Евсеева Фания Насиховна
учитель
МБОУ «Средняя общеобразовательная
школа № 29» НМР
г. Нижнекамск, Республика Татарстан
Сыйныф: 6, рус төркеме
Дәреc темасы: «Минем дустым» темасы буенча диалогик-монологик сөйләм.
Максат.
“Минем дустым” темасы буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу; алдагы дәресләрдә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту;
Диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү аша мөстәкыйль аралашуга чыгару.
Бурычлар:
– укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;
– тыңлап – аңлау күнекмәләрен камилләштерү;
– танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
– аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси УУГ:
-укуга карата кызыксыну хисе;
-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
– дус, тату яшәргә омтылу, дусларына ярдәмгә килергә кирәклеген төшенү;
-кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышану.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;
-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив УУГ:
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркемнәрдә эшли белү
Танып-белү УУГ:
-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.
Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова дәреслеге (6 нчы сыйныф), презентация, ноутбук, экран, проектор, колонкалар,
Дәреснең тибы. Д/МС
Эш формалары:
– индивидуаль;
- фронталь;
- төркемнәрдә;
- парларда.
Дәрес планы
- I.Оештыру:
- 1) исәнләшү, хәл сорашу;
- 2) уңай психологик халәт тудыру.
- 3) һава торышы турында сөйләшү;
- II.Актуальләштерү:
- 1) шигырь тыңлау;
- 2)дәреснең темасын ачыклау;
- 3)максатны билгеләү.
- III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
- 1) Әкияттәге персонажларны билгеләү;
- 2) Модель Фрейер структурасы белән эшләү;
- 3) ял минуты ;
- 4) карточкалар белән эш
- 5 ) диалоглар төзү;
- 6) ситуатив күнегүләр;
- IV.Өй эше.
- V.Рефлексия
- VI.Йомгаклау.
Дәрес барышы.
I.Оештыру:
– Исәнмесез. Мин Фәнүсә Минигалиевна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сезгә 29 нчы мәктәптән зур сәламнәр алып килдем.
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
-Әйдәгез әле бер-беребезгә яхшы кәефләр теләп бер елмаеп алыйк. Бер –беребезгә карыйбыз, елмаю бүләк итәбез. (СЛАЙД, музыка ЕЛМАЙ)
-Хәерле көннәр барыгызга да! Дәресебезне башлыйбыз!
-Ә хәзер укучылар бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк
– Бүген ничәнче гыйнвар?
-22 нче гыйнвар.
-Атнаның кайсы көне?
– Җомга.
-Укучылар, ә хәзер кайсы ел фасылы?
-Кыш.
-Ә кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
-Кар ява, салкын, көннәр кыскара, төннәр озыная.
– Бүген нинди Һава торышы нинди?
-Бүген көн салкын, җылы, кояшлы, кар ява, җил исә.
II.Актуальләштерү:
– ДУСЛАРЫҢ ГЫНА БУЛСЫН.
Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң , җитеп була —
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була —
Дусларың гына булсын!
Күңелле яшәп була,
Үсеп Һәм ныгып була,
Дошманны егып була —
Дусларың гына булсын!
Рөстәм Мингалим.
– Укытучы: Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
-Укучы: Дуслар, дуслык турында.
– Укытучы: Димәк дәреснең темасы нинди булыр?
– Укучы: Минем дустым. Дуслар.
– Укытучы: Әйе, укучылар.Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?
– Укучы: Дуслар, дуслык турында сөйләшербез.
-Укытучы: Әйе, укучылар , без бүген дуслар турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Дәрестә өйрәнелгән, өйдә кабатланган материалны кулланырбыз, ныгытырбыз.
– Укучылар, Сезнең алдыгызда үзбәя битләре бар. Дәрес ахырында сез аларны кулланып үзегезгә билге куярсыз.
– Ребята, на парте у каждого лежит лист бумаги. Вы в конце урока должны будете сами себя оценить на сколько вы усвоили данную тему.
А) Мин бүген бик яхшы эшләдем – 5 (Я сегодня очень хорошо работал(а)– 5)
Б) Мин бүген әйбәт эшләдем – 4 (Я сегодня хорошо работал(а) – 4)
В) Мин бүген эшләдем, ләкин хаталарым булды – 3 (Я сегодня на уроке работал(а), но были ошибки – 3).
III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
1)Укытучы: Укучылар, ә сезнең дусларыгыз бармы?
Укучылар: Әйе.
Укытучы: Мине дә дусларыгыз белән таныштырып китегез әле. Сезгә өй эше итеп, 3 нче күнегүдәге таблицадан файдаланып, дустыгыз турында сөйләргә бирелгән иде. Хәзер һәр төркемннән берәр укучыны тыңлыйбыз.
(3 укучы сөйли)
-Яхшы, укучылар.
2) Укучылар, ә чын дуслар тагын нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Яхшы дуслар, чын дуслар нинди була соң? Искә төшереп китик әле.
-Хәзер без сезнең белән парларда эшләп алабыз. Сезнен алдыгызда таблицалар . Таблицаның һәр шакмагында алфавитның бер хәрефе язылган. Сез бу шакмакларга шул хәрефтән башланган сүзләр –сыйфатлар язырга тиеш. Ә сыйфатларыгыз чын дусларга туры килергә тиеш ( В каждой клетке таблицы написаны буквы алфавита. Вы должны в этих клетках написать прилагательные, которые характерны настоящим друзьям)
Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә. Сезгә мөмкин кадәр күбрәк шакмакны сыйфатлар белән белән тутырырга кирәк.
– Нинди сыйфатлар килеп чыкты? – (һәр өстәлдән 1 парны тыңлыйбыз).
3)- Укытучы: ситуатив күнегүләр эшләп алабыз.
Как ты скажешь:
Коля твой друг;
Мы подружились в школе;
Он настоящий друг;
Маша не твой друг
твой друг Айдар хороший мальчик;
её подруга Света справедливая девочка;
В школе весело играть с друзьями.
Вырази желание вместе с другом(подругой)
-пойти в библиотеку
-погулять на улице
-отдыхать в лагере.
Ситуатив күнегүләр эшләү
– Укучылар,карточкаларда язылган ситуацияләр буенча диалоглар төзегез.
1. Предложи другу покататься на лыжах, определите время и место.
– Марк, әйдә чаңгы шуабыз.
– Әйдә. Сәгать ничәдә?
– Сәгать икедә. Кайда шуабыз?
– Өй янында.
2. Спроси у друга играет ли он зимой на улице. Узнай как он любит играть.
– Син кыш көне урамда уйныйсыңмы?
– Әйе, уйныйм.
– Ничек уйнарга яратасың?
– Чаңгы шуам, хоккей уйныйм.
3. Узнай у друга в какой кружок он ходит.
– Син нинди түгәрәккә йөрисең?
– Мин бию түгәрәгенә йөрим.
4. Предложи другу покататься на коньках. Узнай есть у него коньки.
– Дима, әйдә тимераякта шуабыз. Синең тимераягың бармы?
– Әйе, минем тимераягым бар. Әйдә,шуабыз.
5. Узнай у друга есть ли у них возле школы каток.
– Мәктәбегез янында шугалак бармы?
– Әйе, мәктәп янында шугалак бар.
6. Узнай у друга идет ли он сегодня играть в хоккей.
– Вадим, син бүген хоккей уйнарга барасыңмы?
– Юк, мин бүген хоккей уйнарга бармыйм.
7. Предложи подруге вместе идти на танцевальный кружок.
– Полина, әйдә бергә бию түгәрәгенә барабыз.
– Әйдә. Мин сине көтәм.
Физкультминутка
– Укытучы: Укучылар, әйдәгез әзрәк хәрәкәтләнеп алыйк.
(пазлар өләшәм)
-Сезнең һәрберегездә пазллар. бүленгән рәсем өлешләре. Сез үзегезнең рәсемегезнең икенче өлешен , ягъни парыгызны , табырга тиеш. Дөрес тапкан очракта, рәсемегезнең артында татар халык мәкальле килеп чыгар.
(музыка, укучылар эзлиләр, тапканнары парлап басалар)
-Нинди мәкальләр килеп чыкты икән? Укып китәбез. (укыйлар)
-Әлеге мәкальләр нәрсә турында?
-Дуслык турында.
-Әйе, балалар, татар халкының дуслар, дуслык турында бик күп мәкальләре бар.
-Яхшы.Урыннарыгызга утырыгыз.
4)- Укучылар, сез тапкан мәкальләр безнең алдагы эшебездә кирәк булачак.
Алар барысы да экранда бирелгән. Мин хәзер берничә күренеш (ситуация) сурәтлим, ә сез ситуация буенча үз фикерегезне әйтергә Һәм туры килгән мәкальне экраннан табарга тиеш буласыз. (Слайд)
№1 ситуация. 1 нче төркемгә .
Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, бик аргансыз, ашыйсыгыз килә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр компьютер мониторын мастерскойга, ремонтка алып барырга кирәк. Сез нишләр идегез? (Алып барырга булышам “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”) Друг познается в помощи.
(җавапларын тыңлыйбыз, -дөресме, дөрес әйттеләрме?)
№2 күренеш. 2 нче төркемгә .
– Сез стадионда футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. Син нишләр идең? (Аны өенә озатып куям, врач чакырам) “Дус кайгыда сынала”) Друг познается в беде.
(җавапларын тыңлыйбыз, -дөресме, дөрес әйттеләрме?)
№3 күренеш. Дустың сине кыерсытты. Әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. Син нишләр идең? (Бүләкне кабул итмим “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый.”)
( җавапларын тыңлыйбыз, -дөресме, дөрес әйттеләрме?)
“ Дуслыкны акчага сатып алып булмый”
“Дустың булмаса- эзлә, тапсаң-югалтма!”
Дуслар ярдәм иткәндә беленә”
“Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле”
“Дустың үзеңнән яхшырак булсын”
“Чын дус бәла килгәч сынала”
Билге кую. Хәзер карагыз бәяләү битләрегезгә. Үзегезгә билге куегыз.
А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)
Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4
(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)
В) Әйбәт эшләдем, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3
(на уроке хорошо работал, но от помощи товарища не откажусь – 3).
Үзегезгә билге куегыз.
– Син үзеңә нинди билге куйдың? Сез килешәсезме , укучылар?
IV.Өй эше.
V. Рефлексия. – Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
– Дуслар ни өчен кирәк?”
1.Дуслар белән күңелле һәм рәхәт.
2. Бергә дәрес әзерләргә кирәк.
3. Шатлыгымны сөйләргә кирәк.
4. Урамда уйнарга яки кинога йөрергә кирәк
– Дуслар нинди булырга тиеш?
Әйе, балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве кү-ңелле, рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм итәргә, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк.
-Дәрестә нинди эш төрләре булды?
– Нинди яңа нәрсәләр белдегез?
– Укучылар, сез бүген бик яхшы эшләдегез. Молодцы.
Уңышлар сезгә. Дус, тату булыгыз. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
VI.Йомгаклау.
Рефликсив бәяләү этабы.
Без бүген дәрестә дуслык турында сөйләштек.
Без бүген дәрестә уйнадык, яздык, сөйләдек.
Без бүген дәрестә дустым турында сөйләргә өйрәндек.
Без бүген дәрестә тәрҗемә иттек, җөмләләр төзедек.
Дәрес миңа ошады.