Хасанова Гульназ Мударисовна
воспитатель по обучению детей
татарскому языку
МБДОУ «Детский сад № 81
комбинированного вида
с татарским языком воспитания и обучения»
г. Казань, Республика Татарстан
Казан шәһәре Киров районының “81 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә туган телгә өйрәтү эшчәнлеге конспекты
Тема: «Урман – безнең байлыгыбыз»
(“Урман” проекты буенча кабатлау эшчәнлеге)
Хәсәнова Гөлназ Мөдәрис кызы,
татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче.
Казан
Бурычлар:
1. Балаларда игътибарлылык, əйлəнə-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү.
2. Табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү.
3. Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү.
Сүзлек: имән, өрәңге, нарат, каен, тирәк (тупыл), имән чикләвеге, өрәңге орлыгы, каен алкасы, нарат күркәсе, тупыл мамыгы.
Җиһазлар: аудиоязмада «Урман» музыкасы (Н.Җиһанов, «Кырлай» симфоник поэмасыннан), урман рәсемнәре, агач рәсемнәре, шүрәле уенчыгы, “bee-bot” (“Робот бал кортлары”) уены.
Эшчәнлек барышы
- Кереш өлеш
Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт, рәхмәт! Ә сезнең хәлләр ничек?
Тәрбияче: Бик яхшы! Рәхмәт сезгә! Балалар, кәефләр тагын да күтәрелсен өчен, үзебезнең яраткан җырны искә төшерик.
Сәлам, сәлам, хәерле иртә!
Хәлләр ничек?
Бик шәп! Рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле көн!
(“Сәлам” җырын хәрәкәтләр ясап бергәләп җырлыйлар).
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Матур сүзләр белән башланган көнебез дә матур үтсен.
- Төп өлеш
Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әзерләдем.
Табышмак.
Анда кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк,
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы-нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каенар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр….
Ягез, исемен аның кем әйтә?
Балалар: урман.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Бүген без байлыгыбыз булган урман турында сөйләшербез.
Ә бу табышмак кайсы шагыйрьнең әсәреннән? Таныдыгызмы?
Балалар: Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән.
Тәрбияче: Дөрес. Хәзер Нәҗип Җиһанов көенә иҗат ителгән “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзек тыңларга тәкъдим итәм. Ул “Кара урман”дип атала.
(Музыка тыңлау: «Урман» (Н.Җиһанов көе, «Кырлай» симфоник поэмасыннан).
Үстерешле диалог:
Тәрбияче: Бу музыканы тыңлаганда, сез урманны нинди итеп күз алдына китердегез?
Балалар: урман зур, анда бик күп агачлар үсә, саф һава, кошлар сайрый, төрле җәнлекләр яши.
Тәрбияче: урман кешегә ни өчен кирәк?
Балалар: урман безгә сулар өчен кислород бирә, агачтан җиһазлар, кәгазь, дарулар ясыйлар.
Тәрбияче: кошларга, хайваннарга, бөҗәкләргә урман ни өчен кирәк?
Балалар: урман – аларның өе. Шуңа урманнарны сакларга кирәк.
Тәрбияче: килешәм.
Тәрбияче: урманда бик күп агачлар үсә дидек, әйдәгез аларны искә төшерик әле.
Дидактик уен. «Агачны таны!»
(Балалар агач рәсемнәре төшерелгән карточкаларны алалар, исемен әйтәләр, яфрагын, чәчәген, орлыгын күрсәтәләр).
- Өрәңге
- Каен
- Имән
- Нарат
- Тупыл (тирәк)
Тәрбияче: булдырдыгыз, бик яхшы беләсез икән. Мондый белемнәр булгач, урманга барсак та була. Әйдәгез, уйнап алабыз!
Җырлы уен «Урманга барам». Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар һәм җырлыйлар.
Җиләк җыям чиләккә,
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Шүрәлеләр юк микән?
Соңгы сүзне әйтүгә, тәрбияче Шүрәле уенчыгы белән килеп чыга һәм балаларны куып уйный башлый.
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, безне урманда Шүрәле дус каршы ала.
Ул иптәшләрен, бал кортларын да уйнарга чакырган. Ягез әле, бал кортларына бал җыярга ярдәм итик.
Дидактик программалау уены: “Робот бал кортлары”
Уен тәртибе: балалар ике төркемгә бүленә, һәр төркем карточка сайлап ала, анда нәрсә сурәтләнгәнне әйтәләр, “Бал корты”н тиешле рәсемгә илтү өчен программа төзиләр, соңыннан дөреслеген тикшерәләр.
- Йомгаклау.
(Рефлексия, эшчәнлек буенча, сорауларга җавап бирү, нәтиҗәләр ясау).
Тәрбияче: булдырдыгыз, рәхмәт сезгә, балалар, бүген без урманда ял иттек, уйнадык, белемнәребезне яңарттык. Иң зур байлыгыбыз булган урманга мәрхәмәтле булырга, аны сакларга, җәнлек һәм бөҗәкләрне рәнҗетмәскә тырышыйк. Сау булыгыз!