Айдашева Кадрия Амирзяновна
Шамсутдинова Гузель Амировна
учителя родного языка и литературы
МАОУ ПОК «Адымнар-Алабуга»
г. Елабуга, Республика Татарстан
– 1 нче слайд
– Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин Айдашева К.А. “Адымнар- Алабуга күптелле белем бирү “ комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Бүгенге мастер-классны “ Өйрәтер өчен өйрән!” дигән шигарь (девиз) астында башлап җибәрәбез.
2нче слайд
Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрен алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы. Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар.Һәр баланың лингвистик сәләте төрле икәнен без беләбез. Бер бала бик тиз отып ала, ә икенчесенә ул бик авырлык белән бирелә. Еш кына ата-аналардан:
3 нче слайд ”Минем балам шигырь ятлый алмый яисә эчтәлек сөйли белми”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бүгенге осталык дәресендә без нәкъ менә шушы проблеманы чишү юлларын табарга тырышырбыз. Бүгенге осталык дәресенең темасын да “Уку грамоталылыгын формалаштыру аша уңышка ирешү адымнары”-дип билгеләдем
Максаты итеп: дәресләрдә уку грамоталылыгын формалаштыру аша уңышка ирешү адымнарын өйрәнү
4 нче слайд -Хөрмәтле коллегаларым нәрсә соң ул уку грамоталылыгы (уку грамоталылыгы – кешенең язма текстларны аңлау һәм куллану, алар турында фикерләү, үз максатларына ирешү, белемнәрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтү, социаль тормышта катнашу сәләте.Аның әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?Сүз байлыгын арттыра; Диалогик, монологик сөйләмне үстерә; Әсәрнең эчтәлеген аңларга, шигырьләрне яттан өйрәнергә булыша…)
Безнең укучылар укый беләме? Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Язылган сүзләрне укый, хәрефләр, иҗекләр, сүзләрне әйтә беләләр.
Әмма текстны аңлы рәвештә барысы да укый алмый, чөнки “укый белү” һәм “грамоталы укый белү” – бер үк нәрсә түгел.
5 нче слайд -Текст өстендә эш вакытында укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаша: Уку грамоталылыгын формалаштыру юллары күп төрле. Белгәнебезчә, текст белән эшләү этаплары өч өлештән тора:
1. Укыр адыннан текст белән эш (антиципация);
2. Уку барышында текст өстендә эш;
3. Укып чыкканнан соң текст буенча эш.
-Беренче алым, текстны укуга кадәр этабында : балаларда мотивация тудыру, тел һәм сөйләм авырлыкларын җинүдә мәгълүматны рәсемнәр аша өйрәтү (стрип модуль) алымын куллануны уңышлы дип саныйм.
–Икенче алым, уку барышында текст өстендә эш. Текст белән эшләгәндә, төсләр алымын куллану.
Төсләр
– Өченче алым, эчтәлекне аңлау, вакыйгаларны кузаллау. Денотат граф алымын уңышлы алым.
Денотат граф- ( латин сүзеннән деното – “обозначаю» һәм греческого “Язу”) – ысулы Денотат графикасы – агач схемасы, ул аның аспектларын ачып төшенчәне билгеле бер сурәтли. Графның өске турыпочмаклыгында төп тема, идея, төшенчә язылган. Икенче баскычында – исемнәр, өченче баскычта – фигыльләр
– Ә хәзер, әйдәгез, үзебез дә бирелгән текст өстендә эшләп карыйк. (Гамәли эш)
IV. Рефлексия.
Прием “Белем сандыгы” .
Минем кулымда тартма. Бу гади тартма түгел, ә “Серле тартма”.Минем серле тартмамнан, сезнең күңел сандыгыгызга кечкенә генә бүләк.( Буклетларны тарату)
V. Йомгаклау.
Хөрмәтле коллегалар!
Хәзер мин сезгә бер бәян ( мәсәл) сөйләп үтәм. Каләм ясаучы оста, бер каләмне тартмага салганчы, аңа үзенең алтын киңәшләрен биргән. Олы тормыш юлына аяк басканчы минем сиңа биш теләгем бар дигән, беренчесе- бөек гамәлләр кыласың килсә акыллы- гыйлемле кешеләрнең сүзләренә колак сал, икенче теләгем – камилләшү өчен сиңа бик күп киртәләр аша үзарга туры килер, өченчесе – үзеңнең ялгышларыңны бары тик үзең төзәт, дүртенче теләгем – синең иң зур байлыгың ул синең күңел байлыгы булуны онытма, бишенчесе – үзеңнән соң якты эз калдыр, нинди генә халәттә булсаң да югалып калма. Ә иң мөһиме гыйлемеңне башкаларга да өйрәт,үзеңә өйрәтсәләр рәхмәтле булып кабул ит. Каләм бу теләкләрне аңлаган һәм онытмаска сүз биргән. Ә оста аны хәер-фатиха биреп озатып калган.
Бу дөньяда без укытучы һөнәрен сайлаганбыз икән, заман сулышын тоеп, киләчәгебез өчен лаеклы, сәләтле, үзүсешкә ия шәхес тәрбияләрлек профессионал – Алтын каләм булыйк! Киләчәк бит безнең кулда да!
АЛТЫН КАЛӘМ кебек,эз салучы,
Заман сулышын алдан тоючы,
Киләчәккә шәхес тәрбияли
Һөнәренә лаек укытучы.