Хаметвалиева Ландыш Гильмыгалиевна,
Сайфутянова Гульназ Атаныязовна
воспитатели
МАДОУ №88 «Лесовичок»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәре белән таныштыру.
Бурычлар:
Өйрәтү: татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” аша балаларда үз милләте, традицияләре белән таныштыруны дәвам итү.
Үстерү: фольклор аша сөйләмнәрен, уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.
Тәрбияви: халкыбызның борынгы йола- бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау: авыл өе күренеше, чиккән сөлгеләр, кәрзиннәр, ашамлык муляжлары, кулъяулык, түбәтәй, күчтәнәчләр. бүләкләр, аркан, чәчәкләр, яулыклар.
Алдан әзерлек эше: нәүрүз бәйрәме турында әңгәмә үткәрү, җырлар, шигырьләрнең сүзләрен ятлау.
Кичә барышы:
Авыл күренеше. Бер якта йортлар. Икенче якта агачлар киртә белән бүлеп алынган. Уртада балалар уйнар урын чирәмлек. Музыка астында балалар керә.
1 бала.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә.
2 бала.
Әйтегезче кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк.
Кыш айларын да яратам.
Әмма яз күңеллерәк.
3 бала.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
“Яз җитә” җыры башкарыла.
Алып баручы.
Безнең төрки бабаларыбызның онытылып барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф -гадәтләре, безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады.
Көннең төнне куып җиткән вакытында,Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен әйтеп калырга тырышканнар.
Хөрмәтле кунаклар! Газиз балалар, без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршыларга җыендык. Ә ул килгәнче өйдән өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, алаларның барысына да сәламәтлек теләп, сый хөрмәт җыеп килик.
Алып баручы.
Ач ишегең керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез.
Балалар.
Әй, Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан төш бабай.
Биш тиен акча бир бабай
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Бабай. Исәнмесез, балалар,
Нәүрүз котлы булсын!
Балалар. Нәүрүз котлы булсын.!
Бабай. Балалар, мондый зур бәйрәм өчен тәмле кәнфитләр табабыз инде. Кая әле минем янчык. (Янчыгын ачып кәнфитләр сибеп җибәрә) ягез әле кайсыгыз өлгеррәк икән. Күрсәтегез әле җитезлегегезне.
1бала.
Вәгазъ әйтик без сезгә.
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә.
Нәүрүз котлы булсын.!
Әби.
Балакайларым күптән көтә идек сезне. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Иң элек безгә биеп күрсәтегез әле. Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң тәмлерәк була.
Алып баручы.
Балалар әйдәгез әбигә биеп күрсәтәбез.
Балалар түгәрәктә парлы бию бииләр.
1 бала. Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Түтәй
Тавыкларым күкәйне күп салды.
Мондый изге бәйрәм хөрмәтенә берни дә җәлке түгел.
Балалар Рәхмәт. Нәүрүз мөбәрәк булсын.
Балалар күчтәнәчләр салаларда чирәмлеккә китәләр.
Алып баручы.
Балалар күрсәтегез әле, сый – хөрмәтне күп җыйдыгызмы? Бик күп җыйгансыз икән.
Әйдәгез барыбызныкында бер кәрзингә салыйк.
(Зур кәрзингә салалар)
Алып баручы. Балалар Нәүрүзне акырыр вакыт җитте. Безгә аны якты көн китерә.
Балалар. Нәүрүз! Нәүрүз! – кил безгә.
Музыка астында Нәүрүзбикә керә.
Нәүрүз
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин.
Нәүрүз мөбәрәк булсын.!
Балалар. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Алып баручы.
Нәүрүз килде, тиз килде.
Нәүрүз килде яз килде.
Яз белән муллык килде.
Яз белән көрлек килде.
Нәүрүзне уртага алып җыр башкаралар.
“Яз җитә “ җыры.
Бабай.
Нәүрүзбикә кызым, быел безне нәрсә көтә?
Ачлыкмы, туклыкмы. Кайгы –хәсрәтме әллә шатлыклы көннәрме.?
Нәүрүзбикә. Балалар сез эш сөясезме? Әти-әниләргә булышасызмы? Мин бик шат. Алтын куллы кешеләрне шатлыклы көннәр көтә, җирдә муллык, кояштан җылылык. Күктән яңгыр иңәр.
Бабай. Рәхмәт балакаем изге теләкләреңә.
Алып баручы.
Без балалар хәзер уен уйнап алырбыз. Үзебезнең нинди тырыш икәнлегебезне күрсәтербез.
Уен “Чәчәкләр җыю”
Алып баручы. Балалар ишеттегезме кыңгырау тавышы ишетелә. Тагын кунаклар киләләр ахыры.
Кыш бабай рәхим ит түребезгә.
Кыш бабай.
Бу нинди җыен монда.?
Миңа әйтми киткәнсең
Кышны җиңәм дигәнсең.
Бер өрермен җил исәр,
Ике өрсәм кар ятар
Елга- күлләр боз катар.
Кит Нәүрүз, кит!
Нәүрүз.
Шып итсәм -җил тынар
Елмайсам кырың елар. Үзең кит, кыш.
Кыш бабай
Минем җитез тайларым бар
Гыйнварь. Февраль айларым бар.
Нәүрүз.
Минем дә тайларым бар.
Җылы апрель, майларым бар.
Алып баручы. Кыш бабай юкка ачуланасың.
Балалар беләләр бит инде. Кыш аеннан соң яз килә.
Кыш бабай. Әйдә көч сынашыйк, болай тиз генә бирешмим мин.
Алып баручы. Безнең балалар яз турында шигырьләр өйрәнделәр.
Балалар шигырьләр сөйлиләр.
Кыш бабай.
Рәхмәт, рәхмәт!
Менә хәзер карыйк әле ярышып.
Бераз аркан тартышып.
Уен “Аркан тартыш”
Нәүрүз. Ә хәзер кыш бабай биюдә ярышып карыйбыз.
(Нәүрүз белән Кыш бабай бииләр. Кыш бабай егыла.)
Кыш бабай. Уф ардым!
Харап булдым- җиңелдем.
Эредем бит, эредем.
Яз алдында хур булдым.
Вакыт киткән икән бит китәргә.
Нәүрүз, кызым, көчле бул. Нык бул,
Бу сабыйлар хакына.
Сау булыгыз дусларым.
Алып баручы. Балалар әйдәгез Нәүрүз белән уен уйнап алабыз.
Татар халык уены «Яшел яулык»
Башкорт халык уены “Тирмә”
Нәүрүз. Зур рәхмәт.
Бик күңелле булды. Кадерле балалар, кадерле туганнар.
Минем сезгә зур үтенеч бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек казлар китмәсен, зәңгәр күгебезне кара болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын.
(Нәүрүз саубуллашып чыгып китә. Аннан соң музыка астында балалар чыгып китәләр.)