Набиева Алсу Мусовна,
Файзуллина Татьяна Геннадьевна
воспитатели
МБДОУ №32 «Садко»
г. Елабуга, Республика Татарстан
Максат: “Карга боткасы” бәйрәме белән таныштыру.
Бурычлар:
- Балаларны татар халкының бәйрәмнәре белән таныштыру.
- Карга боткасы йола-бәйрәме, ырымнары, уеннары, такмазалары аша сөйләм үстерү.
- Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.
Катнашалар:
Тәрбияче, балалар, кояш, әби, бабай, кара каргалар (балаларның әниләре).
Кичә барышы:
Төркемдә урындыклар түгәрәкләп тезелгән, уртада уен өчен зур, ачык урын.
Түрдә ике өй.
Балаларга алдагы көндә “Кояштан”хат килә. Әлеге хатта кояш балаларны “Карга боткасы” бәйрәменә чакыра.
Тәрбияче белән балалар төркемгә керәләр.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән Кояш чакырган урынга килеп тә җиттек. Ә кояш үзе күренми. Әйдәгез, балалар, Кояшны эндәш ярдәмендә чакырып карыйк әле (Балалар “Кояш, чык, чык…эндәшен сөйлиләр).
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен
Майлы ботка Казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык – сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
(Тәрәзәдә Кояш рәсеме күренә. Микрофон аша Кояш тавышы ишетелә. Исәнмесез, балалар. Мин сезне күрүемә бик шат. Бәйрәмебезне башларга вакыт. Тиздән кунаклар – кара каргалар да килеп җитәрләр.
Тәрәзәдәге кояш югала. Кояш (Кояш булып киенгән тәрбияче)бүлмәгә керә.
Тәрбияче: Балалар, менә Кояш та килеп җитте.
Әйдәгез, бергәләп, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик (Мольбертка ярма, сөт, күкәй, май төшкән рәсемнәр эленгән).
Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?
Балалар: Ярма, сөт, күкәй, май.
Тәрбияче: Без аларны кайдан алырбыз икән? Элек бәйрәм өчен сыйны, балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.
(Тәрбиче, Кояш һәм балалар якында торучы өйгә таба атлыйлар. Өйнең тәрәзәсеннән әби карап тора).
Тәрбияче: Балалар, бу өйдә кем яши?
Балалар: Әби.
Тәрбияче белән балалар:
Әби, чык әле
Безгә күкәй бир әле.
Әби: Исәнмесез, балалар. Бик теләп бирер идем дә, күкәйләр тавык оясында шул. Әгәр тавык оясыннан җыеп ала алсагыз, кәрзине белән алырсыз.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, күңеллерәк булсын өчен, күкәйләрне агач кашыклар ярдәмендә кәрзингә җыябыз (балаларга уен кагыйдәсен аңлаткач, балалар “тавык оясыннан” кашык ярдәмендә, идәнгә төшермичә күкәйләрне кәрзингә җыялар).
Әби: Булдырдыгыз, балалар. Җыйган күкәйләрегез сезгә күчтәнәч булсын.
Тәрбияче: Балалар, әбигә рәхмәт әйтеп, аның күңелен тагын да күтәрер өчен фокус күрсәтеп үтик ( Балалар каршында чиста су тутырылган ике банка һәм ике күкәй. Башта тәрбияче күкәйне беренче сулы банкага сала, күкәй банка төбенә төшә. Икече күкәйне икенче сулы банкага салганчы, балалар белән “Әпсен, төпсен, күкәй йөзеп китсен” дип әйтәләр һәм банкага салалар. Күкәй су өстенә күтәрелә).
Әби: Балалар, рэхмәт. Кәефемне күтәрдегез.
Тәрбияче һәм балалар: Үзеңә рәхмәт, әби.
(Тәрбиче, Кояш һәм балалар икенче өйгә таба атлыйлар. Өйнең тәрәзәсеннән бабай карап тора).
Тәрбияче: Балалар, бу өйдә кем яши?
Балалар: Бабай.
Тәрбияче белән балалар:
Бабай,өйдәмесез?
Безгә ярма бирәмсез?
Бабай: Исәнмесез, балалар. Ярмасын да, маен да бирермен. Сез минем бер үтенечемне үтәрсезме? (балалар җавабы) Ә сез рәсем ясый беләсезме? Миңа үзегезнең рәсем ясау сәләтен күрсәтегезче. Сезгә ярма салынган тәлинкәләр тәкъдим итәм, сезгә шунда кояш рәсеме ясарга кирәк булыр (Балалар ярма салынган тәлинкәдә рәсем ясыйлар).
Бабай: Булдырдыгыз, балалар. Менә сезгә ярма һәм май.
Тәрбияче һәм балалар: Рәхмәт, бабай. Әйдә, безнең белән бәйрәмгә.
(Балалар, Кояш, Бабай, тәрбияче әби янына килеп, тәмле ботка пешерүен сорыйлар).
Әби: Әлбәттә, пешеремен. Ә сез, җырлы-биюле уеннар уйнап, күңел ача торыгыз.
Бергәләп: Рәхмәт, әби!
(Кар-кар дип,ике карга очып керәләр)
Беренче карга:
Мин карга , карр-карр ,
Төздән эреп бетәр кар.
Икенче карга:
Карр-Карр,
Без яз алып килдек.
Безгә нинди сыегыз бар?
Исәнмесез,кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Балалар сезнең килү хөрмәтенә бүген Карга боткасы үткәрә. Озакламый ботка пешәр, тәмле ис таралыр. Әлегә уйнап алыйк.
Тәрбияче: Карга боткасы бәйрәмендә матур итеп такмаклар, эндәшләр, санамышлар сөйләгәннәр. Хәрәкәтле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез, бездә. кунакларга (әби, бабай, кояш, кара каргалар) татар халык авыз иҗатыннан булган белемнәребезне күрсәтик (ел дәвамында өйрәнгән халык авыз иҗаты әсәрләрен сөйлиләр).
1 бала:
Әке, пәке,
Кыек сәке,
Эремчек,
Син калып тор,
Сеңелем чык.
2 бала:
Каенда карга,
Имәндә-чыпчык,
Җирдә-елан,
Һавада-кош,
Бар син оч!
3 бала:
Әлеш-мәлеш
Мичтә бәлеш
Казанда ит
Аша да кит.
4 бала:
Карга әйтә: Кар-кар
Мичтә бәлеш бар, бар.
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак бар, бар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Карга боткасы уенсыз булмый. “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. Менә минем кулымда түбәтәй. Музыка башлануга түбәтәйне бер-беребезгә тапшырабыз, музыка туктагач, түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә (Музыка уйный. Уен башлана).
“Песием-песием” уены.
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр.
Тавыш ишетелә.
Әби: Ботка пеште, ботка пеште! Балалар, кунаклар, әйдәгез әле, күңелле итеп, бергәләшеп боткадан авыз итик. Утырышыгыз. Сыйланыгыз. (Әби ботканы эскәтер өстенә китереп куя. Иң элек әби ботканы кара каргалар бүлеп бирә, аннары балаларга)
Каргалар һәм балалар: Рәхмәт, әби! Ботка бик тәмле булган.
Әби: Балалар, сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз. Милли йолаларыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмагыз.
Тәрбияче: Кадерле балалар, килгән кунаклар. Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе “Карга боткасы” бәйрәме ахырына якынлашып килә.
Балалар, бәйрәм күңелле үтте, шулай бит. Искә төшерик әле, безне әлеге бәйрәмгә кем чакырды?
Балалар: Кояш.
Тәрбияче: Бәйрәмдә кемнәр катнашты?
Балалар: Кояш, Әби, Бабай, Кара каргалар.
Тәрбияче: Бәйрәм барышында нинди күңелле мизгелләр истә калды?
Балалар җавабы.
Тәрбияче: Балалар, безгә төркемгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, Кояш, Әби, Бабай, Кара каргалар белән саубуллашыйк.
Тәрбияче һәм балалар: Сау булыгыз.
Кояш, Әби, Бабай, Кара каргалар: Сау булыгыз.
(“Кояшлы ил” җырына балалар чыгып китә).