Хайруллова Р.А.,
Курикова Н.С.,
Дубова Т.М.
учитель-логопед,
учитель-дефектолог,
педагог- психолог
МБДОУ «Детский сад комбинированного вида «Милэшкэй»
села Бикмуразово Буинского района
Республика Татарстан
МБДОУ «Детский сад комбинированного вида «Милэшкэй» села Бикмуразово Буинского муниципального района
На этом занятии педагоги ставят целью знакомство детей с обычаями и обрядами древних татарских деревень и воспитание в детях любви и уважения к народным традициям. Так же воспитывается любовь к труду и бережное отношение к народным ценностям. Ключевые слова: перо, гусь, загадка, чистоговорка, скатерть, лампа, песня
Мәктәпкәәзерлектөркемендәгебалаларөчен[К]авазынавтоматлаштырубуенчаэшчәнлек конспекты
Максат: [К] авазын сүзләрдә, җөмләләрдә автоматлаштыру,сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм сүз схемасы төзү күнекмәләрен ныгыту.
Белем бирү бурычы: Балаларда гореф-гадәтлэребезгә карата хөрмәт тәрбияләү,татар халкынын милли киемнәре һәм ризыклары турында белемнәрен киңәйтү.
Үстерү бурычы: Күрү гнозисын үстерү,бармак моторикасын үстерү, балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Тәрбия бурычы: Туган илне ярату, аның тарихы белән кызыксыну, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Логопедия бурычлары: фонетик-фонематик ишетүне камилләштерү, бирелгән сүзнең беренче авазын аера белү,авазларга дөрес характеристика бирү күнекмәсен ныгыту, сүзне иҗекләргә бүлү сәләтен арттыру.
Сүзлек эше: Милләт, милли, көянтә, ләгән,каурый, самавыр,дөгәч.
Алдан эшләнгән эш: “Каз өмәсе безнең якларда” дип исемләнгән видеоязма карау, милли ризыкларыбызның муляжын ясау, халык уеннары уйнау, шигырьләр, җырлар ятлау.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану,(эшчәнлек барышы буенча әзерләнгән презентация слайдлары кулланыла), эскәмия, келэм, самавыр, канатлар,ләгән, киез итеклэр, көянтә, милли киемнәр һәм ризыклар муляжы.
Эшчәнлек барышы.
Логопед. Хәерле көн, балалар! Буген без сезнең белән Каз өмәсе турында сөйләшербез. Каз өмәсе- татар халкының бик борынгы традициясе.Элек заманда ук инде, көз җитеп беренче карлар яугач авылларда каз өмәләре башланган, әбилэребез әле бер, әле икенче йортта казлар суярга йөргәннәр. Хуҗабикә каз итеннән тәмле сыйлар, татар халкының милли камыр ризыкларын пешергән. Ә инде эш беткәчҗырлап-биеп күңел ачканнар, кич утырып каз каурыеннан таба майлый торган дөгәчләр ясаганнар, яңа мамыктан мендәрләр тутырганнар.
Без дэ буген сезнен белэн каз өмәсенә сәяхәткә китәрбез. Җайлап кына менә шул кулдан эшләнгэн җәймәгә утырышыгыз. (Балалар тугыган паласка утырышалар).
Тиз генә китеп булмас арысы, монда әле хат та бар, шуны укып китим әле:
Сүзлэрне иҗекләргә булегез: КАЗ, КАУРЫЙ, КАНАТ.
Балалар. Каз-1, кау-рый -2, ка-нат-2 иҗектән тора.
Логопед. Булдырдыгыз, әйдә, кузгалдык.
(Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке куренеше тасвирланган залга үтәбез).
Логопед. Менә без каз өмәсе үтә торган йортка да килеп җиттек. Күрегезче, ниләр генә юк монда. (Идәндэ киез итекләр,көянтәләр,ләгәннәр, гармун, самавыр, керосин лампалары, озын –озын эскәмияләр тора).
Логопед. Балалар, биремне тыңлыйбыз. Күзегезне йомабыз. Мин сезнең кулга тоттырган эйбернең исемен кертеп җөмлә төзәргә кирәк булачак.
Балалар: Көянтә белән су ташыйлар.Казларны ләгәнгә салып куй.Самавыр чәе тәмле була. Караңгыда лампа кабызыгыз.
Логопед. Сезгә өй эше итеп су кошлары турында табышмаклар өйрәнеп килергә кушылган иде. Кемнәр өйрәнде? Табышмаклар бәйгесе игълан итәм .
Балалар:
1.Йон йомгагым бөдерә,
Су күрдеме-йөгерә (КАЗ,УРДӘК БӘБКӘСЕ)
2.Суда юынып алды,
Өсте коры калды.(КАЗ, УРДӘК)
3.Күктә оча, суда йөзә, җирдә йөри, ит белән сыйлый (КАЗ,УРДӘК)
4.Суда юынып алды, өсте коры калды (ҮРДЭК ,КАЗ)
5.Яшел палас өстендә сары йомгак (КАЗ БӘБКӘСЕ).
Логопед. Булдыргансыз,балалар. Әйдәгез, каз өмәсенә кызлар җыелганчы “Кунак табыны әзерлик” уенын уйнап алыйк. Беренче эш итеп өстәлгә нәрсә җәябез?
Балалар. Ашъяулык, эскәтер җәябез.
Логопед. Әйе, балалар, аннары нәрсәләр куябыз?
Балалар. Тәлинкә, кашык, чынаяк.
Логопед. Карагыз әле, алар нинди икән?
Балалар. Зур тәлинкә,кечкенә тэлинкә, зур кашык,кечкенә кашык,яшел чынаяк.
Логопед. Бу сузлэрдә [К] авазы бармы һәм ул сүзнең кайcы өлешендә?
Балалар.Тәлинкә-уртада, кашык-беренче һәм ахыргы, чынаяк-ахырда.
Логопед.Балалар,әйдәгез “Кунаклар”җырын җырлап китик әле. (Ш.Галиев сүзләренә,С.Сабирова көенә язылган “Кунаклар” җыры башкарыла).
Логопед. Балалар, җырда искә алынган бөтен ризыкларны санап чыгыйк эле, ә [К] авазы кергәннәрен өстәлебезгә куя барырбыз.
Балалар. Чәк-чәк,бавырсак,кош теле,сумса,бәлеш, өчпочмак,гөбәдия, коймак,кыстыбый. Сумса, бәлеш, гөбәдияне куймыйбыз.Чөнки анда [К] авазы юк.
Логопед. Балалар, ә узегез нинди [К] авазы кергән ризыклар беләсез?
Балалар. Каймак, катык, кәнфит,шикәр…
Логопед. Балалар, кунак өстәлебез әзер булды. Кунакларыбыз нинди милли киемнэр киеп килерләр икән, шуны мин укыган табышмаклардан белеп әйтерсез.
Яңа гына идем итек, [Ч] өстәгәч булдым
Җавап: ЧИТЕК
Җырлый-җырлый сәхнәләрдә
Аларның биер чагы
Кызларга бик тә килешә
Башындагы
Җавап: КАЛФАГЫ
Сәйләннәр белән чигелгән,
Бигрәкләр дә матур ул
Бәйрәмнәргә гел киямен,
Яшел бәрхеттән
Җавап:КАМЗУЛ
Сабантуйга әни текте,
Матур итеп бер бүләк
Тар якалы, киң итәкле,
Матур бизәкле
Җавап: КҮЛМӘК.
(Интерактив тактада киемнәрнең рәсеме чыгып бара).
Логопед. Балалар, хәзер рәсемдәге сүзләрнең схемасын төзибез.
Балалар (сүзләрнең схемасын төзиләр).
Логопед. Ә хәзер,балалар, физкультура ясап алабыз.(“Каз канаты” җырына физкультминут үткәрелә).
Логопед. Ә хәзер,балалар,каз өмәсенә килүчеләрне сыйлау өчен тизәйткеч әйтергә өйрәнәбез:
Мә сиңа КалаК, утырма Карап
Аша КапКалап, иренеңне ялап.
Балалар. Кабатлыйлар.
Логопед. Менә каз өмәсенә кызлар да килеп җитте.
1 бала. Казларыгыз бигрәк матур,
Таза булып үскәннәр.
Ә йоннары,каурыйлары
Мамыкланып беткәннәр.
2 бала. Каз өмәсе бик шәп бәйрәм,
Күңел ачаек әле.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып,
Бергә басаек әле.
3 бала. Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәргәннәр.
Ә яшь кызлар күңел биреп,
Бу эшкә өйрәнгәннәр.
Логопед. Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сезгә бугенге сәяхәт ошадымы? Без нәрсә турында сойләштек?
Логопед. Өй эше: тизәйткечне яттан өйрәнеп килергә.
Кулланылган әдәбият:
- Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы .Казан”Хәтер” 2011ел.
- “Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел”Казан 2014ел.
- “Туган телдә сөйләшэбез” Казан “Фолиант”2012ел.