Исаева Гульсина Мансуровна
учитель татарского языка и литературы
МБОУ “Савгачевская СОШ”, с. Савгачево
Предмет – татар теле
Класс – 3
Тема «Ашханәдә» 1нче дәрес
Дәреснең темасы: “Ашханәдә”тексты.Ризыклар.”
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.
Җиһазлау:дәреслек, карточкалар, рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация.
Максатлар:
Шәхескә кагылышлы:
-Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
-Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Танып-белү УУГ: – Дәреслек белән эшләү.
– Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу
-Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү
– Объектларны чагыштыру.
– Фикерне логик чылбырга салу.
Коммуникатив УУГ: –Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау
–Диалог төзүдә катнашу.
– Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү
– Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару
Регулятив УУГ: –Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру
- Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
- Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
- Эш сыйфатына бәя бирә белү.
- Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
- Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.
Предмет буенча: “Ашханәдә” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.
Дәрес планы:
- Оештыру өлеше (мотивлаштыру) . ( 2 мин.)
- Белемнәрне актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.( 4 минут)
- Яңа теманы өйрәнү. Уку мәсьәләсен чишү. ( 12 минут)
- Физкультминутка. ( 1 мин)
- Белемнәрне ныгыту. (5 мин)
- Дәресне йомгаклау. Рефлексия.( 4 мин)
- Өй эше. (2 мин)
Әдәбият: 1. Р. З. Хәйдәрова, Г.М Әхмәтҗанова “Татар теле “ дәреслеге, 3 нче сыйныф өчен, 1 нче кисәк.. Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел.
Дәрес барышы
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
1.Оештыру өлеше. Мотивлаштыру. (2 мин) | 1) Исәнләшү, әзерлекне тикшерү. – Исәнмесез, укучылар. Барыбыз да дәрескә әзерме? 2) Дежур укучы рапорты. | Дәрескә дәреслекне, өй эшләре эшләнгән дәфтәрләрне әзерләү. | (Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре (Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру |
2. Белемнәрне актуальләштерү. Фонетик зарядка. Уку мәсьәләсен кую.( 4 мин) | Экранда сүзләр бирелгән: аш, ит, ботка, ипи, күмәч, өчпочмак, коймак. – Укучылар, бирелгән сүзләрне карыйк әле. Тәрҗемәсен искә төшерик.Бу сүзләр бер сүз белән әйткәндә, нәрсәне аңлаталар? | Укучылар сүзләргә сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр.
| (Ш) Укуга матив булдыру (Т.б) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү (К) Дөрес әйтелеше өстендә эшләү |
3. Яңа теманы өйрәнү. Уку мәсьәләсен чишү. ( 12 мин) | 1. Укучылар алдына укыту проблемасын кую. – Хәзер без сезнең белән слайдлар карап китәрбез. Экранда бирелгән рәсемнәргә карыйк әле. Бу рәсемнәр буенча нәрсәләр әйтә аласыз? ( Теманы тактага язу: Ашханәдә. Ризыклар..) | 1.Укучылар җавапларын әйтәләр: 1) – Рәсемдә укучыларны күрәбез. 2) – Укучылар ашыйлар. 3) – Укучылар көндезге ашны ашыйлар. 4) – Алар мәктәп ашханәсендә. | (Р) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру. (Ш) Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару (Т.б) Уку мәсьәләсен чишү юлларын эзләү |
2.Тема буенча бирелгән яңа сүзләрне карау, уку, кабатлау. (сүзлек эше) –ашханә, пешекче, пешерә,токмачлы аш, кәбестә ашы,бәлеш, гөбәдия, кыстыбый, чәк-чәк. | Бирелгән сүзләрне укыйлар, кабарлыйлар, тәрҗемә итәләр. | (Ш) Иҗади характердагы бирем (Р) Бәяләү, төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау. | |
Укытучы беренчел укый. 2) –Нинди яңа сүләр очрады? 3) –Экрандагы сорауларга җавап бирик әле: -Без көндезге ашны кайда ашыйбыз? -Кемнәр тәмле ризыклар пешерәләр? -Меню нинди була? -Безгә нәрсәләр пешерәләр? – Пешекче апларга нәрсә әйтәбез? 4) -Ашханәдә үз-үзеңне тоту какыйдәләрен искә төшерү.
1) Терсәкләреңне (локти) өстәлгә куйма.
|
.3) Сорауларга җавап бирәләр. 4) Кагыйдәләрне искә төшерәләр, слайдта бирелгәннәрне укыйлар, кагыйдәләр арасыннан дөресләрен сайлап әйтәләр. (парлап эш) | (Ш) Тема буенча фикерләрен уртаклашү (П) Тема буенча диалог төзи белү (Т.б) Үрнәктән файдаланып диалогик сөйләм төзи белү (Р) Уку мәсьәләсен бәяләү | |
4.Физкультминутка (1 мин) | -Әйдәгез, ял итеп алабыз. Без инде хәзер зурлар, Күп эшли безнең куллар, Без идән дә юабыз Һәм керләр дә уабыз.( Слайдта күрсәтү) | Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар. (Слайдтан уку) | |
5.Белемнәрне ныгыту (5 мин) |
Дөрес сүзне куеп языгыз:
|
| (Ш) Үз тәҗрибәсеннән чыгып текст буенча эшләү. (Т.б) Төп төшенчәләрне аера белү. (К) Сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру. |
6 . Дәрескә нәтиҗә. Рефлексия. ( 4 мин) |
Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Укучылар өй эше өчен, үзләренең җаваплары өчен билгеләр алалар. Бүген билгеләр шундый….(аңлату) | -Дәрестә ризык исемнәрен, ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек. Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар (яшел түгәрәк-5ле, сары-4ле, кызыл-3ле билгесе), | (Т.б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау (Ш) Үзбәя (Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү. |
7. Өй эше. (2 мин) |
| Үзләренә охшаган ризык турында язалар, чыгыш ясарга әзерләнәләр. |