Гилазиева Эндже Рашидовна
воспитатель
МБДОУ «Ямашурминский детский сад «Йолдыз»
Высокогорского муниципального района РТ, с.Ямашурма
ӘКИЯТ ИЛЕНДӘ.
“ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ
Максат:
- Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, татар халкының “Өч кыз” әкиятен искә төшерү, ныгыту.
Бурычлар:
- Әкият аша балаларда яхшылык, бөеклек, ярдәмчеллек һәм ярату сыйфатларының иң мөһим сыйфатлар булуына ышаныч булдыру
- Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, матур әдәбият белән кызыксынуларын формалаштыру
- Әниләргә, әбиләргә, апаларга чәчәк бәйләме ясау күнекмәләрен үстерү. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Сүзлек: гөберле бака, үрмәкүч, эрли.
Җиһазлар: шкатулка, рәсемнәр, серле сандык, әзер шаблоннар
(Социальләштерү, аралашу, сынлы сәнгать эшчәнлеге, музыкаль белем бирү өлкәләре)
Эшчәнлек барышы.
- Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы? Мин бик шат. (Балаларның бакчага кем белән килүен, өйдә кемнәр калганын сорыйм, балалар җавап бирә)
- Һәрберебезнең көннәре хәерле булсын! Бүгенге шөгылебез дә хәерле булсын. Мин сезгә барыгызга да уңышлар телим! (Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бер баланы җибәрәм, ишекне ачып чемоданны алып керә)
- Балалар, нәрсә калдырганнар безгә? (балалар җавап бирә)
- Балалар, безгә кемдер бик матур чемодан калдырып киткән. Хаты да бар, укып карыйк әле. “Кадерле балалар! Мин әкиятләр иленең патшасы, сездән ярдәм сорыйм. Явыз сихерче безнең илебезгә килеп әкият геройларын, җиһазларын адаштырып, бутап китте. Сез безгә аларны үз урыннарына кайтарырга ярдәм итмәссез микән? Моның өчен сезгә серле чемоданда яшеренгән биремнәрне үтәргә кирәк булыр. (зур чемоданны ачам, саннар куелганын әйтәм, кайсы санны беренче алырга тиеш икәнлеген сөйләшәбез. 1….2…..3. Бер бала 1 санын ача. Нәрсә икәнен әйтәләр).
- Балалар, бу нәрсә?
- Алтын тарак.
- Ул кайсы әкияттә очрый?
- Су анасы. (Раяна су анасы)
- Бик дөрес, балалар. Су анасы үзе безгә кунакка килгән. Алтын таракны үзенә тапшырыйк. (Бер бала алтын таракны су анасына алып барып бирә.).
- Су анасы: Исәнмесез, балалар. Сез миңа алтын таракны табырга ярдәм иттегез. Бик зур рәхмәт сезгә. Бергәләп “Су анасы уенын уйнап алыйк. (Су анасы уртага баса, “Су анасы” уенын ике тапкыр уйныйлар.)
- Рәхмәт, балалар, алтын тарагымны таптым, сезнең белән күңелле итеп уйнадым, хәзер миңа су буена кайтырга кирәк.
- Саубулыгыз. (су анасы чыгып китә, балалар саубуллашып кала.)
- Димәк, алтын таракны без кемгә бирдек?
- Су анасына.
- Яхшы балалар. Кайсы санны алырга кирәк? Бер саныннан соң нинди сан килә? (балалар җавап бирә. Бер бала 2 санын куелган тартма ала, ача)
- Бу нәрсәләр, балалар?
- Ничә әтәч?
- Ике
- Балалар кайсы әкияттә бар әле безнең әтәчләр?
- Дөрес “Чукмар белән Тукмар”. Әйдәгез аларны үз урыннарына урнаштырыйк.
- Балалар безнең Чукмар белән Тукмар әкияте эчендә нинди хайваннар бар, кайсылары дөрес урнашмаган, карыйк? (балалар кыргый һәм йорт хайваннарын аералар. Дөрес итеп урнаштыралар.)
“Дөрес әйт” уены уйнала.
- Димәк, ике әтәч кайсы әкияттән?
- Чукмар белән Тукмар.
- Балалар, серле чемоданда нинди сан калды? (Бер бала 3 санын ала һәм тартманы ача.)
- Тиен, бака, үрмәкүч.
- Алар кайсы әкияттән булырлар икән?
- “Өч кыз” әкиятеннән.
- Бик дөрес. Ягез, әкиятне искә төшереп алыйк әле.
- “Өч кыз”әкияте (Балалар үзләре әкиятне сөйлиләр.)
- Димәк, балалар без сезнең белән нинди әкият тыңладык? Әниләрегезгә һәрчак булышып, аларны кадерләп, олыгайган көнәрендә дә терәк булып, миһербанлы, игелекле булып яшәгез. Һәрчак әкияттәге кыздан үрнәк алыгыз. Әниләрнең хәлен белеп, матур, ягымлы сүзләр әйтеп, бүләкләр белән сөендереп торырга кирәк. Мин сезгә чәчәк ясарга тәкъдим итәм. (Музыка куела, балалар белән аралашып чәчәк ясыйбыз).
- Балалар, чәчәкләрне кемгә бирергә мөмкин? Нинди ягымлы сүзләр әйтеп бирәбез? (балаларның җаваплары, аралашу)
- Йомгаклау:
- Үстерешле уен.
- Әйдәгез, “Урынын тап!” уенын уйнап алабыз. (Картиналар бирелә, тиешле рәсемне ябыштыралар)
- Өйдә кемнәр яшәгән? (әни, өч кыз)
- Урманда нәрсә яшәгән? (тиен)
- Әни янына ярдәмгә иң беренче нәрсә килә? (тиен)
- Беренче кыз нәрсәгә әвереләр? (бака)
- Икенче кыз нәрсәгә әверелә? (үрмәкүч)
- Өченче кыз нишли? Нәрсә кирәк? (камыр)
- Әнисенең хәлен белергә кайсы кыз килә? (өченче кыз)
- Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы эшләдегез. Авыр вакытта ярдәмгә килдегез. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, миһербанлы булыгыз!
- Бүгенге шөгыльдә нинди яңалык белгәнегезне, нәрсәләр эшләгәнегезне кайткач кемнәргә сөйлисез? (җаваплар)
- Балалар, эшләребезне бетердек, “Су анасы” уенында чиратта кем калган иде, дәвам итәбез. (Балаларны уйнарга җибәрәм, кунакларга рәхмәт әйтеп саубуллашам)