Зайнуллина Зелфия Аделзяновна
учитель родного (татарского) языка и литературы
МБОУ «Пелевская СОШ» Лаишевского муниципального района РТ
с. Пелево
Дәреснең максаты:
- өйрәтү максаты: “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау;
Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру,
Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;
2) белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;
3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;
Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; презентация.
Эш формалары: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;
Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.
Предметара
Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә белү;
Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.
Материал. Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова, Әдәбияты, 127-129нчы битләр.
Җиһазлау. Компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, рәсемнәр, тест биремнәре.
Дәрес барышы.
I. этап. Оештыру өлеше.
1. Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру
2. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар.
II. Белемнәрне актуальләштерү: тест сорауларына җавап бирү.
Укытучы. Үткән дәрестә Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Хәзер өй эшен ничек үзләштердегез, шуны тикшереп үтәбез. Тест сорауларына җавап бирик әле, әйдәгез. Мин сезгә һәр биргән җавабыгыз өчен кояшлар биреп барырмын. Шуңа күрә дәрестә актив булыгыз. Шул кояшлар санына карап билгегезне куярбыз. Критерий тактада эленгән: 7-8 кояш булса – “5”ле, 5-6 булса – “4”ле, 3-4 булса – “3”ле билгесе куела.
Презентация.
Тест:
- Фәнис Яруллин кем ул?
А) Укытучы
Б) Язучы
В) Врач
2) Ф. Яруллинның туган җире:
А) Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылы
Б) Татарстанның Баулы районы Якты Елга авылы
В) Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылы
3) Ф. Яруллинның армиягә киткән елы:
А)1956
Б) 1957
В) 1958
4) Ф Яруллин армиядә нинди бәхетсезлеккә очрый?
А) Умыртка сөяге имгәнә
Б) Аягы имгәнә
В) Кулы имгәнә
5) Ф. Яруллинның әсәре
А) “Җилкәннәр җилдә сынала”
Б) “Тукран малае Шуктуган”
В) “Шүрәле”
(Эшләп бетергәч, күршеләре белән алмашып, презентациягә карап тикшерәләр.
Нәтиҗә ясау: Ф Яруллин – татар халкының күренекле язучысы, бик күп китаплар авторы, көчле ихтыярлы шәхес. Йори алмас хәлгә килсә дә, тырышлыгы нәтиҗәсендә зур дәрәҗәгә ирешә.
Ш. Уку мәсьәләсен кую.
Мин сезгә бер гыйбарә укыйм. Сезнең каршыгызда бу текст бар, игътибар белән карап һәм тыңлап барыгыз.
Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? – ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди.
Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, – ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, – ди.
- Балалар, бу гыйбарәдәге төп фикер икенче абзацтагы кайсы җөмләләрдә бирелгән дип уйлыйсыз? Укып күрсәтегез әле.
(Соңгы җөмләләрдә)
–Ни өчен сез шундый фикердә?
Нәтиҗә ясау. (Әйе шул, һәрбер авыр сүз, начар эш кеше күңелендә яра калдыра. Шуңа күрә сүзне үлчәп әйтү, эшне уйлап эшләү мөһим).
Димәк бүгенге дәрес темасы: “Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар”. Слайдка чыга)
- Сезгә, балалар, Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе укып килергә кушылган иде?
-Әсәрдә бирелгән түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен дөрес кабул иттегезме икән?
Сүзлек эше. Сүзлек эше дә презентациядә чыгып бара
Тап – каралган урын
Каф тавының артында- әкиятләрдә сөйләнелә торган зур тау, бик ерак мәгънәсендә
Канәгатьсезлек-риза булмау
Зәңгәр офык– горизонт сызыгы
Иреннәрем көеп чыкты-эчәсе килү
Нәтиҗә ясыйбыз: әдәби әсәрләрдә тел-сурәтләү чаралары куллану әсәрне үзенчәлекле итә.
IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ассоциоция алымы
– Ни өчен бу әсәр кояштагы тап дип атала?Ни өчен язучы шулай атады икән? Ничек уйлыйсыз?(Чөнки кояшның йөзендә тап кала) Мондый исемле әсәрләрдә нинди вакыйгалар була ала?
– Әкиятнең эчтәлеген искә төшерик эле? (Төрле баладан сөйләтәм яки “Бала РФ” сайтына кереп онлайн сораулар аша эчтәлеген ачыкларга мөмкин)
- Ни өчен кояшның йөзендә тап кала? (Чөнки аның йөзе каралган була)
- Ә ни өчен йөзе карала соң? Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? Әйдәгез, дәреслекне ачып, 128нче биттәге 4нче абзацны яңадан укыйк әле).
- (Малай әнисен ялганлый, әнисе белмәгәч куана. Суны каф тавы артындагы чишмәдән алмый, ә якын чишмәдән алган була).
- Әйдәгез, нәтиҗә ясыйбыз. Димәк малай ялгышлык эшләде, әнисен ялганлады.
- Әнисе малаен ялганламаска нинди юл белән өйрәтә? Тексттан шул юлларны табыгыз әле. (6нчы абзац. 128нче бит) (Әнисе кояш мисалы ярдәмендә баласының ялгышын танырга өйрәтте).
Нәтиҗә ясау. – Малайның әнисе нинди? (Акыллы)
- Әкият ахырында кояштагы караңгылыкның кимү сәбәбен язылган абзацны укып күрсәтик әле. (Соңгы 2 абзац). (Ул әнисенә дөресен сөйли һәм гафу үтенә).
- Димәк, моннан нинди нәтиҗә чыгарабыз? (Ялган сөйләү бик начар сыйфат. Ул зур кыенлыклар тудырырга мөмкин. Ләкин үз ялгышыңны аңлап гафу үтенү кешенең көчле кеше булуын раслый)
Физкультминутка. -Балалар, әйдәгез, басып, бирем үтәп алыйк. Түгәрәккә басыйк . Мин сезгә туп бирәм, сез әниләрегезгә үзегезнең теләкләрегезне әйтеп, тупны бер-берегезгә җибәрә барырсыз. Әйдәгез башлыйк
(Озак яшәсен, матур булсын, озын гомер телим,бәхетле булсын, саулык телим, кайгы күрмәсен, шат яшәсен, еламасын, һәрвакыт елмайсын)
Кластер алымы. Проект эшләү
Хәзер әкият геройларына характеристика бирик. Әни, Малай, Кояш – алар ниндиләр? Шушы сыйфатлар арасыннан сайлап алып, рәсемнәр астына урнаштырыгыз әле. (Башта төркемнәрдә эшлиләр, язалар, тактага магнит белән куялар, укыйлар. Аннары презентациядә чыгарам).
(Эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, тупас, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, гафу үтенә, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, гафу итүчән, җылы, якты)
Нәтиҗә ясау. Нәтиҗәне үзем әйтәм. Әни кояш аркылы баланы тәрбияләде.
-Балалар, хәзер без сезнең белән пазл уены уйныйбыз. Әйдәгез, битнең бер ягына зур итеп, фломастер белән әниләрегезнең иң яхшы сыйфатын языйк әле.
(Балалар язалар һәм һәрберсе үзенең язуын тотып чыгып баса һәм бер бер артлы укып баралар.). Хәзер пазлны төзибез.Тактага бөркетәбез. Кояш рәсеме килеп чыгарга тиеш.
Нәтиҗә ясау: Димәк, безнең әниләребез дә “Кояштагы тап” әсәрендәге әнигә ошаган. Барлык әниләр дә балаларына яхшылык кына телиләр, акыллы, тәрбияле булсалар иде диләр)
IV Рефлексия
– Ф. Яруллин бу әсәре белән укучыларны нәрсәгә өйрәтә? (Ялганламаска, кешене рәнҗетмәскә, кеше күңелен яраламаска. Кеше гафу итсә дә, аның күңелендә йөрәк ярасы кала бит.
– Кояш булмаса, җирдә ничек булыр иде? (Җирдә тереклек булмас иде.)
– Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)
Нәтиҗә: Димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр – безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, ялганламыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз. Әйдәгез, без бүген әниләребезне сөендерерлек нинди билгеләр алдык икән. Әйдәгез, кояшларыбызны саныйк әле. Билгеләр куям. Әниләрегезне һәрчак сөендереп яшәрсез дигән теләктә калам.