Уразаева Гузалия Шамильевна,
Хурматулина Чулпан Назифовна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад №3 «Эллюки»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Перспектив тематик план.
Проект төре: информацион-практик юнәлешле.
Дәвамлылыгы: 2 ай.
Проектның масаты: балаларга юлда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү.
Бурычлары:
1. Юл йөрү кагыйдәләренең әһәмиятен төшендерү һәм аларны практикада мөстәкыйль куллана белергә әзерләү.
2. Белемгә омтылыш, үзеңне кызыксындырган сорауларгаҗавап табу теләген үстерү.
3. Юлда һәм транспортта үз-үзеңне куркынычсыз , культуралы тоту нигезләрен тәрбияләү.
Катнашучылар: тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар.
1. Әзерлек этабы:
– проектның темасын уйлау;
– максат һәм бурычларын кую;
– проект планын төзү;
– әти- әниләрне эш белән таныштыру;
– тема буенча әдәбият туплау.
2. Төп этап:
а) балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге:
– рәсемнәр карау, шигырьләр, табышмакләр өйрәнү;
– кисеп ябыштыру юлы белән шәһәр урамын ясау;
– бистә макетын ясауда катнашу;
– светофор төсләрен ныгыту;
– дидактик уеннар аша юл билгеләрен танып белергә өйрәнү;
– ЮХИДИ хезмәткәренә бүләк ясау.
б) әти-әниләр белән эш:
– анкета тутыру;
– макет ясауда катнашу;
– эстафетада катнашу.
в) тәрбияче белән эшчәнлек;
– балаларның ЮЙК буенча белемнәрен ачыклау максатыннан әңгәмәләр уздыру;
– юл билгеләрен өйрәнү, истә калдыру максатыннан дидактик уеннар ясау;
– үзләре яшәгән бистәдә дөрес ориентлашу максатыннан бистә макетын ясау;
– проект башында, ахырында белемнәр дәрәҗәсен билгеләү максатыннан диагностика уздыру;
– яңа хәрәкәтле уеннар өйрәнү;
– әти-әниләр өчен консультацияләр әзерләү;
– балаларны ЮЙК буенча әдәби әсәрләр белән таныштыру, шигырьләр, табышмаклар өйрәтү;
– тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча газета чыгару;
– физкультура җитәкчесе белән берлектә эстафета уздыру;
– ИКТ уен ясау “Светофор һәм аның сигналлары”
3. Йомгаклау этабы:
– әти-әниләр белән бердәм, ачык белем бирү эшчәнлеге. Тема: “Фликер – юл талисманы”.
№ |
Эшчәнлек тәртибе |
Тәрбияче белән балаларның бердәм әшчәнлеге |
Балаларның мөстәкыйль әшчәнлеге |
Эти-әниләр белән бердәм эшчәнлеге |
1. |
Әңгәмә “Кагыйдәләрне беләсенме?” |
Сорауларга җаваплар |
Дидактик уен “Нәрсә,ничек төзелгән?” |
Әти-әниләргәанкеталар тарату |
2. |
Әти-әниләр катнашында макет ясау |
Сорауларга җаваплар |
Дидактик уен “Что как устроен?” |
Өйдә тәфсилләр ясап килү, макет өчен |
3. |
Җыр өйрәтү “Светофор” |
Сүзләрне дөрес әйтү |
Дидактик уен “Истә калдырырга өйрәнәбез.Билгеләр” |
Уен өчен битлекләр әзерләүдә ярдәм |
4. |
Әвәләү “Төсле светофор” |
Төрле материаллар(пластилин, камыр) |
Светофор әвәләүләре |
Дәвам итү |
5. |
Рәсемнәр карау |
Эзләнү, рәсемнәр сайлап алу. |
Рәсем ясау “Транспорт” |
Табышмак уйлап табу |
6. |
Матур әдәбият уку “Велосипедлы Мөнир” Н.Фәттах |
Эчтәлек буенча сорауларга җавап, үстерешле диалог |
Рәсемнәр карау,тәшерү |
шигырьләр уку |
7. |
Хәрәкәтле уен “Кошлар һәм автомобиль” |
Уйныйлар |
Уйныйлар |
ИКТ уенны өйләренә бирү |
8. |
Кузәтү: “Кеше белән транспорт ничек бәйләнгән” |
Проблемалы сорауларга җавап бирү,күзәтү. |
Рәсем ясау |
Кагыйдәләрне өйдә кабатлау |
9. |
Кургәзмә: “Мин яшәгән урам” |
Рәсемнәр карау |
Дидактик уен “Нинди урам? ” |
Әти-әниләрнең балалар белән бергәләп рәсем ясаулары |
10. |
Күңел ачу, эстафета |
Табышмаклар чишү,уеннар уйнау |
Уйныйлар |
Табышмаклар уйлап табу. |
11. |
Тел көрмәкләндергеч |
Сүзләрне дөрес әйтү,истә калдыру |
Уен “Очты-очты” |
Әти-әниләр белән өйдә кабатлау. |
Көтелгән нәтиҗәләр:
– балаларның юлда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен турында белемнәре киңәйде, күзәтүчәнлекләре һәм кызыксынучанлыклары артты, сөйләм теле үстерелде;
– әти – әниләр белән элемтә артты.