшисен, бергәләп имкәк үстерсен, яңа машиналар, самолетлар, заманча һәм матур йортлар салсн)
Тәрбияче:Әфәрин.
Тәрбияче:Республиканың үз гимны, үз флагы һәм гербы бар.(Татарстан Республикасы флагы һәм гербын күрсәтә) Татарстанның гимның танылган композиторы Рөстәм Яхин иҗат итте.Балалар гимны басып тыңлыйлар, селкенмиләр.Без хэзер сезнең белән Татарстан гимын тыңлап алабыз. ( Гимн тыңлау)
Тәрбияче:Флагта ничә төс бар? (3)
Тәрбияче:Нинди төсләр? (Яшел, ак, кызыл)
Тәрбияче:Яшел төс нәрсә аңлата?(Тере табигать)
Тәрбияче: Актөс нәрсә аңлат? (Ак төс чисталык, намус, тынычлык символы)
Тәрбияче: Кызыл төс нәрсә аңлата?(Кызыл төс – ул кояш, ут һәм тормыш символы)
Тәрбияче:Гербта кем сүрәтләнгән һәм нәрсә күрсәтә?(Барс сурәтләнгән-ул көч символы).
Тәрбияче: Балалар басыгыз эле уеныбызны искә төшереп алыйк эле.
Физминутка
Безнең республика территориясе бик зур.
Елгалар буйлап матур кораблар йөзә.
Урманнарда биек агачлар үсә.
Урманда яши, аю, куян, төлке.
Басуларда төрле төстәге күбәләкләр оча.
Яшел чикерткәләр сикерә.
Тәрбияче:Әфарин.Утырабыз урындыкларга.
Тәрбияче:Әйтегез әле, Татарстан нинди милләт вәкилләре яши?(руслар, татарлар, башкортлар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар)
Тәрбияче:Балалар өстәл артына утырыгыз. Өстәлдә бирем ята. Биремгә карагыз.Анда флаглар төшерелгән.Шул флаглар арасыннан Татарстан флагын табып түгәрәккә әйләндере алырга кирәк.
Тәрбияче:Хәзер без сезнең белән уйнап алабыз. Түбәтәй уены. Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
Д/У «Нинди шәһәрләр нәрсә белән данлыклы?»
Тәрбияче:Без һәр вакыт кунакларны милли ризыклар белән каршы алабыз.
Пазл җыю “Милли ризыклар”
Тәрбияче:Молодцы.Ә нинди ризык белән каршлыйбыз?
Тәрбияче:Балалар мин сезгә сүз эйтәм.Ә сез мина ничә иҗектән торганын эйтергә кирәк.Казан, Зәй, Актаныш, Бөгелмә, Арча, Алабуга,Әлмәт, Кукмара,Нурлат.
Тәрбияче:. Әфарин
Тәрбияче:Балалар әйтегез эле, кем белә татар язучыларны? (Г.Тукай, М.Джалиль, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев)
Тәрбияче:Балалар без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Балалар кайсыгызга ошый Татарстанда яшәргә? Ә ни очен ошый?