Семенова Надежда Николаевна
учитель родного (татарского) языка
и литературы
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» ЕМР
г. Елабуга, Республика Татарстан
Балаларны туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк. Ә бу максатларны тормышка ашыруда төрле чаралар кулланып була. Шундый чараларның берсе – үстерешле уеннар.
Туган тел һәм әдәби уку дәресләрендәге уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер- берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк.Уеннар әдәби уку дәресләрендә дә уңышлы файдаланыла ала. Мондый уеннар укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә, китап укырга кызыксыну уятуга, фантазияләрен баетуга хезмәт итәләр. Әмма уенны оештырганда кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Уен дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга, катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булырга тиеш. Телне өйрәнергә омтылыш булдыру өчен, уенның кызыклы булуы да мөһим. Уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү шатлыгы һәм соңгы нәтиҗә куанычы булу зарур. Уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, укучыда кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар укучыда иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли. Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан тизәйткечләр, санамышлар, җырлар, шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, мәкаль һәм әйтемнәр дә татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора. Бу биремнәр иҗади характерда булырга мөмкин. Дәресләрдә булсынмы, класстан тыш эшләр составындамы башваткычлар бер төрлелектән котылу чарасы булып тора.
Уеннар берничә төргә бүленә. Хәрәкәтчән уеннар. Мондый төрдәге уеннар укучыларны иҗади яктан үстерә, бер-берсе белән көч сынашу теләген уята, бер команда булып эшли белүне, бер-береңә җаваплылыкны, ярдәм кулы суза белүне тәрбияли, дуслыкны ныгыта. Рольле уеннар (сюжетлы) балаларга әхлаки тәрбия бирә, рухи яктан үстерә. Уенның сюжеты булып театр формасындагы бәйрәмнәр тора. Компьютер уеннары – башка төр уеннарга караганда өстенлек итә торган уеннарның берсе. Бу төр уеннар балаларда төрле ситуациядә үз үзеңне тота белергә өйрәтә, тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Мондый уеннар практик яктан аралаша белергә, эмоцияләрне белдерергә өйрәтә. Тик алар агрессив, куркыныч һәм шәфкатьсез булмаска тиеш. Җырлы-биюле уеннарны башлангыч сыйныф укучылары яратып башкара. Уен технологиясен уку-укыту барышында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда, вакыт бүленешен төгәл билгеләү зарур. Шулай итеп, үстерешле уеннар барышында укучының сүзлеге арта, диалогик сөйләме үсә, аның нигезендә монологик сөйләм күнекмәләре формалаша һәм камилләшә.
Әдәбият
1. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / М.М. Шәкүрова, А.Ф. Йосыпов. – Казан: Казан дәүләт ун–ты нәшр., 2009. – 168 б.
2. Шәкүрова М.М. Икетеллелек шартларында фигыль сүз төркемен татар, рус һәм алман телләрендә чагыштырып өйрәнү. Уеннар / М.М. Шәкүрова // Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы: материалы международной научнопрактической конференции (Казань, 19–21 октября 2017г.) / под ред. Р.Р. Замалетдинова. – Казань: Изд-во Казан. 2017. – С.371–374