Валиева Ляйсан Ильсуровна
Заббарова Гузалия Исламгареевна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад №28 «Снежинка», г. Набережные Челны
Дидактик уен: Елның дүрт фасылы.
(3-7 яшьлек балалар өчен).
Эшнең авторлары: МБДОУ №28 “Снежинка”
Вәлиева Ләйсән Илсуровна; Заббарова Гүзәлия Исламгареевна.
Максат:
- Балаларның ел фасыллары турында алган белемнәрен системалаштыру, камилләштерү. Табигатькә карата сакчыл караш, соклану хисе тәрбияләү.
- Балаларны ел фасыллары белән таныштыру, кайсы артыннан кайсы килүен истә калдыру.
- Балаларның табигать турында кузаллауларын үстерү.
- Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү, сөйләм телен баету.
Уен барышы: Уенда 4-8 бала катнаша ала.
Елның дүрт фасылы.
Һәp елның дүрт фасылы бар.
Һәp фасылның үз төсе.
Үз хезмәте, үз эше.
Яз – яшел ямь белән килә,
Кызыл җәй – җылы белән.
Гәрәбә көз – мул уңыш һәм
Көмеш кыш – сафлык белән.
I вариант:
- Уенда катнашучылар бирелгән рәсемнәрне ел фасылына туры китереп урнаштыра. (Яз- кошлар кайта, умырзая чәчәк ата).
- Уенда катнашучылар кеше эшчәнлеген ел фасылына туры китереп урнаштыра. (Көз-гөмбә , бәрәңге җыя).
- Тәрбияче балаларга рәсем күрсәтә һәм сорау белән мөрәҗәгать итә.
(Бу кайсы ел фасылы? – мәсәлән кыш, яз, көз, җәй. Кыш нинди? – салкын, буранлы, карлы.)
II вариант: Бу вариантны балалар күпмедер дәрәҗәдә сүзлек запасы җыйганнан соң үткәрергә мөмкин. Балалар рәсемне эзләп табып, аның сыйфатларын әйтергә тиеш. Мәсәлән: Карлы, салкын, буранлы. Ул – кыш.
III вариант: Тәрбияче кайсы ел фасылы артыннан кайсы килгәнен сорый. Мәсәлән. Кыштан соң нинди ел фасылы килә?
«Тартмадагы әйберләр турында сынамышлар әйтергә»
Балалар, сез сынамышлар беләсезме? Нәрсә соң ул сынамышлар? (Бала бер рәсемне ала һәм аның турында сынамыш әйтә)
- Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
- Чыршының күркәсе очында булса – ашлыкны иртә чәч, әгәр төбендә булса – соң чәч.
- Чәчәкләр хуш ис бөркесә, яңгыр явар.
- Агач яфрак коймый кар яумый.
- Күбәләкләр биектә уйнасалар, көн яхшырыр.