Сабитова Эндже Рамилевна
учитель родного языка и литературы
МБОУ «СОШ №1», г.Чистополь
Интерактив дэфтэрлэр . Нэрсэ ул?
Укучылар миннән еш кына: “Ә ни өчен безгә татар телен өйрәнергә кирәк?”дип сорыйлар. Алар өчен бу сорау гадәти. Ә минемчә, бу сорауга дәрес җавап бирергә тиеш. Шуның өчен миңа дәресләрне дә кызыклы үткәрергә кирәк. Әйтегез әле, укучылар, бигрәк тә күбрәк нинди шөгыльне яраталар? Әйе, күбрәк матур рәсемнәр ясарга, кисергә, ябыштырырга.Барыбызга да билгеле булганча, алар яхшырак та һэм тизрэк тә истэ кала.Галимнәр фикеренчә дә, 80% визуаль истә. кала икән Шуңа күрә, дәресне мавыктыргыч, истә калдырырлык итәр өчен, төрле дидактик материаллар кулланырга кирәк. Шуңа мисал итеп мин бүген сезне интерактив дәфтәрләр белән таныштырасым килә. Мастер классымның максаты булып, шул дәфтәрләр белән таныштыру, төзелешен , эчтәлеген ачыклау һәм аның эшләү тәртибен булдыру. Нәрсә соң ул ИД? Бер карашка, интерактив дәфтәр- ул шакмаклы гади бер дәфтәр, ләкин төрле сурәтләр, рәсемнәрдән, шаблоннардан, кесәләрдән торган һәм үз эченә лексик һәм грамматик материал туплаган дәфтәр. Аның гади дәфтәрдән аерылып торган ягы: бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч булуы. Аңа мәктәптә өйрәнә торган барлык кагыйдәләрне һәм конструкцияләрне кертергә бик уңайлы.
ИДнең тарихы бн дә танышып китик әле. Аны 1970 елда Калифорния укытучылары уйлап таба, тик ниндидер сәбәпләр аркасында ул кулланышка кереп китә алмый. Ә 1994 елда Америка укытучылары һәм студентлары актив куллана башлый. Безгә 5 ел элек инглиз укытучысы Анастасия Рыкова алып кайта һәм шулай әкрен генә кулланышка керә.
Кирәкле материал:
- Гади дәфтәр;
- Шаблоннар;
- Рәсемнәр;
- Наклейкалар, стикерлар;
- Келәй, кайчы.
- Эшләү алоритмы:
Эш тәртибе:
1.Тема һәм яңа сүзләрне билгеләү;
- 2.Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү өчен биремнәр уйлау;
- 3.Биремнәрне урнаштыру тәртибен булдыру;
- 4.Биремнәр өчен төрле чыганаклар сайлау;
- 5. Теманың тулы чагылышын күзаллау, анализлау
Хәзер мин фокус төркемгә шул дәфтәрне эшләп карарга тәкъдим итәм. Сезнең өстәлләрдә кирәк материаллар бар. 1нче төркем лексика буенча, 2 нче төркем уеннар кертеп дәфтәрне бизәргә теш була. Шарты: булган барлык шаблоннарны кертеп , теманы ачырга, укучыларны кысыксындырырлык булырга тиеш.
Дәфтәрне тутыру өчен, һичшиксез, идеяләр кирәк. Интернетта интерактив дәфтәрләр булдыру буенча бик күп идеяләр бар. Чөнки бу процесс иҗади, ә без барыбыз да беләбез, иҗади процесс күп вакыт били.
укытучыдан үрнәк күрсәтергә кирәк. Башлангыч мәктәп укучыларының акрын язуларын исәпкә алып, ИД тутыру бөтен дәрес сузылырга мөмкин. Шуңа күрә ИД белән эшләүдә мин әзер шаблоннар кулланам, аларда язылган мәгълүмат белән бергә, бу эшкә күп вакыт сарыф итмәс өчен, һәм шулай ук аларны дәрескә әзер шаблон белән килүләрен сорыйм. Ягъни дәрестә без Шаблонны ябыштырабыз, кирәк булса, минималь рәвештә язылабыз һәм алар белән күпмедер вакыт эшлибез. Шуңа күрә балаларга эш вакытын төгәл билгеләргә кирәк. Безнең компьютерное вакытта балалар бик аз эшлиләр, өйдә эшләнмәләр. Интерактив дәфтәрләр иҗат өчен киң киңлек ача. шулай булгач, өч этапның берсендә (кереш, тренировка яки куллану (активлаштыру)тел күнекмәләренә бәйле рәвештә тел күнекмәләрен формалаштыру дәресләрендә кулланам..
бала оешканрак була бара. Ул үз вакытын дөрес бүлергә һәм алган белемнәрен кулланырга өйрәнә. Балаларда вак моторика, образлы фикерләү,
бер генә баланы да битараф калдырмый.
- Шулай итеп, нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, интерактив дәфтәрләрне куллану мавыктыргыч процесс
- Дәресләр кызыклы һәм нәтиҗәле үтә;
- Укучылар дәрестә актив катнашалар;
- Укучылар мәгълүматны тиз арада отып ала системага кертә;
- Мәгълүмат белән һәрвакыт элемтәдә була;
- Вак моториканы үстерә ;
- укучыларның иҗади сәләтләре үстерә.
Йорт һәм кыргый хайваннар темасын лексик яктан ачу.
1.Кесәләргә хайваннар рәсемен кисеп куегыз.
2. Сүзләрнең тәрҗемәсен язып куегыз.
3. Сүзләрнең транскрипциясен языгыз.
4. Йорт һәм кыргый хайваннары
Йорт һәм кыргый айваннар темасына уеннар ясау.
Мисал:
1.Кесәләргә хайваннар рәсемен кисеп куегыз.
2. “Кем артык?” уены
3. “ Кем кайда яши?”уены.
4. “Кем нәрсә ярата?” уены.