Ногманова Гулюза Закаровна
учитель начальных классов
МБОУ «Нусинская ООШ», Арский район село Нуса
Аңлатма язуы
Туган телдә әдәби укудан аңлап укуны тикшерү эшләре төзүнең максаты – укучыларның белем-күнекмәләрен, танып белү һәм үсеш дәрәҗәсен генә түгел, универсаль уку гамәлләрен дә башкара белүне исәпкә алу.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДББС) нигезләнгән укыту барышында эшне әлеге формада оештыру аеруча актуаль.
Кеше хәтерле булып тумый, ул аның белән бергә үсә һәм камилләшә бара. Хәтерләү- ул, барыннан да бигрәк, үткәндәге вакыйгаларның асылына һәм эзлеклелегенә төшенү. Хәтерләү кабатлаулар һәм күнегүләр аша белемне аңга, зиһенгә сеңдерү. Баланы уйлый белергә, фикер йөртергә, дөрес үзләштерергә, шулай ук аларны сабыр һәм игътибарлы булырга өйрәтү-мәктәп һәм гаиләнең төп бурычы.
Хәзерге вакытта без, башлангыч сыйныф укытучылары, укучыларның тизлеккә укуларын түгел, ә бирелгән текстны аңлап укуларына ирешергә тиеш. Бу исә үз чиратында шулай ук хәтергә алу белән бәйләнгән.
Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү өч дәрәҗәле биремнәрдән тора.
Беренче дәрәҗә – алгоритм, кагыйдә буенча гамәлләр кылу.
Аңлап укуны тикшерү буенча беренче дәрәҗә биремнәрдә “эчтәлек – текст” чагыштырмасы өстенлек итә. Беренче дәрәҗәгә ирешү критерие булып эчтәлекне фактик (мәгълүмати) характерда торгызу тора. Ул текстка турыдан-туры бәйле. Биремнәрне үтәгәндә укучы тексттан геройларның гамәлләре, аларның хисләре турында турыдан-туры бирелгән мәгълүматны таба, иң гади нәтиҗә нәтиҗә формалаштыру өчен кирәкле җөмләне, өлешне аерып ала һәм аны куллана.
Беренче дәрәҗә индикаторы булып укыганны ачыклау (язучы, әсәр, герой исемнәрен белүгә); тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны табу максатыннан текстка карата сораулар тора.
Икенче дәрәҗә – эчтәлекле-рефлексияле.
Икенче дәрәҗә биремнәре автор уен тексттагы мәгълүматка гына түгел, ә текстның формаль элементларына (жанр, структура, тел) да таянып табуны; эчтәлекнең төрле үзенчәлекләрен, эчтәлекне төзүчеләрне анализлау һәм чагыштыру нигезендә аның (эчтәлекнең) эчке, мәгънәви ягын торгызуны күз алдында тота. Укучы текстта бирелгән мәгълүмат нигезендә геройларның төп характеристикаларын, аларның хисләрен интерпретацияли һәм аларны тексттагы мисаллар белән дәлилли; вакыйгалар арасында үзара бәйләнешне ачыклый һәм урнаштыра; текстның гомуми идеясен, аның структурасы элементларын билгели; төп геройларның гамәлләренә гади интерпретация (аңлатма) бирә; геройларның гамәлләрен һәм кичерешләрен чагыштыра, каршы куя; геройларның планнары һәм гамәлләре, шулай ук вакыйгалар арасында үзара бәйләнешләрне аңлата һәм аны текст белән дәлилли; текстта кулланылган тел чаралары үзенчәлекләренә беренчел анализ ясый; текстта турыдан-туры бирелмәгән мәгълүматны таба; аерым җөмләләр арасындагы бәйләнешләр нигезендә нәтиҗә формалаштыра; гомумиләштерелгән мәгълүмат нигезендә.
Икенче дәрәҗә индикаторы булып текст структурасында ориентлаша белү; текстта кулланылган тел чараларын күрә һәм аңлата белү; әдәби төшенчәләрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау; текстның җанр төрен билгели белү кебек биремнәр алынырга мөмкин.
Өченче дәрәҗә – креатив (иҗади).
Өченче дәрәҗә биремнәре югары дәрәҗәдәге абстракция, фикер йөртүдә мөстәкыйльлек һәм күзаллау, текст буенча уйлануларны күздә тота. Бу дәрәҗә биремнәренә текст эчтәлеген интерпретацияләү (аңлату, ачып бирү), йомгаклау һәм бәяләү тора. Укучы автор тарафыннан турыдан-туры әйтелмәгән бәйләнешләрне таба һәм аларны текстның гомуми идеясенә туры китереп интерпретацияли; текст асты (“юллар арасында” яшеренгән) мәгълүматын таба, гади метафоралар белән белдерелгән мәгълүматны аңлата; текстның мәгънәсен яисә аның төп идеясен ачыклый; төрле текстлардан алынган мәгълүматны һәм үз белемнәрен гомумиләштерә һәм аларны реаль тормыш ситуацияләренә карата куллана.
Өченче дәрәҗә индикаторы булып укыганны аңлата, аңа бәя бирә белү, ягъни концептуаль мәгълүматны (төп мәгънәне, автор фикерен) табу; белем һәм тәҗрибә кулланып, иҗади характерда зур булмаган үз текстыңны төзи белү керә.
Укучыдан барлык биремнәрне дә үтәү таләп ителми. Ул биремнәрне үз теләге буенча сайлап алырга мөмкин. Тикшергәндә үтәлгән биремнәр саны түгел, ә үтәү сыйфаты исәпкә алына. Сайлап алган биремнәрнең барысы да дөрес үтәлсә, югары балл куела. Тикшерү барышында укытучыга үтәлгән биремнәр дәрәҗәсен билгели барырга һәм югарыда санап кителгән белем, күнекмәләрнең һәр укучы тарафыннан ни дәрәҗәдә үзләштерелүен теркәп барырга киңәш ителә. Мәсәлән, бала һәрвакыт биремнәрнең бер төрен генә сайласа (әйтик, укыганны ачыклауга), ә укыганны аңлата һәм бәяли белүдән читләшсә, бу очрак укытучыга әлеге бала белән индивидуаль эшләргә кирәклеген искәртә. Ягъни тикшерү һәм бәяләүдә шәхси якын килү алымы гамәлгә ашырылсын иде.
I сыйныф
Яңа чана
(Р. Ишморатова)
Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тае ясадылар, һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә юк. Ул уйнарга чыккач. Фирая белән Гүзәл йөгерен киләләр дә:
— Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар. Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә.
Әтисе Раиләгә:
— Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.
— Ярар.— диде Раилә.
Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чөлгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» — дип шатландылар. Раилә горурланып шуды шушы яңа чанада! Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән ана. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.
— Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм,— диде ул.
Кыз ана кулын гына селтәде:
— Кит, кит, бирмим, я ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып та китте. Фирая белән Гүзәл бу сүзләрне ишеткәч:
— Ул чанасын кызгана, саран, саран,—дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.
Укучының бурычы:
Р. Ишморатованың “Яңа чана” хикәясен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 9 биремнән тора:
I. 1 – 5 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 6 – 8 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 9 нчы бирем – иҗади характердагы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр (I сыйныфта укытучы телдән әйтә):
1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
2. Тест биремнәрен карап укы.
3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
4. Биремнәрдә бер генә дөрес җавап булырга мөмкин.
5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
6. Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Яңа чана кемнеке?
а) Фираяныкы
ә) Раиләнеке
б) Гүзәлнеке
в) Илдарныкы
2. Кайсы җөмлә “Яңа чана” әсәреннән алынган?
а) чаңгыңны саклап кына шу, ватма.
ә) Илдар, кил, чанада шу!
б) Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм.
в) Гүзәлгә бик күңелсез булып китте.
3. Фирая белән Гүзәлгә туры килә торган сүзне тап.
а) уңган
ә) тырыш
б) юмарт
в) акыллы
4. “Саран” сүзенә охшаш мәгънәле сүзне билгелә.
а) куркак
ә) ялкау
б) әләкче
в) комсыз
5. Әсәрдәге җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштыр
а) аны хәзер яңа чана да шатландырмый иде инде.
ә) Раиләгә чана алдылар.
б) тик Раиләнең генә чанасы юк.
в) Раиләгә бик күңелсез булып китте.
II кисәк
6. Раиләнең саранлыгының сәбәпләре нәрсәдә?
______________________________________________________________
7. Ни өчен Раиләне яңа чана шатландырмый? __________________________________________________________________
8. Бу хикәя безне нинди булырга өйрәтә?
______________________________________________________________
III кисәк
9. Син Раилә урынында булсаң, нишләр идең? 1-2 җөмлә белән язып куй.
________________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү
I сыйныфта билгеләр куелмаса да, аларның танып белү һәм универсаль уку гамәлләрен башкара белү дәрәҗәсенең үсеше һәрвакыт күз уңында тотыла һәм бәяләнә:
– 1 – 8 нче биремнәр барысы да дөрес булса – югары дәрәҗәдә;
– 6 – 7 биремгә җавап дөрес булса – материалны үзләштерү дәрәҗәсе нормада;
– 3 – 4 җавап дөрес булса – материалның авыррак үзләштерелүен аңлата;
– 9 нчы бирем аерым бәяләнә: эшли алса, укучы мактала.
II сыйныф
Өч кыз
(Татар халык әкияте)
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
Укучының бурычы: “Өч кыз” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 11 биремнән тора:
I. 1– 6 нчы биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 7 – 10 нчы биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 11 нче бирем – иҗади характердагы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр:
1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
2. Тест биремнәрен карап чык, укы.
3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
4. Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
6. Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Бу әсәр кайсы төргә керә?
а) хикәя
ә) шигырь
б) мәсәл
в) әкият
2. Кызлар нәрсәләргә әйләнгәннәр?
а) елан, ябалак
ә) гөберле бака, үрмәкүч
б) тиен, таракан
3. Ана кеше кемне ярдәмгә чакыра?
а) аюны
ә) куянны
б) тиенне
в) үрмәкүчне
4. Ана кеше ялгыз калгач, ни була?
а) кече кызына күченә.
ә) ул авырып китә.
б) берни булмый.
в) һаман да эшләгән
5. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгелә.
а) тиен кызларны чакырмаган.
ә) Кече кыз чыккан да әнисе янына йөгергән.
б) Олы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
в) Уртанчы кыз җиз ләгәннәр чистарта.
6. Әсәрдән алынган җөмләләрне дөрес эзлеклелектә урнаштыр.
а) тиен Уртанчы кызга чапкан.
ә) Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
б) Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр.
в) Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
II кисәк.
7. Олы кыз ни өчен әнисе янына бармый?
__________________________________________________________________
__________________________________________________________________
8. Уртанчы кыз үзенең бара алмавын ничек аңлата?
__________________________________________________________________
__________________________________________________________________
9. Кече кыз нинди сыйфатларга ия?
__________________________________________________________________
__________________________________________________________________
10. Кызларның һәрберсе үз тәртибенә карап дөрес бүләкләнгәнме?
__________________________________________________________________
__________________________________________________________________
III кисәк
11. Ә син әниеңә карата игелеклеме соң, аңа ничек булышасың?
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
Бәяләү:
– 1 – 10 нчы биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;
– 7 – 9 бирем җаваплары дөрес булса, “4”ле куела;
– 5 – 6 биремгә дөрес җавап өчен, “3”ле куела;
– 11 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле куела.
III сыйныф
Комсызлык бәласе
(Венгр халык әкияте)
Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.
— Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да.
— Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.
Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе.
Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр.
Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.
— Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп.— Ашагыз, тәмле булсын!
Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар.
Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.
Укучының бурычы: “Комсызлык бәласе” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 13 биремнән тора:
I. 1 – 8 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 9 – 12 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 13 нче бирем – иҗади характердагы катлаулы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр:
1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
2. Тест биремнәрен карап чык, укы.
3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
4. Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
6. Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Кайсы җөмлә әсәр эчтәлегенә туры килә?
а) аю балалары сыр югалтканнар.
ә) аю балалары сырны бүләргә иренәләр.
б) аю балалары сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр.
2. Сырны тигез бүлер өчен, ике аю балалары нәрсә эшли?
а) төлкене чакыралар.
ә) үзләре бүләләр.
б) әниләренә алып кайталар.
3. Төлке нинди ярамаган эш эшли?
а) аю балаларының сырын ашап бетерә.
ә) аю балаларына сырны тигезләп бүлеп бирә.
б) аю балаларының сырын урлап ала.
4. Әкияттә нинди проблема күтәрелә?
а) караклык проблемасы
ә) саранлык проблемасы.
б) ялган сөйләү проблемасы
5. Бу әкият кайсы төргә керә?
а) көнкүреш
ә) тылсымлы
б) хайваннар турында
6. Әсәр планының пунктларын дөрес эзлеклелектә урнаштыр.
а) аю балалары авызларын ачып калалар.
ә) аю балалары сыр табалар.
б) комсызлык бәла китерә.
в) төлке сыр бүлә.
7. Текстның төп мәгънәсен аңларга ярдәм иткән 2 мәкальне билгелә.
а) эшләмәгән ашамый.
ә) азга канәгать итмәгән күбен күрмәс.
б) комсызлык бәла китерә.
в) үзе курка, үзе йолка.
8. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар җөмләсендәге авызларын ачып карап калганнар әйтелмәсен ничек аңлыйсыз?
а) эндәшми тору.
ә) юкка-барга мавыгып, төп хикмәтне аңламый, сизми калу.
б) ашарга әйбер булмау, ашамый тору.
II кисәк
9. Әкиятнең төп геройлары кемнәр?
________________________________________________________________
10. Бу әсәр синдә нинди хисләр уятты?
______________________________________________________________
______________________________________________________________
11. Әкиятнең исеме ни өчен “Комсызлык бәласе” дип атала?
______________________________________________________________
______________________________________________________________
12. Аюларга нинди киңәш бирер идең?
_______________________________________________________________
________________________________________________________________
III кисәк.
13. Барысы да канәгать булсын өчен син әкиятне ничек тәмамлар идең? Йомгаклау өлешен үзең теләгәнчә үзгәртеп яз.
_________________________________________________________________
_______________________________________________________________
_______________________________________________________________
Бәяләү:
– 1 – 12 нче биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;
– 9 – 11 бирем җаваплары дөрес булса, “4”ле куела:
– 6 – 8 биремгә дөрес җавапка “3”ле куела:
– 13 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле куела.
Тест эшләрен укучылар мөстәкыйль башкара.
IV сыйныф
Өч сорау
(Татар халык әкияте)
Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен. Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет әйтә: — Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше,— ди. — Шулай булсын, улым,— ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый: — Каян киләсең, кай җирләргә барасың?— ди. Егет: — Эш эзләргә чыктым, абзый кеше,— ди. Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә: — Ярар, егет,— ди,— эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы,— ди.— Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең,— ди. — Ярар, абзый,— ди теге егет,— әйтеп кара,— ди. Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә: — Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр,— ди. Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә: — Менә монысы бурычка биреп торуым,— ди. Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә: — Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди. Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?»— дип. — Ярар, абзый,— ди егет,— син миңа бераз гына уйларга бир,— ди. — Уйла-уйла, улым,— ди. Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына. — Йә, нихәл, улым,— ди,— берәр нәрсә чыгамы?— ди. — Абзый кеше,— ди теге егет,— синең соң әти-әниләрең бармы?— ди. — Бар,— ди теге. — Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит?— ди. — Тәрбияләделәр,— ди. — Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды. — Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем. — Синең ир балаларың бармы?— ди егет. — Бар,— ди теге кеше. — Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар,— ди. — Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше. — Синең кызларың бармы? — ди. — Бар,— ди ашлык чәчүче. — Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар,— ди.— Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,— ди. — Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең,— ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады. |
Укучының бурычы: “Өч сорау” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
3 кисәккә бүленгән 15 биремнән тора:
I. 1 – 8 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 9 – 14 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 15 нче бирем – иҗади характердагы катлаулы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр:
- Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
- Тест биремнәрен карап чык, укы.
- Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
- Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
- Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
- Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
- II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк.
1. Әсәрдәге төп геройның характерын билгелә?
а) явыз.
ә)эшчән
б) игътибарлы
2. Юлчы егетнең икенче сорауга биргән җавап сүзләрен билгелә.
а) алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар.
ә) син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәннәр.
б) хәзер син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың, эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар.
3. Әсәрдә кайсы герой бу сүзләрне әйткән?
- Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын?
а) юлчы егет
ә)тылсымчы
б) чәчүче кеше.
4. “Тапкыр егет” мәгънәсенә туры килә торган сүзтезмәне тап.
а) уңган егет
ә) тәртипле егет
б) зирәк егет
в) тырыш егет
5. Кайсы мәкаль әсәрнең төп фикерен ача?
а) атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.
ә) аталар сүзе – акылның үзе.
б) яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.
6. Егет нинди максат белән читкә чыгып китә?
а) укырга керергә
ә) эштән туеп
б) дуслар табарга
в) эш эзләргә
7. Бу әкият кайсы төргә керә?
а) көнкүреш
ә) тылсымлы
б) хайваннар турында
8. Вакыйганың эзлеклелеген билгелә.
а) Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә.
ә) Эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы.
б)Борын- борын заманда бар иде , ди, ятим генә үскән бер егет.
в) Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды.
II кисәк
9. Текст күбрәк әкияткә охшаганмы, әллә хикәягәме?
_________________________________________________________________
10. Әкият ни өчен “Өч сорау” дип атала?
________________________________________________________________
11. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
________________________________________________________________
12. Балалар ата-аналарына ни өчен бурычлы? Тексттан бу җөмләне раслаган өч җөмлә күчереп яз. ______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
13. Автор егетне ничек тасвирлап язган? Җавабыңны тексттан җөмлә белән дәлиллә.
__________________________________________________________________
________________________________________________________________
14. Әкияттә егет әле максатына ирештеме?
_________________________________________________________________
III кисәк
15. Үз фикереңне яз.
- Бу әкият сиңа ошадымы? Ни өчен?
- Ашлык чәчүчедән нинди үрнәк алырга мөмкин?
- Егет ни өчен мактауга лаек?
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
Бәяләү:
– 1 – 14 нче биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;
– 11 – 13 биремнең җаваплары дөрес булса, “4”ле куела;
– 8 – 10 биремгә дөрес җавап өчен, “3”ле билгесе куела;
– 15 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле билгесе куела.
Тест эшләрен укучылар мөстәкыйль башкара.
Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар:
1. Т.А.Круглова. Литературное чтение. Итоговая аттестация. Типовые тестовые задания. – М. «Экзамен». 2011.
2. И.Т.Сәгъдиева һәм И.Х.Мияссароваларның “Мәгариф” журналы битләрендә соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләре.
3. Башлангыч мәктәп программаларына туры китереп төзелгән иске һәм яңа әдәби уку дәреслекләре.