Шакирзянова Назлия Фидарисовна
воспитатель
МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №55 «Шалунишка», г. Набережные Челны
Максат:
1.Математика буенча алган белемнәрен системага салу, бердән унга кадәр саннарны кабатлау.Үсә бару тәртибендә төсле тасмаларны тезү.Геометрик фигураларны ныгыту аша уйлап табу сәләтен устерү.
2.Үзләре, яшәгән шәһәрләре турында грамматик яктан дөрес җөмләләр төзеп сөйләп бирүләрен ныгыту.Үз фикерлэрен эзлекле итеп әйтеп бирүгә ирешү.
Планеталар турында белемнәрен тирәнәйтү, үзләре яшәгән планета белән горурлану хисе уяту. Глобус төшенчәсе, андагы шартлы билгеләр белән танышуны дәвам итү.
3. Табигатьне саклау теләге уяту. Табигатьне саклауда кешенең нинди өлеш керткәнен билгеләү.
Материал: ракета ясау өчен геометрик фигуралар, кәгазьдән киселгән йолдызлар, планета рәсемнәре, обруч, төсле тасмалар.
Алдан эш: планеталар турында уку, шигырьлэр ятлау.
Сүзлек: глобус, метеорит, макет.
Шогыль барышы
Балалар төркем бүлмәсенә кереп түгәрәкләп басалар.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әкрен генә җил исә, кояш безгә елмая. Без дә бер-беребезгә хәерле көн телик.
Бергә: Хәерле көн!
Тәрбияче: Хәзер әйдәгез үзебез турында сөйләп үтик. Синең исемең ничек?
Бала: Мин Хасанова Адилә.
Тәрбияче: Син нинди шәһәрдә яшисең?
Бала: Мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим.
Тәрбияче: Син нинди Республикада яшисең?
Бала: Мин Татарстан Республикасында яшим.
Тәрбияче: Син нинди балалар бакчасына йорисең?
Бала: Мин “Шаянкай” балалар бакчасына йөрим.
Тәрбияче: Син ничәнче төркемгә йөрисең?
Бала: Мин беренче төркемгә йөрим.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер инде урындыкларга утырыйк.
- Балалар түгәрәкләп куелан урындыкларга утыралар.
Тәрбияче: Без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Карагыз эле, монда геометрик фигуралар. Бу фигурадан ни ясап була микэн?
Балалар: Ракета.
Тэрбияче:. Эйе, балалар, эйдэгез торкемнэргэ буленеп, ракета ясыйк.Хэм ана утырып очарбыз. Өч төркемгә бүленәбез.
- (Балалар өч төркемгә бүленеп обруч эченэ ракета ясыйлар.)
Тәрбияче: Ракета ясаганда нинди геометрик фигуралар кулландыгыз?
Бала: Квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер өстәл артларына утырыгыз. Ракетага менү өчен баскыч ясарга кирәк.Алдыгыздагы тасмалардан үсә бару тәртибендә баскыч ясыйк.
- (Һәр балага төрле зурлыктагы сигез тасма бирелә. Бер бала такта янында тасмаларны тезә, калганнар урында эшли.)
Тәрбияче: Кызыл тасма ничәнче урында тора?
Бала: Кызыл тасма өченче урында тора.
Тәрбияче: Ак, сары, яшел тасмалар ничәнче урында тора?
Балаларың җавапларын тыңлау.
Тәрбияче: Ракетада очу өчен код җыярга кирәк.”Буталган саннар”уенын уйнау. Балалар алдында бердән алып унга кадәр саннар ята, шуларны тәртип буенча тезәргә кирәк. (1,2,3,4,5,6,7,8,9)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, хәзер дөреслеген тикшерик.
Бала: 1,2,3,4,5,6,7,8,9.
Тәрбияче: Хәзер кирегә саныйк.
Бала: 9,8,7,6,5,4,3,2,1.
Тәрбияче: Инде югарыга күтәрелсәк тә була. Сез ракетада очканда ниләр күрерсез икән?
Бала: Планеталар, йолдызлар, ай, кояшны.
Тәрбияче: Күктә шулай ук комета һәм метеоритлар да бар. Метеорит металл һәм каты җмсемнәрдән тора. Ул 30 метр һәм кечерәк булырга мөмкин. Ә сез нинди планетада яшисез?
Бала: Без Җир планетасында яшибез.
Тәрбияче: Безнең планета нинди формада?
Бала: Безнең планета шар формасында.
Тәрбияче: Тагын нинди планеталар беләсез?
Бала: Марс, Венера, Юпитер…
Тәрбияче: Марс- салкын планета, Венерада бик кызу шуңа анда кешеләр яшәми. Алар телескоплар ярдәмендә күк йөзен өйрәнәләр. Ә менә бу глобус икәнен сез инде беләсез.Анда нинди төсләр бар, алар нәрсәне аңлата?
Бала: Яшел төс-урманнар, тигезлекләр; сары төс- таулар; зәңгәр төс- сулар.
Тәрбияче: Нинди төс кубрәк?
Бала: Зәңгәр төс, димәк,сулыклар кубрәк дигән сүз.
Тәрбияче: Су- безнең өчен бик кирәк. Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр сусыз яши алмый. Шуның өчен без сулыкларны сакларга тиеш.Ә кеше табигатькә ничек ярдәм итә соң?
Бала: Агачлар утырта, кошларга ашарга бирә, урманнарны, сулыкларны чистарта, җәнлекләргә ярдәм итә.
Тәрбияче: Менә без югарыга менеп тә җиттек. Монда купме йолдызлар! Әйдзгез, алар белән уйнап алыйк. Уен “Үз йолдызлыгыңы тап” дип атала.
- Тәрбияче уенны аңлата: Йолдызлар артына нокта куелган. Нокталарны санап, эчендә билгеле бер сан торган обручка басабыз. Мәсәлән өч нокта икән, 3 саны торган обручка басарга кирәк.
Тәрбияче: Айдар, синдә ничә нокта, нинди обручка бастың?
Бала: Миндә 8 нокта, мин 8 саны торган обручка бастым.
Берничә бала үзенекен әйтә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер инде үзебезнең җир планетасына кайтырга вакыт. Әйдәгез, үзебезнең планетаны ничек сагынуыбыз, яратуыбыз турында шигырьлэр сөйләп үтик.
Балалар түгәрәкләнеп басалар, шигырләр сөйлиләр. Шул вакыт эчендә планетага кире кайталар
Шигырьләр:
Ә. Исхак.
Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Г. Лотфи
Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышкы салкыннар җиткәч.
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга.
Тәрбияче: Без күңелле сәяхәттән җиргә кайтып та җиттек. Бик күп биремнәр үтәдек, үткәннәрне ныгыттык. Булдырдыгыз, балалар! Сезгә сәяхәтнең кайсы җире ошады? Ни өчен?
Балаларның җавапларын тыңлау. Шөгыльне тәмамлау.