Мельникова Гульсеяр Василевна
воспитатель
МАДОУ “Кубэлэк”
г. Набережные Челны
Максат:. Балаларны геометрик җисемнэр – квадрат,очпочмак,тугэрэк белән таныштыру, 5кә кадәр санау һәм 5 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик жисемнэр турында булган белешмәләрен баету, логик фикерләүләрен үстерү, математика фәненә кызыксынучанлыкларын тәрбияләү.
Бурычлар:
-геометрик жиемнэрне ныгыту;
-санны кулэм белэн узара бэйли белулэренэ ирешу;
-логик фикер йорту сэлатлэрен устеру.
Белем бирү бурычы: Пространстводагы хәм яссалыктагы геометрик фигуралар турында кузаллауларын ныгыту квадрат,тугэрэк,очпочмак), әйләнә тирәдә ориентлаша белүләрен камилләштерү.
Үстерү бурычы:Тэртип буенча 5 кэ кадэр саный белулэренэ,санны кулэм белэн узара бэйли белулэренэ ирешу;
Тәрбия бурычы:Фикер йорту сэлэтлэрен камиллэштеру:анлиз,синтез,чагыштыру;игьтибарлыкларын,хэтерлэрен,соцлэмнэрен,логик фикер йорту сэлатлэрен устеру.
Яшь төркеме: икенче торкем балалры,3-4яшь.
Көтелгән нәтиҗә:балалар белэн саный белу,фикерлэу,логик фикерлэулэрен устеру.
Методик алымнар һәм чаралар:табышмаклар, “автобус”уены,остэл астында эшлэу очен индивидуаль биремнэр,гади карандашлар,квадрат,очпочмак,тугэрэк.
Сүзлек эстендә эш:квадрат,очпочмак,тугэрэк,саннар кабатлау.
Алдан үткәрелгән эш: Геометрик жисемнэр белэн танышу,тугэрэк,квадрат,очпочмак.
Җиһазлау: геометрик фигуралар һәм предметлар, музыка, экран, клей.
Балалар белән оештырылган эшчәнлек эчтәлеге.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынырак килегез әле, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнен күңел жылыбызны иптәшләребезгә бүләк итик! Менә ничек рәхәт булып китте!
Хәереле көн миңа да,
Хәерле көн сиңа да,
Хәерле көн апама,
Хәерле көн дустыма,
Хәерле көн һәммәбезгә!
Тәрбияче:Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
Балалар:.( балаларнын жавабы)
Тәрбияче:.Мин дә сәяхәт итәргә бик яратам. Бугенге шөгылебез безнең гади генә булмый. Без буген сезнең белән бергәләп сәяхәт итергә чыгабыз. Ә сәяхәткә без “Геометрик фигура-лар” иленә китәрбез.
Анда бик куп төрле фигуралар яши икән. Шулай ук бу әкият илендэ яшәгән ди бер тылсымчы. Аны бәйрәмнәргә чакырырга онытканнар ди, ул Тылсымчы үпкәләгән һәм ачуыннан шушы әкият илендэге геометрик фигураларны сихерләгән. Ул аларны карангы урманга качырган һәм исемнәрен онытырга мәҗбүр иткән.Аларны болай гына коткарып була икән: исемнәрен искә төшерергә ярдәм итәргә кирәк.
Тәрбияче: Балалар, сез ярдәм итәргә әзерме геометрик фигураларга?
Балалар:.( (балалар җавабы)
Алайса табышмак тынлагыз:
Бензин белән туклана, көче йөз атка тора,
Үзе дүрт аяклы, резин тояклы,
Эче тулы кеше.(Автобус)
Тәрбияче:Димэк,без сәяхәткә нинди транспорт белән барабыз инде? Мин һәрберегезгә дә автобуска утырыр өчен билетлар таратам, ә сез шул билетларга карап урыннарыгызны табыгыз, игьтибар белән карагыз.
Урындыклар артына төрле төстәге чәчәкләр ябыштырыла. Билетлар – шул төстәге күбәләкләр.
Балалар җырлап сәяхәткә китәләр:
Без кунелле шат балалар,
Без кайгыны белмибез,
Эх,ямьлесен,кунелле сон,
Безнен туган илебез!!!
Ай, сизми дә калганбыз, без сезнең белән урманга, тылсымчы өенә килеп тә житкәнбез икән бит! Тылсымчы геометрик фигураларны җибәрсен өчен, табышмакларга дөрес җавап бирергә кирәк.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, искә төшереп китик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез бу табышмак нинди геометрик фигура турында икәнлеген әйтерсез.
Тигез аның һәр ягы,
Почмагы аның туры
Сезнең белән танышуына шат
Исеме аның…( квадрат.)
Минем өч почмагым бар,
Очым да өчәү, шулай ук өч як.
Сез мине бик тиз танырсыз
Исемем минем… ( очпочмак)
Тәрбияче:Балалар, тагын нинди фигуралар беләсез? Әйдәгез әле, бергәләп саныйк.
Балалар:.( квадрат, очпочмак, түгәрәк.).
Ә хәзер әкияттәге кебек күзләрне йомабыз. Мин өчкә кадәр саныйм һәм күзләрне ачабыз.
Тәрбияче: 1,2,3 балалар, күзләрне ачтык! Карагыз әле, тирә-юньгә: бөтен жирдә геометрик фигуралар! Монда бөтен бөтен нәрсә дә геометрик фигуралардан ясалган икән бит: кешеләр дә, йортлар да.
Безне бу геометрик фигуралар илендә бик куп тукталышлар көтә. Ә ул тукталышларда безне биремнәр көтә.
Балалар, безнен иң беренче тукталышыбыз ул – “ Геометрик гөмбәләр” дип атала.
Сез әзерме бу тукталыштагы биремне чишәргә?
Балалар:.( Әйе).
Тәрбияче :Балалар, карагыз әле монда, бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез?
Балалар:Гөмбәләр (квадрат, түгәрәк, өчпочмак)
Тәрбияче Карагыз әле, бу гөмбәләр безнен гөмбәләргә охшаганнармы? Ни өчен безнен гөмбәләргэ ошамаганнар?
Балалар(юк)
Тәрбияче:Бик дөрес бу гөмбәләр геометрик фигуралар булып үскәннәр. Әйдәгез, бергәләп саныйк әле, ничә гөмбә монда.
Балалар:.( 1,2,3..)
Тәрбияче:Дөрес, өч гөмбә. Әйтегез әле миңа, ничәнче булып түгәрәк гөмбә үскән? өчпочмак? Квадрат?
Балалар:.(.(жавабы)
Тәрбияче:Бик дөрес, бу тукталыштагы биремне без чиштек. Ә инде икенче тукталышка кузгалганчы, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.
Түгәрәкләнеп басыгыз, Кэрим санамыш әйтер. Кемдә тукталса, шул кешенең күзен бәйлибез. Ул бармаклары белән генә капшап, әйбер исемен әйтергә тиеш булыр.
Әлчи – бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал – мин чык!
(Капшап карап, карточкада нәрсә сурәтләнгәнен әйтәләр).
Бу тукталышның исеме – «Геометрик йортлар». Урмандагы ял йортлары икән бит болар!
Тәрбияче: Бу тукталышта безне нинди биремнәр көтә икән?
(өйләр тугәрәк, квадрат, өчпочмак)
Бу тукталышта сез нәрсәлә р күрәсез?
Балалар:.( Йортлар).
Тәрбияче:Кем санап күрсәтер икән, ничэ йорт бар монда?
Балалар: 3.
Тәрбияче: Беренче йортта нинди геометрик фигура яши икән? (икенчесендә,1,2,3.)?
Балалар:. ( түгәрәк)
Тәрбияче:Кайсы геометрик фигуранын йорты иң биеге, ин кечкенәсе?
Балалар:.( Квадрат)
Тәрбияче:Балалар кайсы йортка ин озын юл бара? (ин кыскасы?)
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Без бергәләп бу тукталыштагы биремне дә жинел генә чиштек. Инде ял итеп тә алыйк.
Без әле бераз ардык
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары артка,
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иңнәрне сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Тәрбияче:Балалар, әйдәгез, сезнең белән бу геометрик фигулардан тылсымчыга өй төзеп бирик!
Йорт төзегәндә безгә нинди геометрик фигуралар кирәк булыр икән?
Балалар:.(.(квадрат,өчпочмак, түгәрәк)
Тәрбияче:Менә ул безгә нинди геометрик фигуралар алып килгән. Ягез әле, бергәләп шушы фигуралардан тылсымчыга йорт төзик.
Балалар, нинди геометрик фигуралар кирәк булды безгә йөрт тезегәндә?
Бу йортны төзегәндә без кемнәр булдык?
Балалар:.(.төзүчеләр.)Йорт төзу җиңел эш түгел ул. Аргансыздыр, бераз ял итеп алыйк.
Казлар(уены)
Балалар – «казлар» – бүлмәнең бер башына куелган урын-
дыкларда утырып торалар. Бу – «Казлар өе». Тәрбияченең:
«Ка, ка, ка! Ак казларым, соры казларым, йөрергә чыгыгыз!» –
диюенә, балалар барысы да бүлмә буйлап йөриләр. «Үлән
чүпләгез!» – дигәч чүгәлиләр һәм, казлар кебек «үлән чүп-
лиләр». «Су эчегез!» – дигәч, барысы да баш һәм гәүдәләрен
аз гына түбән ияләр, аннан соң югары күтәрәләр, башларын
җиңелчә генә артка ташлыйлар. «Йөгерегез өйгә, соры бүре
килә!» – дигәч, барысы да үз урыннарына йөгерәләр.
Тәрбияче:Балалар, без төзегән йортлар Тылсымчыга бик ошадылар. Ул сезгә бик зур рәхмәт әйтте һәм бер сандык буләк итте. Сез анда нәрсә бардыр дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы)
Әйдәгез әле карап-карыйк, чынлап та сез уйлаган нәрсәме икән! Бергәләп шушы сандыкны ачабыз. Бишкә кадәр саныйк һәм сандык ачылыр. 1,2,3. Карагыз әле, балалар, Тылсымчы тәмлүшкәләр калдырган икән!. Рәхмәт әйтәбезме соң?
Тәрбияче:Ә хәзер инде безгә янәдән үзебезнең балалар бакчасына кайтырга кирәк. Кузләрне йомабыз да, арттан алга таба санныйбыз: 3.2.1. Менә без балалар бакчасында. Балалар, сезгә ошадымы бугенге сәяхәтебез.
Кайда булдык без бүген?
Кемгә булыштык?
Ничек итеп булыштык?
Ин кызыклы нәрсә булды?
Ин авыры нәрсә иде?
Өйгә кайткач, әти-әниләрне нишләргә өйрәтәчәксез?