Сибгатуллина Фания Акрамовна
учитель
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар- Алабуга» ЕМР РТ, г.Елабуга
Халык педагогикасы- төпле белем бирү чыганагы
Халык педагогикасы – халыкның тормыш тәҗрибәсе, тәрбияләү чарасы, иң кулай, барлык заманга яраклашкан укыту алымнары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул.
Татар халкының әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать иткәндә, без борынгы бабаларыбызның инде күптәннән насыйхәт китаплары булуына инанабыз. Мәхмүт Болгариның – “Нәһҗел фәрадис”е, Кол Галинең – “Кыйссаи Йосыф”ы, Таҗетдин Ялчыголның – “Рисалаи Газизә”се, Ш.Мәрҗанинең – “Мостафадел – әхбарфи әхвали Казан вә Болгар”ы, Риза Фәхретдиновның – “Насыйхәт”е, Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” әсәрләре шундыйлардан.
Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем һәм тәрбия бирүдә мин, шәхсән, халык педагогикасыннан киң файдаланам.
Заманында Галимҗан Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”, – дип язып калдырган. Мин шушы принциптан чыгып эш итәм.
Хәзерге балаларның сөйләм теле ярлы. Аларны фикер йөртергә, уйлаганнарын дөрес итеп башкаларга җиткерә белергә өйрәтү, сөйләм үстерү дәресләренең төп максаты. Бу дәресләр безнең укыту програмнарында юк. Урта һәм югары сыйныф укучылары дәресләрдә шигырь, хикәя, мәкальләр, табышмаклар һб шундый аз күләмле иҗади эш белән шөгыльләнә, яза әле.
Башлангыч сыйныф баласында укуга мөнәсәбәт формалашып кына килә. Мотивация, үсеш чорын кичерүче бала өчен уен, җыр, моң, образлар аша лексиканы баетуны, сөйләм калыпларын истә калдыруны, белем алуга кызыксынуны уяту максатыннан дәресләремдә мин төрле уен алымнарын кулланам. Җыр сүзләре аша өйрәнелгән лексиканы ныгыту, кабатлау да бик нәтиҗәле, дип саныйм. Әйтелгәннәрне күздә тотып, “Мин татарча өйрәнәм” дип аталучы укуга ярдәмлек пособиесе ясадым.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: туган тел дәресләрендә халык педагогикасына мөрәҗәгать итү баланың тел белән кызыксынуын көчәйтә, ихтияр көчен, акыл эшчәнлеген үстерә, укучыларны милли рухта тәрбияләргә һәм аларга әхлак тәрбиясе бирергә ярдәм итә.
Мнемотехника алымы – “истә калдыру, хәтер үстерү технологиясе”
(мнемотаблицалар тутыру)
Тагын бер нәтиҗәле алым – ул мнемотехника алымы, сүзләр аша мнемотаблицалар тутыру. К.Д Ушинский “Балага ниндидер яңа билгеле булмаган биш сүз өйрәтер өчен бик күп вакыт һәм көч куярга кирәк, ә шул ук сүзләрне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк – бу күпкә җиңелрәк, тизрәк һәм отышлырак булыр”, – дигән.
Уку һәм язу дәресләрендә бу алымны киң кулланырга була. Укучылар бик теләп үзләре үк рәсем ясыйлар. Башлангыч сыйныф укучылары белән мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын шигырь ятлаганда, яңа лексиканы өйрәнгәндә кулланырга була, бу шулай ук баланың истә калдыру сәләтенә дә уңай йогынты ясый. Схемалар, рәсемнәр ясаганда баланың бармаклары, бармак буыннары хәрәкәтләнә – вак моторика, күз күреме, истә калдыру процесслары берсен берсе тулыландыра. Мәсәлән:
№1. Мондый алымнар укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерә:
- «Яфраклар коела»
- Яфракларны коя-коя,
Бакчабызга килде көз,
- Алтын сары яфракларны
Кулыбызга җыйдык без.
- Кулга кәрзиннәр алабыз
- Урманнарга барабыз
- Юлда очраган кошларны
Без озатып калабыз.
№2. Бу биремдә укучылар рәсемнәр урынына сүзләр куеп шигырь ятлыйлар. “Көз һәм балалар җыры”
– Көз, Көз, әйт әле,
-Көз, Көз, әйт әле,
ңдә
ниләр бар?
мдә
, һәм .
№3. Укучылар җыр сүзләре аша “Ел фасыллары” темасын кабатлыйлар.
№4. “Татар халык ашлары” темасын өйрәнү. Җырны тыңла, тема буенча сүзләрне язып ал.
Нәтиҗә:
Моннан тыш, мнемотехника алымы – “истә калдыру, хәтер үстерү технологиясен куллану, ягъни мнемоника күп мәгълүматны истә калдырырга кирәк булган теләсә нинди фәнне өйрәнгәндә бик нәтиҗәле-монда математика, физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр һәм башкалар керә. Мнемотехниканың конкрет минусларын аерып күрсәтү кыен. Методиканың төп нечкәлеге-даими һәм системалы эш кирәк, аның аша кирәкле күп мәгълүматны истә калдырырга мөмкин. Әгәр дисциплина һәм үз сәләтләреңне яхшырту теләге булмаса, мнемотехника белән шөгыльләнә башлауның мәгънәсе юк.